МБГБУ “
Носы төп гомуми белем бирү
мәктәбе”
темасына:
Иҗади
проект эше «Кофта юбка»
Эчтәлек:
Бит.
1.Килеп чыгу проблемасын
һәм кирәклеген исбатлау.
3
2. Төп мәсьәләсен һәм
формулировкасын билгеләү.
3
3.Төп параметрларын һәм
чикләрен күрсәтү. 3
4. Килеп чыгу тарихын һәм
йолаларын өйрәнү. 3
5. Фикерләр һәм
вариантлар уйлап табу. 4
6. Оптималь вариантны
сайлап алу һәм анализлау.
4
7. Тукымалар, эш
кораллары, эш өчен
җайланмалар сайлау. 5
8. Эш тәртибе.
5
9. Экономик яктан
исбатлау.
5
10. Сыйфат контроле.
6
11. Эшләнмәне ясау.
6
12. Коррекция.
6
13. Контроль, сынау.
6
14. Реклама.
6
15. Проектны рәсмиләштерү. 7
16. Үз-үзеңә бәя бирү. 7
Килеп чыгу промлемасын һәм кирәклеген исбатлау
Тиздән күбебез көтеп алган Яңа ел бәйрәме җитә. Ә бәйрәм яңа киемнәрсез
була алмый. Технология дәресләрендә киемне конструкцияләргә, модельләштерергә,
кисәргә һәм тегәргә өйрәнәбез. Финанс якларны исәпләп мин узем тегәргә булдым,
чөнки мин акча эшләмим, кибеттән сатып алырга кыйммәт. Шул сәбәпле мин үземә
яңа кием булдыру максатыннан кофта-юбка тегәргә булдым.
Төп мәсьәләсен һәм
формулировкасын билгеләү.
Килеп туган проблеманы һәм кирәклеген исбатлаганда мин шуны аңладым:
минем төп мәсьәләм – юбка һәм кофта тегү.
Төп
параметрларын һәм чикләрен күрсәтү.
Мин үземнең булачак эшләнмәгә нинди таләпләр куям соң ?
Бу кофта-юбка бик матур булырга һәм бүгенге көн модасына туры килергә
тиеш.
·
Юбка-кофтаны
конструкцияләү минем сайлап алган модельгә туры килергә тиеш
•
Яңа киемем минем өстемдә
матур утырырга тиеш.
•
Килеп чыккан дефектлар эш
барышында бетерелергә тиеш.
•
Юбка-кофта классик стильдә
булырга тиеш һәм аны кофталар, блузкалар, свитерлар белән дә киеп йөрергә
мөмкин булсын.
•
Минем эшләнмәм бик сыйфатлы һәм мөмкин кадәр арзан
булырга тиеш.
Килеп чыгу тарихын һәм йолаларын ойрәнү
Мин кофта-юбкамны классик стильдә тегәргә теләгәнлектән мин стильнең
нәрсә икәнен ачыкларга булдым. Киемнәргә карата 3 төп стильне аерып күрсәтергә
була: классик, спорт һәм романтик.
Классик стильгә (башкача әйткәндә кырыс,эшлекле һәм элегант) стильгә аеруча
тотрыклы булган, гасырлар буе сайланган һәм үзгәрми торган стильне кертәләр.
Спорт стилендәге кием (спорт белән шөгылльләнү өчен генә түгел), хәрәкәтләнү
өчен бик уңайлы, табигатькә ялга чыкканда да бик шәп.
Романтик стиль — “истәлекләр”,”фантазияләр” һәм “эзләнүләр” вакытында
очрый. Монда тарихи, милли, фольклор киемнәр куллаыла.
Бөтен югарыда санап кителгән стильләрдә бер кеше киемендә билгеле бер күләмдә
чагылырга мөмкин.
Фикерләр һәм вариантлар уйлап табу.
Модель №1. Тар формадагы
туры юбка.Алгы һәм арткы өлешендә буй-буй сызыклар белән тасмалап эшләнгән.
Модель №2. Аска
таба киңәеп китә торган туры юбка.
Алгы һәм арткы өлешендә
кара-каршы килгән өчәр складка. Итәкнең катырмасы уң ягына эшләнгән.
Модель №3. Аска
таба киңәйгән итәк.Каптырмасы сул ягына беркетелеп эшләнгән. Итәкнең
аскы өлешендә тукыманы бөгеп-бөгеп эшләнгән.
Модель
№4. Туры юбка. Аска
таба карандаш формасында төшә. Итәкнең бил өлешендә каеш куела.
Хәзер, мин итәкнең моделен сайлагач, миңа аңа туры килә торган тукыма
гына сайлыйсы калды.
Оптималь вариантны сайлап алу һәм анализлау
Бөтен вариантларны уйлап чыкканнан соң, мин №4 нче модельгә тукталдым.
Тукымалар, инструментлар, эш
өчен җайланмалар
сайлау.
А. Тукыма сайлау.
Мин үземнең итәгемә химик ысул белән барлыкка килгән тукыма сайладым,
чөнки ул бөгәрләнми һәм үз формасын югалтмый.
Б. Эш өчен җайланмалар һәм эш кораллары сайлау.
1. Тегү машинасы.
2. Утюклау тактасы, утюг, сиптергеч.
3. №3 нче кул энәсе,
булавка, кайчылар
4. Машина һәм кул эшләре өчен полиэстер җепләр.
5. Үлчәү лентасы, линейка, акбур.
6. Дәреслек, эш дәфтәре, альбом битләре.
Эш тәртибе.
1. Туры юбканың
сызымнарын сызам һәм үлчәмен алам.
2. Сайлап алган моделҗ
буенча төп сызым белән моделҗләштерәм.
3. Тукыманы әзерләп куям .
4. Юбканың өлешләрен әзерлим.
5. Юбкны куеп карыйм һәм килеп чыккан дефектларын бетерәм.
6. Ян яктагы сызыкларын
эшкәртәм.
7. Юбканың арткы
өлешендәге җөйләрен эшкәртәм.
8. Каптырмасына замок
куям.
9. Юбканың бөгелгән
өлешләрен эшкәртәм.
10. Юбканың югары
өлешендәге җөйләрен эшкәртәм.
11.Билбавын эшкәртәм һәм
аңа декоратив каптырма куям.
12.Стразалардан
рәсемен төзим һәм аны утюг белән ябыштырам.
Экономик яктан исбатлау
1 нче таблицада мин юбканың узкыйммәтен исәпләүне китердем.
Юбканың үзкыммәтен исәпләү
Таблица 1
№ п/п
|
Кулланылган материалның исемлеге
|
Бәясе
(руб.)
|
Эшләнмә өчен тотылган материал
|
Материалга киткән чыгымнар (руб.)
|
1
|
Тукыма
|
87 (1 м)
|
0,55 м (тукыманың
киңлеге 1 м 40см)
|
48
|
2
|
Каптырма
|
25
|
1
|
25
|
3
|
Прокламелин
|
20
|
0,1
|
2
|
4
|
Каптырма -замок
|
1 (1 шт.)
|
1 шт.
|
3
|
5
|
Тегү энәсе
|
1 (1 кәтүк)
|
1 кәтүк
|
6
|
6
|
Стразылар
|
2 (1 унлык)
|
15 упаковок.
|
30
|
Барлыгы
|
114
|
Сыйфат
контроле
Укытучыбыз безгә дәресләрдә проектны тикшерүнең төп критерийларын һәм
сыйфат билгесе турында сөйләгән иде. Хәзер мин шул белемнәремә таянып үз-үземә
бәя бирергә тырышып карыйм.
Эшләнмәне әзерләү
Юбканы югарыда күрсәтелгән тәртип буенча эшлим.
Коррекция
Эшнең башына кайтам.Үземнең проектымны алдан уйланылган һәм ясалган
проект белән чагыштырам.
Контроль, сынап карау
Соңгы эш эшләнелде. Мин горурланып уземнең эшемне әниемә тапшырам. Аның
бик тә күңеле булды һәм эшем өчен мине мактады.
Реклама
Әгәрдә киләчәктә тегүче булсам, газетага түбәндәге эчтәлектә белдерү
бирер идем:
«Бөтен таләпләргә туры килә торган юбкалар тегәм. Юбкаларны тиз,
сыйфатлы итеп эшлим. Бәяләр базар бәясеннән арзанрак. Һәм үземнең телефон
номерымны күрсәтер идем.
Проектны рәсмиләштерү
Проектны рәсмиләштерүнең таләпләре белән танышып чыгам. Нәрсә кушылган
булса шуны эшлим.
Үз-үзеңә бәя бирү
Үзем теккән кофта-юбкам миңа бик тә ошады. Киләчәктә мондый юбка-
кофталарны мин дусларыма, туганнарыма аларның туган көннәренә тегеп бирергә
уйлым. Мин үз эшемнән бик канәгать. Үзем теккәч, әлеге кофта-юбка миңа бик тә
кадерле.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.