Җиңү бәйрәме
(Ветераннар белән
очрашу кичәсе)
Сәхнәнең түрендә “Бөек
Җиңүгә 70 ел” дип язылган. Зал чәчәкләр һәм шарлар белән бизәлгән.
Мультимедиада сугыш рәсемнәре, фотографияләр һ.б.
Укучыларның чыгышы (Сугышның
башлану турындагы шигырьләр укыла).
Алып баручы сәхнәдә шәмнәр кабыза. Залда
утлар сүнгән. Экранда сугыш елларындагы фронт күренешләре башта тавыш белән
бара, аннан, укучылар сөйләгәндә, тавышсыз сугыш турында кадрлар күрсәтелә.
“Солдатлар”җыры башкарыла.
1 нче укучы. Мәрхәмәтле дә Ул,
батыр да:
Яуда яшен сыман
яшьнәгән.
Ил алдында тик бер
тапкыр да
“Мин батыр!” – дип
гайрәт чәчмәгән.
2 нче укучы. Ия булган тыйнак
холыкка,
Ядкарь итеп, исмен
язмаган.
Әмма илен соңгы
сулышта да
Күңелендә йөрткән,
назлаган.
3 нче укучы. Иң хәтәрен юлның
сайлап ул:
Кыю кичкән үлем
даласын.
Яшь буыннар өчен
маяк ул,
Рухландырыр балам
баласын.
Барысы бергә. Олы җанлы ирләр
сугышта
Уйлый илен,
соңгы сулышта.
Алып баручы. Әле генә укылган
шигырь юллары Газинур Гафиатуллинга һәм аның гаиләсенә багышланган.
Алып баручы. Юк, ул үлмәде,
батырлар үлми. Ул якташлары, туганнары каршына һәйкәл булып кайтты. Якташлары
аның исемен мәңгеләштерде. Дөньядагы һәр кеше тормышта үзеннән соң герой якташыбыз
кебек онытылмас эз калырлык итеп яшәсен иде.
4 нче укучы. Бүген аңа тагын
бер кат
Башыбызны иябез.
Газинур абыебызны
Кичәгедәй сөябез.
5 нче укучы. Күрәсеңме,
тантанага
Килгән күпме
кунаклар?!
Һәрберсенең
йөрәгендә
Сиңа булган теләк
бар.
6 нчы укучы. Сез карагыз
безгә бүген,
Һәрбер йөздән
Елмаю һәм көлү
сибелә.
Газинурдай кыю
булырга,
Теләгебез ашсын
тормышка.
Барысы бергә. Сүз бирәбез (3
мәртәбә) (бер укучы бүләк бирә). Сезгә яз бүләге тәкъдим итәбез. Уңышлар,
сәламәтлек телибез! (Кунаклар урыннарына утыра).
Җырлый Хисамов Роберт “Әнием”.
“Җиңү көне” җырының 1 куплеты уйнатыла.
Алып баручы. Әйе, бу Җиңү зур
корбаннар аша килде һәм, менә инде 70 ел илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел дәвамында
барган сугышта халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән газаплар 70 ел
буена да, 100 ел буена да онытырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек.
Безнең якты
киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган якташларыбызны зур
хөрмәт белән искә алыйк! Иптәшләр! Бер минут тынлык игълан итәм. (зал тын
кала). Елдан-ел ветераннарыбыз сафы сирәгәя бара. Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итә
алмыйча, арабыздан киткән ветераннарыбызны да онытмыйк. Исәннәрен күз карасыдай
саклыйк, хөрмәт итик.
Алып баручы. “Ир бала – илнеке”
шигыре.
“Тынычлык турында” җыр.
“Тыныч булсын һәр таң” шигыре укыла. “Бәйрәм
бүген” җыры башкарыла.
Алып баручы. Хөрмәтле сугыш һәм
хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык – Бөек Җиңүнең
70 еллык бәйрәме белән котлыйбыз. Илебез күгенең 70 ел буена аяз булуы белән
без сезгә – сугыш һәм хезмәт ветераннарына бурычлы. Барыбызга да озын гомер, тыныч
көннәр насыйп булсын. Кичәбез шушының белән тәмам.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.