Инфоурок / Другое / Конспекты / Җиңү бәйрәменә карата сценарий
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 15 ДЕКАБРЯ!

Конкурс "Я люблю природу"

Җиңү бәйрәменә карата сценарий



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

9 Май бәйрәмендә һәйкәл янында чыгыш ясау өчен сценарий

(Җиңүнең 71 еллыгына багышлана)

  1. а.б. Хәерле көн, хөрмәтле авыл­дашларыбыз, сугыш һәм хезмәт ве­тераннары! Сезнең барыгызны да олы тантана- Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз.

  2. а.б. Сугышның барлык авырлык­ларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешел­әребез бүген биредә, безнең арада. Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырлар­га, сезнең түземлегегез һәм сабыр­лыгыгыз алдында баш ияргә җыелдык.

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Бүгенге бәйрәм өчен оештырылган чарабызны сезгә багышлыйбыз.


Ветераннар, ветераннар

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,

Сез булганда матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

Сугышта булып арыслан,

Ватанга җиңү яулаган,

Тыныч хезмәттә дан алган,

Һәр ветеран – чын каһарман.


1941нче елның 22 нче июнь иртәсе. Явыз һәм көчле Гитлер Германиясе сугыш игълан итмичә илебез чикләрен бозып керде. Тыныч шәһәрләр
һәм авыллар өстенә меңләгән бомбаларын яудырды. Сугыш башланды!
Илебез халкы 1418 көнгә сузылган
дәһшәтле Бөек Ватан сугышына
күтәрелде.
("Священная война" көе яңгырый).

Шушы көнне илебезнең күген кара болыт каплый. Бу афәт бер генә гаиләгә дә кагылмыйча калмый. Газиз аналар улларын, сөйгән ярлар – парларын, балалар- аталарын изге яуга, изге көрәшкә озаталар. Яулык чите белән авыз читләрен каплап елаучы аналар, хатыннар үзләренең газизләрен соңгы тапкыр күрүләрен аңламыйча да калалар.


(“Герман көе” башкарыла)

Явыз дошман килә ил өстенә,

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килә канлы палачларын,

Халкыбызның канын коярга.


Ерткыч фашист килә ил өстенә

Кол итәргә илем кешесен!

Тез чүккәнче- басып җан бирербез.

Туган ил һәм азатлык өчен!


Сугыш... нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.


Бу елларны ничек онытасың,

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына

Алып көче тоеп үзендә.

Ирләр китте, кырлар елап калды,

Шаулап калды иген өлгереп.

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше-карты барсы өзелеп.


Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды, ятимнәр.


Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк иде. Мондагы тормыш икенче фронтка әйләнде. Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс налогын да түләргә кирәк иде.


Ә халык барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмаладылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр, фронт¬ка өлешебез керсен дип, танк алырга дип акчалата өлеш керттеләр.


Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды.

Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча җиңү көнен якынайттылар алар.


Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә


Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.


Лачын кебек баһадирларыбыз, сугышка киткән хатын-кызларыбыз бер-бер артлы шәһәрләребезне азат иттеләр, Европа илләрен фашистлардан азат итә-итә, Берлингача данлы сугыш юлы үттеләр. Бик күпләре тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп ятып калдылар.


Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырды, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларны җимерде.


Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.


Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын,

Комсыз сугышны...

Алай икән, ник соң ул сугышны

Уйласаң да кыса сулышны?


Йөздән артык солдат

Өйләренә

Ни сәбәпле кайтмый калган соң?

Яшь хатыннар- ирсез,

Ә малайлар

Ник әтисез калган аннан соң?


Нигә соң ул сугыш

Авылдагы

Һәрбер йортны мең кат тетерәткән?

Хирурглар

Ярчыкларны һаман

Чүпләп бетерә алмый күкрәктән?


Яудан соң да

Ник солдатлар түгел,

Үлем кәгазьләре агылган?

Йә, кем әйтә ала

Ул сугышны

Узмаган дип безнең авылдан?!


Безнең Өлә-Казаклар авылыннан да кеше Бөек Ватан сугышына китә.


Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде.

Утлы еллар, поход юллары.

Туган якка кире кайтмадылар,

Һәр авылның күпме уллары.

Япь-яшь килеш алар мәхрүм калды,

Бу тормышның барлык назыннан.

Исемнәре һәйкәл күкрәгенә,

Авыл саен тезеп язылган.


Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.


"Бер кайтмасак, бер кайтырбыз",-дип китсәләр дә, авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Бүгенге көнгә авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан 6 кеше исән. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.


Каберең кайдадыр, билгесез,

Туфрагың күмгәндер үләннәр.

Китмиләр күңелдән беркайчан

Ил өчен көрәшеп үлгәннәр.


Кайтмаганнар

Уйда сакланалар,

Җырда ятланалар

Кайтмаганнар...

Исемнәре данга төрелгәнгә

Һәйкәл булып басты

Кайтмаганнар!

Баш иябез сезгә, каһарманнар!


Карагыз да уйланыгыз,

Мәңгелек ут каршында.

Илен яраткан батырлар

Яши мәрмәр ташында!

Җыр. "Һәйкәлләргә чәчәк куябыз".


Хөрмәтле кунаклар, ветераннар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. Бер минутка тынлык.


Сугыш тавышлары күптән тынды,

Төзәлделәр җирнең яралары,

Әтиләрнең окопларын сөреп,

Иген чәчә хәзер балалары.

Сугыш тавышлары тынды, ләкин

Күңелләрдә шомы яши һаман.

Сугыш агачларын аударсак та,

Кайлардадыр әле тамыры калган.


Буыннардан буыннарга күчә

Батырларның гомере, җыр булып.

Илне яратудан өстен хис юк,

Чын батырлык -илгә тугрылык.


Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге- тормышның үзе кебек мәңгелек.

Бөек җиңүгә 71 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

"Җиңү" көе яңгырый.


Рәсәй бүген бәйрәм итә,

Карап булмый тыныч кына,

Чал ветеран ләгънәт укый!

"Тик булмасын сугыш кына!"

Сугыш кичкән карт солдатның

Бер сүз каба сулышына

Кабатлый ул дога итеп

"Тик булмасын сугыш кына!"


Җиңү көне -Халык тантанасы,

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояшка.

Җыр "Һәрвакыт булсын кояш".


Исән чакта, кадерләрен белеп,

Тыңлыйк әле, тыңлыйк сүзләрен

Эшләр, сүзләр калыр,

Саклап булмас

Музейларда мәңге үзләрен.

Укытучы: Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезнең дә безгә әйтәсе сүзләрегез бардыр. Рәхим итегез. (Кичә ветераннар чыгышы белән дәвам итә) .

Яшь кешеләр! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, сез шул иртәдәге өй каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез — бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның, фашизм тот¬кынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар. Әгәр дә сезнең әбиегез, я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сый¬пый икән, үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән — белегез — ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабалары¬гыз һәм әтиләрегез турында тирән сагыш бар. Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дуслары¬гыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез — бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу тормышның кадерен белегез, яшь кешеләр!


Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДБ-229308

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>