Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / "Җиңү көне җиңел бирелмәде" - класс сәгате

"Җиңү көне җиңел бирелмәде" - класс сәгате

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Музыка “Җиңү көне җиңел бирелмәде”.

Укытучы шул фонда шигырь укый.

Слайд

Сугыш бетте, ярты гасыр үтте

Тормыш гөрли җирдә яңадан,

Ләкин әле йөрәк янулары

Басылмый гына ярадан.

Сугыш бетте дибез, бетмәде ул,

Без үзебез аны бетердек.

Аның явыз, комсыз дәһшәт утын

Каныбызны бөркеп сүндердек.

Яу туктады дибез, дөрес түгел,

Без үзебез аны бетердек.

Авыр тәгәрмәче асларына

Гәүдәләрне түшәп без яттык.

Бар да үтте. Үтте... берәү килә

Шык-шык баса ташка аягын

Сугыш өткән аның ике күзен

Сугыш өзгән сыңар аягын.

Аякларны таяк алыштыра,

Сукыр кала бирә тик күзләр,

Сүнгән солдат күзен балкытыра

Йолдызлар да, әйе, көчсезләр.

Нык басыгыз сафка, аяклылар,

Нык йомарланыгыз сау куллар

Сау күзлеләр, уяу күзәтегез

Кабат кузгалмасын давыллар!

Сугыш бетте. Илем солдатлары

Кабат кайтты таныш җирләргә

Яшьлегебез чәчәк аткан илнең

Кырларында иген игәргә.

Батыр сугышчы геройлар кайта

Җиңү бәйрәме илне балкыта

Алар шатлыгы – безнең шатлык ул.

Алар данлыгы – безнең дә данлык ул.

Укучылар, сугыш туктаганга да 70 ел үткән. Сугыш турында без картәтилә- ребез сөйләгәннән, кинолардан карап кына беләбез.


(Левитан тавышы, сугыш башлануы турында радиодан хәбәр)

Менә шулай, 1941 елның 22 июнендә кешелек дөньясындагы иң коточкыч булган сугышларның берсе башланып китә. Күпме кан-яшь, җимерүләр алып килде бу сугыш безнең илебезгә.


Сугыш фактларда:

Слайд.

2 укучы: Сугыш... Бу- 1725 җимерелгән һәм яндырылган шәһәр һәм поселок, 70 меңнән артык авыл. Сугыш – 32 мең җимерелгән завод- фабрика, юкка чыккан 65 мең километр тимер юл.

3 укучы: Сугыш – 900 көнгә сузылган Ленинград блокадасы. Көнгә 125 грамм икмәк... һәм тыныч халык өстенә яуган тонналаган бомба һәм снарядлар.

4 укучы: Сугыш... Брест крепостеннан Мәскәүгә кадәр чигенү юлы – 1000 километр, җиңү юлы – Мәскәү- Берлин – 1600 км. Туп-туры очсаң, самолет белән 4 сәгатьлек ара. Ә үрмәләп, бер күтәрелеп, бер чигенеп, бер егылып, бер торып, үлем белән якалаша-якалаша үтелгән бу юл 4 елга, 1418 көнгә сузыла.

5 укучы: Сугыш – 1943 елның 22 мартында белорусь авылы Хатыньда тереләй яндырылган 149 кеше. Аларның 75 е балалар, иң кечкенәсенә 7 атна! Фашизмның яшәргә хакы юклыкка бары бер мисал бу!

6 укучы: Сугыш – көнгә 20шәр сәгать завод станоклары артында басып тору. Сугыш – авыл кешеләренең тозлы тирендә үскән икмәк, үгез җигеп сука сукалау, куллар канаганчы урак уру, көлтә бәйләү...


-Без җиңеп кайтырбыз, көтегез безне, дип китсәләр дә, меңәрләгән, миллион-лаган ир-егетләребез туган якларына кайта алмадылар. Күпме бала “әти” сүзен әйтергә тилмереп үсте. Балалар ятим, аналар тол калды.

Талгын музыка.

Слайдта “Билгесез солдат” һәйкәле

Таякка таянган, кулына чәчәк тоткан ана боек кына һәйкәл янына килә:


Исәнме, улым, менә мин яңадан синең янында, салкын түгелме, балакаем?

Улы: (магнитофоннан акрын гына егет тавышы ишетелә)

Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен белмим мин. Миңа беркайчан да салкын булганы юк.

Ана: Нигә үзеңне сакламадын улым? Хәтерлисенме, җиңәребез дә, кайтырбыз дигән идең, улым?

Улы: Әйткән сүзләрем хәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Мин генә тугел, меңнәр, милионнар бу көрәштә башларын салды. Картлык көнендә ничек яшисең, әнкәй?

Ана: Бар да җитеш, улым. Менә әби инде мин. Бәлки бик тиз генә танымагансыңдыр?

Улы: Таныдым, әнкәем, әллә кайлардан таныдым, күз нурым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым да, инде үзем дә кузлы тимердән. Мәңгелек мин, әнкәем!


Көтмә инде” шигыре. Абдулла Алиш.

Шигырьне бер укучы яттан укый. Талгын музыка яңгырый.

Слайдта сугыш күренешләре.

(Әнигә багышлыйм)
Ана үрдәк бәбкәләре белән,
Ә син ялгыз үзең барасың,
Син көнләшеп аның бәхетеннән,
Моңсу гына озатып каласың.

Кайда китте синең балаларың?
Арыслан күк батыр улларың?
Өмет белән һаман күзәтәсең,
Кайтырлар, дип, киткән юлларын.

Былтыр койган алма какларын син,
Чикләвекләр җыеп киптереп,
— Аларга! — дип, һаман саклыйсыңмы
Сагыш белән көтеп, тилмереп.

Төшләреңдә һаман алар белән,
Көндезләрен укып хатларын,
Теткәләнгән кәгазь битләренең
Һәрбер сүзен инде ятладың.

Язлар килер чәчәк исе бөркеп,
Сыерчыклар кире кайтырлар,
Яңарырлар шунда йөрәгеңдәге
Бертуктаусыз янган кайгылар.

Бал кортлары очар, күбәләкләр
Берсен-берсе куышып уйнарлар,
Чәчәкләргә күмелеп торсалар да,
Куандырмас сине тугайлар.

Җир тетрәгән давыл уты, бәлки,
Карлар белән эреп югалыр,
Дөнья тынып калыр. Йөрәкләрдә
Кавышу хисе кабат кузгалыр.

Өчесенең берсе кайтмасмы дип,
Син көтәрсең һаман аларны,
Ишек каккан саен кочакларга
Хәзерләнеп сөйгән балаңны.

Көтмә инде, көтмә, изге карчык,
Җир куенында ята улларың,
Чәчәкләргә биреп, илгә булган
Мәхәббәтле керсез уйларын.


Дәһшәтле сугыш елларында совет хатын-кызлары тылда зур батырлыклар күрсәттеләр. Алар көрәкләр белән казып иген чәчтеләр, җилкәләре белән күтәреп симәнә ташыдылар. Эшләп тапканнарының барысын да диярлек фронтка озаттылар.

Укытучы шигырь укый.

Чабатадан, тездән суга батып,

Язгы чәчү җитәр алдыннан

Чыгып киткән икән симәнәгә

Хатын-кызлар безнең авылдан.

Сыерлары юлда ятып калган,

Җилкәләргә күчкән симәнә.

Бу турыда бүген сөйләгәндә

 Әнкәй һаман елап җибәрә.

Кырык, илле чакрым язгы суда —

Кайталмасаң, илең ач кала.

Хатыннарда тик бер генә хәсрәт —

Һәр йорт саен көтә ач бала.

Әтиләрнең сугышып йөргән чагы,

Безнең яңа туган ел булган.

Капчык аскан егермеләп хатын

Басуларга кайтып егылган.

Орлык кайткан безгә гомер булып,

Без ни бирдек икән кайтарып?

Әниләрнең әле яшәр чагы,

Китәләр шул иртә картаеп.

Бер шырпысыз түзгән, керосинсыз,

Чәй-шикәрсез түзгән авыл ул.

Сыер боты кадәр малайлары

Ил туйдыра — шундый авыл ул.

Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага,

Буразнадан билчән утаган.

Илгә — икмәк, авыл үзе өчен

Көлчә салган алабутадан.

Бер бәләкәй көлтә ега алган

Ул чорларның нужа хуҗасын.

Олылар күк күтәргән бит шулар

Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.


Укучылар, бүген бездә кунакта сугыш чоры баласы Ильясова Фәридә апа.

Фәридә апа, сезнең әтиегез ничәнче елда сугышка китте, ул вакытта сезгә ничә яшь иде. Шулар турында безгә әз генә сөйләп китсәгез иде.


Фәридә апа чыгышы.

-Исәнмесез, балалар! Сезнең белән күрешүемә бик шатмын. Рәхмәт мине чакыруыгызга. Минем әтием сугышка киткәндә мин 4 класс укучысы идем.

Гаиләдә 4 бала. Сугыш башланыр алдыннан гына безнең авыл тулысынча утырып янды. Без бернәрсәсез торып калдык. Әти һәм авылның тагын бер-ничә ир-аты авыл янындагы урманда җир алып өй салырга карар иттеләр. Агачларын кисә барырбыз, агачлар урынына бәрәңге чәчәрбез, диделәр алар. Ләкин сугыш чыкты, ирләр сугышка китте. Безнең бәрәңге чәчәргә дә җире- без юк. Әниебез чирләп китте. Ул урынга ятып авырды, йөрерлек тә хәле юк иде. Безгә бик авыр булды. Ярый әле күрше авылда гына яшәгән картәни бе-лән картәти исәннәр иде. Алар безгә ярдәм итте. Алар булмаса, без ул вакытта исән калыр идекме икән?

Бәрәңге орлыгыбыз туңды. Күрше апа безгә бәрәңге орлыгы бирде. Без аны үзебезнең өйдән ерактагы бер җиргә чәчтек. Бер барып карадык, бәрәңге-без чыккан, икенче тапкыр бардык – әле күмәргә иртәрәк иде. Өченчегә кәт- мәннәр күтәреп барсак - бәрәңгебезне кемнәрдер бер төбен дә калдырмыйча чокып алып киткәннәр. Әй еладык инде шунда.

Сыерлар белән җир сөрәбез. Авылдашларның берсенең дә сыерлары тың-ламый, кыйныйлар аларны. Ә безнең сыер, әйтерсең гомер буе көтүдә йөрмә- гән, ә җир сөреп йөргән, диярсең, сабанны тартып алды да китте. Күрше ха- тыннарының исләре китте. Ә иртәнгә сыерыбыз аягына баса да алмады. Әллә күз тиде, кем белә. Муеннары, аяклары шешенеп чирләде. Исән калгандырмы ул, юктырмы, терелдеме икән, исемдә түгел.

Әниебез шулай сугыш беткәнче ятып чирләде. Нинди чир булгандыр инде, белмим. Сугыш беткәч әтиебез исән-сау әйләнеп кайтты. Әниебез дә терелеп китте. Рифкат исемле тагын бер энебез туды. Хәзер инде ул мәрхүм.

Бик кыен, авыр булды, балалар, ул еллар. Ул кыенлыкларны башкача күрергә язмасын. Җир йөзендә гел тынычлык булсын иде, дип телим мин.





Класс сәгате азагында укучылар Фәридә апа белән фотога төшәләр.



Краткое описание документа:

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 6 класс укучылары, сугыш чоры баласы булган авылдашыбыз Фәридә апа Ильясова катнашлыгында үткәрелгән класс сәгате. Дәрескә әзерлек алдан алып барыла. Укучы- лар сугышта катнашкан картәтиләре турында материал җыеп туплады- лар. Аларны без бер папкага җыеп "Бөек Ватан сугышы минем гаиләдә" дип атадык. Шулай укучылар Бөек Җиңүгә багышланган иншалар язды- лар. Укучылар сугышта катнашкан картәтиләренең фотоларын да алып килделәр. Иптәшләренә күрсәтеп, алар турында сөйләделәр. Фәридә апа исә үзенең сугыш чорына туры килгән авыр балачагы турында сөй-  ләде.

Автор
Дата добавления 16.03.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров295
Номер материала 445312
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх