Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / “И туган тел, и матур тел!” ( Габдулла Тукай туган көнгә багышланган кичәгә сценарий)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

“И туган тел, и матур тел!” ( Габдулла Тукай туган көнгә багышланган кичәгә сценарий)

библиотека
материалов



















И туган тел, и матур тел!”

( Габдулла Тукай туган көнгә багышланган кичәгә сценарий)





















2012







И туган тел, и матур тел!

( Габдулла Тукай туган көнгә багышланган кичәгә сценарий)

Зал бәйрәмчә бизәлә. Г.Тукайның портреты эленә. Залның бер почмагына балалар өчен язылган китаплардан һәм аның әкиятләренә карата эшләнгән рәсемнәрдән күргәзмә оештырыла.

Акрын гына “Туган тел” җырының көе яңгырый.

Алып баручы. Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры - “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе - туган тел.

Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Менә бүген дә без бу залга сөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәргә дип җыелдык. Бүген без кунакка дәү әнине дә чакырдык. Ул безгә бишек җыры җырлар. Шулай ук Тукай абыебыз язган шигырьләрне, җырларны тыңларбыз, әкият геройлары белән очрашырбыз.

Акрын гына көй яңгырый. Күбәләк булып киенгән бала керә. “Очып” чәчәкләр арасында йөри. Аның артыннан кулына кәрзин тоткан кыз керә. Күбәләкне тотмакчы була.

Кыз. Нинди матур күбәләк!

Сөйләшикче бергәләп.

Бала белән күбәләк” җыры башкарыла. ( Г. Тукай сүзләре.)

Күбәләк очып китә.

Кыз. Монда ничек күңелле! Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек. Җирдә күпме кызарып пешкән җиләкләр! Булмаса, дәү әниемә җыеп алыйм әле.

Дәү әнигә бүләккә “ җыры башкарыла.

Качып кына Шүрәле булып киенгән бала керә. Ф. Яруллинның “Шүрәле” балетыннан өзек яңгырый. Шүрәле биюе башкарыла. Биеп бетергәч, Шүрәле агачлар арасында куркып качып утырган кызны күреп ала.

Шүрәле. Яле, матур кыз, кил яныма. Курыкма, мин сиңа тимәм. Кая юл тоттың болай?

Кыз. Мин дәү әниемә күчтәнәчкә дип җиләк җыйдым. Теләсәң, сине дә аның янына алып барам.

Шүрәле. Ярый соң, киттек алайса.

Кыз белән Шүрәле агачлар арасыннан йөриләр. Шулвакыт басмада чәчен тарап утырган Су анасын күреп алалар.

Кыз. Шүрәле, бу бит Тукай абыебыз язган әкияттәге Су анасы. Әйдәле, без качып кына аларны күзәтеп торыйк.

Агач артындагы урындыкка утыралар.

Су буе күренеше. Басмада Су анасы чәчен тарап утыра. Басмадан ерак түгел бер малай суда йөзгән, чумлаган хәрәкәтләр ясый. Алып баручы Г.Тукайның “Су анасы” әкиятен укый. Әкияттә тасвирланган вакыйгалар балалар тарафыннан сөйләп уйналалар.

Әкият тәмамлангач, кыз белән Шүрәле уртага чыгалар.

Шүрәле. Әйе, кешеләр алдашырга яраталар шул, әнә Былтыр да, мине алдап, бармагымны агач ярыгына кыстырып китте. И акырдым шуннан соң!

Кыз. Ул сине кешеләргә явызлык кылып йөрмәсен өчен шулай эшләгән.

Шүрәле. Ә мин шуннан бирле кешеләргә тимим. Әнә тегендә ниндидер малай эт белән уйнап йөри бугай. Карап торыйк әле.

Малай белән эт булып киенгән бала керәләр.

Кызыклы шәкерт” шигыре сөйләнә.

Кыз. Мин дә үземнең ялкау маэмаем белән таныштырып китим әле.

Ялкау маэмай” шигыре сөйләнә.

Кыз. Шүрәле, без дәү әнием йортына да килеп җиттек.

Йорт каршына туктыйлар. Ишек шакыйлар. Йорттан дәү әни булып киенгән бала чыга.

Дәү әни. Балакаем килгән икән, нихәл, кызым?

Шүрәлене күреп куркып кала.

Дәү әни. Монысы нинди җен тагын?

Кыз. Дәү әнием, курыкма, бу Тукай абый әкиятендәге Шүрәле бит. Ул миңа урманда очрады, ул бик әйбәт.

Дәү әни. Балакаем, онытып та торам икән, бүген бит мине балалар бакчасына Тукай туган көнгә чакырдылар, әйдәгез, бергә барабыз. Балалар Шүрәлене дә күрерләр.

Китәләр. Урман, су буе атрибутлары алына.

Балалар бакчасы эче күренеше.

Алып баручы. Балалар, дәү әни кунакка килеп җиткәнче, без Тукай абыебызга багышланган шигырьләрне тыңлап китик.

1 бала. Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Тукай көне – безнең бәйрәм!

2 бала. Әле укый белмәсәк тә,

Туган телне җырлыйбыз.

Бу – Тукай абый бүләге,

Иң кирәкле җыр, дибез.

3 бала. Иң матур, моңлы җырларны

Халыкка бирде Тукай.

Моңнары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

4 бала. Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

Су анасы, Шүрәлеләр -

Безнең дуслар барысы да.



5 бала. Туган телнең бөеклеген белдек,

Шигырьләре аша Тукайның.

Ул үзе дә бөек, кабатланмас,

Андый берәү җирдә юк тагын!

Залга кыз, дәү әни, Шүрәле керәләр.

Дәү әни. Менә килеп тә җиттек. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез.

Шүрәле. Мин дә бәйрәмгә килдем. Курыкмагыз, берегезгә дә тимәм.

Алып баручы. Рәхим ит, Шүрәле, бәйрәмебезгә! Хәзер сүзне кунагыбыз - дәү әнигә бирик. Ул безгә Тукай абыебыз язган “Бишек җыры” н җырлап күрсәтер.

Бишек җыры” башкарыла.

Алып баручы. Рәхмәт сиңа, дәү әни, ә хәзер утырып ял ит, безнең бәйрәмебезне кара. Безнең балалар да бәйрәмгә бик матур җыр өйрәнделәр.

Пар ат” җыры башкарыла.

Алып баручы. Габдулла Тукай кечкенә чагында “Әпипә” көенә биергә бик яраткан.

Әпипә” көенә парлы бию башкарыла.

Дәү әни. Балалар, сез бик матур биисез, җырлыйсыз. Мин сезгә күчтәнәчләр дә алып килдем.( Күчтәнәчләрне балаларга өләшә).

Алып баручы. Балалар, менә бүгенге кичәбез ахырына да якынлашты. Ә хәзер барыбыз бергә “Туган тел” җырын җырлыйк.

Туган тел” җыры башкарыла.



































Краткое описание документа:

“И туган тел, и матур тел!”

( Габдулла Тукай туган көнгә багышланган кичәгә сценарий)

 

 

 

 

 

                          

 

 

 

 

 

 

2012      

 

 

 

И туган тел, и матур тел!

( Габдулла Тукай туган көнгә багышланган кичәгә сценарий)

Зал бәйрәмчә бизәлә. Г.Тукайның портреты эленә. Залның бер почмагына балалар өчен язылган китаплардан һәм аның әкиятләренә карата эшләнгән рәсемнәрдән күргәзмә оештырыла.

Акрын гына “Туган тел” җырының көе яңгырый.

Алып баручы.  Нинди таныш, моңлы көй бу?

                           Тукай җыры  - “Туган тел”.

                           Истән бер дә чыкмый торган

                           Халык көе -  туган тел.

Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Менә бүген дә без бу залга сөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәргә дип җыелдык. Бүген без кунакка дәү әнине дә чакырдык. Ул безгә бишек җыры җырлар. Шулай ук Тукай абыебыз язган шигырьләрне, җырларны тыңларбыз, әкият геройлары белән очрашырбыз.

Акрын гына көй яңгырый. Күбәләк булып киенгән бала керә. “Очып” чәчәкләр арасында йөри. Аның артыннан кулына кәрзин тоткан кыз керә. Күбәләкне тотмакчы була.   

Кыз.  Нинди матур күбәләк!

          Сөйләшикче бергәләп.

“Бала белән күбәләк” җыры башкарыла. ( Г. Тукай сүзләре.)

         Күбәләк очып китә.

Кыз. Монда ничек күңелле! Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек. Җирдә күпме кызарып пешкән җиләкләр! Булмаса,  дәү әниемә җыеп алыйм әле.

“ Дәү әнигә бүләккә “ җыры башкарыла.

Качып кына Шүрәле булып киенгән бала керә. Ф. Яруллинның “Шүрәле” балетыннан өзек яңгырый. Шүрәле биюе башкарыла. Биеп бетергәч, Шүрәле агачлар арасында куркып качып утырган кызны күреп ала.

Шүрәле.  Яле, матур кыз, кил яныма. Курыкма, мин сиңа тимәм. Кая юл тоттың болай? 

Кыз.  Мин дәү әниемә күчтәнәчкә дип җиләк җыйдым. Теләсәң, сине дә аның  янына алып барам.

Шүрәле.  Ярый соң, киттек алайса.

Кыз белән Шүрәле агачлар арасыннан йөриләр. Шулвакыт  басмада чәчен тарап утырган Су анасын күреп алалар.

Кыз.  Шүрәле, бу бит Тукай абыебыз язган әкияттәге Су анасы. Әйдәле, без качып кына аларны күзәтеп торыйк.

Агач артындагы урындыкка утыралар.

Су буе күренеше. Басмада Су анасы чәчен тарап утыра. Басмадан ерак түгел бер малай суда йөзгән, чумлаган хәрәкәтләр ясый. Алып баручы Г.Тукайның “Су анасы” әкиятен  укый. Әкияттә тасвирланган вакыйгалар балалар тарафыннан сөйләп уйналалар.

Әкият тәмамлангач, кыз белән Шүрәле уртага чыгалар.

Шүрәле.   Әйе, кешеләр алдашырга яраталар шул, әнә Былтыр да, мине алдап, бармагымны агач ярыгына кыстырып китте. И акырдым шуннан соң!

Кыз.  Ул сине кешеләргә явызлык кылып йөрмәсен өчен шулай эшләгән.

Шүрәле. Ә мин шуннан бирле кешеләргә тимим.  Әнә тегендә ниндидер малай эт белән уйнап йөри бугай. Карап торыйк әле.

Малай белән эт булып киенгән бала керәләр.

“Кызыклы шәкерт” шигыре сөйләнә.

Кыз. Мин дә үземнең ялкау маэмаем белән таныштырып китим әле. 

 “Ялкау маэмай” шигыре сөйләнә.

Кыз.  Шүрәле, без дәү әнием йортына да килеп җиттек.

Йорт каршына туктыйлар. Ишек шакыйлар. Йорттан дәү әни булып киенгән бала чыга.

Дәү әни. Балакаем килгән икән, нихәл, кызым?

Шүрәлене күреп куркып кала.

Дәү әни. Монысы нинди җен тагын?

Кыз. Дәү әнием, курыкма, бу Тукай абый әкиятендәге Шүрәле бит. Ул миңа урманда очрады, ул бик әйбәт.

Дәү әни. Балакаем, онытып та торам икән, бүген бит мине балалар бакчасына Тукай туган көнгә чакырдылар, әйдәгез, бергә барабыз. Балалар Шүрәлене дә күрерләр.

Китәләр. Урман, су буе атрибутлары алына.

Балалар бакчасы эче күренеше.

Алып баручы. Балалар, дәү әни кунакка килеп җиткәнче, без Тукай абыебызга багышланган шигырьләрне тыңлап китик.

1 бала.   Илдә кояш, җирдә кояш,

               Тукай көне канат җәйгән.

               Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

             Тукай көне – безнең бәйрәм!

2 бала.   Әле укый белмәсәк тә,

                Туган телне җырлыйбыз.

                Бу – Тукай абый бүләге,

                Иң кирәкле җыр, дибез.

3 бала.   Иң матур, моңлы җырларны

               Халыкка бирде Тукай.

               Моңнары белән мәңгегә

               Йөрәккә керде Тукай.

4 бала.   Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

               Телләребез ачыла.

                Су анасы, Шүрәлеләр -

                Безнең дуслар барысы да.

 

5 бала.   Туган телнең бөеклеген белдек,

                Шигырьләре аша Тукайның.

                Ул үзе дә бөек, кабатланмас,

                Андый берәү җирдә юк тагын!  

Залга кыз, дәү әни, Шүрәле керәләр.

Дәү әни. Менә килеп тә җиттек. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез.

Шүрәле. Мин дә бәйрәмгә килдем. Курыкмагыз, берегезгә дә тимәм.

Алып баручы. Рәхим ит, Шүрәле, бәйрәмебезгә!  Хәзер сүзне кунагыбыз -  дәү әнигә бирик. Ул безгә Тукай абыебыз язган “Бишек җыры” н җырлап күрсәтер.

“Бишек җыры” башкарыла.

Алып баручы. Рәхмәт сиңа, дәү әни, ә хәзер утырып ял ит, безнең бәйрәмебезне кара. Безнең балалар да бәйрәмгә бик матур җыр өйрәнделәр.

“Пар ат” җыры башкарыла.

Алып баручы. Габдулла Тукай кечкенә чагында “Әпипә” көенә биергә бик яраткан.

“Әпипә” көенә парлы бию башкарыла.

Дәү әни. Балалар, сез бик матур биисез, җырлыйсыз. Мин сезгә күчтәнәчләр дә алып килдем.( Күчтәнәчләрне балаларга өләшә).

Алып баручы. Балалар, менә бүгенге кичәбез ахырына да якынлашты. Ә хәзер барыбыз бергә “Туган тел” җырын җырлыйк.

“Туган тел” җыры башкарыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор
Дата добавления 20.01.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров4115
Номер материала 321158
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх