Периодик
система буенча сәяхәт
8-9 класслар өчен
интеллектуаль сәяхәт –уен.
Максат :1) укучыларның периодик
система буенча
белемнәрен
тирәнәйтү.
2) химик элементлар турында информация бирү.
3)химия фәненә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау:зур периодик система,
3 кечкенә периодик система 40 биремле карточка , ирис конфетлары,
Магнит
такта,магнитлар ,язулар: галимнәрнең периодик закон, периодик система турында
әйтемнәре:
“Периодическому
закону будущее не грозит разрушением ,а обещаются только надстройка и развитие”
Д.И.Менделеев”,
“Менделеевская
таблица определяет новые направления технического прогресса ,она открывает
закон распределения металлов в земной коре ,рассеяния их в концентрации. Она
помогает поискам и разведкам ,подсказывает свойства соединений
элементов,толкает техническую мысль вперед”.
Тәҗрибәләр өчен:
1)
Кристаллизатор белән су,натрий,кәгазь кораб
2)
Тимер кашык,су спиртовка, химик стакан,кристаллик
күкерт
3)
Иод, спиртовка ,шырпы.
4)
Алюминий порошогы, иод, су.
Уен шартлары :
1) Классны 3 төркемгә бүлү
2)Һәрбер команда
чиратлап карточка ала ,җавап бирә алса ,
1 очко (ирис )ала,
җавап булмаса йөреш күчә.
Әгәр приз чыкса ,сораусыз очко
ала,колба чыкса ,тәҗрибә күрсәтелә , шул килеш кенә очко алына, әгәр ха-ха
чыкса йөреш башка командага күчә.
Карточкалар шушы
тәртиптә киселеп магнит тактага беркетелә.
Сораулар шул төркем
элементлары буенча язылган.
I
1
|
II
1
|
III
1
|
IV
1
|
V
1
|
VI
1
|
VII
1
|
VIII
1
|
I
2
|
II
2
|
III
2
|
IV
2
|
V
2
|
VI
2
|
VII
2
|
VIII
2
|
I
3
|
II
3
|
III
3
|
IV
3
|
V
3
|
VI
3
|
VII
3
|
VIII
3
|
I
4
|
II
4
|
III
4
|
IV
4
|
V
4
|
VI
4
|
VII
4
|
VIII
4
|
I
5
|
II
5
|
III
5
|
IV
5
|
V
5
|
VI
5
|
VII
5
|
VIII
5
|
Карточкалардагы сораулар:
I- 1 Үсемлеккә бу
элемент җитмәгәндә ,аның үсеше тоткарлана,яфраклары саргая,җимешләренең
баллылыгы кими.
I -2 Александр
Македонский гаскәрләренең эчәк эпидемиясе вакытында офицерлар авырмаган ,ә
гади солдатлары авырган .Ни өчен?
I 3 Колба Тәҗрибә
№1 “Корабның җимерелүе”
I-
4 Табигатьтә иң күп таралган селтеле металл .
I-
5 Алхимиклар бу элементны кояш тамгасы белән билгеләгәннәр.
II
-1 Бу химик элемент хлорофилл составына керә.
II-
2 Ха-ха !
II
-3 Сөяк составына керә,шулай ук мускулларның
эшчәнлеге ,кан ою өчен кирәк.
II
-4Мария Склодовская-Кюри ,Пьер Кюриларга
радиоактивлык күренешен өйрәнүгә ярдәм иткән элемент. II- 5 Кеше организмы
өчен иң зарарлы металларның
берсе,алхимиклар аны “көмеш су ” дип атаганнар.
III-1
Н.Чернышевский бу металлны “киләчәк металлы ”дип
атый,канатлы металл.
III-
2 ПРИЗ!
III-
3 Ха-ха !
III-
4 Ни өчен алюминийдан ясалган чыбыклар суда эремиләр
III
-5 Буяу исеме белән аталган элемент.
IV-1 Атомда уңай корылмалы төш булуын исбатлаган
галим хөрмәтенә исем бирелгән
химик элемент.
IV-2 ПРИЗ!
IV-3 Бу металл йомшак, хәтта графит кебек
кәгазьдә эз калдыра.
IV-4 Бу элементны “терек табигатьнең патшасы”
дип атыйлар.
IV-5 Салкын хәрби складта шинельдәге барлык
төймәләр порошокка әйләнә. ( башка аллотропик төргә күчә).Нинди элемент турында
сүз бара.
V -1 Хирургиядә сөякләрне ялгау өчен
кулланыла.
V- 2 Ха-ха !
V- 3 Ике хайван исеме кергән химик элемент.
V- 4 Бер яктан бу химик элементның исеме “тереклексез” дигәнне аңлата ,
икенче яктан тереклек аннан башка була алмый.Бу нинди элемент?
V -5 Алхимик Бранд ,яңа элемент ача ,яңа матдә
караңгыда яктыра .Исеме “яктыртучы ” дигәнне аңлата.
VI -1 Бу элеметны Мария Склодовская- Кюри
үзенең иле хөрмәтенә атый.
VI -2 Эретелү температурасы иң югары булган
металл, аннан электр лампочкасының кылларын ясыйлар.
VI -3 Бу элементның русча исеме борынгы һинд
теленнән алынган “сира” сүзеннән чыга.Бу сүз “сары” дигәнне аңлата.
VI -4 Колба Тәҗрибә №2 “Пластик күкерт табу ”
VI -5 ПРИЗ!
VII -1 Колба Тәҗрибә №3 “Иодны куу”
VII -2 Исеме “җимергеч” дигәнне аңлата торган
галоген.
VII -3 Колба Тәҗрибә №4 “ Су-катализатор “
VII -4 Беренче ясалма юл белән алынган химик
элемент.
VII -5 Рәссамнар бу элементтан ясалган
кислота белән тәрәзәгә рәсемнәр төшерәләр,икенче исеме плавик кислотасы” бу
нинди элемент.
VIII -1 Бердәнбер газ хәлендәге радиоактив
элемент.
VIII -2 В12 витамины составына
керә.
VIII -3 Гемоглобин составындагы металл.
VIII -4 Әгәр дә бу газлар аша электр тогы
уздырсаң, алар төрле төсләр белән яктыра. Бу нинди газлар.
VIII -5 ПРИЗ!
Җаваплар :
I- 1
Калий II -1 Магний
I- 2
Көмеш II -2 -
I-
3- II -3 Кальций
I- 4 Натрий II
-4 Радий
I- 5 Алтын II
-5 Терекөмеш
III-1 Алюминий
III-2-
III-3-
III-4 Алюминий
оксидыннан торган нык пленка барлыкка килә.
III-5 Индий
IV-1 Резерфордий
IV-2-
IV-3 Кургаш
IV-4 Углерод
IV-5 Аккургаш
V -1
Тантал VI -1 Полоний
V -2
- VI -2 Вольфрам
V -3 Мышьяк
VI -3 Күкерт
V -4 Азот VI
-4 -
V -5 Фосфор
VI -5 -
VII -1
- VIII -1 Радон
VII -2 Фтор
VIII -2 Кобальт
VII -3 - VIII
-3 Тимер
VII -4 Технеций
VIII -4 Инерт газлар
VII -5
Фтор VIII –
Тәҗрибәләргә
аңлатмалар:
Тәҗрибә
№1 Зур кристаллизаторга су салырга.Кәгазьдән кораб
ясарга ,ә шуңа борчак кадәр генә натрий металлы куярга .Корабны суга
төшерергә,ул йөзә башлый,бераздан ут кабып янып бетә.
Тәҗрибә
№2
Тимер
кашыкка бераз күкерт алып кайнаганчы җылытабыз,шул күкертне суга
агызабыз,резина кебек сузыла торган пластик күкерт барлыкка килә.
Тәҗрибә
№3
Пробиркага
иод салабыз.Спиртовка ялкынында пробирканы тотабыз ,иодның куылуын күрәбез.
Тәҗрибә №4
Пыялага алюминий
һәм иод порошогын салып,катнаштырабыз. Пипетка ярдәмендә 1 тамчы су салабыз.
Колпак белән каплыйбыз .Көчле реакция башлана. Колпак эче шәмәхә төтен белән
тула.Су катализатор ролен үти.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.