Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Физика / Презентации / ИГРА "ЗОЛОТО ФИЗИКИ". "Физика алтыны" уены
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Физика

ИГРА "ЗОЛОТО ФИЗИКИ". "Физика алтыны" уены

Выбранный для просмотра документ Физика алтыны .ppt

библиотека
материалов
1. Бөек галимнәр белән танышу 2. Табышмаклар иленә сәяхәт 3. Физик формулалар...
Бөек галимнәр исемендәге законнарны билгеләгез 4. Блез ........ (1623 – 1662...
Бөек галимнәр исемендәге законнарны билгеләгез 4. Блез Паскаль (1623 – 1662 )...
1. Үлчәүләрдә үлчәнми, Базарларда сатылмый. ( Акыл.) 2. Бер байлык бар – янм...
1. Ньютонның икенче законы - 2. Ньютонның өченче законы - 3. Авырлык көче - 4...
Ньютон законнарын куллануга бәйле мәсьәләләр чишү 1. Таудан 36 км/сәг тизлек...
1. Кемнең хәтере яхшы? Үрнәктәге шарларның урыннарын истә калдырып, 8 шарны...
1. Хәреф-ачкычлардан сүз төзергә 2. Ишекне үзең сыярлык итеп ачарга 3. Кыя а...
Альфред Бернхард НОБЕЛЬ Альфред 1833 елның 21 октяберендә Стокгольм шәһәрендә...
9 1

Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 1. Бөек галимнәр белән танышу 2. Табышмаклар иленә сәяхәт 3. Физик формулалар
Описание слайда:

1. Бөек галимнәр белән танышу 2. Табышмаклар иленә сәяхәт 3. Физик формулалар дөньясында 4. Мәсьәләләр диңгезендә 5. Сораулар дәрьясында 6. Уеннар патшалыгында

№ слайда 2 Бөек галимнәр исемендәге законнарны билгеләгез 4. Блез ........ (1623 – 1662
Описание слайда:

Бөек галимнәр исемендәге законнарны билгеләгез 4. Блез ........ (1623 – 1662 ) Италия галиме. Сыеклык һәм газларның басымын билгеләгән 1. Андре ............ (1775 – 1836 ) Француз физигы. Ул электр һәм магнит күренешләре арасындагы бәйлелекне ача. 2. ......... (б.э. кадәр 287-212) Борынгы Греция галиме. Рычаг кагыйдәсен ачыклаган һәм гидростатика законын ачкан. 10. ............. (1643 – 1727) Инглиз физигы һәм математигы. Җисемнәрнең төп хәрәкәт законнарын һәм тартылу законын ачкан. 7. Алессандро ……… (1745—1827) — Италия физигы, электр тогы турындагы тәгълиматка нигез салучыларның берсе. Ул беренче гальваник элементны ясый. 9. ............... Реактив хәрәкәт законнарын өйрәнеп, Җирдән Кояш системасының башка планеталарына очу ракеталарының проектын төзегән рус галиме. 3. .......... Италия физигы һәм астрономы. Ул җисемнәрнең тоткарсыз төшү һәм маятникның тирбәнү законын ача, инерция күренешен аңлата 5. Альберт ......... XX гасырның бөек физигы. Чагыштырмалык теориясенә нигез салучы. E=m. c2 6. ............ Беренче рус академигы, галим-энциклопедист. А.С.Пушкин аның турында : “ Ул беренче рус университетын төзеде. Дөресерәге, ул үзе безнең беренче университетыбыз булды”,- дип язган. 8. ........... .Химик элементлар таблицасын төзегән бөек рус галиме. .......... “физика” сүзен беренче тапкыр үзенең әсәрләрендә кулланган, безнең эрага кадәр IV гасырда яшәгән бөек акыл иясе, философ   1     2      3. 4. 5. 6.   7.   8.   9.   10

№ слайда 3 Бөек галимнәр исемендәге законнарны билгеләгез 4. Блез Паскаль (1623 – 1662 )
Описание слайда:

Бөек галимнәр исемендәге законнарны билгеләгез 4. Блез Паскаль (1623 – 1662 ) Италия галиме. Сыеклык һәм газларның басымын билгеләгән 1. Андре Ампер (1775 – 1836 ) Француз физигы. Ул электр һәм магнит күренешләре арасындагы бәйлелекне ача. 2. Архимед (б.э. кадәр 287-212) Борынгы Греция галиме. Рычаг кагыйдәсен ачыклаган һәм гидростатика законын ачкан. 10. Исаак Ньютон (1643 – 1727) Инглиз физигы һәм математигы. Җисемнәрнең төп хәрәкәт законнарын һәм тартылу законын ачкан. 7. Алессандро Вольта (1745—1827) — Италия физигы, электр тогы турындагы тәгълиматка нигез салучыларның берсе. Ул беренче гальваник элементны ясый. 9. К.Э.Циалквский Реактив хәрәкәт законнарын өйрәнеп, Җирдән Кояш системасының башка планеталарына очу ракеталарының проектын төзегән рус галиме. 3. Галилео Галилей Италия физигы һәм астрономы. Ул җисемнәрнең тоткарсыз төшү һәм маятникның тирбәнү законын ача, инерция күренешен аңлата 5. Альберт Эйнштейн XX гасырның бөек физигы. Чагыштырмалык теориясенә нигез салучы. E=m. c2 6. М.В.Ломоносов Беренче рус академигы, галим-энциклопедист. А.С.Пушкин аның турында : “ Ул беренче рус университетын төзеде. Дөресерәге, ул үзе безнең беренче университетыбыз булды”,- дип язган. 8. Д.И. Менделеев .Химик элементлар таблицасын төзегән бөек рус галиме. Аристотель “физика” сүзен беренче тапкыр үзенең әсәрләрендә кулланган, безнең эрага кадәр IV гасырда яшәгән бөек акыл иясе, философ   А М П Е Р     А Р Х И М Е Д      Г А Л И Л Е Й П А С К А Л Ь Э Й Н Ш Т Е Й Н Л О М О Н О С О В   В О Л Ь Т А   М Е Н Д Е Л Е Е В   Ц И А Л К О В С К И Й   Н Ь Ю Т О Н

№ слайда 4 1. Үлчәүләрдә үлчәнми, Базарларда сатылмый. ( Акыл.) 2. Бер байлык бар – янм
Описание слайда:

1. Үлчәүләрдә үлчәнми, Базарларда сатылмый. ( Акыл.) 2. Бер байлык бар – янмый Карак та урлый алмый, Төшеп тә югалмый. ( Белем. ) 3. Дөньяда иң кирәк, Иң кирәктән ни кирәк? ( Сәламәтлек, аны саклау) 4. Тәрәзәдән сыя,- Ишектән сыймый. Сандыкка сыя,- Салып бикләп булмый. ( Кояш нуры. ) 5. Бер ящик таптык, Эченә бактык, Шул секундта , Бар нәрсә таптык. ( Компьютер. )

№ слайда 5 1. Ньютонның икенче законы - 2. Ньютонның өченче законы - 3. Авырлык көче - 4
Описание слайда:

1. Ньютонның икенче законы - 2. Ньютонның өченче законы - 3. Авырлык көче - 4. Ышкылу көче - 5. Эластиклык көче - 6. Бөтендөнья тартылу законы -

№ слайда 6 Ньютон законнарын куллануга бәйле мәсьәләләр чишү 1. Таудан 36 км/сәг тизлек
Описание слайда:

Ньютон законнарын куллануга бәйле мәсьәләләр чишү 1. Таудан 36 км/сәг тизлек белән шуып төшкән 60 кг массалы чаңгычы тигез юлда 20 с шуганнан соң туктый. Хәрәкәткә каршылык көчен һәм чаңгының карга ышкылу коэффициентын исәпләп табыгыз. 2. Өстәл өстендәге алманы, кул белән тотмыйча һәм өстәл кырына китермичә, ничек итеп банка эченә салырга? 3. Альбом битеннән уенчык машинаны күтәреп торырлык итеп күпер ясарга.

№ слайда 7 1. Кемнең хәтере яхшы? Үрнәктәге шарларның урыннарын истә калдырып, 8 шарны
Описание слайда:

1. Кемнең хәтере яхшы? Үрнәктәге шарларның урыннарын истә калдырып, 8 шарны тезергә 2. Кем бәхетле? Доминоларны берсе өстенә икенчесен чиратлап тезергә 3. Кем көчлерәк? Кул көрәше 4. Кем остарак? Баше уены 5. Кем җитез? Агач шакмакка кадак кагу

№ слайда 8 1. Хәреф-ачкычлардан сүз төзергә 2. Ишекне үзең сыярлык итеп ачарга 3. Кыя а
Описание слайда:

1. Хәреф-ачкычлардан сүз төзергә 2. Ишекне үзең сыярлык итеп ачарга 3. Кыя аркылы үтәргә

№ слайда 9 Альфред Бернхард НОБЕЛЬ Альфред 1833 елның 21 октяберендә Стокгольм шәһәрендә
Описание слайда:

Альфред Бернхард НОБЕЛЬ Альфред 1833 елның 21 октяберендә Стокгольм шәһәрендә туа. 1842 елда гаилә Санкт- Петербург шәһәренә күчеп килә. Бу шәһәрдә әтисе су асты шартлаткычлары хәзерли торган завод ача. Альфред 16 яше тулганчы төрле предмет укытучылары белән шөгельләнә. Ул физика һәм химия фәннәрен бик яхшы үзләштерә, чит телләр өйрәнә, техник фәннәр, әдәбият һәм медицина белән кызыксына. 1889 елдан үзенең белемен арттыру максатыннан Европа һәм Америка буенча сәяхәт итә. Франциядә ачышлар ясый. Тормышының соңгы елларында ул талантлы яшьләргә һәм галимнәргә ярдәм итә. Альфред Нобель үзенең исемендәге премияне физика, химия, физиология, медицина, әдәбият фәнен үстерү, тынычлыкны саклау һәм ныгыту өлкәсендәге атаклы хезмәтләр өчен бирергә тәкъдим иткән. Бөтен байлыгын фондка васыять итеп калдыра һәм 1901 елдан Нобель премиясе бирелә башлый.

Выбранный для просмотра документ Физика алтыны фото.docx

библиотека
материалов

Физика алтыны

Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле укучылар!

Бүгенге безнең уен “ Физика алтыны” дип атала, ягъни телевизор экраннарында яратып карый торган “Золото форт Боярд” уенына охшаган.

Уенның темасы : “ Табигатьтәге көчләр”.

Уен тәртибе: Әлеге уен IX яки X сыйныфларда “Табигатьтә көчләр”, “Ньютон законнарын куллану” темаларын өйрәнгәннән соң, белемнәрне гомумиләштерү максатыннан уздырыла. Һәр командада 6 укучы. Ике команда төрле сынаулар үтеп “физика алтынын” табарга тиешләр. Һәр уенда җиңгән командага хәзинә ачкычы, хәрефләр бирелә. Кайсы команда беренчерәк булып хәрефләрдән сүзне төзи, шул команда җиңүче була һәм хәзинәгә үтә ала.

Командалар уеннга әзерме? Башлыйбыз. “ Поспорту”.

(Презентация ачыла. Уен этаплары белән таныштырыла) hello_html_1e590d66.jpghello_html_m649c3103.jpg

1 нче конкурс “Бөек галимнәр”hello_html_m231fca4a.jpg

Уенчылар җавапларны тапшыргач, экранда тикшерелә, баллар куела

2 нче конкурс. “ Табышмаклар иленә сәяхәт.”

hello_html_51bb52c7.jpg


















3 нче конкурс. “ Физик формулалар дөньясында”

Дәресләрдә өйрәнелгән көч формулаларын дөрес һәм тиз язырга. Магнитлы тактада физик зурлыклардан формулалар төзү. hello_html_m36e5e92d.jpghello_html_a5ca789.jpg

4 нче конкурс. “ Мәсьәләләр диңгезе”

hello_html_m669682b2.jpghello_html_mfe9b29b.jpg

5 нче конкурс. “ Сораулар дәрьясы”

Командалар әзерләгән сорауларын көндәшләренә чиратлап бирәләр.

Һәр командадан физикага кагылышлы өчәр сорау.

6 нчы конкурс. “ Уеннар патшалыгында”

Алты төрдәге уен әзерләнә. Һәр командадан сайлап алынган берәр уенчы көч сынаша. Һәр уенда җиңгән командага хәзинә ачкычы “хәреф” бирелә.hello_html_362ff26f.jpghello_html_m74a3c270.jpg

Финал уеныhello_html_m398fea27.jpghello_html_m17364064.jpg

Йомгаклау. hello_html_m74f2bc6c.jpg

Альфред Нобель турында бер укучы чыгыш ясый.

Уенга нәтиҗә ясала. Җиңүче командалар бүләкләнә.

Тулы мәгълүмат мәктәп сайтында bailangar.ucoz.ru, Alfred.ucoz.ru

урнаштырылды.



Выбранный для просмотра документ физика алтыны.doc

библиотека
материалов

Кукмара муниципаль районы

Байлангар гомуми урта белем бирү мәктәбе








hello_html_m27aaf262.gif


Табигатьтә көчләр”,

Ньютон законнарын куллану” темаларын гомумиләштерүгә физик уен.







Хисамиев Альфред Мунавирович



Физика алтыны.

Исәнмесесез хөрмәтле укучылар!

Бүгенге безнең уен “ Физика алтыны” дип атала, ягъни телевизор экраннарында яратып карый торган “Золото форт Боярд” уенына охшаган.

Уенның темасы : “ Табигатьтәге көчләр”.

Уен тәртибе: Уен 9 нчы яки 10 нчы сыйныф укучылары арасында командаларга (төркемнәргә) бүленеп уйнала. Һәр командада 6 укучы катнаша (3 кыз, 3 егет). Ике команда төрле сынаулар үтеп “физика алтынын” табарга тиешләр. Һәр уенда җиңгән командага хәзинә ачкычы, хәрефләр бирелә. Кайсы команда беренчерәк булып хәрефләрдән сүзне төзи шул команда җиңүче була һәм хәзинәгә үтә ала.

1 нче конкурс. Кроссворд чишү. “Бөек галимнәр”.

2 нче конкурс. “ Табышмаклар иленә сәяхәт.”

3 нче конкурс. “ Физик формулалар дөньясында.”

4 нче конкурс. “ Мәсьәләләр диңгезе.”

5 нче конкурс. “ Сораулар дәрьясы”.

6 нчы конкурс. “ Уеннар патшалыгында”.

Уенга кирәкле материаллар һәм җиһазлар.

Уен залда алып барыла. Сәхнә кирәкле җиһазлар белән алдан әзерләнәнеп куела. Уң һәм сул якта командаларга урыннар (парта, урындыклар).

Уртада өстәл, магнитлы такта урнаштырыла.

Хәзинә ачкычы - хәрефләр киселә. (2 командага ) : Н О Б Е Л Ь

Уен ахырында Альфред Нобельнең кем булуы турында бер укучы чыгыш ясый.

Уенда катнашкан командаларга “хәзинә” бүләк әзерләнә. Җиңгән командага алтын укалы шоколад акча, җиңелгәненә көмеш укалы. Һәр укучыга.

1 нче конкурска: Кроссворд әзерләнә һәм уенда ике командага бирелә.

Бөек галимнәрнең портретлары куела. Җиңгән командага 1 хәреф “ачкыч” тапшырыла. Теләсә кайсы хәреф бирелә. Бу хәрефләрдән сүз төзергә тиешләр.

2 нче конкурска: Бер укучы “карт пират” киемендә командаларга табышмаклар әйтә. 5 табышмактан кайсы команда күбрәк дөрес җавап бирсә шуңа 1 хәреф “ачкыч” тапшырыла.

3 нче конкурска: Көч формулалары.

F = m . a , F = m . g , F1 = -F2 , F = µ .N, F = -k .x , F = G m .M ,

R2

Киселгән физик зурлыклардан магнитлы тактага һәр командадан бер укучы формула төзи. 6 укучыга 6 формула. Дөрес һәм алдан язган укучыга балл бирелә. Җиңгән командага 1 хәреф “ачкыч” тапшырыла.

4 нче конкурска: Ньютон законнарын кулланып чишүгә мәсьәлә әзерләнә.

5 нче конкурска: Командалар өчәр сорау әзерли. Чиратлап каршы команданың сорауларына җавап бирәләр.

6 нчы конкурска: Алты уен әзерләнә.

Һәр командадан бер уенчы үзара көч сынаша. Җиңүчегә “ачкыч” тапшырыла.

Финалга: Альбом бите һәм кайчы. Альбом битеннән үзең сыярлык ишек ясап хәзинәгә керергә.

Командалар уеннга әзерме? Башлыйбыз. “ Поспорту”.

1 нче конкурс. “Бөек галимнәр”.

Ике командага да кроссвордлар бирелә. Горизонталь юлдагы 10 сорауга дөрес җавап бирсәгез вертикаль баганадан “физика” сүзен беренче тапкыр үзенең әсәрләрендә кулланган, безнең эрага кадәр IV гасырда яшәгән бөек акыл иясе, философның исемен белерсез.

  1. Француз физигы һәм математигы. Ул электр һәм магнит күренешләре арасынагы бәйлелекне күрсәтә торган теорияне эшли, физикага “электр тогы” дигән төшенчәне кертә.

  2. Борынгы греция математигы һәм физигы. Рычаг кагыйдәсен һәм гидростатика законын ачкан.

  3. Италия физигы һәм астрономы. Ул җисемнәрнең тоткарсыз төшү һәм маятникның тирбәнү законын ача, инерция күренешен аңлата.

  4. Француз галиме. Ул сыеклык һәм газларның күп кенә законнарын, үзлекләрен ача тикшерә, басымнарын билгели.

  5. XX гасырның бөек физигы. Чагыштырмалык теориясенә нигез салучы. E=m. c2

  6. Беренче рус академигы, галим-энциклопедист. А.С.Пушкин аның турында : “ Ул беренче рус университетын төзеде. Дөресерәге, ул үзе безнең беренче университетыбыз булды”,- дип язган.

  7. Беренче гальваник элементны, электрофор машинасын һәм зур көчәнешле ток бирә торган элементлар батареясын ясаган Италия физигы.

  8. Химик элементлар таблицасын төзегән бөек рус галиме.

  9. Реактив хәрәкәт законнарын өйрәнеп, Җирдән Кояш системасының башка планеталарына очу ракеталарының проектын төзегән рус галиме.

  10. Җисемнәр хәрәкәтенең төп законнарын ачкан инглиз физигы һәм математигы.

Кроссвордның җаваплары.


Җиңгән командага ачкыч бирелә.

2 нче конкурс. “ Табышмаклар иленә сәяхәт.”

Карт пиратның табышмаклары яки “Тапкырҗан бабайда кунакта”

Кайсы команда җитезрәк?


1. Үлчәүләрдә үлчәнми,

Базарларда сатылмый. ( Акыл.)


  1. Бер байлык бар – янмый

Карак та урлый алмый,

Төшеп тә югалмый. ( Белем. )


  1. Үзе бер карыш,

Теле мең карыш. ( Каләм. )


  1. Тәрәзәдән сыя,-

Ишектән сыймый.

Сандыкка сыя,-

Салып бикләп булмый. ( Кояш нуры. )


  1. Бер ящик таптык,

Эченә бактык,

Шул секундта ,

Бар нәрсә таптык. ( Компьютер. )


Җиңгән командага ачкыч бирелә.


3 нче конкурс. “ Физик формулалар дөньясында.”

Дәресләрдә өйрәнелгән көч формулаларын дөрес һәм тиз язырга.

Магнитлы физик зурлыклардан тактага формула төзү.


  1. Ньютонның икенче законы. F = m . a


  1. Ньютонның өченче законы. F1 = -F2


  1. Авырлык көче формуласы. F = m . g

  1. Ышкылу көче формуласы. F = µ .N

  1. Эластиклык көче формуласы. F = -k .x


6. Бөтендөнья тартылу законы. F = G m .M ,

R2


Җиңгән командага ачкыч бирелә.

4 нче конкурс. “ Мәсьәләләр диңгезе.”

Ньютон законнарын куллануга мәсьәлә чишү.

  1. Таудан 36 км/сәг тизлек белән шуып төшкән 60 кг массалы чаңгычы, тигез юлда 20 с тан соң туктый. Хәрәкәткә каршылык көчен һәм чаңгының карга ышкылу коэффициентын исәпләп табыгыз.

Җавап: Чишү:

a=V-V0 / t =10 / 20 = 0,5 (м/с2)

F = m . a = 60 .0,5 = 30 (H)

µ = F / mg= 30 / 600 = 0,05

  1. Өстәл өстендәге алманы кул белән тотмыйча һәм өстәл кырына китермичә, ничек итеп банка эченә саларга? Белүчегә алма.

Җавап: Банканы алмага каплап әйләндерү хәрәкәте ясарга. Алма банка

эчендә өскә күтәрелгәч, банканың астын өскә әйләндерергә.

  1. Альбом битеннән уенчык машинаны күтәреп торырлык итеп күпер ясарга.

Белүчегә машина.

Җавап: Альбом битен кабыргалы итеп бөкләргә.

Җиңгән командага ачкыч бирелә.

5 нче конкурс. “ Сораулар дәрьясы”.

Командалар әзерләгән сорауларын көндәшләренә чиратлап бирәләр.

Һәр командадан физикага кагылышлы өчәр сорау.

Җиңгән командага ачкыч бирелә.

6 нчы конкурс. “ Уеннар патшалыгында”.

Алты төрдәге уен әзерләнә. Һәр командадан сайлап алынган берәр уенчы көч сынаша. Җиңгән командадагы уенчыга хәзинә ачкычы бирелә.

1 нче уен “кем көчлерәк?”. Кул көрәше.

(3 тапкыр уйнала. уң һәм сул кул.)

2 нче уен “ кем зирәк?”. Баше уены.

15-20 предметтан ике уенчы чиратлап 1- 3 карандашны ала. Кем ахыргы карандашны ала шул оттыра. (3 тапкыр уйнала, карандашлар саны үзгәртелә)

3 нче уен “ кемнең хәтере яхшы?”.

Үрнәктәге шарларның урыннарын истә калдырып, 10 шарны дөрес итеп тезергә. ( шарлар төрле төстә, беренче ялгышкан уенчы оттыра)

4 нче уен “ кем бәхетле?”

Даминоларны берсе өстенә икенчесен чиратлап тезергә. Кемнекендә ава шул оттыра.

5 нче уен “ кем остарак?”

Агач шакмакка чиратлап кадак кагу. Кем кадакның өстен агач белән тигезләп кагып кертә шул ота. (3 тапкыр уйнала)

Финал уены. Альбом битеннән үзең сыярлык итеп ишек ясап хәзинәгә керергә. Альбомны өзеп ябыштырырга ярамый.

Хәзинәгә керү өчен ике такта ярдәмендә уйланма чоңгыл аркылы чыгарга.

Бер тактаның буе, икенче якка җитми. Такталарны ничек куеп чыгып булыр?

Йомгаклау. Альфред Нобель турында информация, чыгыш ясала.

Җиңүче командалар бүләкләнә.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 23.11.2016
Раздел Физика
Подраздел Презентации
Просмотров100
Номер материала ДБ-384693
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх