Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Аксубай районы «Иске Кыязлы урта мәктәбе» муниципаль гомумбелем бирү учреждениесе.
Җиләк-җимеш,
яшелчәләр - витаминнар хәзинәсе.
Башкардылар: 2-4 сыйныф укучылары.
Җитәкчеләре: Әхмәтҗанова Гөлнур Исмәгыйль кызы, 2 нче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.
Волкова Әлфия Мирзагали кызы, 1 категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.
2016 ел.
2 слайд
Методик рекомендацияләр:
Бу проект кече яшьтәге мәктәп укучыларына билгеләнә.
Проект балаларны уйларга өйрәтә,сәламәт яшәү рәвешен алып барырга ярдәм итә, туклану культурасы күнекмәләрен формалаштыра.
Проект балаларга группалап эшләү күнекмәләрен булдыру мөмкинлекләрен тудыра, информацион технологияләрне куллану күнекмәләрен үстерә.Проект мөстәкыйльлекне, коллектив белән иҗади шөгыльләнүгә җаваплылык хисе тәрбияли.
Слайд 2
3 слайд
Фаразлау:
Әгәр азык витаминнарга бай булса, ул файдалымы?
Слайд 3
4 слайд
Максат: Витаминнарның кеше сәламәтлегенә йогынтысын ачыклау.
Бурычлар:
«Витамин» сүзенең килеп чыгышын ачыклау;
Витаминнарның кайсы продуктларда булуын белү;
Витаминнарның кеше өчен әһәмиятен бәяләү.
Слайд 4
5 слайд
Эзләнү барышы:
«Витамин» сүзенең мәгънәсен һәм килеп чыгышын ачыклау;
Витаминнарның кайсы продуктларда булуы һәм кеше өчен әһәмияте турында информация эзләү;
Мөһим витаминнарның кайсы продуктларда булуын күрсәткән таблица төзү;
«Витаминнар иле» исемле рәсем конкурсы оештыру, алҗбом төзү;
Витаминнар турында шигырьләрне ятлау.
Слайд 5
6 слайд
Үткәрү этаплары һәм вакыты.
Проектның темасын сайлау (1занятие).
Группалар төзү һәм вазифаларны бүлү (1занятие).
Мөмкин булган информация чыганаклары турында фикерләшү. (1занятие).
Группаларда мөстәкыйль эш (2 атна).
Проектны яклауга хәзерлек (материалны тикшерү, укытучы ярдәме).
Проектны яклау.
Слайд 6
7 слайд
Проектның нәтиҗәсе:
Энөиклопедиядән ачыклаганча, «витамин» сүзен америка галиме Казимир Функ уйлап тапкан. Ул дөге бөртегенең тышчасындагы матдә («амин») яшәү өчен кирәкле булуын ачыклаган. Латин телендәге vita («тормыш») һәм “амин” сүзләрен кушып, “витамин” сүзе барлыкка килгән. 6-7 яшьлек балаларга 500-600 г. яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк икән.
Слайд 7
8 слайд
Витаминнар
Витаминнар – сәламәтлек өчен кирәкле матдәләр.
Витаминнар ризык белән канга эләгәләр һәм безнең мускулларны һәм сөякне ныгыталар.
Слайд 8
9 слайд
Витаминнар үсемлекләрдән яки хайваннардан барлыкка килә һәм организмга тиешле күләмдә эләгергә тиеш.
Слайд 9
10 слайд
Үсемлекләрдән алынган продуктлар
Слайд 10
11 слайд
Хайваннардан алынган продуктлар
Слайд11
12 слайд
Яшелчәләрдә клетчатка бар, ул азыкка ашкайнату тракты буенча узарга ярдәм итә.
Слайд 12
13 слайд
Мөһим витаминнарның кайсы туклану продуктларында булуы турындагы таблицаны анализладык. Витаминнарның безнең организмга кирәк булуын ачыкладык. Витаминнар күп, ә иң мөһимнәре – А, В, С, D. Без тукланган бик күп продуктларда алар тупланган.
Слайд 13
14 слайд
А витамины
А витамины матдәләр алмашына булышлык итә, сөякләрнең, тешләрнең формалашуына ярдәм итә. Үсү күзәнәкләренә тәэсир итә, картаю процессын әкренәйтә.
Әни әйтә:
Җәй көне ди,
Җиләк ашарга кирәк
Елмаеп кына торырсың
Файдалы ул җиләк.
Слайд 14
15 слайд
В витамины
В витамины күз күрүен яхшырта, күзнең арыганлыгын бетерә. матдәләр алмашында мөһим роль уйный.
Бәрәңге, бәрәңге Чөгендерем бигрәк тәмле,
Бәрәңгене күр әле Кан составын яхшырта.
Апельсинныкыннан да күп Глюкоза, витаминнар
Витаминнар күләме Бар минем составымда
Слайд 15
16 слайд
С витамины
Апельсинда һәм башка җиләк-җимешләрдә күп. Авырмаска һәм тизрәк терелергә булыша.
Борчакларым бигрәк матур
Охшаган витаминга
С витамины күп була
Яшелрәк чагымда.
Слайд 16
17 слайд
D витамины
D витамины балаларның сөякләренең һәм тешләренең үсеше өчен кирәк.
Балыкта күп була ул
Витаминның D төре.
Балык ашаган баланың
Нык булыр сөякләре.
Сәт эчегез балалар,
Сау-сәламәт булырсыз!
Слайд 17
18 слайд
«Витаминнарның безнең организм буенча сәяхәте» дигән таблицаны өйрәндек.
Лабиринт юлларын буяп, кайсы витаминның кайсы органга күбрәк тәэсир итүен күрдек. Витаминнар йөрәк эшчәнлеге өчен кирәк, алар безнең сөякләрне нык итә, күз күрүен яхшырта, салкын тиюне җиңәргә ярдәм итә.
Слайд 18
19 слайд
Яшелчә, җиләк-җимеш, дару үсемлекләре – витаминнар хәзинәсе.
Гөлҗимеш.
Җимеш тә мин,
Гөл дә мин
Витаминның оясы_
Барасы да җыясы.
Кычыткан.
Шат булырсыз һәрвакыт
Ашасагыз кычыткан.
Витамин ул-кычыткан
Авырмассыз һичкайчан.
Баклажан.
Баклажанның файдасын
Һәркем белә башласын,
Үзе ткулыклы, үзе тәмле
Бакчаның да гүзәле.
Тузганак.
Яратам мин таң нурын ...
Дару минем тамырым.
Шикәре дә җитәрлек
Чәй ясасаң кыздырып,
Тәме исең китәрлек.
Балан.
Суымны эч авырсаң:
Йөткерсәң я карлыксаң
Шәп дару юк моннан да
Витамин белән тулган
Хәтта минем тышым да.
Кыяр.
Кыярның суын эчсәң
Эчеңә файда була,
Ә битләреңә сөртсәң,
Йөзеңә дәва була.
Слайд 19
20 слайд
«Витаминнар иле. Нинди ул?» дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе оештырдык.
Рәсемнәр аша без «Витаминнар иле»нең бик зур бай һәм матур булуын күрдек. Бу илдә яшәүчеләр бик кызыклы һәм файдалы.
Слайд 20
21 слайд
Нәтиҗә:
Барлык витаминнар белән дә дус булу кирәк.
Безнең матур бакчабызда
Бик күп яшелчә үсә:
Кишер, кыяр, суган, шалкан
Сарымсак һәм кәбестә.
Баклажан, помидорын
Чөгендер, бәрәңгесен
Тәрбияләп үстерегез,
Күрерсез лә файдасын.
Борыч белән борчак та-
Бакча витаминнары
Файдалы шул яшелчәләр
Кешенең дә дуслары.
Слайд 21
22 слайд
НӘТИҖӘ:
Эзләнү барышында витаминнар сәламәтлек өчен бик мөһим булуын ачыкладык.
Күзләр яхшы курсен өчен кишер кирәк!
Таза, көчле булыр өчен бәрәңге кирәк!
Йөзләребез алсу булсын өчен чөгендер кирәк!
Салкын тиюдән саклану өчен сарымсак, суган кирәк!
Температура, тамак авыртуы бетсен өчен кыяр суы, шалкан кирәк!
Көч, куәт булсын өчен кәбестә кирәк!
Сау-сәламәт булу өчен витминнарга бай булган яшелчәләр, җиләк-җимешләр ашагыз!!!
Димәк, безнең ФАРАЗЫБЫЗ ДӨРЕС!
Слайд 22
23 слайд
әдәбият
Энциклопедия “Кем, нәрсә”
Интернет ресурслары.
А.А.Плешаков”Әйләнә-тирә дөнья дәресләре”.
Б.Рәхмәт”Хәзинәләр иле”.
Р.Бәшәр”Витаминнар иленә сәяхәт”.
“Мәгариф” журналлары.
Р.Миңнуллин”Татлы кычыткан”.
“Ачык дәрес”газеталары.
1нче сентябрь газетасы.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 662 857 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Волкова Альфия Мирзагалиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.