Инфоурок Русский язык КонспектыИмя прилагательное

Имя прилагательное

Скачать материал

Татар әдәбияты дәресләрендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану тәҗрибәсе

Җәмгыять алга барган саен, белем бирү системасында да үзгәрешләр арта бара. Бүгенге көн укытучысы һәр яклап тирән белемле һәм профессиональ компетенцияле, киң мәгълүматлы булганда гына, заманга лаеклы, иҗади һәм мөстәкыйль фикерләүче, югары зәвыклы шәхес тәрбияли ала.

Мәктәп алдында торган таләпләр бик җитди. Белем бирүнең төп максаты – укучыга белемнәр, күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү. Мөстәкыйль шәхес тәрбияләүдә әдәбият дәресләре иң алдынгы позициядә тора. Укучы әсәрне объектив һәм субъектив бәяләргә, үз фикерен төрле дәлилләр кулланып расларга, геройларның эш-хәрәкәтләренә мөнәсәбәтен белдерергә тиеш. Бу күнекмәләр, нигездә, әдәби әсәр һәм төрле текстлар анализлау процессында үстерелә.

 Креатив укытучы укыту-тәрбия процессын иҗади оештырырга ярдәм итүче инновацион технологияләр куллануны алгы планга куя. Шуларның берсенә – критик фикерләү технологиясенә күзәтү ясыйк.

Бу технологиянең актуальлеге түбәндәгеләрдән гыйбәрәт: 1) белем бирүдә формализмнан һәм авторитар стильдән котылу; 2) укучының иҗади потенциалын үстерү өчен шартлар тудыру.

Максатлары: 1) укучыларның интеллектуаль фикерләү сәләтләрен үстерү; 2) танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру һәм продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү.

Бурычлары: 1) укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру; укучыны креатив эшчәнлеккә тарту; 2) белем бирү процессын оптимальләштерү, белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.

Критик фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уятутөшенү (аңлау)рефлексия.

1.            Кызыксыну этабына бәяләмә бирик. Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.

2.            Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.

3.            Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша.

Критик фикерләү технологиясенең төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, кластер, фишбоун, дидактик уен, төркемнәрдә дискуссия оештыру, терәк конспект, паузалар ясап уку.

Бу докладымда мин әдәбият дәресләрендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану турында сөйләргә телим. Бу технологиянең яңалыгы аның ысулларында, ягъни иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыруында. 5 нче татар төркемендә ел дәвамында эшләү дәверендә шактый гына тәҗрибә тупланды. Сыйныфта фикерләргә иренгән, фикере булса да, ялгыш җавап бирүдән курыккан балалар байтак иде. Максатым аларны “уяту” һәм иҗади эшкә тарту булды. Өйрәтү авыр булса да, тора-бара мондый эшләр гадәти күренешкә әйләнеп, укучыларым мөстәкыйль фикер йөртүдән курыкмый башладылар. Белем сыйфаты 72% тан 87% ка күтәрелде. Әдәбият дәресләрендә кластер, синквейн, “алты эшләпә”, инсерт һәм “кәрзин” ысулларын кулландым. Алар мисаллар белән нигезләнеп, докладымда урын алдылар. Бу ысулларның һәрберсен дә бер дәрестә кулланырга кирәк икән дип уйларга ярамый. Һәр дәреснең үз үзенчәлеге бар, шуңа күрә укытучы аларның иң отышлыларын гына сайлап ала. Шундыйларның берничәсе белән танышып китик.

“Кәрзин” ысулы.

Бу ысул төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә. Иң әһәмиятлесе: ул язма сөйләмне камилләштерү һәм укучыларның парлап һәм төркемнәрдә эшләүләрен оештыру мөмкинлеген бирә. 5 нче сыйныфта Нәби Дәүлинең “Кар нинди җылы...” хикәясен өйрәнгәндә бу ысулны куллану “бәхет” һәм “кайгы” төшенчәләре турында тирәнтен фикер йөртергә ярдәм итә. Укучыларның бер төркеме – “Бәхет нәрсә ул?”, икенчесе “Нәрсә ул кайгы?” соравы буенча эшли. Һәр укучы 1-2 минут эчендә кәгазьдә үз фикерен язып куя. Соңыннан парлап, аннан соң төркемнәрдә җаваплар тикшерелә, ягъни мәгълүмат алмашу үткәрелә: һәр укучы үзе уйлаганны төркемдәгеләргә сөйли. Укучыларның дөрес җаваплары да, дөрес булмаганнары да кәрзингә салына. Ике төркемнең укучылары бергәләшеп һәр фикерне тикшерәләр. Балалар үз фикерләрен расларга тырышалар, хаталар төзәтелә. Укучылар төп нәтиҗәне ясыйлар. Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: дәрес вакытында битараф укучылар булмый, чөнки һәр укучыга үз фикерен яклап чыгыш ясарга туры килә.

Инсерт ысулы.

Ул катлаулы түгел. Бу ысулны икенче төрле “текстны тамгалау” дип атыйлар. Укучыларны тамга кую билгеләре белән таныштырып чыгарга кирәк, чөнки текстның кырыена тамгалар куеп барырга туры киләчәк.

˅ (галочка) тамгасын укучы тексттагы мәгълүмат белән күптәннән таныш булган очракта куя. Ул моны белә.

+ (плюс) тамгасын укучы үзенә таныш булмаган яңа мәгълүматны очратканда куеп бара.

(минус) тамгасын укучы текстта очраган мәгълүматның үзе моңарчы беләм дип йөргән фикер белән туры килмәвен күргәч куя.

? (сорау) тамгасы белән укучы таныш булмаган мәгълүматны билгели. Ул моны белергә теләвен күрсәтә.

Бу ысулны куллануның уңышлы ягы шунда, укучы текстны пассив укымый, ә белергә, аңларга теләп, игътибар белән кат-кат укый. Мин үзем бу ысулны изложение һәм сочинение-фикерләмә язарга өйрәткәндә кулланам һәм болай эшләү уңай нәтиҗәләр бирә дип уйлыйм.

Г. Бәшировның 5 нче сыйныф әдәбияты дәреслегендә урнашкан “Нинди ул Татарстан?” текстын өйрәнгәндә, укучылар аның кырыена шул тамгаларны куеп бардылар. Текстны тамгалап укыганнан соң, дүрт бүлектән торган Инсерт таблицасы тутырылды. Бүлекләр дә шул тамгалар белән билгеләнде. Таблицага тексттагы мәгълүматлар кыскача гына язып куелды. Соңыннан язмалар тикшереп анализланды. Инсерт ысулы текстны җентекләп анализларга, кирәкле фикерне аерып алырга, иң катлаулы мәгълүматны да җиңел һәм яхшы итеп хәтердә калдырырга ярдәм итә.

“Синквейн язу” ысулы.

“Синквейн” сүзе французча шигырь дигәнне аңлата. Бу билгеле бер кагыйдәләргә нигезләнгән иҗади эш формасы. Ул кыска төшенчәләр кулланып, укыган материал буенча нәтиҗә – резюме чыгарырга ярдәм итә. Синквейн укучыда төгәллек, күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләүдә дә әһәмиятле чара булып тора. Бу ысулның кабул ителгән кагыйдәләре бар.

Беренче юлга бер сүз языла. Бу – исем, ягъни синквейнның темасы. Икенче юлга ике сыйфат языла. Болар теманы ачарга ярдәм итә. Өченче юлга өч фигыль языла. Алар темага бәйле эш-хәрәкәтне ачарга булышалар. Дүртенче юлда тулы бер фраза языла. Ул укучының үз фикере яисә берәр цитата, афоризм булырга мөмкин. Соңгы бишенче юлда төп сүз – резюме, языла. Ул теманы ачыклый, аңа карата укучының үз мөнәсәбәтен чагылдыра.


Бер мисал китерик.

Чәчәк. (исем)

Ап-ак, хуш исле. (ике сыйфат)

Аңкып, балкып тора. (өч фигыль)

Һәм үзенә тартып тора. (фраза)

Шомырт. (резюме)

Икенче мисал.

Хатын-кыз. (исем)

Акыллы, сөйкемле. (ике сыйфат)

Эшли, юа, пешерә. (өч фигыль)

Кадерле кешем ул минем. (фраза)

Әнием. (резюме)



Бу мисаллар аша укучыларның иҗади фикер йөртүен; бирелгән теманы ачыклап, аңа бәя биреп, нәтиҗә чыгарырга тырышуларын күрергә була. Минемчә, синквейн тел чарлау һәм зиһенне үстерерүдә ярдәм итә.

“Алты эшләпә” ысулы.

Бу ысул ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтергә телим. Укучыларны өч төркемгә бүләбез. Аларның һәрберсенә төрле төстәге икешәр эшләпә бирәбез (кечкенә эшләпәләр кәгазьдән ясала). Бу шактый кызыклы иҗади эш һәм аны дәреснең өченче этабында кулланырга була. Бу ысулның асылын аңлату өчен, Фатих Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәренә таянырбыз. Төрле төстәге эшләпәләр түбәндәге мәгънәгә ия.

Ак эшләпә. Укучы бары тик фактлар белән генә эшли. Хисләр, субъектив бәяләр бирүнең кирәге юк. Мәсәлән, укучылар “Сөйләнмәгән хикәя”нең төп вакыйгаларын санап чыгалар, нинди персонажлар булуын әйтәләр һәм аларга кыскача бәя бирәләр. Төркемдәге һәр укучы үз фикерен әйтә. Мисал китерәбез. Чабатачы Әхми гаиләсе бик ярлы булган, хәтта коймак пешерү өчен дә, таба эзләп, күршегә чаба торган булалар.

Сары эшләпә. Бары тик уңай фикерләр генә әйтелә. Һәр вакыйганың, образның позитив яклары турында сөйләнә. Ни өчен шулай уйлаулары турында аңлаталар. Мәсәлән, “Сөйләнмәгән хикәя”нең төп герое Биктимер тыңлаучан. Ул әнисе эш кушуга ук чыгып йөгерә. Акыллы. Үскәч инженер булган, димәк, башлы, яхшы укыган. Хыялый, уйлап табучан. Табага утырып, таудан шуу кемнең башына килер иде икән? Таудан шуганда ул бәхетле минутлар кичерә. Канатлы кошка охшап кала. Бар да аңа кызыгып карыйлар. Минем дә аның кебек табага утырып шуасым килеп китте, дигән җавапларны ишетергә була.

Кара эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем нәкъ киресен, ягъни вакыйгаларның тискәре якларын гына сөйлиләр. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирәләр. Мәсәлән, коймак ашап, рәхәт кичерергә әзерләнгән Әхми гаиләсенең хыялы тормышка ашмый. Кем гаепле? Биктимер әнисе кушканны онытып, көн буе тауда шуды, шуңа күрә коймак пешмәде, гаилә бәхетле мизгелләр кичермәде. Үзен бәхетле тойган Биктимер ата-анасы турында онытты. Ул дөрес эшләмәде. Өйгә кайткач, әнисе аны кыйнарга теләде. Бу минутта малай да бәхетсез иде.

Кызыл эшләпә. Бу эшләпә эмоциональ фикерләүне таләп итә. Мисал китерәбез. Рәхәтләнеп тау шуучы малайларны күргәч, Биктимер югалып калмады, табасына утырып шуа башлады. Миңа аның бу сыйфаты бик ошады. Әнисе Биктимерне орыша башлагач, миндә аны кызгану хисләре уянды. Әтисе аны кыйнатмады, чөнки ул улын аңлый, аның улы әллә нигә бер рәхәтлек кичергән икән, моннан бернинди дә зыян юк. Әтисе шулай уйлагандыр. Минемчә, аның да бәхетле булырга хакы бар.

Яшел эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш. Биктимер – тыңлаучан малай. Әгәр таба алып кайтасы көнне дә шулай булган булса, аларның гаиләсе бәхетле булыр иде. Сирәк кенә булса да, аларның да бәхетле буласы, тәмле ашыйсы килә. Биктимер табаны вакытында алып кайткан булса, бу кызыклы хикәя дә булмас иде. Без кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең, хисләрнең катлаулы булуын да күрмәс идек. Мин Биктимер урынында булсам, нәкъ шуның кебек эшләр идем. Бу да укучылар фикере.

Зәңгәр эшләпә. Бу эшләпә фәлсәфи фикер йөртү турында. Ул дәрескә йомгак ясарга ярдәм итә. Гомуми нәтиҗәләр чыгарыла. Бу эшләпә “хуҗалары” башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч – барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора: ата-ананы тыңлау кирәк.

Кластер ысулы.

Бу инглизчә “тәлгәш”, “бер үзәктә туплану”, ягъни тексттагы фикерләрне, төшенчәләрне аерып алу һәм аларның мәгънәви бәйләнешен график сурәттә күрсәтү дигән сүзне аңлата. Бу ысулның өстенлеге шунда, монда чикләүләр юк, укучылар барлык фикерләрен яза алалар. 5 нче сыйныфта Ә.Фәйзинең “Тукай” романыннан “Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы” өзеген дә өйрәндек, чөнки ул булачак шагыйрьнең характеры формалашуга бәйле сурәтләүләргә бай. Бу өзек дәреслектә булмау сәбәпле, укучыларга текст әзерләп бирелде һәм аны өйдә укып килделәр. Текстны укыганнан соң, анализ ясала. Кәгазь яки такта уртасында дәреснең темасын һәм идеясен ачарга ярдәм итүче төп (ачкыч) фикер язып куела. Аның тирәсендә фактлар, образлар һәм аларның эш-хәрәкәтләренә бәйле фикерләр, җөмләләр языла. Бу җөмләләр уртада урнашкан төп җөмләгә сызыклар ярдәмендә тоташтырылалар, бәйләнеш саклана. Нәтиҗәдә, укучыларның уй-фикерләрен, геройларга мөнәсәбәтләрен чагылдырган график сурәт барлыкка килә. Кластер (график сурәт) рәсемен карагыз.

Шулай итеп, критик фикер йөртү технологиясе баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Имя прилагательное"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Маркетолог

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Имя существи́тельное (или просто существительное) — самостоятельная часть речи, принадлежащая к категории имени и классу полнозначных лексем, может выступать в предложении в функциях подлежащего,дополнения[1] и именной части сказуемого. В русском языке — самостоятельная часть речи, обозначающаяпредмет и отвечающая на вопрос «кто?» или «что?». Одна из основных лексических категорий; в предложениях существительное, как правило, выступает в роли подлежащего или дополнения, а также обстоятельства и сказуемого.

Существительное называет предметы в широком смысле слова; это — названия вещей (стол, стена, окно, ножницы, сани), лиц (ребёнок, девочка, юноша, женщина, человек), веществ (крупа, мука, сахар, сливки, кислота), живых существ и организмов (кошка, собака, ворона, дятел, змея, окунь, щука, бактерия, вирус, микроб), фактов, событий, явлений (пожар, спектакль, беседа, каникулы, печаль, страх, радость), географические положения (Россия,Байкал, Оренбург, Европа, Азия), а также качеств, свойств, действий, состояний (доброта, глупость, синева, бег, решение, толкотня).

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 680 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.06.2015 817
    • DOCX 70 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тимуршина Раушания Амировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Тимуршина Раушания Амировна
    Тимуршина Раушания Амировна
    • На сайте: 8 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1438
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Основы преподавания родного (русского) языка и родной литературы в образовательной организации

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 237 человек

Курс повышения квалификации

Особенности преподавания учебного предмета «Родной (русский) язык» в условиях реализации ФГОС ООО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 105 человек из 41 региона
  • Этот курс уже прошли 1 199 человек

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и культура речи: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель русского языка и культуры речи

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 59 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 183 человека

Мини-курс

Методы анализа и прогнозирования по финансовой отчетности

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Развитие коммуникации и речи у детей раннего возраста

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 31 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Введение в медиакоммуникации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе