Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Другие методич. материалы / Индивидуальный план учителя татарского языка и литературы

Индивидуальный план учителя татарского языка и литературы

  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:

























Татар теле һәм әдәбияты укытучысының

шәхси-иҗади планы



















Төзеде: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтшина А.Ә.















Укытучының үз белемен күтәрү планы


Яңа Чишмә гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2016-2017 нче уку елы

Исем-фамилиясе : Әхмәтшина Айсылу Әсгать кызы

Белеме (кайчан һәм кайда тәмамлаган): югары, 2004 нче ел, НГПИ

Белгечлеге буенча эш стажы 14 ел

Курсларда кайчан һәм нинди проблема буенча укыган 21 .03.2016 - 18.04.2016

«Теория и методика преподавания учебных предметов “Татарский язык” и

Татарская литература” в условиях внедрения ФГОС»



Методик тема өстендә эш

1. Методик темам: “ФДББС күчү шартларында, яңа технологияләр кулланып, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү”.


2. Тема өстендә кайчан эш башланган 2015 нче елда

3. Кайчан тәмамлау күздә тотыла 2020 нче елда

Максат һәм бурычлар.

  1. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.

  2. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.

  3. Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.

  4. Мәгълүмати технологияне камилләштерү.

  5. Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.

  6. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.

  7. Язма һәм телдән укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә халык педагогикасын, матур әдәбиятны актив куллану. Белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.

  8. Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.

  9. Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.

  10. Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.

  11. Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.

  12. Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.

  13. Укучыларның сөйләмнәрен баету,” паразит” сүзләрдән арындыру өстендә эшне дәвам итү.

  14. Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.

  15. Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.

  16. Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.

  17. Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.



1. Профессиональ осталыкны үстерү,

педагогик һәм методик белемне камилләштерү.

  1. Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.

  2. Татар грамматикасы”н уку, өйрәнү.

  3. Сафиуллина Ф.С.ның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын өйрәнүне дәвам итү.

  4. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын эштә файдалану.

  5. Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.

  6. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

  7. Сүзлекләр туплауны дәвам итү.

  8. Сингапурча укыту алымнарын куллану.

  9. Газета- журналларга язылу, туплау.

  10. Н.Максимов дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.

  11. Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.

  12. Методик папканы тулыландыру, баету.

  13. Портфолионы яңарту.

  14. БРИ тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.




2. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары белән танышу, китаплар туплау.



  1. Шәхси китапханәне халык авыз иҗаты үрнәкләре, матур әдәбият белән баету.

  2. Интернет чыганакларыннан актив файдалану, туплап бару.

  3. Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.

  4. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.

  5. Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.

  6. Бәйләнешле фикер йөртүгә ярдәм буларак, рәссамнарның эшләрен куллану.

  7. Халык педагогикасы турында язылган басмаларны булдыру.





3. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.



  1. Татар халык педагогикасы”, татар халык авыз иҗаты әсәрләрен дәресләрдә актив файдалану, тәрбия сәгатьләрендә куллану.

  2. Электрон дәреслекләр,Бала сайтындагы мультфильмнарны актив куллану.

  3. Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.

  4. Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.

  5. Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.

  6. Район китапханәсенә экскурсияләр оештыру.

  7. Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.

  8. РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.

  9. Законнар белән танышу.

  10. Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.

  11. Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.

  12. Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.

  13. Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.

  14. Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.

  15. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.

  16. Авыр үзләштерүче укучылар белән индивидуаль эш алып бару.

  17. Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.

  18. Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.

27.Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.

28. Укучылар белән БРИ материалларын өйрәнү.

29. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.

4. Педагогик тәҗрибә уртаклашу



  1. Район семинарында чыгыш: “Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү тәҗрибәсеннән”.

  2. Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу: “Укучыларның белем сыйфаты белән идарә итү юллары”, “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”, “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм таләпләр”.

  3. Педагогик киңәшмәдә доклад һәм содокладлар: “Стандарт булмаган дәресләрнең әһәмияте”, “Дәресләрдә электрон дәреслек һәм әсбаплардан файдалану”.

  4. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: “Халык педагогикасына нигезләнеп, яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләрнең нәтиҗәлелеге.”

  5. Район методик берләшмә утырышларына доклад: ”Укучыларның БРИ тестлары белән эшләү күнекмәләрен үстерү”.

5. Практик чыгышлар.

1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

2. “Туган тел” айлыгы үткәрү.

  1. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.

  2. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

  3. Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.

  4. Татар теленнән һәм әдәбияттан ачык дәресләр күрсәтү.

  5. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

  6. Стена газеталары, кул эшләре ясауны дәвам итү.

  7. Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.



6. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү

  1. Компьютерда эшләргә өйрәнеп бетерү.

  2. Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.

  3. Эксельдә эшләүне камилләштерү.

  4. Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.

  5. Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.



7.Кабинетта эшләү



Даими


2

Терәк схема, таблицаларны барлау, аларның картотекасын эшләү

Даими

Декабрь


3

Тел һәм әдәбият дәресләре өчен тестлар, блиц-сораулар,презентацияләр ясау


Даими


4

Фән һәм темалар буенча папкаларга материал туплау


Даими


5

Кирәкле методик һәм әдәби китапларны булдыру


Даими


6

Дәресләр һәм әдәби чаралар өчен мультислайдлар ясау


Даими


7

Әдәбият, мәдәният, сәнгать”, “Татар дөньясы”, “Истәдекле даталар” стендларын яңарту.

Даими




  1. Иҗтимагый-сәяси белемне күтәрү



Сентябрь


2

Россия Федерациясе символикасын өйрәнү

Октябрь


3

Россия һәм Татарстан тарихын, мәдәниятын өйрәнү, белемнәрне тирәнәйтү


Даими


4

Дөньядагы хәлләрдән хәбәрдәр булу: “Хәбәрләр”, “Новости”, “Вести”, “Сегодня”, “Время” һ.б. тапшыруларын карау, анализлау


Даими


5

Интернет ресурслардан файдалану, дөньякүләм яңалыклардан хәбәрдәр булу


Даими


6

Интернет челтәре аша республика һәм регионара элемтәләр булдыру


Даими




Яңа стандарт куйган таләпләр.

Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы ал­дына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамы­рыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф сис­темасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыру­да төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелә.

Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген уку­чының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

Ә хәзер башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы белән танышып узыйк. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дә­рәҗәдәге мәгариф системасына (феде­раль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куе­ла. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәлә­ренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

Төп укыту программаларын үзләш­терү нәтиҗәләренә таләпләр — һәр уку­чының гыйлем туплауда ирешкән казаныш­ларын шәхси бәяләү критерийлары ул. Шул нигездә укучының танып-белү, универсал белем туплау (операциональ) эшчәнлегеннән, мәгариф системасының барлык дәрә­җәләрендә (республика, төбәк, аерым мәга­риф учреждениеләрендә) эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген интеграль бәяләүдән гый­барәт.

Нәтиҗәләргә таләпләр — гомуми бе­лем программаларының барлык төрләре­нең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлек­нең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

Метапредмет нәтиҗәләренә стандарт­ларда универсал уку эшчәнлеге дип бил­геләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысала­рында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә фай­даланылырга мөмкин.

Яңа стан­дартта укыту күнекмәләре ике зур блокка — универсал блокка һәм фән блогына бүлен­гән. Универсал уку эшчәнлеге термины пе­дагогикада бүген кулланыла торган гомуми уку күнекмәләрен, гомуми танып-белү, фән­не өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра. Яңа стандартларны төзүчеләр аларны дүрт блокка —шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив блокка берләштергән.

Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль норма­ларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әй­ләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.

Регулятив эшчәнлек танып-белү про­цессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнек­мәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыру­ны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кер­түне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.

Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгъ­лүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләште­рүне һәм куллануны тәэмин итә.

Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәш­лекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аң­лый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрә-кәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыш­тыра бөлүне үз эченә ала.

Укучыларның уку елында алган белемен бәяләүгә түбәндәгеләр керә:

билгеле бер уку фәне өлкәсендә функ­циональ грамоталылык параметрлары: фән буенча тупланган һәм универсал ысуллар нигезендә тупланган уку бурычларын хәл итүгә сәләтлелек; теге яки бу фән эчтәлеге буенча белемнәр; алга таба белем алу өчен кирәкле база төшенчәләренә, төрле рә­вештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм анализлау күнекмәсенә ия булу;

өйрәнелә торган объект һәм күренеш­ләрнең уку-укыту модельләре белән эш­ләргә сәләтлелек;

тормышта очрый торган төрле типик проблемаларны хәл итү өчен туплаган бе­лемнәрне куллану күнекмәсе алу;

төрле социаль рольне үтәү, контроль һәм үзконтрольгә сәләтлелек.

Педагогик совет уку елы нәтиҗәләре буенча башлангыч мәктәпне тәмамлаучы­ларның төп мәктәптә укырга әзер булуы ту­рында карар кабул итә.

Базис укыту планы, элеккеге стандарт­лардагы кебек үк, кече яшьтәге укучылар­ның яшь үзенчәлекләрен һәм мөмкинлеклә­рен, шулай ук башлангыч мәктәпнең алга таба белем алу нигезе икәнлеген аңлауга юнәлтелгән. Ләкин, шуның белән бергә, ул бу юнәлешләрне конкретлаштыра һәм үс­терә.

Базис укыту планы — төп гомуми бе­лем мәктәбе программасының мөһим өлеше. Аның инвариант һәм вариатив өлешләре бар. Инвариант өлештә мәк­тәптә дәресләрнең мөмкин булган иң зур гомуми күләме (аңа бюджеттан акча бүлеп бирелә), уку фәннәре составы һәм аларны һәр сыйныфта, һәр уку елында өйрәнү вакыты күрсәтелгән.

Базис укыту планының вариатив өле­шенең «Укудан тыш эшчәнлек» дигән бүлегендә укучыларның мәнфәгатьлә­рен, кызыксынуын канәгатьләндерү өчен сәгатьләр саны күрсәтелгән. Ул өс­тәмә белем бирү, укучыларны социальләштерү, тәрбия программаларын гамәлгә ашыруны күздә тота. Бу эшкә һәр вариантта да 10 сәгать вакыт би­релә.



























Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 13.10.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров28
Номер материала ДБ-257934
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх