Смәел балалар бакчасы
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә
сөйләм үстерү буенча
интеграль шөгыль конспекты
ТЕМА: «СЕРТОТМАС ҮРДӘК»
Конспектны төзеде: тәрбияче
Гилязова Л.Х.
|
Максат: Балаларның рәсем сәнгатендәге
белемнәрен, күнекмәләрен ныгыту, А.Алиш әкиятләре турындагы белемнәрен үстерү,
“Сертотмас үрдәк” әкиятен искә төшерү, әкиятнең эчтәлеге аша иллюстрацияләр
ясау күнекмәләрен үстерү, кошлар белән аралашу мөмкинлеге тудыру, аларга сак
караш тәрбияләү, сынлы сәнгать әсәрләренә карата кызыксыну уяту, шөгыльдән
канәгатьләнү, сөенү хисләре алырга ярдәм итү.
Материал: 5 сыерчык рәсеме, сораулар язылган
телеграммалар, “Сертотмас үрдәк” әкиятенең геройлары рәсеме, А.Алишның рәсемле
китаплары, А.Алиш портреты, һәр балага акварель буяу, альбом битләре,
пумалалар, гади карандашлар, фломастерлар, бетергечләр, су савытлары,
“Сертотмас үрдәк” әкиятенең китап тышлыгы (альбом битенә ясалган), кошлар
тавышы язылган кассета.
Шөгыль барышы.
– Балалар, карагыз әле, безнең группабызга
сыерчык очып кергән. Сез сыерчыклар күрдегезме әле? Әйе, алар кайттылар да,
матур итеп сайрый да башладылар. Ә менә берсе безгә ниндидер кәгазь алып
килгән. Берәр хәбәр микән әллә? Алып укыйк әле.
“Кадерле балалар! Без, сыерчыклар, башка күчмә кошлар,
сезне сагынып, җылы яклардан кайттып та җиттек. Сез безгә җылы, матур оялар
ясап куйгансыз, рәхмәт сезгә. Шуның өчен без сезне ярты гына сәгать вакытыгызны
безнең белән үткәрергә чакырабыз.
Сезнең канатлы дусларыгыз.”
– Карагыз әле, балалар, сыерчыклар безне ничек сагынып
кайтканнар. Барабызмы алар белән? (Әйе).
– Балалар, берсе безгә хат тапшырды, икенчесе
алда көтеп тора. Аның янына да барып карыйк.
“Балалар, сез без югында бик күп әкиятләр өйрәнгәнсез
икән. Түбәндәге сүзләрне кайсы әкиятләрдән, кемнәр әйтте икән?
– Матурым-матурым, гайрәтле батырым, ялгызың гына
калырга курыкмыйсыңмы? (“Күселәр һәм песиләр” әкиятеннән – әни песи).
– Күрдегезме, сүземнең дөреслеген: аерылганнар аюдан куркып
һәлак булдылар, бүленгәннәр бүрегә очрадылар. (“Аерылганны аю ашар, бүленгәнне
бүре ашар” – Җирән кашка).
–
Сыерчыкның мактанчык
күршесен әйтегез (мактанчык чыпчык).
–
Бер әби, әтәчләренең
сугышуына түзә алмыйча, аларның берсен күршеләренә кертеп куйган. Һәм әйткән:
“Әгәр сүземә колак салмасагыз, сугышудан туктамасагыз, берегезне бөтенләй юк
итәрмен”,– дигән.
– Бу әкиятләрне язучы кем? (А.Алиш).
– Балалар, өченче
сыерчык безне тагын алга чакыра. Аны да тыңлап карыйк.
“Нәни дусларым! Мин сезгә җылы яклардан бик матур рәсемнәр
алып кайттым. Шуларны карагыз да, әйтегез, бу рәсемнәр кайсы әкияттән?”
– Әйе, “Сертотмас үрдәк” әкиятеннән. Ә бу әкияттә җәнлекләр
үрдәккә нинди тәртиптә очраганнар?
– Ни өчен язучы бу әкиятне “Сертотмас үрдәк” дип
атаган? (балаларның җаваплары).
– Ни өчен үрдәк бәлагә тарыган? (чөнки ул серен генә
сөйләп калмаган, ул һәр җәнлеккә ышанган.) Ә белмәгән, күрмәгән кешеләргә ышанырга
ярыймы? (ярамый).
– Балалар, безнең дүртенче сыерчык китаплар
янына килеп кунган. Нәрсә әйтергә тели икән ул? Игътибар белән карагыз әле,
кайсы язучының китаплары икән бу? (А.Алиш язган әкият китаплары.) Аларның
исемнәрен искә төшерик әле. (китаплар күргәзмәсендәге китапларның исемнәре
атала).
– Дусларым, сез белмисезме, китапларны кемнәр яза?
(шагыйрьләр, язучылар).
– Ә китаплар шундый матур, кызыклы булсын өчен,
аларның нәрсәләре булу кирәк? (Рәсемнәре, иллюстрацияләре).
– Дөрес, ә рәсемнәрне кемнәр ясый? (Рәссамнар).
–
Рәссамга рәсем ясау өчен
нәрсәләр кирәк? (кәгазь, карандаш, пумала, бетергеч, акварель буяулар, гуашь,
су.)
–
Шулай, ә сезнең үзегезнең
дә рәссамнар буласыгыз киләме? (Әйе, килә).
– Балалар, безне бишенче сыерчык үзе янына чакыра. Ул безгә нәкъ менә шушы рәсем
ясау өчен кирәк булган әйберләрне әзерләп куйган. Без бүген сезнең белән А.Алишның
“Сертотмас үрдәк” әкиятенә иллюстрацияләр ясарбыз. Ә сыерчыклар үзләренең матур
сайраулары белән безне күзәтеп, ярдәм итеп торырлар. Балалар, рәсемнәрне зур
итеп, төсләрен дөрес сайлап, тырышып ясарга кирәк.
Балаларның эшләре.
Анализ.
Рәсемнәр кипкәч, стендка беркетеп, күргәзмәгә кую.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.