Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Интегративное занятие по развитию речи и музыке на тему " Йорт хайваннары"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Интегративное занятие по развитию речи и музыке на тему " Йорт хайваннары"

библиотека
материалов



Йорт хайваннары”

Уртанчылар төркемендә музыка һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль


Максат: Балаларда күтәренке кәеф булдыру, йорт хайваннары турындагы белемнәрен дидактик уеннар, җырлар, хәрәкәтләр аша ныгыту. Хайваннар, кошлар турындагы җырларның сүзләренә туры китереп, бармаклар белән күнегүләр эшләү. Балаларның кайчы белән эшләү күнекмәләрен ныгыту, күмәк эшләрдә бер-берсенә юл куеп, тату итеп эшләргә өйрәтү.


Җиһазлау: “Йорт хайваннары” дид/уены, “Дөрес итеп тоташтыр” дид/уены, кояш рәсеме, келәй, кайчы, пумала, төсле кәгазь.


Шөгыль барышы.


Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бүген нинди матур көн! Әйдәгез әле, кояшка сөенгән песи кебек елмаеп күрсәтегез. Ә хәзер төлке кебек. Сезгә кечкенә генә эт баласы бүләк итсәләр, сез ничек шатланыр идегез. Рәхәтләнеп елмаегыз. Бүген безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез, аларга да елмаю бүләк итик һәм исәнләшик.

Мин бар җирдә дә исәнләшәм.

Өйдә дә, урамда да.

Хәтта “исәнмесез” дип эндәшәм

Мин күрше тавыгына да.

Исәнме, алтын кояшкай,

Исән-саумы, зәңгәр күк!

Исәнме, ирекле җилкәй!

Сәлам, нәни имәнкәй!

Исәнме, иртә!

Исәнме, көн!

Исәнләшергә безгә авыр түгел бер дә.


Тәрбияче: Балалар, сез мине тыңларга әзерме? Әйдәгез, мин сезнең игътибарлылыкны тикшереп карыйм. Игътибар белән тыңлагыз.

Тәрбияче такмак әйтеп, шул ритмга кул чаба, балалар кабатлыйлар.


Тук-тук-тукран,

Тукылдатып утыра.

Агачтагы кортларның

Барсын чүпләп бетерә.


Саескан, саескан,

Бүрәнәгә ябышкан.

Бер аягы тимердән,

Бер аягы камырдан,

Шу-шу.

Ябалак, ябалак,

Йөрмә чеби сагалап.

Чебиемне бирмәм,

Күземә күренмә, көш.


Рәхмәт, балалар, сез бик игътибарлы булдыгыз.

Шәвәли– клоун керә.

Шәвәли: Никадәр күп шат күңелле балалар. Исәнмесез, балалар, исәнмесез, кунаклар!! Мин сезнең белән танышырга телим. Әйдәгез, танышабыз. Син кем?

Ә синең, алма бит, исемең ничек?

Ә син, батыр егет, ни атлы буласың?

Кара күзкәй, синең исемең ничек?

Ә мин Шәвәли – шук малай,

Шаян малай, ут малай.

Мин күп җирләрдә йөрдем, күп илләрне гиздем. Кызыклы хәлләр күрдем, шаяртып, көлеп йөрдем. Сезнең дә илләр, күлләр гизәсегез киләме? Сәяхәтләрне яратасызмы?

Балалар: Яратабыз!

Шәвәли: Алайса, сез минем белән барырга ризамы?

Балалар: Риза.

Шәвәли: Килештек, әйдәгез, әзерләник.

Тәрбияче: Ә бит сәяхәткә берәр транспорт белән баралар. Без ничек барырбыз икән соң?

Шәвәли: Бер дә кайгырмагыз. Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм. Җавабын тапсагыз, үзе килеп тә җитәр.

Күп тәрәзәле өйләр,

Бер-бер артлы тезелеп,

Тимер юлдан чабалар.

Бу ни булыр, балалар? (поезд).

Поезд тавышы ишетелә.

Шәвәли: Ә хәзер, балалар, үземнең тылсымлы таягым белән сезне хайваннарга әйләндерәм һәм без сезнең белән, поездга утырып, еракларга китәрбез.

Шәвәли таягы белән һәр балага тиеп чыга, тәрбияче битлекләр киертә.

Җырлы-хәрәкәтле “Поезд” уены.

Шәвәли: Серле таягым, безгә ярдәмгә кил. Әфсен-төфсен, кабат үзегез булыгыз.

Шулвакыт хайваннар тавышы ишетелә.

Тәрбияче: Балалар, сез нинди тавышлар ишетәсез? Күзләрегезне йомып тыңлагыз һәм әйтегез!

Сыер – мөгри

Ат – кешни

Әтәч – кычкыра


Тавык – кытаклый

Эт – өрә

Песи – мияулый

Кәҗә – мәэлди

Ширма ачыла һәм балалар күзләрен ача.

Шәвәли: Менә кайдан ишетелгән икән бу тавышлар. Ай-һай, монда нинди генә хайваннар юк. Болар ниләр? Әнә монда бик зур мөгезлесе бар.

Тәрбияче: Ягез әле, балалар, Шәвәлигә мөгезле хайван турында сөйләп күрсәтегез әле. (Балаларның сөйләве).

Бу сыер. Ул зур, аклы-каралы төстә, мөгезе бар, ул сөт бирә, аны савалар, сыер печән ярата. (Миләүшә шигыре).

Шәвәли: Ә менә бу колакларын тырпайтканы нәрсә соң?

Бу эт, ул кечкенә, йомшак йонлы, акыллы, ул йортны саклый, өрә, ырылдый, сөяк кимерергә ярата.

Тәрбияче: Балалар, без бит әле эт турында җыр да беләбез.


Җыр “Акбай”.

(кул һәм бармак хәрәкәтләре белән җырлау).

Шәвәли: Рәхмәт, балалар, хайваннар турында сез бик күп беләсез икән. Мин дә бик күп белеп калдым. Минем сезне сынап карыйсым килә. Сезгә әниләрегез ничек эндәшәләр? (улым, кызым, дип әйтәләр). Ә менә хайваннарның балаларын ничек атыйлар икән, беләсезме? Мин сезгә тупны атам, ә сез мин атаган хайванның баласын әйтегез. Ягез, уенны башладык.


Уен “Баласын әйт”.

Сыер – бозау

Ат – колын

Сарык – бәкәй

Тавык – чеби

Каз – биби

Кәҗә бәти

Эт – көчек

Песи – песи баласы

Әтәч – чеби

Үрдәк – биби


Шәвәли: Рәхмәт, балалар, хайваннарның балаларын да атый белдегез.


Тәрбияче (фланелеграфтагы хайван рәсемнәренә күрсәтеп): Шәвәли, карале, бу рәсемнәрне син төзеп куйдыңмы? Балалар, карагыз әле, монда берәр хайван артык түгелме? Шәвәли кайда ялгышлык җибәрде икән?

Фланелеграфта – йорт хайваннары һәм бүре рәсемнәре.


Уен “Нәрсә артык?” (Ни өчен бүре артык?)


Балалар, әйдәгез әле, бу бүрене куып җибәрик, хайваннарны ашамасын тагын?

Нишләп карыйк икән?

Сыер шикелле мөгрибез. Эт булып өрәбез.

Йорт кошлары һәм чыпчык рәсемнәре.

Балалар, монда кайсы кош артык икән?

Чыпчык.

Балалар, чыпчык зыян китерә аламы кошларга?

Юк, ул бары тик файда гына китерә.

Әйдәгез, без аларны дуслаштырыйк һәм аның турында үзебезнең белгән җырыбызны җырлыйк.

Кошлар турында җыр.

(кул һәм бармак хәрәкәтләре белән җырлау).


Шәвәли: Рәхмәт сезгә, балалар, җырлап та күрсәттегез, хаталарымны да төзәттегез. Тагын бер үтенечемне үтәсәгез, мин сезгә бик рәхмәтле булыр идем. Шушы рәсемдәге әйберләрне дөрес итеп тоташтырырга кирәк.


Сыер Кәҗә

Сарык

Шәл Йомырка

Носки

Тавык Сөт



Тәрбияче: Балалар, шушы рәсемгә карап, без бу хайваннарның никадәр күп файда китерүләрен күрәбез. Ә, балалар, аларның барысына һәм безгә, кошларга, агачларга үсәр өчен нәрсә кирәк соң?

Су, һава, җылылык, кояш, һ.б.

Әйдәгез, кояшны чакырыйк:

Кояш, чык, чык, чык,

Майлы ботка бирермен,

Тәти кашык бирермен,

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Кояш чык, болыт кач,

Без уйнарбыз җылыткач.

Балалар, кояшның нәрсәләре юк? (нурлары).

Әйдәгез, җылырак, яктырак булсын өчен, без аңа нурлар ясап куйыйк.

Балалар бер-берсенең кулын төшереп, сары кәгазьгә,

түгәрәккә ябыштыралар.

Тәрбияче: Ә хәзер, әйдәгез, кулларны ял иттерик.


1. Безнең куллар – атынчыклар,

Атыналар еракка.

Атыналар куллар (2)

Биеккә, биеккә.

2. Чап-чап кулларны чәбәклик,

Артыбызга яшереп,

Бергә кулларны күтәреп,

Баш өстендә кул чабыйк

Биектә, биектә.


Ә хәзер безнең үзебезгә дә ял итәргә вакыт җитте. Бакчабызга кайтып, ял итик, саф һавага чыгыйк.




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 14.12.2015
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров141
Номер материала ДВ-258053
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх