Инфоурок Другое Другие методич. материалыИсем” темасы буенча белемнәрне кабатлау буенча биремнәр (рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен)

Исем” темасы буенча белемнәрне кабатлау буенча биремнәр (рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен)

Скачать материал

Исем” темасы буенча белемнәрне кабатлау буенча биремнәр

(рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен)



Максат:

- Исем, лексик мәгънәсе, грамматик категорияләре, ясалышы, синтаксик функциясе турында белемнәрне ныгыту һәм системага салу.

- Текст буенча фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.

Эшләү өчен текст бирелә. Биремнәр исемнәр буенча гына алына.

*** 

1)Менә көз җитте. 2)Укулар башланды. 

3)Ефәк шарфлы апа безнең мәктәптә рус теле укыта. 4)Аны бик яраталар. 

5)Аның ире очучы икән. 6)Менә хәзер ул ут эчендә фа­шистларны кырып йөри. 7)Ә Анна Сергеевна гомердә күз алдына китермәгән татар авылында балалар укыта. 8)Аңа бик еш хатлар килә. 9)Андый көннәрдә ул бик шат күре­нә. 10)Ә кайчакта уйчанланып китә. 11)Кич, эштән бушаган арада, улы белән урамда йөри, чишмә буйларына төшә. 

12)Әллә күршедә генә торганга, әллә улы минем сеңлем белән дуслашканга, Анна Сергеевна мине дә яратты. 13)Мәк­тәптә очраганда, ул минем белән сөйләшергә тырыша. 14)Мин тартынам, рәтләп русча да белмим бит. 15)Җитмәсә тагын тотлыгам. 

16)Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты, юл­да кызык нәрсәләр турында сөйләде. 17)Мин шуны аңладым: әгәр тырышсам, мин тотлыгуымны бетерә алам икән. 

18)Шул сөйләшүдән соң, ул көн саен мине үзләренә ча­кыра, бер үк сүзләрне кабатлата башлады. 19)Язга таба ми­нем сөйләшүемдәге җиңеллекне мин үзем генә түгел, якыннарым да сизә башлады. 

20)Уку елы тәмамланды. 21)Берничә көн узгач, авылга авыр хәбәр килде: Петяның әтисе һава сугышыннан соң кире кайтмаган. 22)Бу хәбәрдән соң апа бер атна авырып ятты, төсе качты. 23)Ә беркөнне минем укытучы апам кинәт юк­ка чыкты. 24)Аның кая киткәнен беркем дә белми калды. 

25)Күп еллар үтте. 26)Анна Сергеевна укыткан балалар, үсеп, күптән инде төрле өлкәләрдә илебезгә хезмәт итәләр. 27)Лә­кин күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады.

(Г.Бакиров)



Биремнәр. 

1.    
Тексттан ялгызлык исеме кулланылган җөмләләрнең саннарын язарга. 

2.    
19-24 нче җөмләләрдән ясалма исемнәрне язып алыгыз. 

3.    
6-11 нче җөмләләрдән урын-вакыт килешендәге исемнәрне языгыз, саннарын билгеләгез. 

4.    
20-27 нче җөмләләрдән тартым белән төрләнгән исемнәрне язып алыгыз, затларын, килешләрен билгеләгез. 

5.    
Калын хәрефләр белән бирелгән исемнәрне төзелеше ягыннан тикшерегез. 

6.    
7 нче җөмләдәге исемнәргә морфологик-синтаксик анализ ясагыз. 

7.    
Тексттан рус алынмалары кергән җөмләләрне арта бару тәртибендә языгыз. 

8.    
23 нче җөмләдәге аерып бирелгән исемгә фонетик анализ ясагыз. 

9.    
5-11 нче җөмләләрдән иясе III зат берлек сан тартымлы исем белән белдерелгән исемне табыгыз. 

10.
Төшем килешендә кулланылган исемнәр булган җөмләләрне арта бару тәртибендә языгыз.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал

Краткое описание документа:

Исем” темасы буенча белемнәрне кабатлау буенча биремнәр

(рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен)



Максат:

- Исем, лексик мәгънәсе, грамматик категорияләре, ясалышы, синтаксик функциясе турында белемнәрне ныгыту һәм системага салу.

- Текст буенча фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.

Эшләү өчен текст бирелә. Биремнәр исемнәр буенча гына алына.

***

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 890 523 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.05.2018 259
    • DOC 31 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гафарова Гульнара Галимхановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 21
    • Всего просмотров: 550488
    • Всего материалов: 60

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой