Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Исемдә калганнар дәрес планы

Исемдә калганнар дәрес планы

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Чистай муниципаль районының 3 нче гимназия муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениесе













Тема: Игелек









Хөсәенова Рәмзия Зөфәр кызы,

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы















Чистай 2016



Тема: Игелек

Максат: Укучыларны игелекле вакыйгалар белән таныштыру. Тукайның игелеккә игелек белән җавап бирүен өйрәнү. Тукай турындагы белемнәрне арттыру. Мемуар жанры белән танышу,уку күнекмәләрен үстерү.



Өйрәнелә торган әсәр. Габдулла Тукай. Исемдә калганнар.



Җиһазлау: А.Яхин. Әдәбият. 5класс дәреслеге.

А.Яхин. 5нче сыйныфта татар әдәбиятын укыту:

Укытучылар өчен методик кулланма.-Казан: Мәгариф,

1996. Интерактив китап. Габдулла Тукай. Тормыш юлы

һәм иҗаты.

(методик ярдәмлек). Фәнни редактор: Ф.Х Җәүһәрова. Дизайн: Effecto Studios.

Габдулла Тукай. Исемдә калганнар. Казан. ТКН. 1990.

Габдулла Тукайның портреты. Укучылар ясаган

рәсемнәр.

Габдулла Тукай. Туган тел. (Җыр).

Метод: фикер алышу, әңгәмә.

Эпиграф: Яхшылыкка яхшылык - һәр кешенең эше,(экранда)

Яманлыкка яхшылык - ир кешенең эше. (халык мәкале)

Дәрес планы.

1. Оештыру моменты. Исәнләшү. Дәреснең максатын укучыларга җиткерү.

2. Өй эшләрен тикшерү. Әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләп чыгу.

3. Яңа теманы өйрәнү.

-хикәянең планын төзү.

-хикәянең темасын табу. (Нәрсә турында?)

-жанры турында берничә сүз. Әдәбият белеме сүзлегенә мөрәҗәгать итү (Мемуар)

-истәлекләрдәге вакыйгаларга бәя бирүчеләрне табу (кечкенә Тукай һәм автор)

-Кечкенә Тукайның шатлыгын сөйләү (урамда балалар белән уйнагандагы шатлыгы, Сасна авылына килгәч, үги әтиенең кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, сабан туенда йөрүе, Казанда Сәгъди абзыйсын очратуы һ.б.)

-балачак җәфалары турында сөйләү (әнисенең үлеме, өйдән-өйгә күчеп йөрүе, бәрәңге алганда аягы киселү һ.б.)

4. Темага караган мөһим сорауларга җавап бирү.

-Тукай үзен тәрбияләүчеләргә нинди бәя бирә?

-Бу язмада игелек темасы бармы?

- Шагыйрь Тукайның яратып “әнием” дип йөртә торган кешесе кем? Хикәядә ул ничек сурәтләнгән?

5. Игелек турында әңгәмә оештыру. (2007 ел – хәйрия елы)

6. Йомгак ясау. Әсәрнең идеясе нинди?

7. Өй эше бирү. “Истә калганнар” (методик рекомендация)

Дәрес барышы:

1. Оештыру.

-Хәерле көн, укучылар! Хөрмәтле кунаклар! Бүгенге дәресебез Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” хикәясен өйрәнүгә багышлана. Әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләргә керешкәнче, ягез әле 2 укучыны такта янына чакырып сынап карыйк. Блиц – турнирга кемнәр чыгарга тели?

Бер минут эчендә сорауларга кем күбрәк җавап бирә. Сораулар:

1. Г.Тукай туган көн. 1. Г.Тукай туган ел.

2. Туган авылы. 2. Туган авылы урнашкан район.

3. Әнисенең исеме. 3. Әтисенең исеме.

4. Бабасы яшәгән авыл. 4. Усал карчыкның исеме.

5. Казандагы әнисенең исеме. 5. Казандагы әтисенең исеме.

6. Өчиледә аны яраткан апа. 6. Кырлайдагы әтисенең исеме.

7. Бабасында ничә бала була? 7. Кырлайдагы энесе кем?

8. Җаекка ничә көн баралар? 8. Җаектагы апасының исеме.

9. Гимнга әверелгән шигыре. 9. Тавыклары җырлый торган авыл.

10. Дөньяга күзе ачылган урын. 10. Казанда аны нинди базарда

саталар?

Рәхмәт, укучылар! Әдәби диктант язып китик әле. Җавап сүзләрне дәфтәргә язып барыгыз. Үзтикшерү: 26 апрель, 1886ел, Кушлавыч, Арча районы, Мәмдүдә, Мөхәммәтгариф, Өчиле, Шәрифә, Газизә, Мөхәммәтвәли, Саҗидә, Сәгъди, алты, Садретдин, 18 көн, Газизә,

Туган тел”, Кырлай, Печән базары.

2. Өй эшләрен тикшерү. Кыскача эчтәлеген сөйләү.

3. Яңа теманы өйрәнү. План-карта буенча барлап чыгу. (Венера- Айдар-Гүзәл-Алсу-Айгөл-Ләйсән-Алина).

План-карта: Кушлавыч - Сасна - Өчиле – Казан - Өчиле – Кырлай – Җаек.

-Хикәя нәрсә турында? Темасы? (Игелек, яхшылык, Тукайның ятим балачагы турында).

- “Исемдә калганнар” – чәчмә әсәр, ләкин хикәя дә, повесть та түгел. Димәк, бу әдәби әсәр түгел. Шагыйрь үзе “ Тәрҗемәи хәлем ”не яздым, ди.

Шуңа күрә бу язмада чагыштырулар да, каршылыклар да, кабатлаулар да эзләмибез, чөнки без өйрәнгән алымнар - әдәби әсәр алымнары. Истәлекләр башка канун белән язылалар. Автор башта ук “исемдә калганнар” дип кисәтеп куя, башымнан үткәннәрне генә сөйлим, ди. Мондый әсәрләрне автобиографик әсәр яисә мемуар дип йөртәләр. Шулай да, кечкенә Габдулла әле фәләннәрдә, әле төгәннәрдә яшәгән дип без әсәрне өлешләргә бүлдек.

Шул өлешләрнең һәрберсендә Тукай үзе күрмәскә тырышкан каршылык бар.

Искә төшерик әле, ә бит кечкенә Габдулла, кая гына тормасын, бер генә урында да бәхетле булмый. Кем тәрбиясендә яшәмәсен, аның тормышы авыр була. Әмма Г.Тукай бер генә урында да зарланмый. Зарланмый гына түгел, хәтта үз тормышын мактый да. Нигә шулай итә? Югыйсә без барыбыз да зарланырга яратабыз бит. (Җавап: Әйе, чыннан да Тукайның шатлыгы аз булган. Игътибар белән укыганда, чыннан да, ул бер урында да зарланмый.

Хәтта аягы яралану турында язган өчен дә зур Тукай китап укучылар алдында гафу үтенә. Ул чакта аяк бик авырткач, тоттым да яздым, ди. Ә менә аз гына шатлыгы турында да иренмичә, балачактагы шатлыклары белән тагын бер кат шатланып яза. Әйдәгез, шул урыннарны табып укып китик әле.)

-урамда балалар белән уйнаган вакыттагы шатлыгы;

-Сасна авылындагы шатлыгы;

-сабан туе вакытындагы шатлыгы;

-Казанда Сәгъди абыйны очратып,аларда кунак булуы; һ.б.ш.

Балачакта күргән җәфалары турында да искә төшереп китик әле.

-әнисенең үлеме;

-өйдән-өйгә күченеп йөрүе;

-бәрәңге алганда аягы киселү; һ.б.ш. (китаптан табып укыйлар)

4. Темага караган мөһим сорауларга җавап бирү. (әңгәмә)

-Тукай үзен тәрбияләүчеләргә нинди бәя бирә?

-Габдулла Тукайның бабасына бәя бирегез. Үз бәягезне шагыйрь бәясе белән

чагыштырыгыз.

-Әлеге истәлекләрне игелек турында да дияргә була. Шуны исбат итегез.

-Аның яратып “Әнием”дип йөртә торган кешесе кем? Ул хикәядә

ничек сурәтләнгән?

-Әсәрдә авторның игелеге күренәме?

-Г.Тукай бик яратып,үзенең иң бәхетле көннәре дип Сабан туен яза.

Ни өчен?

5. Игелек турында әңгәмә оештыру.

-Укучылар, чыннан да без өйрәнгән әсәр игелек турында. Дәреснең эпиграфына мөрәҗәгать итик әле.

Яхшылыкка яхшылык – һәр кешенең эше,

Яманлыкка яхшылык – ир кешенең эше. – дип язылган халык мәкалендә. Ничек аңлыйсыз сез моны? (Җаваплар)

ТР ның президенты М.Шәймиев указы нигезендә 2007 ел җөмһүриятебездә Хәйрия елы дип игълан ителде.

6. Дәрескә йомгак ясау. Әсәрнең идеясе нинди?

Тукай игелекне онытмый торган, нечкә күңелле булып ничек тәрбияләнгән?

үзенең әйтүенә караганда, кечкенәдән үк усаллыкны яратмаган ул. Шагыйрь

Сүнчәләйгә язган хатында үзенең балачагы турында болай яза:

Мин кечкенә чагымда малайлар белән алма бакчасы тирәсенә бара идем.

Миннән бүтән малайлар алманы коялар һәм урлыйлар иде. Әмма мин һичбер данәсенә тимидер идем. Бакчачы, минем яхшылыгымны белгәнгә, ул алманы миңа үзе бирәдер иде. Мин шул “үзе биргән” алманы, урлаган алманы ашап торган малайлар алдында: “Менә үзе бирде!” –дип, мәгърурланып ашый идем”.

Тукай игелекне күреп, яхшылыкка бәяне күреп кечкенә чакта ук сөенә һәм горурлана торган булган. Кешене кеше итә торган сыйфатларның берсе – игелеклелек. Бу сыйфатка татар әдәбияты элек-электән аеруча игътибар иткән. Борынгы әдәбиятның да төп темасы – игелек. Язучылар кешеләрне бер-берсенә ярдәм итешү рухында тәрбияләгән. Үзе өчен генә яшәгән, башкаларны хөрмәт итмәгән кешеләрне беркайчан да яратмаганнар.

Исемдә калганнар”әсәре игелек турында. Тукайны нинди кешеләр генә

асрауга алмый. Алар нинди холыклы кешеләр генә булмасын, бар да ятим

баланы бәладән коткаралар. Игелек эшлиләр. Шул игелекне шагыйрь бер кайчан да онытмый. Әлеге хисләрен мәңгеләштерү максатыннан язылган булса кирәк бу әсәр. Игелеккә-Игелек.

7. Өй эше бирү. “Истә калганнар”. Инша язу.

-Укучылар, үзегезнең тормышыгызда кызыграк һәм гыйбрәтлерәк булган вакыйгалар турында язарга кирәк. Ләкин истәлекләрне мин фәләненче елда тудым, аннан соң бакчага йөрдем, мәктәпкә укырга кердем дип язарга ярамый. Тукай кебек, кешеләрдән күргән яхшылыклар, шатлыклар, күңелсез хәлләр турында язарга кирәк. Мөмкин кадәр, Тукай кебек, үзегезнең хисләрегезне языгыз. Стандарт сүзләрдән, кабатланган вакыйгалардан читкә китәсе иде.

Димәк, өйдә сез инша язып киләсез. Иншагызның исеме – “Истә калганнар”.









Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 19.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров145
Номер материала ДБ-273714
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх