Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Использование местного материала в учебно-воспитательном процессе
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Использование местного материала в учебно-воспитательном процессе

библиотека
материалов

hello_html_78ca4093.gifhello_html_m1653c154.gifhello_html_m21dfed34.gifhello_html_m3d5d3359.gifhello_html_m2c227363.gifhello_html_m2fa6660a.gifhello_html_76e93b79.gifhello_html_4cc4b211.gifhello_html_163e3bf3.gifhello_html_47702091.gifhello_html_m57c54683.gifhello_html_47702091.gifhello_html_a07f927.gifУ К Ы Т У – Т Ә Р Б И Я Э Ш Е Н Д Ә

Җ И Р Л Е М А Т Е Р И А Л Н Ы К У Л Л А Н У

Укучыларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү үз хал-кыңның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү, аның әдәбият, сәнгать әһелләре турында мәгълүмәт бирү, әсәрләрен өйрәнү, хезмәт алдынгылары белән таныштыру, туган табигатебезгә ихтирам хисе тәрбиләү аша тормышка ашырыла. Шуны истә тотып, укучыларны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти-әнисен, әби-бабайларын, үз нәселен, туган телен яратучылар итеп тәрбияләү мөһим. Моның өчен төп игътибарны укучы-ларда туган төбәкнең күренекле кешеләренә, туган якның матур табигатенә ихтирам хисләре тәрбияләүгә, Салават җиренең гүзәл җир булуын төшендерүгә юнәлтергә кирәк.

Мәктәптә укыту-тәрбия эшендә җирле материалны куллану беренче нәүбәттә укучылар белән тикшеренүләр оештыруны тәлап итә. Мин дә 2011 елны уку йортыбызда һәр баланың табигый мөмкинлекләрен ачуга юнәлтелгән үстерүче иҗади укыту мөхите булдырырга карар иттем һәм тикшеренү мәйданчыгыбызга “Туган якны өйрәнү” дигән исем сайладым. 1-4 нче сыйныфлар өчен тикшеренү планы төзедем. Минем алдыма балаларны укыту һәм тәрбияләүнең эффектлы метод-ларын эзләү, һәр баланың психик үзенчәлеген, инди-видуальлеген исәпкә алып, иҗади шәхес үстерү бурычы килеп басты.

Русия мәгариф академиясе тарафыннан төзелгән “Сәләтлелекнең эш концепциясе”ндә күрсәтелгәнчә, белем бирү эчтәлеген сыйфат ягыннан камилләштерүнең төп юнәлешләре булып аны интенсифлаштыру гына түгел, ә укытуны җиңелләштерү, дифференцияләү,

1




Т У Г А Н Я К Н Ы Ө Й Р Ә Н Ү”

Т Ү Г Ә Р Ә Г Е Э Ш Е Н Е Ң Н Ә Т И Җ Ә Л Ә Р Е


1.“Туган табигать һәм без, “Авылым матур тату гаиләләр белән”, “Алтын шәжәрә”, “Нәселем зыялылары”,“Үзем турында үзем”, “Авы-лым фотосүрәтләрдә”, “Авылым табигате – фотоларда”, “Бу исемнәр каян килә?”, “Авылым халкы сөйләмендә кулланылган табигать турында мәкаль, әйтем, такмазалар, такмаклар, җырлар, табышмаклар”, “Баш-кортстан табигате һәйкәлләре”, “Бөек Ватан сугышы гаиләм тари-хында”, “Мәктәп, авыл тарихында якты эз калдырган шәхесләр”, “Авылыбыз табигате турында шагыйрьләребез” исемле альбомнар төзелде, мәктәп музеена тапшырылды.

2. Эзләнүләр нәтиҗәләре буенча район газеталарында “Авылым ни өчен шулай атала?”, “Учителя-фронтовики из села Лаклы”, “Ученый с мировым именем”, “История его жизни – история малой родины”, “Моя классная – самая классная”, “Самый старший среди фронтовиков” дип аталган статьялар бастырылды .

3. “Учителя-фронтовики” (мәктәп музейда), “Минем өчен туган Лаклы авылым гүзәлләрдән гүзәл башкала” (сыйныф бүлмәсендә) исемле стендлар булдырылды.

4. Туган авылга, табигатенә багышланган белешмәләр, шигырь, җырлардан төзелгән шигъри-музыкаль кичә үткәрелде. “Чулпан” исемле фольклор төркем булдырылды. Укучылар ата-аналар, укытучылар коллективы, “Алтын шәжәрә” бәйрәмендә авыл халкы һәм килгән кунаклар алдында чыгыш ясадылар.

5. Русия күләмендә үткәрелгән “Син-даһи” конкурсында катнашып Хусаинова Эльвина 1нче дәрәҗәле диплом, Сафина Миләүшә Халыкара күләмендәге конкурста 2чне нәтиҗә белән бүләкләнде. Республика буенча үткәрелгән “Минем кече туган ягым” конкурсына исемле тикшеренү эше белән катнашып Кашапова Д.Д. мәгариф Министерлыгы грамотасы, истәлекле бүләк, Гафури районында оештырылган лагерьда ял белән билгеләнде.“Крит-2014”район бәйгесендә Хусаинова Эльвина 1 урынга лаек булды. Район укучылары арасында оештырылган “Туган як топонимикасы” тикшеренү эшләре конкурсында Бикмухаметова Вилена 1нче урын яулады.

34



Кулланылган әдәбият:

1.Кузнецова М.П. “Исследовательская деятельность в школе”. Москва, 2014.

2. Мочалова Н.М., Сергиенко И.В. “Педагогические теории, системы, технологии обучения”. Казань 2000.

3. Г.Денисламова, Агыйдел шәһәренең башкорт гимназиясе директоры. “Укытуда тикшеренү алымнары” (“Башкортостан укытусыһы” 2013, №2, 7-8 битләр).

4. Ф.Хәсәнова, Кыйгы районы Еланлы урта мәктәбе укыту-чысы. “Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә җирле материалны файдалану” (“Башкортостан укытусыһы” 2013, №8, 22-24 битләр).

5.И.Ершова. ”Укучыларның тикшеренү эшен оештыру” (“Башкортостан укытусыһы”, 2011, №3, 19-20 битләр).

6. Гранит Нурулла улы Зиннуров.“История села Лаклы” китабы.

7. Амур Фассахов. “Туган авылым Лаклы” шигыре.

8. Алевтина Валеева. “Әй”, “Яшә, якты Лаклы”, “Алтын шәҗәрә” шигырьләре.

9. Руф Зиннуров. “Болытларга башын терәгән дә...”, “Лачынташ” шигырьләре.

10. Мидхәт Нигматьянов. ” Шаптырмак” шигыре.

11. Гөлдәр Нуриева. “Әй буйлары яшел дала” мәкаләсе.

12. “Памятники природы Башкирии” китабы.

13. Руф Зиннуров сүзләренә язылган “Бер җырлыйсым килә Әй буенда”, “Лаклы вальсы” җырлары.

14. Җ.Хәлилованың “Авылым ни ңчен Лаклы дип атала?” мәкаләсе.




33


индивидуальләштерү һәм тикшеренү уку-укыту алымнары тора. Шуңа да. укыту процессына тикшеренү алымнарын кертүдән башлап, шушы юнәлештә тулы методик системаны тирәнтен өйрәнүне төп максат итеп куйдым.

Максатны тормышка ашыру өчен шушы юнәлештә тәҗрибә туплаган коллективлар, укытучылар эшен өйрәндем. БИРО тарафыннан үткәрелгән “Сәләтле балалар белән эш” темасына багышланган курсларда укып кайту, Агыйдел шәһәренең башкорт гимназиясендә 1-4 сыйныфлар өчен оештырылган “Ачыш” тикшеренү клубы эше белән танышу, Уфа шәһәренең 39 нчы гимназиясендә башлангыч сыйныфларда тикшеренү эшен оештыру тәҗрибәсен өйрәнү бик файдалы булды. Лаклы мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укытучы Хәйретдинова З.Ф., Кыйгы районы Еланлы урта мәктәбе укытучысы Ф.Сәләхованың җирле материалны өйрәнү буенча хезмәтләре дә зур ярдәм итте.

Башкортостан мәдәнияте, тирә-як мөхитне өйрәнү дәресләре буенча сыйныфтан тыш эшләр оештыру макса-тында хөрмәтле коллегаларыма түбәндәгечә эш оештыруны тәкъдим итәр идем.

Башлангыч сыйныф укучыларын укыту-тәрбияләү процессына тикшеренү методларын кертү өч кимәлдә тор-мышка ашырылырга мөмкин:

1. Гыйлми тикшеренүнең дөем һәм аерым метод-ларын барлык фәннәр буенча дәресләргә турыдан туры кертү.

2. 1-4 нче сыйныфларда фикерләүгә өйрәтү буенча махсус чараларда укучыларның фикер эшмәкәрлеген, интеллектын һәм иҗади сәләтлелеген үстерү.

3.Мәктәптән тыш фәнни белем алу, иҗади эзләнү эшмәкәрлеген оештыру (укучыларның индивидуаль тикшеренүләре).

2

Башлангыч сыйныфлар өчен “Туган якны өйрәнү” планы түбәндәге төп темаларны үз эченә алдырга мөмкин:

1нче сыйныф “Туган як, туган нигез...”

а) “Туган табигать һәм без” темасыны рәсемнәр ясау Һәм альбом төзү;

б) “Авылым матур тату гаиләләр белән” темасына инша язу һәм альбом төзү;

в) Нәсел агачын өйрәнү һәм “Алтын шәҗәрә”исемле альбом төзү;

г) “Нәселем зыялылары” темасына тикшеренү оештыру, инша язу һәм альбом төзү;

д) “Үзем турында үзем” темасына инша язу.

2 нче сыйныф “Без – табигать дуслары”

а) Авылым җирләре белән экскурсияләрдә, походларда танышу һәм җир-су атамалары, топонимика турында легендалар туплау; “Бу исемнәр каян килә?” исемле альбом төзү;

б) “Авылым ни өчен шулай дип атала?” соравына җавап эзләүне оештыру, төрле фаразлаулар җыю, эзләнүләр нәтиҗәсе буенча район газетасына статья бирү;

в) авылның тарихи урыннары белән танышу, “Авылым фотосүрәтләрдә”, “Авылым табигате – фотоларда” исемле альбомнар төзү;

г) Тирә-як мөхит чисталыгы буенча тикшеренү оештыру, тазарту эшләрендә катнашу;

е) авыл халкы сөйләмендә кулланылган табигать турында мәкаль, әйтем, такмазалар, такмаклар, җырлар, табышмаклар җыю, аларны дәресләрдә куллану.

3 нче сыйныф

Минем өчен туган авылым гүзәлләрдән гүзәл башкала”

а) район биләмәсендәге Башкортстанның табигый һәйкәлләре булган истәлекле урыннарга экскурсиягә бару, “Башкортстан 3




App0187

32






























12нчы укучы.

Алтын шәҗәрә.

Изге җирем, дан казанган халкым,

Җиде тамырым – алтын шәҗәрә.

Җидегән йолдыздай балкып калыккан

Яңа буын яшьни, яшәрә.

Гасырларның кузлы очкыннары

Туган туфрагыма сибелгән.

Замана чынбарлыгы – ука тасма

Тарих битләренә чигелгән.

Гомер шавы, ялкынлы истәлек

Еллар төпкеленнән ишара.

Җырым җәлеп иткән, киң тамырым,

Теремек зат – алтын шәҗәрә.

( Укучылар гаилә шәҗәрәләрен күрсәтәләр, нәсел агачы турында сөйлиләр. Кичә “Лаклы вальсы” җыры белән тәмамлана.)





























31



































































































































































































App0187



Кулланылган әдәбият:

1. Гранит Нурулла улы Зиннуров.“История села Лаклы” китабы.

2. Амур Фассахов. “Туган авылым Лаклы” шигыре.

3. Алевтина Валеева. “Әй”, “Яшә, якты Лаклы”, “Алтын шәҗәрә” шигырьләре.

4. Руф Зиннуров. “Болытларга башын терәгән дә...”, “Лачынташ” шигырьләре.

5. Мидхәт Нигматьянов. ” Шаптырмак” шигыре.

6. Гөлдәр Нуриева. “Әй буйлары яшел дала” мәкаләсе.

7. “Памятники природы Башкирии” китабы.

8. Руф Зиннуров сүзләренә язылган “Бер җырлыйсым килә Әй буенда”, “Лаклы вальсы” җырлары.

9. Җ.Хәлилованың “Авылым ни ңчен Лаклы дип атала?” мәкаләсе.
































табигате һәйкәлләре” исемле фотоальбом эшләү, мате-риаллар туплау һәм өйрәнү;

б) авыл янындагы сулыклар янына экскурсияләр оештыру, агым тизлекләрен үлчәү, ярларын чистарту; елгаларыбыз турында белешмәләр җыю;

в) калкулыклар , урманнарга экскурсияләр оештыру, үсем-лекләр һәм хайваннар дөньясы белән танышу; калку-лыкларның биеклекләрен үлчәү;

г) авылдашлар иҗаты белән танышу; туган авылга багыш-ланган шигырь, җырлардан төзелгән шигъри-музыкаль кичә үткәрү.

д) “Бөек Ватан сугышы гаиләм тарихында” темасына эзләнүләр оештыру, нәтиҗәләр буенча альбом төзү;

е) укытучы-фронтовиклар турында мәктәп музее өчен материал туплау; эзләнүләр нәтиҗәләре буенча район газетасына статья бирү.

4 нче сыйныф “Авылым шәхесләре”

а) “Туган якны өйрәнәбез” исемле стенд булдыру;

б) мәктәп, авыл тарихында якты эз калдырган шәхесләр турында материаллар туплау, мәктәп музеена альбом төзеп бирү;

в) авылыбызда туып үскән һәм иҗатын туган ягына багышлаган шагыйрь, композиторлар биографиясен һәм иҗатын өйрәнү; “Авылыбыз табигате турында шагыйрь-ләребез” исемендәге альбом төзү;

г) авылыбыздан чыккан атказанган сәнгать эшлеклеләре, авыл хуҗалыгы алдынгылары, атказанган укытучылар биографиясен өйрәнү, алар хакында альбом төзү;

д) район, республика күләмендә үткәрелгән “Туган ягым” фотоконкурсларында катнашу;

е) “Дорогами Отечества” район конкурсында катнашу эзләнүләр нәтиҗәләре белән чыгыш ясау;

4

ж) республика күләмендә үткәрелгән “Минем кече туган ягым” конкурсына материаллар туплау һ.б.

Туган якны өйрәнү” программасы буенча төп эш сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда, мәктәптән тыш тикшеренүләр аша оештырылса, тупланган мәгълүмәт уку-укыту процессында киң кулланыла. Традицион дәресләр белән беррәттән дәрес-диспутлар, дәрес - сәяхәтләр, прак-тикумнар, экскурсияләр, очрашулар үткәрелә.

Барлык башлангыч сыйныфларда да татар әдәбияты дәресләрендә “Халык авыз иҗаты” темасы өйрәнелә. Программа материалы өйрәнелеп беткәч, авылдан җыелган халык иҗаты белән танышырга була, охшаш һәм аермалы якларын ачып, җирле материал үзенчәлеген ачыкларга мөмкин.. Татар, рус теле дәресләрендә бу материал төрле төр диктантлар өчен текст итеп кулланылса, топонимика буенча җыелган эшләр географик атамаларның, кушма сүзләрнең дөрес язылышын өйрәнгәндә файдаланыла. Җир-су атамалары белән бәйләнгән легендалар да туган табигатькә игътибар, саксыл караш тәрбияли. Мәсәлән, Лаклы салкын мәгарсендә Салават Юлаевның патша солдатларыннан яшеренүе, Салават һәм Фәризә хакындагы легендалар, Киндеркүлдә яшәүче аҗдаһа, “Сәлимә тобасы”, Лачынташ тавы хакында риваятьләр белән Башкортстан мәдәнияте дәресендә таныштырдым.

Салават төбәген юкка гына Швейцария белән чагыштырмыйлар. Табигый могҗизәләр монда адым саен. Тирә-якка дан тоткан бу табигый байлыкны өйрәнүгә аеруча күп игътибар бирү кирәк дип исәплим. Без “Памятники природы Башкирии” (Уфа, 1974”) китабындагы статьяларны, Г.Н.Зиннуровның “История села Лаклы” (Уфа, 2004) китабында бирелгән 1770 елның 26 маенда безнең төбәктә булып киткән академик Петр Симон Паллас язмаларын тирә-як мөхитне өйрәнү дәрәсләрендә карадык. Күп кенә үсемлек-ләрнең Башкортстанда сирәк очравын ачыкладык 5

башын салган 204 каһарманга таш һәйкәл бар.

1752нче елда авылыбызга нигез салучы Гайса мулла, Хәлил мулла, Ягүдә, Ибрай, Исмаил, Максут, Гүмәрнең исемнәре дә авылдашларыма яхшы таныш.



App0094



Таймый авылының 7 гаиләсенә Лаклы елгасы буендагы җирләрне бирү турындагы тарихи договор





30













































































































































































































































App0187



Кулланылган әдәбият:

1. Гранит Нурулла улы Зиннуров.“История села Лаклы” китабы.

2. Амур Фассахов. “Туган авылым Лаклы” шигыре.

3. Алевтина Валеева. “Әй”, “Яшә, якты Лаклы”, “Алтын шәҗәрә” шигырьләре.

4. Руф Зиннуров. “Болытларга башын терәгән дә...”, “Лачынташ” шигырьләре.

5. Мидхәт Нигматьянов. ” Шаптырмак” шигыре.

6. Гөлдәр Нуриева. “Әй буйлары яшел дала” мәкаләсе.

7. “Памятники природы Башкирии” китабы.

8. Руф Зиннуров сүзләренә язылган “Бер җырлыйсым килә Әй буенда”, “Лаклы вальсы” җырлары.

9. Җ.Хәлилованың “Авылым ни ңчен Лаклы дип атала?” мәкаләсе.


































28

Шарифулла Хамматовка куелган һәйкәл



11нче укучы.

Лаклы – уңганнар авылы.

Уңганлыгы, булганлыгы белән тирә-якта дан тоткан лаклыларның көнкүреше ямьле. 450ләп иркен өйләре, төзек куралтылары белән авыл күзнең явын алып тора. Монда 1969 нчы елны сафка кергән урта мәктәп, балалар бакчасы, күркәм мәдәният сарае, дәвахана бар. 1955нче елда авыл дөем электр челтәренә тоташ-тырылган. 1981 нче елдан су үткәргеч эшләп килә. Ике йөз иллеләп йортта телефон бар. Җиңел машина, йөк машиналары, трактор, мотоцикллар саны бихисап. Тырыш халык үзенең туган ягын матурлауга, көнкү-решне алга җибәрүгә күп көч сала.

Авыл тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең як-ты истәлегенә лаклылар тогры кала. Халык комиссары Шарифулла Хамматовның каберенә обелиск, мәдәният сарае каршысында һәйкәл куелган. Репрессия корбаны Нурулла Зиннуровның исеме авылның иң күркәм урамна-рының берсенә кушылган. Бөек Ватан сугышында 29













































































































































































































































App0187



Кулланылган әдәбият:

1. Гранит Нурулла улы Зиннуров.“История села Лаклы” китабы.

2. Амур Фассахов. “Туган авылым Лаклы” шигыре.

3. Алевтина Валеева. “Әй”, “Яшә, якты Лаклы”, “Алтын шәҗәрә” шигырьләре.

4. Руф Зиннуров. “Болытларга башын терәгән дә...”, “Лачынташ” шигырьләре.

5. Мидхәт Нигматьянов. ” Шаптырмак” шигыре.

6. Гөлдәр Нуриева. “Әй буйлары яшел дала” мәкаләсе.

7. “Памятники природы Башкирии” китабы.

8. Руф Зиннуров сүзләренә язылган “Бер җырлыйсым килә Әй буенда”, “Лаклы вальсы” җырлары.

9. Җ.Хәлилованың “Авылым ни ңчен Лаклы дип атала?” мәкаләсе.
































(астра альпийская, шитовник Роберта, василёк сибирский, оносма простейшая һ.б.), аларны саклау турында сөйләштек.

Туган авылыбыз шагыйрьләре, аларның иҗаты белән танышу максатында сыйныфтан тыш уку дәресләре үткәрелә. Мәсәлән, Татарстаннан авылыбызның 250 еллыгына кунакка кайткан, мәктәп еллары Лаклыда үткән күренекле шагыйрә Резеда Валиеваның шигырьләрен үзе башкаруында тыңлау туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә булышлык итте. Татар әдәбияты һәм татар теле дәреслекләренә кергән Резеда Валиеваның һәр шигырен укучылар яттан өйрәнеп бардылар. Авылдашыбыз Мидхәт Нигматьяновның иҗатына да балалар битараф түге. Казан шәһәрендә яшәүче, күп еллар Татарстан президенты Шаймиев департаментында эшләп хаклы ялга чыккан Руф Зиннуровны Лаклының чын патриоты дип әйтергә була. Ул авылыбызга багышлап язылган шигырьләрен үз акчасына өч китап итеп бастырды, мәктәп китапханәсенә бүләк итте. Укучылар бу җыентыклардан күп кенә шигырьләрне яттан өйрәнделәр.

Йомгаклап әйткәндә, җирле метериалны өйрәнү буенча оештырылган тикшеренүләр, тупланган белемне дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда файдалану балаларда туган җиргә сөю тәрбияләргә булышлык итә, туган якны, аның кеше-ләрен өйрәнү теләген тудыра, укучының интеллектуаль фикерләү сәләтен үстерә.

Ә югарыда әйтелгәннәрне тормышка ашыру укытучының иҗади эзләнүен таләп итә.






6















7



Creat0007

тәрҗемәсе булып кына сакланган.

(“Лаклы кызлары” биюе башкарыла.)



23



Йорт кәҗәсе әнә нинди кыяларга үрмәли.

Ылактан ни җире белән кәм?



10нчы укучы.

Яшә, якты Лаклы.

Яланаяк балачагым – Лаклы,

Ерактагы яшьлек таңым – Лаклы,

Җырда яшәр халкым моңы – Лаклы,

Яңа буын зиһене, аңы – Лаклы.

Ата-бабам туып үскән җире – Лаклы,

Әниләр урагына тамган ачы тире – Лаклы,

Яуда җиңгән ир-батыры – Лаклы,

Бөекләрдән-бөек, бердән-берем – Лаклы.

Сикәлтәле язмышлы авылым – Лаклы,

Утлы елларның җил-давылы – Лаклы,

Җырым сагынып сиңа кайта – Лаклы,

Мәңге нурлар сибеп яшә якты – Лаклы,

Илаһи ихтирамга лаеклы син – Лаклы !

28













































































































































































































































































App0187



Кулланылган әдәбият:

1. Гранит Нурулла улы Зиннуров.“История села Лаклы” китабы.

2. Амур Фассахов. “Туган авылым Лаклы” шигыре.

3. Алевтина Валеева. “Әй”, “Яшә, якты Лаклы”, “Алтын шәҗәрә” шигырьләре.

4. Руф Зиннуров. “Болытларга башын терәгән дә...”, “Лачынташ” шигырьләре.

5. Мидхәт Нигматьянов. ” Шаптырмак” шигыре.

6. Гөлдәр Нуриева. “Әй буйлары яшел дала” мәкаләсе.

7. “Памятники природы Башкирии” китабы.

8. Руф Зиннуров сүзләренә язылган “Бер җырлыйсым килә Әй буенда”, “Лаклы вальсы” җырлары.

9. Җ.Хәлилованың “Авылым ни ңчен Лаклы дип атала?” мәкаләсе.
































Лаклы сылуы (9 нчы укучы)

Әйсылу, таныш булыйк, мин – Лаклы сылуы. Авылым сул ярыңа урнашкан. Ул ни өчен Лаклы дип атала икән соң?

Авылыбызга синең сул кушылдыгың булган йөгерек сулы Лаклы елгасының исеме кушылган булырга тиеш. Чөнки 1760нчы елның 3 февралендә кул куелган тарихи договорда Таймый авылының җиде гаиләсенә Лаклы елгасы буендагы җирләрне бирү турында бәян ителә. 1770нче елны безнең төбәктә булып киткән академик Петр Симон Паллас язмаларына караганда, ул вакытта безнең ата-бабалар Карагачлыкул чишмәсе буендагы авылда (хәзерге Иске йорт дип аталган җирдә) яшәгән булганнар. Язмада авыл Лаклы елгасы буена урнашкан, тирә-якка киң билдәле мәгарә Лаклытау эчендә. дип билгеләп үтелә.

Лаклы сүзенең ясалышын төрлечә фаразлыйлар. Башкорт сүзе “олакты”, я булмаса “улак” сүзеннән килеп чыккан дип әйтүчеләр бар. Тик ни өчен безнең бабайлар авылыбызны Ылаклы дип йөртәләр иде икән?

Бервакыт Лаклының өч яклап уратып алган кыя тауларын үз иткән йорт кәҗәләрен күреп, кунакка кайткан филология фәннәре докторы Ганиев Фуат Ашраф улы мондый фикер белән уртаклаша. “Борыңгылар җир-су атамаларын табигать үзенчәлекләренә карап сайлаганнар. Төбәктә элек-электән кыр кәҗәләре – ылаклар күпләп яшәгән, елга һәм авылның исеме шуннан килергә тиеш”,- дия ул. Чынлап та, Әй елгасы буена урнашкан Еланлы, Торналы, Юкәле авылларының исеме елан, торна, юкә сүзләреннән алынганлыгы ачык күренә. Ә инде ватытында авылыбызга исем биргән, бүген архаизмга әверелгән ылаксүзе башкорт телендә “козерог” йолдызлыгы 27













































































































































































































































App0187



Кулланылган әдәбият:

1. Гранит Нурулла улы Зиннуров.“История села Лаклы” китабы.

2. Амур Фассахов. “Туган авылым Лаклы” шигыре.

3. Алевтина Валеева. “Әй”, “Яшә, якты Лаклы”, “Алтын шәҗәрә” шигырьләре.

4. Руф Зиннуров. “Болытларга башын терәгән дә...”, “Лачынташ” шигырьләре.

5. Мидхәт Нигматьянов. ” Шаптырмак” шигыре.

6. Гөлдәр Нуриева. “Әй буйлары яшел дала” мәкаләсе.

7. “Памятники природы Башкирии” китабы.

8. Руф Зиннуров сүзләренә язылган “Бер җырлыйсым килә Әй буенда”, “Лаклы вальсы” җырлары.

9. Җ.Хәлилованың “Авылым ни ңчен Лаклы дип атала?” мәкаләсе.


































Тема: Куллар ник кирәк? (Әкияткә сәяхәт.)


Максат: 1.Уку күнекмәләрен камил-ләштерү, шигырьне сәнгатьле уку өстендә эшләү.

2.Зирәклек, тапкырлык сыйфатларын тирәнәйтү, сөйләм үстерү.

3.Халык авыз иҗатының төрләрен күзаллау, алар аша завык тәрбияләү.

4.Уңган, оста куллы кешеләргә хөр-мәтле караш булдыру.


Җиһаз: компьютер,презентация, әкият геройлары маскалары.


Катнашалар: әкият сөйләүче, әкият геройлары (Оста куллар һәм дуслары, убырлы карчык, сакчылар).

8





Creat0007


Дәрес барышы:

Укытучы:- Балалар, сез әкиятләр тыңларга яратасыз. Бүген сезгә бер әкият сөйлибез.

Әкият сөйләүче:

Борын-борын заманда

Сарык йөргән урманда,

Торна йөргән чабанда,

Чуртан торган аранда –

Менә шушы заманда,

Әллә ялган әллә чын,

Гаепләштән булмасын,

Нәсибаш-Лаклы арасы гел

Кара урман булган, ди.

Шул урманда юлбасарлар

Ята торган булган, ди.

Икәү түгел, бишәү түгел,

Үзләре утыз икән,

Базарчының-юлаучының

Эшләре бик хөрт икән.

Тау арасы чокыры икән

Кара эшләр оясы:

Җаныңмы?”-дип,

Малыңмы?”-дип,

Балта-пычак уйнасынмы,

Юлчымы кан еласын... 9

.





Creat0007

8нче укучы.

Лачынташ.

Өч ягыннан саклый авылыбызны

Зәңгәр күккә ашкан кыялар.

Бөркетләр дә шунда гомер итә,

Кая бакма, күренә оялар.

Кара урман каплый тау итәген –

Карагайлар, чыршы, наратлар.

Әнә шушы җирне – Лачынташны

Гомерем буе өзелеп яратам.

И соклангыч күренеш – тау астында

Әй елгасы ага тын гына,

Аңа кулын суза Шыңгырт суы –

Табигатьтә мәңге моң гына.

Таң атканда тауга нурлар куна,

Олы тормыш шуннан башлана.

Минем өчен туган Лаклы авылым

Гүзәлләрдән гүзәл башкала.

Изображение%20070

Кыялары күккә ашкан Лачынташ 26
































7нче укучы.

Соңгы елларда тирә-якта киң танылу тапкан табигый фонтаның белән дә горурлана аласың син, Әйсылу. Лаклы авылыннан 5 чакрым елга агышына каршы менсәң, Әйнең уң ягында күрәсең аны. Җир астыннан көчле басым белән ургылып чыккан су 8-9 метр биеклеккә күтәрелә дә бәллүр бөртекләредәй җиргә сибелә. Суы зәм-зәмдәй татлы, ширбәтле.

Шагыйрьләр дан җырлаган тагын бер сихри почмак - Капкаташны күргән һәр кеше таң кала. Табигать, гүя, кешене кабат-кабат аптыратыр, сокландырыр өчен бар матурлыкны шунда җыйган. Лаклыдан агымыңа каршы 2 чакрым өстә урнашкан Лачынташ тавында 150 м биеклектә ул. Су тарафыннан кыядан кисеп алынган 2 м калынлыгындагы известьташ сирәк очрый торган таш капка хасил итә. Арканың киңлеге 4 м 20 см, биеклеге 4м. Ташларга ябышып гәрәбә кәүсәле наратлар, елак каеннар үсә, ә агачлар булмаган иң текә, тигез кыялар куаклыклар, мүк, лишай белән капланган.

19

Табигый һәйкәл – Капкаташ 25
































Күпме акча, алтын-көмеш,

Күпме товар, күпме ат,

Толып, билбау, киез ката,

Чыбыркы, ыштыр, чабата,

Талап җыйган, ди, явызлар,

Монысы инде чын да чын,

Гаепләштән булмасын.

Мәшһүр Лаклы төбәгендә

Торган, ди, Оста куллар.

Ни базарчы, ни бай түгел

Кыю да түгел алар.

Укытучы:

Оста кулларның булган, ди, ике җан дусты. Куллар дусларын шундый яраткан, аларның киңәшеннән башка беркайчан да эш башламаган, сүзлә-реннән чыкмаган, ди. Дуслар сарай-лар корган, ашлык үстергән, халыкны тел йотарлык тәмле ризык белән сыйлаган, кешеләр алар теккән затлы күлмәкләр, нәфис читекләр киеп йөргән, имеш. Түбәтәйләргә ука, кызлар чәчләренә чулпылар таккан алар.

Бу өчәүнең дуслыгына җиде тау

10



Creat0007

эче кара янган.Ул ничек булса да Оста кулларны үзенә буйсындырырга булган. Бер кара төндә тау арасы юл-басарлары ярдәмендә дусларын урлап качкан.

Уң кул белән Сул кул кайгыдан саргайганнар, нишләргә дә белмә-гәннәр. ( Оста куллар керә.)

Оста куллар:

- Эх дусларым, сагынамын,

Моңланам сезне уйлап,

Ай-и-и-и-и,

Саргаям сезне уйлап.(Елый.)

- Балалар, күрегез, дусларымны югал-ткач, нинди хәлгә төштем мин. Дию пәрие колына әверелдем. Аның әмере буенча йортлар шартлатам, юлба-сарлар белән кеше талыйм, мин булган җирдә хәзер кара төтен белән утлы күмер генә кала. Нишләргә соң миңа, Диюдән ничек котылырга?

Укытучы:

-Укучылар, күрдегезме Оста куллар нинди хәлгә төшкән? Үкереп-үкереп еласа да Диюдән котыла алмый ул.

11





Creat0007

6нчы укучы.

Шаптырмак.

Тау арасы Шаптырмасы –

Авылдашлар сөйгән урын.

Мул сулы чишмә үз иткән

Чүлмәк тауның елга кырын.

Зур рәхмәт шул чишмәгә

Торба салган авылдашка.

Шул торбадан чылтыр-чылтыр

Елгага чишмә ага.

Саф су белән эшчәннәргә

Басуларда ашлар пешә.



Rotation%20of%20Изображение%20146

Табигый фонтан

24






































5нче укучы.

Әйсылукай, синең ярларыңда табигый һәйкәлләрнең күп булуын беләбез. Лаклытау эченә урнашкан Лаклы салкын мәгарәсе Башкортстан дәүләте тарафыннан саклана. Төбәктә 1770 нче елның 26 нчы маенда булып киткән академик Петр Симон Паллас ташкуыш турында тулы язма калдырган.

Мәгарә авызы Лаклы елгасы ярыннан 40 м биеклектә Лаклытауның көнбатыш ягы уртасында урнашкан. Эчендәге юллар озынлыгы 320 м, залларының киңлеге урыны белән 50 метрга, ә биеклеге 25 метргача җитә. Аеруча беренче “Вестибюль” дип аталган залы бик зур. Стеналардагы кальцит агып каткан шар сыман үзенчәлекле бизәкләре белән көчле ут яктысында күргәзмә залын хәтерләтә ул. Бу кадәр күп күләмдә кальцит катламы башкача Башкортстанның бер мәгарәсендә дә очрамый. Температурасы 12 градус тирәсе. Эчендә күпләп күгәрченнәр һәм ярканатлар яши. Мәгарәнең соңгы стенасы шарлавыкны хәтерләтә. Бу су тау астыннан тышка бәреп чыгып, Шаптырмак чишмәсен хасил итә. Шул чишмәне мәгарәне “төзүче” дип фаразларга була.

13

Шаптырмак чишмәсе 23






































Аңа карата сездә нинди хисләр туды?

Укучылар:

- Оста куллар безгә бик җәл. Аның кайгысы бик зур.

Оста куллар:

- Җәллисезме? Сине кызганган кеше генә сиңа ярдәм итәчәк, тик андыйлар хәзер табылмаячак, дип, Дию миннән көлгән иде. Балалар, сез минем дусла-рымны табарга ярдәм итегезче. Менә сезгә өч ачкыч, алар сезгә кирәк булачак. (Шатланып чыгып китә.)

Укытучы:

- Барыр җиребез ерак. Тизрәк юлга чыгарга кирәк. Нәрсә белән барабыз?

Балалар: - Атлар белән.

Безнең балалар баралар

Атка атланып.

Әй, аткаем, минем атым

Чап син шатланып.

Укытучы: - Карагыз әле, безне атлар кара урманга алып килде. Урман, Дию пәрие кайда яши? Безгә юл күрсәт.(Мониторда Кара урман, тавыш яңгырый):

12





Creat0007

- Табышмакка җавап тапсагыз, юл күрсәтермен:

Ике ана, бишәр бала,

Һәркайда икесе бертөрле киенә.(Куллар.)

- Тагын бер соравым бар. Куллар ник кирәк?

( Е.Пермякның “Куллар ник кирәк?” әсәрен рольләп уйнап күрсәтү.)

( Планшетта юл ачыла. Атлылар тагын чаба. Икенче бит ачыла. Убырлы карчык өе.)

Убырлы карчык(керә):

- Фу-фу, кеше исе килә.

Бала( алга чыга, иптәшләренә эндәшә):- Курыктыгызмы әллә. Курыкмагыз! (Убырлы карчыкка.)

- Исәнмесез-саумысыз?

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

- Әби, әссәламегаләйкем!

Убырлы карчык:

- Вәссаләймегаләссаләм. Шуннан?

Б. Тугыз ким уннан.

У.к. Шуннан? 13

Саламнан тәртә каерып

Кырмыска җиккән чаклар.

2нче укучы:

Әпчи, чумадан,

Әби битен юмаган,





Creat0007

4нче укучы.

Болытларга башын

терәгән дә...

Болытларга башын терәгән дә

Йоклап ята кебек Лачын ташы:

Әллә картайганмы, Әйне тыңлап,

Әллә ашаганмы “ашар ашын”?

Юк, юк, Лачын ташы һәрчак уяу,

Тып-тын гына карый урманга,

Гаҗәпләнми анда аю яшәгәнгә,

Кошлар күпләп оя корганга.

Гасырлырдан гасырларга күчә

Легендалар булып Лачын ташы,

Буыннардан-буыннарга ядкәр була

Лаклымның шушы йөзек кашы.

(“Бер җырлыйсым килә Әй буенда” җыры башкарыла.)



Изображение%20079



Лаклы салкын мәгарәсе

22






































20

Әйсылукай.

Мин - Әйсылукай. Урал таулары куеныннан, Әвәләк тавының көнчыгыш битләвеннән, 780 метр биеклегендәге сазлыклы җирләрдән башланам һәм Чиләбе өлкәсе, Башкортстанның Салават, Кыйгы, Дуван, Мәчетле районнары аша 580 чакрым юл үтеп, сул яктан Караиделгә барып коям. Агымымның өске өлешендә ак чыршы, чыршы, нарат, яфраклы агачлар үсә. Лаклы яныннан башланган аскы өлешне урманлы далалар били.

Мин, Әйсылуга, уң яктан Күсә, Олы Арша, Кыйгы, Олы Ык, сул яктан Олы Саткы килеп кушыла. Лаклы елгасы да - сул кушылдыгым.

Минем буйларымда күпме булсагыз да, hәрвакыт тәү күргәндәй хәйран каласыз. Шаулап аккан шарлавыклар да, биек тупсалар да, кискен борылышлар да бар монда. Бер болын-тугайларга чыгып җәеләм, бер таш кыялар арасында кысылып калам. Биеклекләре 40 метрдан ашу известьташ кыялар елга буйлап 7-8 чакрымга сузылган стеналар хасил итә. Кыяларыма халык матур-матур атамалар бирә. Мәсәлән, лаклылар Сыбаркыя, Тактаташ, Лачынташ дип йөреткән тауларым бар. 21



































Б. Утырган да шуган.

У.к. Шуннан?

Б. Кишер белән суган.

У.к. Шуннан?

Б. Койрыгы туңган.

У.к. Һәй, маладис. Такмаза бигрәк яратам мин. Тагын кем әйтә?

1нче укучы:

Бар иде бит яшь чаклар-

Кесә тулы борчаклар.

Саламнан тәртә каерып

Кырмыска җиккән чаклар.

2нче укучы:

Әпчи, чумадан,

Әби битен юмаган,

Әби битен юар иде

Комганда су булмаган,

Комганда су булыр иде

Кызы суга бармаган.

Кызы суга барыр иде

Көянтәсе булмаган.

Көянтәсе булыр иде

Әтисе ясамаган.

Әтисе ясар иде дә

Агачлары булмаган.

Шуның өчен әбекәй

14





Creat0007

Бүген битен юмаган!

Убырлы карчык:

- Ха-ха-ха! Әй афарин! Шатландырдыгыз карчыкны! Беләм, Оста кулларның дусларын эзләп барасыз. Менә сезгә йомгак, ул сезгә юл күрсәтер. Хәерле юл сезгә!

( Өченче бит ачыла. Дию сарае ишеген ике сакчы саклый.)

Сакчылар:

- Кем килә? Ни кирәк?

Укучы:

  • Без Оста кулларның дусларын коткарырга килдек!

Сакчылар:

- Безнең биремнәрне үти алсагыз - сарайга юл ачарбыз, үти алмасагыз – башсыз калачаксыз!

1нче сорау. Уң кулга Сул кул ни өчен кирәк?

( Ш.Галиевның “Уң кул белән Сул кул” әсәрен уку өстендә эш оештырыла.)

2нче сорау. Мәкальләрнең азагын табыгыз.

-Уңганның кулы – (гадәт),

15





Creat0007

2нче укучы.

- Башкортстан Республикасының Салават районын-дагы Лаклы авылы мәгърүр hәм мәhабәт Уралның Ямантау белән Имәнтау сыртларына сыенып утырган. Әкияти хозурлык монда. Таулар арасыннан зәңгәр тасма булып Әй елгасы ага. Ярлары текә, кыялы. Тауларның берсе Лачынташ дип атала. Монда кайчандыр бөркетләр күпләп оя корган. Күтертау, Лаклытау, Чүлмәктау, Тирмәнтау, Шәрәктау – бу калкулыклар авылыбызны өч яклап җил-давылдан курчалый. Күпсанлы салкын чишмәләрнең суына туенган йөгерек Лаклы елгасы авылыбызны икегә - Аръякка hәм Бирьякка бүлеп ага.

Бидегүш төбегендәге Киндеркүл күп төрле балыклар, кыргый кошлар үз иткән сулык кына түгел, ә инде риваятьләргә бай күл. Имеш, кайчандыр монда коточкыч аждаhа яшәгән, ди. Вакыт-вакыт ул кешеләрне hәм хайваннарны кабып йоткан, имеш. Ачыкканда куркыныч итеп акара торган булган. Беркөнне ике болыт күлгә төшкән hәм аждаhаны эләктереп очкан. Диюнең җирдән сөйрәлеп барган койрыгы берничә өйне җимергән, имеш. Шуннан бирле аждаhаны күрүче булмаган, тик куркыныч авазлар hаман ишетелә, икән.

3нче укучы.

Әй.

Бар дөньяда бер елга,

Исемнәре аның Әй.

Тын гына җырлап ага,

Бик сагындым дигәндәй.

Бар дөньяда бер елга,

Ярларында көлә җәй.

Мин яра-а-там,”- дип кычкырсаң

Мин дә!” – диеп әйтә Әй. 20










































( Әдәби-музыкаль кичә.)

1нче укучы.

(Шигырь сүзләренә язылган көй уйнатыла.)

Туган авылым Лаклы.

Урал тавы, уратып алып,

Саклый сине җил-давылдан.

Бер ягыннан Әй елгасы

Шаулап ага киң ярыннан.


Бидегүштә Киндеркүле

Сафлык бирә тирә-якка,

Кем сокланмый Капкаташка,

Гомер буе тора сакта.


Чылтырап аккан чишмәсе бар,

Тау арасы – яр буенда.

Яшь киленнәр суга бара

Шул чишмәгә үз туенда.


Авылым йөзе чәчкә кебек,

Бер-бер артлы өйләр үсә.

Атна саен туй ясала,

Яңа өйгә яшьләр күчә.


Тәбрик итәм шуны күреп,

Шул авылның кешесемен,

Бу матурлык исбатлыйдыр

Ил-анамның үсеше, дим. 19


































Останың кулы – (сәләт).

-Күз курка(кул эшли).

3нче бирем. Табышмакка җавап табыгыз:

- Ике юан ботак

Чыгара бишәр вак ботак. (Куллар.)

- Бик зирәксез икән, укучылар. Сарайга рәхим итегез.

(Сарай ишеге ачыла. Өч йозак белән бикләнгән сандык тора.)

- Бу сандыкка Оста кулларның дуслары бикләнгән. Тик безнең ачкычларыбыз юк.

Укучы:

- Карагыз әле, Оста куллар биреп җибәргән ачкычлар йозакларга яраклы икән.

( Йозаклар ачыла, Оста куллар дуслары - Акыл һәм Яхшы Күңел керә.)

Әкият сәйләүче:

- Менә нинди икән Уң кул белән Сул кулның дуслары. Кешегә оста куллы булу гына җитми, аңа төпле акыл белән яхшы күңел дә кирәк икән.

Әйе, бала, бу хикмәтне 16



КУЛДА – ҺӨНӘР, Ояларын өшкер-

КҮҢЕЛДӘ - ЯХШЫЛЫК! дем.

Бусы инде иң чыны, Утызын да бер

Онытма, бала, шуны. янчыкка

Моны үзең белү җитмәс, Төйнәп бозга ка-

Дустыңа да сөйләрсең. тырдым,

Кем өйрәтте дип сораса, Таш бәйләдем,

Үзем белдем диярсең. әфсен иттем,

Бүген яттым, кичә тордым Әй суына

Иллә әйбәт төш күрдем, батырдым.









Creat0007

Яшьтән белергә кирәк.

Ятсын асылташ булып:

БАШТА – АКЫЛ,

КУЛДА – ҺӨНӘР,

КҮҢЕЛДӘ - ЯХШЫЛЫК!

Бусы инде иң чыны,

Онытма, бала, шуны.

Моны үзең белү җитмәс,

Дустыңа да сөйләрсең.

Кем өйрәтте дип сораса,

Үзем белдем диярсең.

Бүген яттым, кичә тордым

Иллә әйбәт төш күрдем,

Тауның арасына бардым.

Теге утыз юлбарсарның

Ояларын өшкердем.

Утызын да бер янчыкка

Төйнәп бозга катырдым,

Таш бәйләдем, батырдым.

Әй суына әфсен иттем,

Ышанмасаң, барып кара,

Автобус алып бара.

Ышанмасаң, барып кара,

Автобус алып бара.

(Укучылар төсле кәгазьдән үзләренең кул сызымын кисеп алалар. Арт язуда 17



Creat0007


нинди һөнәр остасы булачаклары турында язалар.Сызымнар

11нче сыйныфны тәмамлаганда карар өчен архивка салына.)

18





App0022





























































Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 19.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров283
Номер материала ДВ-078144
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх