Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Исследовательская работа “Безнең нәселебез – укытучылар нәселе”
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Воспитательная работа

Исследовательская работа “Безнең нәселебез – укытучылар нәселе”

библиотека
материалов

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы

Адав - Толымбай урта гомуми белем мәктәбе»






Безнең нәселебез – укытучылар нәселе”







Җаббарова Нәфисә Фирдус кызы,

10 нчы сыйныф укучысы,

Җаббарова Вәсилә Фирдүс кызы,

6 нчы сыйныф укучысы

Җитәкчесе: Җаббарова Әлфия Ринат кызы, география укытучысы





2015-2016 нчы уку елы

Эчтәлек



  1. Кереш. Шәҗәрә ул – үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә..................3 бит

  2. Нәселем шәҗәрәсе - гаиләм горурлыгы......................................4-11 бит

  3. Йомгак..............................................................................................12 бит

  4. Әдәбият исемлеге............................................................................13 бит















Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була...

Риза Фәхретдин.

Кереш. Шәҗәрә ул – үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә

Шәҗәрә ул – үткәннәрдән

Киләчәккә тәрәзә.

Һәр халыкта, һәр заманда

Шәҗәрәдә дәрәҗә.

Дамир Гарифуллин.

Интернет сәхифәләрен актарганда, әлеге шигырьгә юлыккач, уйга калдык без. Шигырьнең һәр юлына тирән мәгънә салынган. Безнең нәселнең дә шәҗәрәсе бар бит.

Әти–әни дә, укытучыларыбыз да үз тамырларыгызны, әби – бабайларыгызны, нәсел тарихын белү кирәклеге турында һәрчак әйтә киләләр бит. Чыннан да, без шәҗәрә аша үткәннәргә карыйбыз. Күз каршында эленеп торган шәҗәрә ерак тарих турында сөйли, синең шул борынгы бабайлар каршындагы изге бурычыңны искә төшерә, туганнарыңны барлап, хөрмәтләп торырга куша, синең гади генә кеше түгел, әнә нинди олы нәселнең бер буыны икәнлегеңне аңлата. Шәҗәрәсен өйрәнеп, кешеләр ыруындагы, нәселендәге яхшы сыйфатларны киләчәктә тагы да үстерергә тырыша. Синең дәрәҗәң дә шул нәселгә бәйле. Кеше турында сөйләгәндә, фәлән нәселдән бит ул, диләр. Бу сүзләр кайчак мактап, кайчак яманлап әйтелә. Нәсел шәҗәрәсенең һәр ботагы, һәр яфрагы шул агачка үз төсен өсти.







Нәселем шәҗәрәсе - гаиләм горурлыгы

Без нинди нәсел кешесе? Кем безнең бабаларыбыз? Алар нинди кеше булган? Кешеләргә нинди файда китергәннәр? - дигән сораулар туды бездә. Аларга җавап эзләп, без гаиләбездә сакланган шәҗәрәгә мөрәҗәгать иттек, дәү әниебездән, әниебездән, әтиебездән һәм туганнарыбыздан нәселебез кешеләре турында сөйләүләрен үтендек. Эзләнгән, сорашкан саен, яңа һәм кызыклы мәгълүматларга юлыктык. Алынган җаваплар нигезендә әлеге эзләнү эшен башладык.

Аның максаты - гаилә тарихын, мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә, укытучыларга һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Бурычлары – нәселебез тарихына кагылышлы мәгълүматларны туплау, электрон форматка күчерү, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру, туган як тарихын өйрәнүдә файдалану. Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбайның “Ал бер үрнәк—бал кортлары төзи кәрәз, син дә ятма: кор ояңны, үр шәҗәрә” дигән сүзләрен эшебезнең девизы итеп алдык.

Буа районы Адав - Толымбай авылында яшәүче, илдә нинди генә вакыйгалар булуга да карамастан, укытучылык хезмәтенә тугры булган укытучылар династиясе Җаббаровлар һәм Хәлиловлар гаиләсенең нәсел шәҗәрәсенә күз салыйк.

Гомер йомгагы сүтелә дә сүтелә. Гасырларны еллар, елларны айлар, айларны атналар, атналарны көннәр, көннәрне сәгатьләр, сәгатьләрне минутлар, секундлар ашыктыра. Гомер йомгагы көннән-көн кыскара. Кеше үз гомерендә нинди дә булса бер файдалы шөгыль, үзе артыннан эз калдырырга тиеш. Кеше гомерен аккан суларга да тиңләп була. Күңелгә шагыйрә, укытучы Саҗидә Сөләйманованың:

"Ни белән үлчәнә үткән гомер,

Калган эзләр белән.

Кеше күңеленә орлык итеп,

Салган сүзләр белән," - дигән шигъри юллары килә.

Дөньяны аңламаган, күнелендә бер гөнаһы да булмаган самими сабый беренче тапкыр мәктәпкә аяк баса. Аның күңеленә беренче орлыкларны укытучы сала. Мәрхәмәт, кешелеклелек, олы җанлылык орлыклары, тупаслыкны, явызлыкны җиңеп чыгарга тиеш. Шуңа күрә укытучы бала күңелендә аеруча зур урын били.

Кем генә, нинди генә профессия кешесе булмасын, ул укытучыны хөрмәт белән искә ала.

Без Адав-Толымбай гомуми урта белем бирү мәктәбенең 6 нчы һәм 10 нчы сыйныфында белем алабыз. Бу вакыт эчендә безне төрле укытучылар укытты. Аларның барысы да күңелебез түрендә аерым бер эз калдырды. Чын укытучы булыр өчен, укытучы булып туарга кирәктер дип уйлыйбыз без. Укучы күңелен аңлау, игелекле, олы җанлы, белемле, максатчан булу, вакытны бушка уздырмау - мөгаллимнең төп сыйфатлары.

Укытучы - артист та, рәссам да, психолог та, оештыручы да, галим дә. Иң әһәмиятлесе: ул балаларны чын күңелдән яратырга, барысына да тигез карарга тиеш. 1902 нче елда рус язучысы А.П.Чехов үзенең бер хезмәтендә: "Укытучы бөтен яктан Беренче кеше булырга тиеш" - дип язган. Бу сүзләр бүгенге көндә дә үз көчендә.

Укытучы үз эшенә төрле яңалыклар кертергә дә, методиканы төрләндерергә дә, үз фәнен яхшы белергә дә тиеш, ләкин иң әһәмиятлесе: ул зур хәрефләр белән языла торган КЕШЕ исеменә лаек булырга, аны сакларга бурычлы. Авыруларын, борчуларын, дөнья мәшәкатьләрен мәктәп ишеге артында калдырырга тиеш ул. Нинди генэ борчуы булса да, укучылары алдында ул шат, белемле укытучы булып калырга мәҗбүр.

Һәр кеше дә укытучы була аламы икән? Безнеңчә, укытучы булып туарга кирәк. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау – тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул. Укытучы һөнәрен сайлаган кешегә иң башта – табигать биргән сәләт, тирән белем, сабырлык, күркәм холык, һәрвакыт үз-үзеңне башкаларга үрнәк итеп тота белү сыйфаты хас булырга тиеш. Без моны ишетеп кенә түгел, күреп тә беләбез, чөнки безнең нәселебездә уннан артык укытучы: бабабыз - Вәясил, бабабызның сеңелесе Дания апа, аның кызы – Гөлшат апа, бабабызның олы кызы Зилә апа, әтиебез - Фирдүс, әниебез - Әлфия, әниебезнең апалары Миләүшә апа һәм Флера апа, энесе Рамил абый һәм аның хатыны – Айгөл апа һ.б. Бүгенге көндә алар төрле район һәм шәһәр мәктәпләрендә эшлиләр. Шуларның берничәсе турында кыскача сөйләп үтәсебез килә.

Гомерләрен мөгаллимлек эшенә багышлаган, бездә дә бу һөнәргә мәхәббәт уяткан бабабызның якты истәлегенә багышлап, хәзерге көндә дә бу һөнәргә тугры булган, туганнарыбызга ихтирамыбызны белдереп, шушы язмабызны сезгә җиткерергә булдык. Берничә йөз еллар буена эстафета булып күчә барган бу һөнәргә безнең гаиләнең мәхәббәте әле дә сүнми, сүрелми.

Авылыбыз тарихында якты йолдыз булып кабынган, халкыбыз хәтерендә мәңгегә уелып калган онытылмас затларыбыз байтак. Шундыйлардан берсе – безнең әтиебезнең әтисе – Вәясил Шәкүр улы Җаббаров. Без бабабызны күреп түгел, ә аның турында ишетеп кенә беләбез, ул без туганчы ук вафат булган. Аның исеме күпләргә дә таныштыр дип уйлыйбыз, чөнки бабабыз 30 елдан артык мәктәптә балалар укыткан.

Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң – укытучы бул!”

Хак сүзләр... Укытучыдан башка президент та, патша да, инженер - төзүче, язучы, сатучы да булмас иде. Балаларның иңнәренә канат куеп, һәрберсенә тормышта урын табарга булышкан кеше дә – укытучы!   - дип балаларына үзенең төпле киңәшләрен биргән безнең бабабыз Җаббаров Вәясил Шәкүр улы.

Абажурлы зәңгәр лампасыннан

Өстәленә якты сибелгән.

Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,

Планнар да күптән төзелгән.

Ә ул һаман йокламаган,

Төн йокысын нәрсә алган соң?

Клара Булатова

«Мин үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлавыма нәрсә этәргеч булгандыр, хәзер инде хәтерләмим дә. Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы”. Бабаебызның әлеге сүзләрен яраткан әтиебез һаман искә ала.

Укытучы бөек, изге була,

Йөрәкләрдә мәңге саклана...

Нәселебезнең кайсы кешесен алып карасак та, һәрберсе уңган, алтын куллы, булдыклы. Шуның өстенә безнең туганнарыбызга сабырлык, белемгә омтылу, башкаларга ярдәм кулы сузу кебек сыйфатлар хас, бу чын укытучыда гына була торган сыйфатлар. Бабабызның бертуган сеңелесе Минвәлиева Дания Шәкүр кызы да укытучы һөнәрен сайлаган. Ул 30 елдан артык Казан шәһәренең 93 нче мәктәбендә математика укытучысы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Хәзерге вакытта аның эшен кызы Минвәлиева Гөлшат Зәкәрия кызы дәвам итә.

Укытучы!

Шушы исемнән дә югарырак нинди исем бар?!

Күңелем тулы сиңа рәхмәтем бар,

Җырда әйтеп бетмәс хисем бар.

Безнең әтиебезнең олы апасы - Закирова Зилә Вәясил кызы да укытучы. Ул да Укытучы дигән исемне горур йөртә. Бүгенге көндә Буа ветеринария техникумында студентларга математика фәненнән төпле белем бирә.

Сиңа сөйләрләр - онытырсың, эшләп күрсәтерләр - хәтереңдә калыр.

Үзең эшләп карасаң – аңларсың…

Безнең әтиебез – Җаббаров Фирдүс Вәясил улы да укытучы. Шуңа күрә без дә укытучы эшенең бар авырлыкларын беләбез. Әтиебез туган мәктәбебездә директор булып эшли һәм бер үк вакытта география фәнен укыта. Укучылар аны хөрмәтли һәм ярата. Моны без үзебезнең күзләребез белән күрәбез: балалар аның дәресеннән төпле белем алып чыгалар. Әтиебезнең дәресләре үзенчәлекле. Кайбер темаларны ул уен формасында аңлата, дәрестән китәсе килмәгән вакытлар була. Рәхәт, кызык... Син кешегә ярдәм итсәң, яхшылык кылсаң, ул да сиңа тиешлесен бирер, диләр. Әтиебез дә, акыллы, гадел кеше буларак, укучыларын бик ярата һәм һәр балага индивидуаль якын килә белә. Шул чакта олы һәм кечкенә кеше арасында җылы мөнәсәбәтләр туа.

Хөрмәтле әтием! Синең өчен

Шигъри юллар килә күңелгә,

Керсез уйлар бөреләнә җанда,

Йөрәкләрдән моңнар түгелә.

  Синең күзләр җылы караш сирпи

Якты нурлар бизи кыйбланы.

Кадерле әтием! Син - кояшы

Мәктәп дигән нәни дөньяның.

  Олы җанлы укытучы исемен

Син йөртәсең горур, хөрмәтләп.

Синең исем белән мактаулы һәм

Синең исем белән хөр мәктәп!

  Киң карашлы укытучы да син,

Таянычы һәрбер баланың,

Киләчәктә гөлчәчәккә күмелер

Син эз салган мәктәп аланы.

Синең сүзең иң саф чишмә кебек

Шифа бирә һәркем аңына,

Мәрхәмәт һәм шәфкать йөге белән

Тумыштан ук сеңгән каныңа.

  Киң күңелле һәм ярдәмчел дә син -

Җитәкчегә тәңгәл сыйфатлар.

Җылы сүзең, акыллы киңәшең

Һәр кешенең күңелен сихәтләр.

  Син гүзәлсең бөек эшең белән,

Шигъри җанлы Олы мөгаллим...

Хис агымына күп нокталар куеп,

Сүзләремне инде төгәллим.

Мин гап-гади авыл укытучысы, 

Байлыгым юк, юк шул даным да. 

Балаларга белем өләшәм мин, 

Рәхәт табам шуннан җаныма.

«Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым. Балачакта укытучы булып уйный идек”, - дип сөйли әниебез. Бу һөнәрне сайларга сыйныф җитәкчем Айсылу апа бик зур этәргеч ясады. Минем дә аның кебек буласым килде. Укыган чакта: “Үскәч кем буласың килә?”- дигәч, һичшиксез: “Укытучы”- дип җавап бирә идем. Туган авылым Чүпрәле районы Түбән Чәке урта мәктәбен тәмамлагач та, ике дә уйламыйча Казан дәүләт педагогия институтының география факультетына  укырга кердем. Студент еллар күңелле узды. Лекцияләр, практик эшләр һәм дә беренче дәрес… Беренче  дәресемне практикада чакта үткәрдем», - дип искә ала әниебез.    Институтны 1998 нче елда уңышлы тәмамлап, әтиебез белән шул ук елны гаилә корып, Адав – Толымбай урта мәктәбенә эшкә кайта. Бу уку йорты да күңеленә хуш килә. «Укучылар саны күп, коллектив тату»,- дип һаман мактап искә төшерә кадерле әниебез Җаббарова Әлфия Ринат кызы.   «Укыта торган фәнем бик тә кызыклы. Укучыда фәнгә мәхәббәт уяту - иң мөһиме. Ә моның өчен бар көчеңне кызганмыйча эшләргә кирәк», - ди ул.

Укытучы, безнеңчә, зур, матур, хуш исле гөл. Һәр көнне гөл, укытучы күңеле кебек, үсә һәм зурая. Гөлнең эше күп: җирдән су алып, үзен ашатырга, кояшка омтылып, яктылыкны йотарга, тәнен җиргә биреп, балаларын үстерергә тели... Укытучы да бар күңелен, көчен, бар вакытын безгә багышлап, җиребездә яши...

Абдуллова Миләүшә Ринат кызы – әниебезнең иң олы апасы. Ул әниебезең туып-үскән, канат ныгыткан җирендә - Чүпрәле районы Түбән Чәке авылында укыту–тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли иде һәм физика фәненнән укучыларга белем бирә иде.

Укытучы, якты кояш булып, куңелебезне назлап жылыта.


Хәлилова Флёра Ринат кызы - әниебезнең икенче апасы. Ул Ульян шәһәрендә рус теле һәм әдәбиятынннан белем бирә. Үз эшен бик яратып башкара. Ул укыткан укучылар югары уку йортларына кереп, аның эшен дәвам итәләр.

Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта батыр да син, сабыр да син…

Хәлилов Рамил Ринат улы - әниебезнең кечкенә энесе – КГПУның математика һәм информатика факультетын тәмамлап, Казан шәһәренең бер мәктәбендә үз белгечлеге буенча эшли. Эшен бик ярата. Укучылары белән берлектә төрле проектлар өстендә эшлиләр.

«Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк”

Ян Омос Коменский.

Бу юллар Хәлилова Айгөл Фидаил кызының тормыш девизы булып тора. Ул әниебезнең кечкенә энесенең тормыш иптәше, КГУның биология факультетын, аннан соң шул ук уку йортында аспирантура тәмамлап, эшен КФУның биология факультетында дәвам итә. Студентлар арасында абруе бик зур. Җитәкчеләр кушкан барлык эшләрне дә җиренә җиткереп башкара. Коллективта үзен бик хөрмәт итәләр.

Без укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идек, чөнки игенче зур авырлык белән иген үстерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли.

Һөнәрләр күп: кем булсаң да

Табиб, эшче, тукучы...

Тик онытма бер нәрсәне –

Юл күрсәтә укытучы.

Бала күңеленә белем белән

Бәхет орлыклары саласың.

Кешеләргә бәхет бирсәң генә,

Син бәхетле була аласың –

Укытучы була аласың!

Кеше - кеше өчен кыйммәтле дару ул, дигән борынгылар. Табиблар кешене дару белән дәвалыйлар. Ә укытучы  хезмәтендә әзер таблеткалар юк. Һәр очрак өчен, һәр укучы өчен укытучылар шул "таблеткалар”ны табарга тиеш. Педагогның шәхси үрнәге, сүзе, киңәше – укучы балалар өчен алыштыргысыз бер дару.  

Шундый гыйбрәтле риваять яшәп килә. Кешеләр авыр йөк ташый. Ул йөк күтәрергә  уңайлы һәм уңайсыз булган төрле зурлыктагы капчыкларга тутырылган була.  Һәр эшче, үзенә уңайлырак капчык сайлап алып, аны тиешле урынга илтеп куя һәм, тагын шундый ук капчык сайлау өчен, кире шул урынга әйләнеп кайта. Бары тик бер эшче генә һәрвакыт, уфылдый-уфылдый, җилкәсенә иң авыр йөкне сала һәм аны урынына илтеп җиткерә. Ә инде аннан: "Ни өчен син үз теләгең белән иң авыр йөкне аласың?”- дип сорагач, ул: "Аны кемдер күтәрергә тиеш иде. Әйдә, ул кеше мин булыйм,” –дип  җавап бирә. Әйе,чынлап та,укытучы ул - дөньядагы иң авыр йөкне күтәрүче.

Җыеп кына әйткәндә, укытучыга яшь буынны тәрбияләү бурычы йөкләнгән. Бу гаҗәеп җаваплы, социаль әһәмиятле эшне үтәү өчен, педагог көчен кызганмаска, армый-талмый эшләргә, профессиональ осталыгын даими күтәрә барырга тиеш.












Йомгак.

Әлеге эзләнү эше барышында, үткәннәрне төплерәк аңлау өчен, нәсел–ыру тарихын белү бик зур әһәмияткә ия икәнлегенә төшендек. Тормыш юлыннан башыңны горур күтәреп барыр өчен, үзеңнең гаилә тарихыңны, нәселеңне белергә, шул нәсел исеменә тап төшермәслек кеше булырга кирәк. Гаиләбезнең нәсел шәҗәрәсен, башка мәгълүматларны өйрәнгәннән соң, түбәндәге нәтиҗәгә килдек:

  1. Нәсел-нәсәбеңне, туган-тумачаңны белмичә, туган илеңнең үткәнен, туган халкыңның тарихын белеп булмый. Шәҗәрәләр халкыбызның үткән юлын, чал тарихын киләчәккә җиткерә.

  2. Җиде буынга кадәр нәселебезне бик яхшы белергә кирәк, чөнки нәселебездә булган тәрбияле, тырыш, белемле, иманлы шәхесләр безгә үрнәк, горурлык булып тора.

  3. Ата – бабаларның истәлегенә тап төшермәскә, шул нәселнең лаеклы буыны булырга, аны өзмичә сакларга, дәвам итәргә кирәк.

  4. Нәселебез турында үзебез белгәннәрне сакларга, үзебездән соң киләчәк буыннарга тапшырып калдырырга тиешбез.

Һәркайда кеше – бәһаләп бетергесез кыйммәтле хәзинә. Кешеләр – илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы укытучы кулында. Укытучы кешеләргә белем ачкычы бирә, кешеләрне Кеше итә, олы юлга чыгара.










Әдәбият исемлеге

  1. Марсель Әхмәтҗанов. Татар шәҗәрәләре. – Казан, 1995 ел.

  2. Ялкын” журналы, №11, 2008. “Гаиләм язмышы – илем язмышы”

  3. Мәгариф” журналы, 2008 ел, М.Әхмәтҗанов “Шәҗәрә төзүне нидән башларга?”

  4. Гаилә альбомнары, туганнар хатирәләре.


13



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 26.09.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров81
Номер материала ДБ-214997
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх