Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Исследовательская работа "Даут Гобәйди"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Исследовательская работа "Даут Гобәйди"

библиотека
материалов

Мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган укучыларның

төбәкара укулары





Секция: Туган ягымда Буби мәдрәсәсе эзләре.

Тикшерү эше: Мәдрәсәнең көлен актарсаң – тарих чыга.



Укучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме:

Абдуллаева Диләрә Ботыр кызы.

Гарифуллина Рената Әлфинат кызы.

Фәнни җитәкче:

4нче мәктәпнең татар теле укытучысы

Хуҗәхмәтова Гөлнара Рәмзил кызы.



Эшне тәкъдим итүче оешманың тулы исеме: Татарстан Республикасы Әгерҗе бюджет муниципаль районы Әгерҗе шәһәре муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе 4нче санлы урта мәктәп



Сыйныф: 8А, 8Б



Иж-Бубый - 2015

ПЛАН:

1. Кереш өлеш. 3

2. Төп өлеш. 4-5

Давыт Гобәйдинең эшчәнлеге.

3. Йомгаклау. 6

4. Кулланылган әдәбият. 7

5. Кушымта. 8





























Кереш өлеш

XX гасыр башында татар белем учакларының иң күренеклесе булган Иж-Бубый мәдрәсәсенең чәчәк атуы бертуган Гобәйдулла, Мөхлиса һәм Габдулла Буби исемнәре белән турыдан-туры бәйле булса да, биредә йөзләгән педагог, галим һәм зыялылар нигезле һәм төпле белем биргәннәр, олы эшләргә фатиха алганнар. Шуларның берсе – танылган шәхес Давыт Гобәйди. Мин быелгы “Буби укулары”на эзләнү эшемне Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыган һәм укыткан Давыт Гобәйдигә багышларга булдым. Ул бары 46 ел гына яшәсә дә, халык өчен шактый файдалы эшләр эшләп калдырырга өлгерә. Давыт Гобәйди ике-өч мәктәп салдырган, балалар укыткан, шигырьләр язган, тәрҗемә эше белән шөгыльләнгән, дәреслекләр төзегән, аларны бастырып чыгарган. Үзе ачкан җәдит мәктәбендә үзенең укыту методикасын булдырган. Бер үк вакытта имам булып торган.



















Төп өлеш

Мәгърифәтче, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Давыт Гобәйди 1873 елда Әгерҗе районы Кыдырлы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим калып, бала чагын әбисе тәрбиясендә уздыра. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, әбисе аны ул заманда татарның алдынгы уку йортларыннан саналган «Буби» мәдрәсәсенә укырга бирә. Давыт шунда үз көнен үзе күреп, 1897 елга кадәр укый һәм мәдрәсәне уңышлы тәмамлап, туган авылына укытучы булып кайта, малайлар өчен җәдитчә мәктәп ачып җибәрә. Бубилар үрнәгендә Кыдырлы авылы тарихында беренче буларак, кызлар мәктәбе дә эшли башлый һәм Давыт шунда үзе мөгаллимлек итә.

Иске Кызылъяр авылы кешеләре 1905 елда алдынгы карашлы, укымышлы Давыт Гобәйдине үзләренә мулла һәм мөгаллим итеп чакыралар. Шул елдан башлап Давыт мулла үзенең бөтен гомерен, белемен һәм сәләтен шушы авыл халкына хезмәт итүгә бирә.

Бирегә килгәч тә ул эшчәнлеген яңа мәктәп бинасы салудан башлап җибәрә. Халыктан җыйналган акчага мәдрәсә бинасы салалар. Мәдрәсәнең бер ягында малайлар, икенче ягында кызлар укый. Яңа ачылган мәктәпкә чит авыллардан, хәтта 30-40 чакрымнан килеп тә белем алалар.

Давыт Гобәйди, авылда муллалык вазифасын үтәсә дә, күбрәк вакытын иҗат һәм укытучылык эшенә сарыф итә. Д. Гобәйдинең беренче иҗат тәҗрибәләре дә шушы чорга карый. Ул әхлак-мораль мәсьәләләрен мәгърифәтчелек рухында яктырткан «Татар кызы», «Күке», «Сабанчы карт» кебек шигырьләрен яза, Гогольнең «Женитьба» («Өйләнү»), «Ревизор» исемле комедияләрен тәрҗемә итә. 1912 елда аның тәрҗемәсендә Марк Твенның «Принц һәм теләнче» романы аерым китап булып басылып чыга.
Мөгаллим буларак ул укучыларда матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли: үзенең шигырьләрен укый, үзе чыгарган көйләрне скрипкада уйный. Буби мәдрәсәсендәге кебек күңелле кичәләр үткәрә.

Давыт Гобәйди урыс телен һәм культурасын үзләштерүгә көчен кызганмый. Иж-Бубый мәдрәсәсендә өйрәнгәннәрен авылга кайткач та дәвам итә. Күршедәге Мордывый авылы укытучысы Арслан белән дуслашып, аңардан дәресләр ала. Олы кызы Һаҗәрне Иж-Бубый мәдрәсәсеннән алып, күршедәге Быстряк авылындагы урыс мәктәбенә күчерә. Менә шуңа булса кирәк, дошманнары Давыт Гобәйдигә “урыс мулла” дигән кушамат тагалар.

Патша хакимияте 1912 елда Иж-Бубый мәдрәсәсен тар-мар итә, аның җитәкчеләрен төрмәгә яба. Бу вәхшиятнең дәһшәтле җил-давылы Иске Кызылъяр авылына да килеп җитә. Һәм Иж-Бубый мәдрәсәсеннән чыккан күп кенә шәкертләр кебек, Давыт Гобәйди дә кулга алына. Ләкин, исбат итәрлек дәлилләр тапмаганлыктан, дүрт айдан азат итәргә мәҗбүр булалар.

1917 елда патша төшерелүне, аннан Октябрь көннәрен Д. Гобәйди сөенеп каршы ала һәм үзенең «Хөррият», «Татар улына» исемле революцион эчтәлекле шигырьләрен яза. Революциядән соң якташлары аны Сарсак-Омга волосте советына депутат итеп сайлыйлар. Анда ул башта волость башкарма комитеты рәисенең урынбасары, соңга таба мәгариф бүлеге мөдире булып эшли.

1919 елның апрелендә Сарсак-Омга волостена Колчак гаскәрләре басып керә. Башка совет активистлары белән бергә, Д. Гобәйдине кулга алалар һәм җәзалап үтерәләр. Д. Гобәйдинең зур булмаган әдәби мирасы — шигырьләре 1959 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан аерым китап итеп чыгарылды.

Хәзерге вакытта Әгерҗедә Давыт Гобәйдинең дәвамчысы – аның оныгы Сәгыйрь Гобәйди гомер кичерә. Әлеге эшне башкарганда бабасы турында сөйләвен үтенеп мин аңа да мөрәҗәгать иттем. Ул менә ниләр сөйләде:

  • Бабам Давыт белән аның энесе Нәҗип Иж-Бубый мәдрәсәсендә муллалыкка укыганнан соң, Нәҗипне – Кыдырлыга, Давытны Иске Кызылъярга мулла итеп чакыралар. Бабам бирегә килгәч тә эшчәнлеген яңа мәктәп салудан башлый. Ул вакытта татар авылларында мәдрәсәләрне, гадәттә, түбән җиргә – су буена сала торган булганнар. Давыт халыкны җыя да: “Җәмәгать, урыс чиркәүләренә генә карагыз, авылның иң биек җирендә салынган, мәдрәсәне дә нигә шундый биек урынга салмаска? – ди. Шулай итеп, тау башына мәдрәсә салалар, аннан азрак урын калдырып, бабама йорт төзиләр. Давыт Гобәйди муллалык вазифасын башкарган мәчет әле узган ел гына җимерелде. Ул 109 ел авылның иң истәлекле бинасы булды.

Давыт бабам белән Маһар әбиемнең җиде баласы булган: Һаҗәр, Шөгылә, Динә, Ләлә, Габдулла, Фаиз, Хәмзә. Габдулла – минем әтием. Әмма мин аны белмим. Ул сугышка киткәндә миңа өч яшь кенә булган. Ул аннан кире туган якларга кайтмады. Бабам 46 яшендә җәзалап үтерелә, Маһар әби аннан соң балаларын ялгызы үстерә.

Бабамның Иске Кызылъярда һәм Әгерҗедә исемнәрен мәңгеләштерүенә дә сөенәм. Әгерҗедә яңа урамга аның исеме бирелде. Иске Кызылъярда да аның исемен йөртүче урам бар. Хәзер дә мин еш кына бабамның шигырьләр җыентыгын кулга алам. Аның халыкчан, аңлаешлы телдә язылган шигырьләрен укыйм.

Кушымта 1
















Йомгаклау

Давыт Гобәйди - үз заманының күренекле мәгърифәтчеләреннән берсе. Аны тирә-як авылларда гына түгел, Казанда да яхшы белгәннәр. Октябрь революциясеннән соң халык аны хөрмәтләп искә алган, хәтта аның батырлыгын мактап авыл сәхнәләрендә дә спектакльләр уйналган.

Безнең Әгерҗе якларында да аны күреп белүче якташларыбыз да исән түгел инде. Әмма Иске Кызылъяр авылында һәм Әгерҗе шәһәрендә аның исемен йөртүче урамнар бар. Ә Иске Кызылъярдагы мәчет узган ел гына җимерелгән. Аның оныгы Сәгыйрь Гобәйди бүгенге көндә Әгерҗедә гомер кичерә. Әлеге эзләнү эшемне башкарганда мин дә Сәгыйрь ага белән очраштым. Күп еллар җитәкчелек урыннарда эшләгән Сәгыйрь абый бабасы Давыт турында бик күп файдалы мәгълүматлар сөйләде.

Моннан ун ел элек шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов үзенең “Давыт Гобәйди” дигән шигырендә болай дигән:

Син табигатьтә бер иман идең,

Иелдең бары илең каршында.

Үлем алдыннан әйткән сүзләрең

Ник язылмаган кабер ташына?

Ник язылмаган?!

Ә бит аларны

Безнең йөрәкләр кабатлап бара:

-Йә, кулны артка каерып кара!

-Йә, безне илдән аерып кара!

-Йә, бөгеп кара безнең беләкне!

-Йә, җиңеп кара безнең йөрәкне!


Кушымта 2





Кулланылган әдәбият:

1. Бертуган Бубилар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе: Тарихи-документаль җыентык. Казан, 1999; Махмутова А.Х. Феномен Мухлисы Буби // Гасырлар авазы - Эхо веков. 2000. 1/2; Рахимов С. «Виновной себя не признала» // шунда ук. С. 217-223.

2. “Әгерҗе хәбәрләрегазетасы. Мөхлисә Бубый халыкка кайтты. 29.12.2011.

3. Габдулла Сибгатуллин – Бубый “Татар дөньясы”, -Казан: “Заман” нәшрияты. -1995ел.

4.Мәдрәсәләрдә китап киштәсе... Фәнни популяр очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1992.

5. М.Х.Вәлиев, Р.Ф.Гыйззәтуллин Әгерҗем - йөрәк җырым”, 2004

6. “Мәйдан” журналы, №6, 2008

7. Интернет чыганаклары.















Кушымта 1

Даут Гобәйди





Кушымта 2

Мухлиса Буби — первая женщина-кади


Гариза

Эшнең исеме

Мәдрәсәнең көлен актарсаң – тарих чыга.

Секция

Туган ягымда Буби мәдрәсәсе эзләре.

Авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (тулысынча)

Абдуллаева Диләрә Ботир кызы.

Гарифуллина Рената Әлфинат кызы.

Сыйныфы

8А, 8Б

Катнашучының адресы һәм телефоны

Ул. М. Горького 2-43. 89631258610

Фәнни җитәкченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (тулысынча), вазифасы, квалификациясе, фәнни дәрәҗәсе

Хуҗәхмәтова Гөлнара Рәмзил кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эшне тәкъдим итүче оешма

МБОУ СОШ№4

Оешманың адресы һәм телефоны

г. Агрыз, ул. К.Маркса д.7 Тел. 21364

Чыгыш ясау һәм өстәмә материалны презентацияләү өчен кирәк булган техник чаралар (компьютер, экран )



Конференциядә катнашучыны

җибәрә торган учреждение җитәкчесенең имзасы __________________


«26» март 2015 ел

М.П.









































Мин – Гарифуллина Рената Альфинат кызы Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәбендә 8 сыйныфта укыйм. Минем чыгышымның темасы: Мәдрәсәнең көлен актарсаң – тарих чыга. Мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Даут Гобәйди турында.

Максатым: Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыган һәм укыткан Давыт Гобәйди эшчәнлеге белән таныштыру.

Аның оныгы Сәгыйрь Гобәйди белән әңгәмә оештыру.

Әгерҗедә Давыт Гобәйди белән бәйле истәлекле урыннарны барлау.



Мин быелгы “Буби укулары”на эзләнү эшемне Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыган һәм укыткан Давыт Гобәйдигә багышларга булдым. Ул бары 46 ел гына яшәсә дә ике-өч мәктәп салдырган, балалар укыткан, шигырьләр язган, тәрҗемә эше белән шөгыльләнгән, дәреслекләр төзегән. Үзе ачкан җәдит мәктәбендә укыту методикасын булдырган. Бер үк вакытта имам булып торган.

Мәгърифәтче, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Давыт Гобәйди 1873 елда Кыдырлы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим кала. Әбисе аны алдынгы уку йортларыннан саналган «Буби» мәдрәсәсенә бирә. Давыт мәдрәсәне уңышлы тәмамлап, туган авылына укытучы булып кайта, малайлар өчен җәдитчә мәктәп ача. Бубилар үрнәгендә Кыдырлы авылы тарихында беренче буларак, кызлар мәктәбе дә эшли башлый һәм Давыт шунда үзе мөгаллимлек итә.

Аны тирә-як авылларда гына түгел, Казанда да яхшы белгәннәр. Октябрь революциясеннән соң халык аны хөрмәтләп искә алган, хәтта аның батырлыгын мактап авыл сәхнәләрендә спектакльләр уйналган.

Давыт Гобәйди урыс телен һәм культурасын үзләштерүгә көчен кызганмый. Патша хакимияте 1912 елда Иж-Бубый мәдрәсәсен тар-мар итә, аның җитәкчеләрен төрмәгә яба. Шул вакытта Давыт Гобәйди дә кулга алына. Ләкин исбат итәрлек дәлилләр тапмаганлыктан азат ителә.

1917 елда патша төшерелүне, аннан Октябрь көннәрен Д. Гобәйди сөенеп каршы ала һәм шигырьләр иҗат итә. Революциядән соң якташлары аны Сарсак-Омга волосте советына депутат итеп сайлыйлар.

1919 елда Сарсак-Омга волостена Колчак гаскәрләре басып керә. Д.Гобәйдине кулга алалар һәм җәзалап үтерәләр. Д.Гобәйдинең шигырьләре 1959 елда китап итеп чыгарыла.

Хәзерге вакытта Әгерҗедә Давыт Гобәйдинең дәвамчысы – аның оныгы Сәгыйрь Гобәйди гомер кичерә. Әлеге эшне башкарганда бабасы турында сөйләвен үтенеп мин аңа да мөрәҗәгать иттем. Ул менә ниләр сөйләде:

  • Бабам Давыт белән аның энесе Нәҗип Иж-Бубый мәдрәсәсендә муллалыкка укыганнан соң, Нәҗипне – Кыдырлыга, Давытны Иске Кызылъярга мулла итеп чакыралар. Бабам бирегә килгәч тә эшчәнлеген яңа мәктәп салудан башлый. Тау башына мәдрәсә салалар, аннан азрак урын калдырып, бабама йорт төзиләр. Давыт Гобәйди муллалык вазифасын башкарган мәчет әле узган ел гына җимерелде. Ул 109 ел авылның иң истәлекле бинасы булды.

Давыт бабам белән Маһар әбиемнең җиде баласы булган: Һаҗәр, Шөгылә, Динә, Ләлә, Габдулла, Фаиз, Хәмзә. Габдулла – минем әтием. Әмма мин аны белмим. Ул сугышка киткәндә миңа өч яшь кенә булган. Ул аннан кире туган якларга кайтмады. Бабам 46 яшендә җәзалап үтерелә, Маһар әби аннан соң балаларын ялгызы үстерә.

Иске Кызылъярда һәм Әгерҗедә Давыт Гобәйди исеме мәңгеләштерелде. Әгерҗедә яңа урамга аның исеме бирелде. Иске Кызылъярда да аның исемен йөртүче урам бар. Иске Кызылъярдагы мәчет узган ел гына җимерелде. Киләчәктә, бәлки, районыбыздагы берәр мәктәпкә дә мәгърифәтче Давыт Гобәйди исеме бирелер дип уйлыйм.





Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Данная исследовательская работа посвящена просветителю, учителю и поэту Давыту Губайди, который преподавал в известнейшем медресе Буби Агрызского района.

XX гасыр башында татар белем учакларының иң күренеклесе булган Иж-Бубый мәдрәсәсенең чәчәк атуы бертуган Гобәйдулла, Мөхлиса һәм Габдулла Буби исемнәре белән турыдан-туры бәйле булса да, биредә йөзләгән педагог, галим һәм зыялылар нигезле һәм төпле белем биргәннәр, олы эшләргә фатиха алганнар. Шуларның берсе – танылган шәхес Давыт Гобәйди. Мин быелгы “Буби укулары”на эзләнү эшемне Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыган һәм укыткан Давыт Гобәйдигә багышларга булдым. Ул бары 46 ел гына яшәсә дә, халык өчен шактый файдалы эшләр эшләп калдырырга өлгерә. Давыт Гобәйди ике-өч мәктәп салдырган, балалар укыткан, шигырьләр язган, тәрҗемә эше белән шөгыльләнгән, дәреслекләр төзегән, аларны бастырып чыгарган. Үзе ачкан җәдит мәктәбендә үзенең укыту методикасын булдырган. Бер үк вакытта имам булып торган.

Автор
Дата добавления 12.05.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров360
Номер материала 275610
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх