Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Исследовательская работа "Килэчэге бар миллэт, шэхеслэргэ бай миллэт без"

Исследовательская работа "Килэчэге бар миллэт, шэхеслэргэ бай миллэт без"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Киләчәге бар милләт без, тарихларга бай милләт без .

Һәр нигезнең, һәр авылның,
Һәр каланың үткәне бар…
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар…

Туган як, туган җир!.. Нигә син шулкадәр йөрәккә якын, күкрәкләргә кысып сөярлек газиз икән син?! Синдә искән җилләр дә назлырак, һавасы да сафрак, кешеләре дә сөйкемлерәк. Әйе һәркем өчен үзтуган ягыннан да матуррак, гүзәлерәк җир юк. Өзелеп яратабыз туган авылыбызны, үз табигатебезне, хезмәт сөйгән, тыйнак авылдашларыбызны. Аларның һәркайсы аерым мактауга, хөрмәткә лаек. Туган якны ,туган җирне, туган илеңне ярату иң элек гаиләңнән, үз авылыңнан башлана. Ата-бабалар узган юл- халкыбыз тарихы, ил тарихы ул.
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,- дигән бөек мәгърифәтчебез Мәрҗәни.
Истәлекләрнең төрлесе бар. Кемдер аларны мемуарларга терки, кемдер аларга әдәби әсәр рәвеше бирә. Берәүләр һәр көнен фотога төшереп калырга ашыга. Узганыбызны чагылдыручы рәсемнәрне һәр өйдә диярлек очратырга була. Алар диварларда, альбомнарда саклана.

Әлеге язмабызда шушы истәлекләр- авылыбызга нур сибеп , балкып утыручы мәчетебез тарихы, авылдашларыбызның кайберләре турында язып үтәсебез килә.
Мәчетебез тарихы үткәннәрнең кайтавазы булып саклана.

Авылыбызның үткәне турында бик күп белмәсәк тә, әби-бабаларыбыз сөйләве буенча бик яхшы төшенәбез – батыр йөрәкле, эшчән кешеләр күтәргән бу авылны. Әле дә булса элеккеге бай кешеләрнең кабер ташлары сакланып калган. Борһан мулланың нигезе, инде ничә дистә еллар үтсә дә, йорт булып тора. Камалетдин мулланың коелары сакланган. Авылым кешеләре җир эшкәртү, хайван асрау белән шөгыльләнгән. Менә нинди безнең тамырлар – нык һәм тыгыз.

Октябрь иңкыйлабына кадәр, Сембер губернасы Буа өязенә кергән Иске Тинчәле авылында 500 дән артык йорт булып, 3000нән артык кеше яшәгән. Авылда 5 мәхәллә, 5 мәчет булган. Мәчетләргә 100дән артык ир-егетләр намазга йөргәннәр. Ул елларда барлык дини һәм авыл эшләре мәчетләрдә башкарылган.

Беренче мәчет кара мәчет дип йөртелгән.Чөнки аның түбәсе карага буялган булган, шуңа аны Кара мәчет дип йөрткәннәр. Борһан мулла тарафыннан идарә ителгән. Борһан мулла бик яхшы, гадел кеше булган. Ярлыларга һәрвакыт булышып, ярдәм итеп торган. Бик укымышлы булуы белән дә аерылып торган . Лев Толстой китапларын укыган. Патша армиясендә дә мөселман солдатларына имам булып торган. 1948 нче елда гаиләләре белән Үзбәкстанга күчеп китәләр. Борһан мулладан соң мәчет Җәмил муллага күчә.

Икенче мәчет – яшел мәчет. Хатыйп мулла мәчетнең барлык эшләрнен башкара. Хатыйп- дини, игелекле карт. Аның йорты да мәчет белән янәшә генә була.

Өченчесе – кызыл мәчет. Камалетдин мулла тарафыннан идарә ителгән. Аны “Кранштад” мулла дип тә йөрткәннәр. Чөнки ул шунда хезмәт иткән була.

Дүртенче мәчет авыл уртасында урнашканга Төп мәчет дип аталган. Анда Шәйхҗан мулла идарә иткән.

Бишенче мәчет авылыбызның аргы ягында тау битендә урнашкан. Гариф мулла, бик гадел, укымышлы булган. Балаларга дини сабаклар белән бергә дөньяви белемнәрдә укыткан.

Совет власте урнашкан чорда, 1930-40 нчы елларда, дин белән дәүләт бергә кушылмас ике зур төшенчә була. Югары постларда хезмәт итүче кешеләр мәчетләргә йөрүне, анда укуны тыйганнар, хәтта мәчетләрне юк итү башланган. Авылларда мәчетләр юк ителгән. Безнең Иске Тинчәлегә дә андый кара көчләр килгәннәр. Мәчетләрне юк итәргә кирәклеген белдереп халыкны куркуга салып киткәннәр. Мәчет манараларын кисәргә дип күрше чуваш авылыннан кешеләр яллап карыйлар, ләкин алар бу эштән баш тарталар. Шуннан үзебезнең авыл “куштаннары” бу эшкә алына. Манаралар киселә, авыл халкы кан елый, ләгънәт укый. Соңыннан манара кисүчеләрнең барсына да халык каргышы төшә. Кайсы кая, ничек кирәк шулай җир өстеннән юкка чыгалар.
Мәчетләр хуҗасыз, ятим кала. Шул елларда аларны колхоз үзенә ала: берсен клуб итәләр, икенчесе - колхоз идарәсе. Совет чорында мәчет нинди г
енә вазифалар үтәми: клуб та, амбар да, склад та була. Авыл халкының җаны ничек түзде икән бу мәсхәрәләүләргә?!
Үзгәрешләр җиле авылыбызны да читләтеп узмый. Дин өлкәсендә катгый тыюлар мәчетләрнең эшчәнлеген туктата. Әмма картлар җомга намазларын авлдашларының өйләренә җыелып укыларын дәвам итәләр. Еллар уза тора… 70 елдан соң яңарыш чоры башлана. Мәчетләр төзергә, анда дин эшләрен алып барырга рөхсәт ителә башлый. Шушы мөмкинлектән файдаланып, авылыбыз аксакаллары җыелышып, авылыбызда мәчет салу турында киңәшәләр. Мәчет салырга рөхсәт алуда колхоз рәисе һәм авыл советы башлыгы ярдәм итәләр, проект төзергә булышалар. 1992 елның 10 нчы маенда мәчетнең стенасы күтәрелә. Авыл халкының һәм җитәкчеләрнең актив катнашы белән төзелә мәчетебез.Бигрәк тә авылдашыбыз Асадуллин Габделхак Каюм улы һәм “Кощак” совхоз директоры Вәлиев Нәгыйм Бари улларының ярдәм итүләрен аерым әйтеп үтәсе килә.

Яңа мәчетнең беренче имамы итеп Шәрәфулла Шәйдуллин сайланыла, мәзин булып Мәвлүтов Мирза бабай игълан ителә. Бер елдан Низамов Әмир Гилачетдин улы имам була.

2008 елдан бүгенге көнгә кадәр Нәҗметдинов Равил Гафият улы  имам-хатыйп вазифаларын башкара.

Бүгенге көндә мәчет матур гына эшләп килә, Җомга һәм бәйрәм намазларына бик күп мөселман кардәшләребез җыела, балаларга һәм өлкәннәргә дәресләр бирелә. Укучы шәкертләр район күләмендә үткәрелгән Коръән уку конкурсларында, викториналарда катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Аллаһ йортыннан халкыбызны дингә, әдәпле булырга өндәп һәр көнне моңлы азан тавышы ишетелә .

2012 нче елны мәчетебезгә зур төзекләндерү эшләре үткәрелде. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен акчалата ярдәмне үзебезнең авылда туып, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәүче “Кама “ банк директоры Розалия Мирза кызы Гобәйдуллина бирде. Розалия ханым һәм аның сеңелесе Фидания ханымның ярдәме күп булды. Авылдашларыбызга ел саен корбан ашы уздыралар. Матур итеп чишмәбезгә манара төзетеп яңа тормыш бүләк иттеләр. Чишмәбез тавышы хәзер ераклар ишетелеп чылтырый. Алар ярдәме белән зират тирәсе матур коймалар белән әйләндереп алынды.

Тагын берничә игелекле авылдашыбыз хакында да язып китмичә булмас. Алар- Ханбиков Ринат Сәгыйт улы, Гобәйдуллин Айрат Җәвит улы. Аларның ярдәме белән зиратка матур капка һәм керү алдына матур ташлар белән “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!” дигән язу яздырылып куелды. Сабан туйларның даими спонсорлары да алар. Үз игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, хөрмәтле авылдашларыбыз!.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә, кечкенә генә Иске Тинчәле авылыннан күпме игелекле шәхесләр чыккан... алар һәркайсы мактауга лаек. Горурланабыз без үз халкыбыз белән. Бу дөньяда татар милләтеннән тууыбызга, мөселман булуыбызга сөенеп бетә алмыйбыз. Аһәңле һәм тыйнак телебез, киң күңелле , кунакчыл, игелекле авылдашларыбыз бар безнең. Исемнәре дөньяга танылган шәхесләре булган авылдан булуыбыз белән без нинди бәхетле! Әйе, “киләчәге бар милләт без, тарихларга, шәхесләргә бай милләт без!” . Мондый шәхесләре, тарихлары булган халыкның киләчәге өметле.












Туган авылым Иске Тинчәле өстенә нур сибеп , моңлы азан тавышын сузучы мәчетебез

C:\Users\zulfiya\Downloads\2.jpg



C:\Users\zulfiya\Downloads\SAM_2418.JPG





































Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы

Гомәр Гали исемендәге Иске тинчәле урта гомуми белем бирү мәктәбе









Киләчәге бар милләт без, тарихларга бай милләт без











Башкарды: 7 нче сыйныф укучысы Төхфәтуллина Гөлназ Рәдиф кызы һәм

Асадуллина Илнара Фирдинант кызы

Җитәкчесе: I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәлимҗанова Зөлфия Заһит кызы








Иске Тинчәле - 2015 ел


















































Автор
Дата добавления 25.09.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров292
Номер материала ДВ-009181
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх