Фразеологизмнар
могҗизасы
Казан шәһәре аерым
фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 24нче урта мәктәп.
Шәмсевәлиева Рәзилә
Минвәли кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әй, туган тел! Нинди кодрәтле син!
Гүзәлсең, җыйнаксың син. Син бай, куәтлесең, мәрҗәнсең! Шуңа да халык сине
үткен кылыч белән чагыштырган.
Телләрнең иң матур бизәге булып
фразеологизмнар тора.
Минем максатым телебездә еш кулланылган
фразеологизмнар белән таныштыру.
Теманың актуальлеге:
бүгенге көндә күпчелек укучылар үзләренең телләрендә “пычрак”, “урам” сүзләрен
еш куллана. Безнең бай телебез булганда шундый сүзләр куллану – иң зур
проблема. Тел байлыгына килгәндә, игътибарны халык иҗатына һәм, аеруча, безгә
бик таныш булмаган фразеологизмнарга юнәлтәсем килә.
Тикшеренү эшенең максаты:
·
фразеологизмнар турында тулырак мәгълүмат туплау;
·
телдә ешрак кулланыла торган фразеологизмнарны ачыклау.
Куйган максатларга ирешү өчен түбәндәге
мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк:
-
фразеологизмнар турында әдәбиятны өйрәнү;
-
сыйныфларда фразеологизмнар буенча тикшеренү эше үткәрү.
Тикшеренү эшенең предметы –
фразеологизмнар.
Тикшеренү эшенең объекты –
24нче урта мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары.
Бик күпләр фразеологик берәмлекләрне
мәкальләр һәм әйтемнәр белән бутый. Фразеологик берәмлекләр белән мәкаль һәм
әйтемнәрнең үзара охшаш яклары, уртак үзенчәлекләре бар. Алар барысы да составы
ягыннан тотрыклы була, телдә әзер килеш кулланыла. Фразеологик берәмлекләр дә,
мәкальләр дә башлыча күчерелмә мәгънәдә кулланыла һәм күпмедер дәрәҗәдә
образлы була.
Ләкин мәкальләр белән
фразеологик берәмлекләр бер-берсеннән нык аерыла. Шуңа күрә аларны бер рәткә
куеп булмый. Аермалык аларның мәгънәсендә дә, төзелешендә дә, сөйләмдәге
функциясендә дә күренә.
Мәкаль үзенең туры мәгъәнәсендә дә мәкаль
булып кала (туры һәм күчерелмә мәгъәнәдә дә кулланыла ала). Ә фразеологик
берәмлек күчерелмә мәгънәдә генә берәмлек була.
Бүгенге көндә фразеологизмнар сирәк
кулланылуга карамастан, бу проблема өстендә байтак галимнәр эшли. Алар арасында
С.Н.Мортазин “Төрки телләрдә тотырыклы сүзбәйләнешләр”, Р.А.Юсупов, Нәкый
Исәнбәт кебекләр дә бар.
Фразеологизмнарны галимнәрнең
китапларында гына түгел, дәреслекләрдә, матур әдәбият китапларында еш
очратырга мөмкин. Мәсәлән, Фәрит Исәнгуловның “Каләм кемгә булырга тиеш?”
хикәясендә “күзе дүрт булды”, Гөлнур Якупованың “Рәхмәт
яуганда” дигән хикәясендә “күз ташлады”, башкорт халыҡ
әкияте “Төлке белән Аю”да “авызына су капкан”, Илгизәр
Солтанның “Көз” шигырендә “колак салды”, “Куян, Көртлек, Аю һәм
Кыш бабай” әкиятендә “тавык тубыгыннан”, Гасыйм Лотфиның “Песнәк
белән Әнисә” хикәясендә “күз ачып йомганчы”, Абдулла Әхмәтнең
“Малайлар аңламадылар” хикәясендә “күз төшереп”, “колак салгалап”.
Тикшеренүдән күренгәнчә, фразеологизмнар
безгә матур сөйләшергә генә түгел, ә уй-фикерне кыска, ачык, аңлаешлы итеп
әңгәмәдәшеңә җиткерергә ярдәм итә. Шуңа күрә фразеологизмнарны өйрәнү, сөйләмдә
ешрак куллану укучыларның алдынгы максаты булып торырга тиеш дип
уйлыйбыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.