Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Иностранные языки / Другие методич. материалы / Исследовательская работа на тему:" Якташларым – Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

Исследовательская работа на тему:" Якташларым – Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары"

библиотека
материалов


I Региональная научная конференция учащихся

«Чтения Флёры Сафиуллиной»





Секция: литературоведение









Исследовательская работа на тему:

Якташларым – Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары


Гимранова Гульназ Радисовна

8а класс, МБОУ «Лицей №14» НМР РТ













Научный руководитель Гильмуллина

Гулия Рашатовна

учитель татарского языка и литературы

I кв.категории





Тлянче-Тамак, 2015

Эчтәлек

1. Кереш. Халкымның үлемсез улы…………………………................3-4

2. Р.Вәлиев һәм З.Хәким турында фикерләр..........................................5

3. Якташларым – Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары

3.1 Разил Вәлиев - язучы, шагыйрь ……………………………........... 6-10

3.2 Зөлфәт Хәким – драматург, язучы …………………………...........11-13

4. Йомгаклау. ……………………………………………………......... 14-15

5. Кулланылган әдәбият……………………………………….............. 16


Кереш. Халкымның үлемсез улы

Халкымның үлемсез улы Шагыйрь Габдулла Тукай исеме безгә, мәктәптән тыш та, мәгълүмат алуның төрле тармаклары буенча гел ишетелеп, аның турындагы белемебез баеп тора. Әдипнең тормышы, эшчәнлеге, иҗаты турында күп санлы әдәби әсәрләр, фәнни китаплар язылган. Аның хакында байтак сәхнә әсәрләре куелган. Шагыйрь сүзләренә язылган җырлар даими яңгырап торалар. “Туган тел” җыры гимнга әйләнде. Рәссамнарның аңа багышланган картиналары белән дә без таныш. Музейлары хакында да күпләр белә. Габдулла Тукай һәйкәле янында ел саен шигырь бәйрәме уздырыла. Анда Г.Тукай премиясе лауреатлары да билгеле була. Габдулла Тукай - татар халкының үлемсез улы. Аның исеме белән районнар, урамнар, аерым коллективлар атала. Казанда Тукай урамы, Тукай мәйданы, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филормония, Г.Тукай исемендәге язучылар клубы, Г.Тукай исемендәге кинотеатр бар. Сыны һәйкәлләрдә гәүдәләнә, батырлыгы җырларда җырлана. Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемне бизи. Бу хакыйкать Г. Тукайга аеруча туры килә: ул үзе , бары тик үзе, исемен олы, шәрәфле, хөрмәтле итте. Гомумән, Г. Тукай исеме белән бергә әдәбиятыбызны дә мәртәбәле итте. Габдулла Тукай – туган халыкның гына түгел, бөтен төрки халыклар, Идел буенда һәм Урал янында яшәүче угро–фин халыкларының мәдәни үсешенә билгеле өлеш керткән зур абруйлы шәхес. Аның турында тугандаш халыклар галимнәре, әдипләре, сәнгать эшлеклеләре язган тирән эчтәлекле бик күп җылы фикерләр шул хакта ачык сөйли. Ничек куанмыйсың: данлы Тукаебыз иҗаты XX гасыр башында ук башка халыкларны да сокландырган бит. Пушкин рус, Байрон инглиз, Гете немец әдәбияты өчен ничек бөек булса, Г. Тукай исә, татар әдәбияты өчен шулай бөек. Г. Тукайның әдәби язмышы да, шәхси язмышы да илебез тарихыннан аерылгысыз. Аның шигырьләре төрек, япон, инглиз, француз, итальян, немец, румын, болгар, албан, кытай һ.б.телләргә тәрҗемә ителгән. Россиядә яшәүче халыкларның 30 телендә шигырьләре бастырылган. Шартлары туры килгән, я инде Тукай безнең заманда яшәгән булса , ул күптән инде татар әдәбиятын дөньяга ук танытыр hәм Нобель премиясе лауреаты булыр иде.

1958 нче елда Татарстанда Тукай премиясе бирелә башлый. Бу премия әдәбият, сәнгать, музыка, архитектура өлкәсендәге хезмәтләр өчен бирелә торган иң зур бүләк. Абруйлы бүләкне алырга теләүчеләр күп. Һәр иҗатчы диярлек үзен Тукай варисы дип саный. Ләкин ел саен 3-4 кеше генә бу бүләккә лаек була ала. Мин әлеге хезмәтне язу барышында үзебезнең Түбән Кама төбәгендә Г.Тукай исемендәге Республика премиясенә ия булган бөек шәхесләрне барлау эше алып бардым. Укытучым юнәлеш биреп торды. Иң башта язучы һәм шагыйрьләрне күздән кичердем. Алар арасында якташыбыз Разил Вәлиев һәм Зөлфәт Хәким дә бар. Мин аларның һәркайсы турында материал тупладым. Разил Вәлиев белән күп тапкырлар очрашканыбыз бар. Ул – шәһәребезнең хөрмәтле кунагы. Ел саен Разил Вәлиев шәһәр һәм район күләмен­дә мәк­тәп­кәчә яшьтәге балалар ара­сын­да иҗа­ди бәй­ге үт­кәреп, тан­таналы төс­тә үз пре­миясен тап­шыра. Эш барышында түбәндәге максатларны күздә тоттым:

- Габдулла Тукай тормышы һәм иҗатын өйрәнү;

- якташларымны барлау;

- Р Вәлиев һәм З. Хәким хезмәтләрен күзәтү;

- киләчәктә тикшеренү эшләре алып бару өчен җирлек әзерләү







Р.Вәлиев һәм З.Хәким турында фикерләр

Разил Вәлиев — танылган язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе. Халык аның җырларын бик яратып тыңлый, тыңлап кына калмый, отып алып, үзе дә җырлый. Татарстанның халык депутаты буларак Разилнең һәрвакыт төпле фикере, саллы сүзе бар. Бәлки, кайчакта Разил хискә бирелеп, шагыйрьләрчә кайнарланып та киткәлидер. Әмма шунысы ачык: ул һәрвакыт бөтен җаны-тәне белән халык язмышы өчен янып яши, аның тормыш-көнкүрешен яхшырту турында кайгырта, туган мәдәниятебез, телебез,гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү өчен тырыша.(М.Шәймиев)

Татар поэзиясе бик бәхетле: шигърияткә ел саен күпләгән кеше килеп тора. Шул күпләгәннәр арасында игелекле талантлар да күренгәләп ала. Разил Вәлиев әнә шундыйларның берсе. Мин аны яшьлек җырчысы, дияр идем.(Мөхәммәт Мәһдиев)

Зөлфәт чыннан да заманча һәм классик язучы. Ул хәзер үк тарихка кергән. Аның капризлары, ялгышулары булырга мөмкин. Әмма ул Зөлфәт Хәким. Сирәк талант, үзенчәлекле шәхес, замана көзгесе. Шамил Закиров әйтмешли, ходайның татар халкына биргән бүләге.( Римзил Вәли)

Аллаһы тәгаләдән җибәрелгән кеше ул. Ул күп кырлы талант иясе. Хәзерге заман эстрадасы Зөлфәт Хәким җырлары кебек зур дәрәҗәдә булырга тиеш. Ул чын мәгънәсендә эстрада өлкәсендә иң югары нокта куя торган кеше. Аллаһы тәгаләдән җиргә җибәрелгән ул кеше.( Хәмдүнә Тимергалиева)

Ул башкарган җырлар берсе дә тик торганнан иҗат ителмәгән. Барсы да уйланып эшләнгән фәлсәфи җырлар. Алар барсы да тормыш, милләт, халык язмышы белән бәйләнгән.( Мәсгүт Имашев)



http://kitaphane.tatarstan.ru/valeev/comments.htm

Разил Вәлиев - язучы, шагыйрь


Язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элекке Ширәмәт) районы Ташлык авылында туа. Сигез балалы ишле гаиләдә олы малай булганга, Разил бәләкәй чагыннан ук йорт тирәсендәге эшкә катнашып, ир-ат һөнәренә өйрәнеп үсә. Дәү әтисе аны балта тотарга, тегермән тартырга, яргыч ярырга өйрәтсә, җәйге каникул вакытларында ул шофер ярдәмчесе сыйфатында эшли, комбайнчы ярдәмчесе булып иген ура, кулына чалгы тотып, болында ирләр белән беррәттән печән чаба.
Башлангыч белемне туган авылында алып, 1965 елда яңа ачылган Түбән Кама урта мәктәбен тәмамлагач, Р.Вәлиев, Казанга килеп, ике ел университетның журналистика факультетында укый, аннары, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала.

Укуын бетереп Казанга кайткач, Р.Вәлиев 1972-1981 елларда республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, аннары әдәби бүлек мөдире, соңыннан журналның җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара. 1981-1984 елларда ул Чаллы Язучылар оешмасының җитәкчесе, 1984-1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары, 1986-2000 елларда исә Татарстан Республикасының Милли китапханә директоры хезмәтендә була.

Язучы буларак, Р.Вәлиев әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре һәм журналистик язмалары узган гасырның алтмышынчы елларында район газетасында басылалар. Соңга таба аның шигъри әсәрләре республика газета-журналларында һәм үзәк матбугатта («Молодая гвардия», «Смена», «Новый мир» һ.б. журналларда), күмәк җыентыкларда («Беренче карлыгачлар», Казан, 1968) күренә башлый, 1971 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Зәңгәр кабырчыклар» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга. Шуннан соңгы елларда янә унлап шигъри китабы — кече яшьтәге балалар өчен «Хыялый Мияубикә» (1976), «Без — кояш балалары» (1981), «Кайтаваз кайда яши?» (1994)», лирик шигырьләре һәм җырлары тупланган «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987), «Бер алманы бишкә бүләек» (1992) җыентыклары, 1994 елда «Шигырь китапханәсе» сериясендә сайланма поэтик әсәрләрен үз эченә алган «Кышкы учак» исемле зур бертомлыгы, ә 1996 елда «Сүзләрдән дисбе» исемле юбилей җыентыгы дөнья күрә.
Р.Вәлиев — нигездә традицион метрика калыбындагы, җитди эчтәлекле, яшәү мәгънәсе һәм тормыш фәлсәфәсенә кагылышлы уй-фикерләр белән сугарылган романтик рухлы лирик поэзия тарафдары. Туган җир, аның күрке булган табигать, халык-милләт язмышы турында борчылулы фикер-тойгылар Р.Вәлиев шигъри иҗатының төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Мәхәббәт һәм яшьлек темасы да шагыйрьнең иҗатында төп урыннарның берсен били. Аның традицион халык җырлары рухында язылган бик күп шигырьләре музыкага салынган һәм халык көйләренә җырланып йөри.

Узган гасырның җитмешенче елларының ахырларыннан башлап Р.Вәлиев проза һәм драматургия жанрларында да актив иҗат итә. «Эт кояшы» (1968) исемле язу стиле белән гаять үзенчәлекле беренче повестеннан соң ул «Яшисе килә» һәм тормышта үз юлыңны табу, заман яшьләре арасындагы мораль-әхлак мәсьәләләрен үзәккә алган «Иске сәгать дөрес йөри» дигән повестьларын, КамАЗ төзелеше белән бәйле вакыйгаларга нисбәтән «Мирас» романын тәмамлый, театр сәхнәләрендә уңыш белән барган «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!», «И машина, машина, җитте минем башыма», «Куркыныч уен», «Мәңгелек иман» кебек комедия һәм драмаларын иҗат итә. Хәрби хезмәт вазифаларын башкарганда, менә-менә шартларга торган гранатаны үз гәүдәсе белән каплап, иптәшләрен үлемнән саклап калган Рифкат Миргазизов истәлегенә багышланган «Яшисе килә» повесте һәм популяр җырлары өчен 1982 елда Р.Вәлиевкә М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе бирелә.
Р.Вәлиевнең чәчмә әсәрләрендәге кеше образлары психологик планда тасвирлануы белән үзенчәлекле, әдипнең геройлары, аның үз сүзләре белән әйткәндә, «үз күңелләрендә, үз эчләрендә казыналар, тормыш мәгънәсен аңларга тырышалар, җәмгыятьтә, дөньяда үз урыннарын табарга омтылалар,шуның өчен көрәшәләр».Аның әдәби тәрҗемә һәм публицистика өлкәсендәге иҗади эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Ул татар балалары арасында яратып укыла торган инглиз язучылары К.Дойльның «Баскервильләр эте» (1975) һәм Р.Киплингның «Маугли» (1980), француз язучысы А.Сент-Экзюперинең «Нәни принц» (1978) повестьларын, дөнья халыклары фольклорыннан йөздән артык әкият һәм төрле ил шагыйрьләре иҗатыннан күпсанлы шигырьләр тәрҗемә итә.

Р.Вәлиев — танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, оста оештыручы. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе директоры булгач, бу китапханәне ул татар китабын туплап-өйрәнеп һәм пропагандалап тора торган гыйльми оешмага, мәдәният һәм мәгълүмат үзәгенә әверелдерде, аның дөньяның иң атаклы китапханәләре белән хезмәттәшлек итүенә, даими рәвештә үзара мәгълүматлар һәм матбугат басмалары алышып торуына киң юл ачты. 1990 елдан бирле Р.Вәлиев Татарстан Республикасының халык депутаты, 2000 елдан Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр даими комиссиясенә җитәкчелек итә. Депутат буларак, халык мәнфәгатьләрен яклау, Татарстанның дәүләтчелеген ныгыту, татар теленең дәүләти дәрәҗәсен үстерү, абруен күтәрү юнәлешендә көрәш алып бара. Татарстанның авторитетлы бер вәкиле сыйфатында ул чит илләрдә — АКШ, Канада, Англия, Кытай, Төркия, Польша, Израиль, Испания, Мексика һ.б. мәмләкәтләрдә уздырылган фәнни-иҗади һәм мәдәни форумнарда катнаша. АКШның һәм Англиянең Биографик үзәкләре Р.Вәлиевне үзләренең идарә әгъзалары итеп сайлыйлар, дөньякүләм танылган «Кем ул кем?» дигән энциклопедиядә аның биографиясен бастырып чыгаралар, биш ел рәттән (1991-1995) аны дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертәләр. Ул «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» халыкара көмеш медаль белән бүләкләнә. Р.Вәлиев — Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1990, 1997), Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары, Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге президенты, Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясе әгъзасы.

Р.Вәлиев — 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары(1997–2008), 1982 елда «Яшисе килә» повесте һәм халык арасында киң таралган җырлары өчен Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе, “Иске сәгать дөрес йөри” дигән проза әсәрләре җыентыгы һәм “Ядкарь” җырлар китабы өчен 2007 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. “Иске сәгать дөрес йөри әсәренең төп герое – Искәндәр. Беренче карашка, ул бәхетле тормыш кичерә. Аның гаиләсе, фатиры, эше, яшҗ вакыттан ук аралашкан дус-ишләре бар. Әмма тынгысыз күңеле моңа гын риза түгел, ул һаман нидер эзли, җанына тынычлык ттаба алмый. Моның сәбәбе- Искәндәрнең иҗат кешесе булуында. Ресторанда музыкант булу аңа табыш китерә дә, рухи канәгатьләнү бирми.

Искәндәр гомере буе музыкант булу максаты белән янып яши, ә иң зур хыялы-музыка язу. Чын иҗат кешесе буларак, ул төннәр буе нота кәгазьләре белән утыра, хатыны Сөмбелне уятып, аңа язган көен пианинода уйнап күрсәтә.Ләкин бу эш-гамәлләрен сөеклесе аңламый, бары тик көлә генә. Искәндәрнең иҗатка омтылуы якыннары арасында барган каршылыгына тап булабыз.

Әсәрдә төп герой Искәндәр белән янәшә сәгать образы бирелгән. Повестьның беренче юлларына күз салыйк: “Стенадагы сәгать, ютәленнән буылган карт сыман, озак гыжылдап, иртәнге алтыны сукты. Вакыт галиҗәнәләренә суык тигән,-дип уйлады Искәндәр.-Суык тигән.”

Әлеге юллар сәгать эленеп торган бүлмә хуҗаларының күңелсез тормышына ишарә ясый кебек. Укучы күңеленә сәгать эленеп торган бүлмә шыксыз һәм салкын дигән фикер килә. Чыннан да, алга таба без Искәндәонең ялгыз тормышта яшәвен, аның хәтта бүген 31 нче декабрь икәнлеген дә белмәвенә тап булабыз.

2011елда  Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның фәрманы нигезендә 12 июль көнне Разил Вәлиевкә «Татарстан республикасы Халык шагыйре» мактаулы исеме бирелә.

Түбән Ка­ма каласын­да Габдулла Ту­кай бүләге иясе Ра­зил абый Вәлиев инде 15 ел рәт­тән шәһәр һәм район күләмен­дә мәк­тәп­кәчә яшьтәге балалар ара­сын­да иҗа­ди бәй­ге үт­кәреп, тан­таналы төс­тә үз пре­миясен тап­шыра. Конкурска кил­гән хат­лар ара­сын­да шигырьләр, әкият, хикәя, пар­ча һәм баш­ка җанр­да языл­ган әсәр­ләр бик күп. Ә кай­бер балалар исә, көй язу сәләте бар­лыгын исбат­лар­га алынган. Ра­зил абый үзе әйтмеш­ли, аларның барысы да язучы булып кит­мәс, тик, бала әдәбият­ка, сән­гатькә омтыла икән, димәк әдәп­ле, әх­лак­лы булып үсәчәк.

Җыр-бию белән үрелеп бар­ган әлеге чарада, үз хал­кының тарихын, күңел җәүһәр­ләренең кыйммәтен аңлар­га тырышып, хикәя һәм шигырьләрен­дә чагыл­дырыр­га омтыл­ган, төр­ле номинацияләр­дә җи­ңүгә лаек дип табыл­ган уку­чылар­га Ра­зил Вәлиев мак­тау кәгазьләре һәм истәлек­ле бүләк­ләр тап­шыр­ды. Әйе, инде 15 ел элек, шушы, үзе әйтмеш­ли, «уйнап түгел, уйлап» баш­лаган иге­лек­ле эшен алып баручы күренек­ле әдибебез­нең кыл­ган изге гамәле һәр хәл­ле мил­ләт­тәшебез­гә өл­ге булыр­лык...









Зөлфәт Хәким – драматург, язучы


Язучы-прозаик, драматург, шагыйрь һәм эстрада җырчысы Зөлфәт Хәким (Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимханов) 1960 елның 11 августында Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. 1977 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт Казанда С.Горбунов исемендәге заводта һәм Түбән Кама сантехника заводында слесарь булып эшли. 1978-1980 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән соң Түбән Кама шәһәрендә «Түбәнкаманефтехим» җитештерү берләшмәсендә слесарь, «Түбәнкамашин» заводында инженер вазифаларын башкара. 1982 елның җәеннән 1988 елның апреленә кадәр «Татэнергострой» төзелеш идарәсенең Түбән Камадагы «Строитель» клубында сәнгать җитәкчесе, аннары берничә ай шәһәрнең Пионерлар йортында әдәбият студиясе җитәкчесе булып эшли. Шул елларда ул Казан дәүләт химия-технология институтының Түбән Кама филиалында укып, инженер белгечлегенә ия була.

1988 елның ахырларында З.Хәкимне Татар дәүләт филармониясенә автор-башкаручы җырчы сыйфатында эшкә чакыралар. Анда ул 1989 елның июненә кадәр эшли, аннары К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театрында әдәби бүлек мөдире, Татарстан Милли әдәбият һәм сәнгать музеенда әдәбият клубы һәм клуб каршындагы эстрада төркеме җитәкчесе вазифаларын башкара. Узган гасырның туксанынчы елларының урталарыннан З.Хәким профессионал язучы сыйфатында, нигездә, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

З.Хәкимнең иҗатка тартылуы 1980 елларда башлана. Сиксәненче еллар ахырыннан башлап «Идел», «Сөембикә», «Чаян», «Казан утлары» журналларында аның шигырьләре, сатирик хикәяләре басыла, бер бәйләм шигырьләре һәм җырлары (иллеләп шигырь) «Бер тауда ун чишмә» исемле күмәк җыентыкка (1992) урнаштырыла, беренче пьесасы — «Су төбендә сөйгәнем» дигән комедиясе язылып, 1992 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. Бер үк вакытта аның, үзе иҗат иткән шигырь-җырларын рок стилендәге музыкага салып, гитара белән сәхнәдән үзе башкаруы халык арасында кызыкыну уята һәм ахырда җырчы-авторга киң танылу китерә. Заманча музыль композицияләр ритмында башкарылган «Җырларым-хыялларым», “Ярым ай», «Төнге сәяхәт», «Болгар кызы», «Газиз халкым», «Нәрсә булды сиңа бүген?..», «Сафлык» кебек эстрада җырлары язучы иҗатының гаять тә үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр. Болардан тыш З.Хәким — юмор-сатира жанрында актив эшләүче оста хикәяче дә («Ахырзаман», «Колорадо коңгызы», «Беренче мәхәббәт», «Гонорар», «Нурулланың эмигрант Сөнгатуллага язган хаты», «Төнге маҗаралар», «Контра» Һ.6.). Бу жанрда аның «Агымсуда ни булмас...» дигән романы, «Кишер басуы» кебек повестьлары да бар.

З.Хәким — бүгенге татар театры сәхнәсен заманча репертуар белән баетучы төп авторларның берсе. 1992 елда беренче пьесасы куелганнан соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә генә дә драматургның «Кишер басуы» (шул исемдәге сатирик повестеннан эшләнгән инсценировка), «Җүләрләр йорты», «Карак», «Күрәзәче», «Мин төш күрдем», «Килә ява, килә ява», «Телсез күке», «Бит», «Мылтык» кебек пьесалары зур уңыш казана. Болардан «Телсез күке» драмасы 2004 елда узган «Яңа татар пьесасы» конкурсында беренче урынны яулый, шул ук конкурста аның «Бит» дигән пьесасы да махсус бүләк белән билгеләп үтелә. З.Хәким — Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.

2009 елда З.Хәким «Телсез күке» драмасы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Әсәрдә вакыйга 1939 елда бара. Советлар Союзы белән Финляндия арасында барган канлы сугышта ике татар очраша. Зариф дигәне Татарстандагы Субай авылыннан, Зыятдине Финляндиядә туган татар егете. Нәсел җепләре бер үк авылга илткән, җитмәсә туган тиешле бу татар егетләре сугышта һәркайсы үз илен яклап сугыша. Сиздерми генә килеп Зарифны атарга хәзерләнгән Зыятдин карга чумган Карелия урманнарын сискәндереп җибәргән моңлы җырдан каушап кала. Ул атарга хәзерләнгән солдат аның өчен иң кадерле булган татар телендә әнисе яраткан җырны җырлый.

Әдәби җәмәгатьчелекнең гомуми фикеренчә, язучының күп тармаклы әдәби иҗаты юмор-сатира элементларына, әкияти символик образларга бай язу стиле, тормышчан чынлыгы, фикри кыюлыгы һәм сәнгати-милли үзенчәлекләре белән бүгенге татар әдәбияты һәм сәнгате мәйданында аерым бер күренеш буларак тәкъдир ителә.

Зөлфәт Хәким һәм аның әсәрләре 20нчы гасыр ахырында һәм 21нче гасырның башында татар милли күтәрелешенең, чишелмәгән төеннәренең энциклопедиясе буларак, тарихка кереп калачак. Бүгенге елъязма, замана репортажы жанрында иҗат ителгән бу әсәрләр, очып барган кош кебек, хәрәкәт статусында яши. 

Зөлфәт Хәким милләт, тормыш, мәхәббәт турында иң затлы, иң популяр җырлар авторы һәм аларны башкаручы. Ул күп еллар буе гитарасын күтәреп, сәхнәгә чыга һәм бер үзе меңнәрчә тамашачыны сихерли. Мондый шигъри текстларны, аның мондый интонация һәм тавыш белән җырлавы кешене тетрәндерә, үзенең хис һәм фикеренә буйсындырып куя. 

Зөлфәт Хәкимнең шигырь һәм җыр иҗаты үзе генә дә аны иң билгеле шәхесләр рәтенә кертер иде. Әмма Зөлфәт Хәкимнең драматургиясе эстрада һәм җыр “реклама”сыннан башка да шул ук югары дәрәҗәдә кабул ителер иде. Димәк, ул ике төрле сәнгатьтә дә иң югары биеклеккә үрләгән кеше. Чыннан да, гаҗәпләндерә торган факт бу. 

Авылдашлары Зөлфәт Хәкимне күбрәк Казан телевидениесе аша күрәләр, җырларын республика радиосы тапшыруларында ишетәләр, басылып чыккан хикәяләрен укыйлар, горурланалар.


Йомгаклау

  Г. Тукайга кадәр бер генә татар язучысы да рус әдәбиятын болай тирән өйрәнмәгән. Тукай әсәрләренең төрле урыннарында Никитин, Тургенев, Толстой h.б. турында энҗеләр шикелле ничаклы фикерләр сибелгән. Пушкинны да, Гейне, Шиллерен дә, Байронын да өйрәнгән. Шагыйрь җаны шулай кушкан, шулай таләп иткән , күрәсең…

        Минемчә, Г Тукай мәдрәсә белеме белән берлектә европача гыйлем алган булса hәм аңа гаилә учагы  җылысы тәтегән булса , ул бөтен җиhанга танылыр иде. Әлеге дөнья «рәхәтләрен» татый алмау аның күңелендә, тутырып булмастай бушлык хасил иткәндер.

      Кешелек, кеше үзенең кеше икәнлеген аңлаганнан башлап, үзе турындагы мәгълүматны киләчәккә җиткерергә теләгән. Дөньяның төрле кыйтгаларында мәгарәләрдә, тау куышларындагы сюжетлы рәсемнәр, рун, уйгур язулары hәм бозау тиреләренә, папрус кәгазьләренә язылган китаплар турында без бик яхшы беләбез.

 Гасырларны гасырлар алыштырган, дөньяда бер- бер артлы дәүләтләр hәм hәр халыкның үз әлифбасы барлыкка килгән. hәр дәүләтнең исә  үз  

елъязмачысы булган. Ә бит , чынында, hәр ил, халык тарихының асылында кеше язмышы, кеше тарихы ята.  

Моң йомгагын сүтә- сүтә,

                                             Ил буйлап йөри Тукай

                                             Шигъриятнең пәйгәмбәре,

                                             Мәңге үлемсез Тукай .

                                                                                  Р. Насретдинова

Шулай итеп, Габдулла исемендәге премия ияләрен эзләү барышында кызыклы очрашулар булды, файдалы сөйләшүләр алып барылды. Мин үземә күп мәгълүмат алдым. Хезмәтемне киләчәккә әзерлек  дип тә кабул иттем. Халкыбыз Габдулла Тукайның иҗатын белә, аның белән горурлана. Районыбызда аның исемендәге премия лауреатлары булуга мин аеруча сөендем. Шунысы да үзенчәлекле: бүләк төрле өлкәдә хезмәт куючы шәхесләргә бирелгән. Якташларым, чыннан да, һәрьяклап тырыш халык: чөгендер үстерә, иген игә, җырлый, бии, йортлар сала, бер-бер артлы балалар бакчалары ачылып тора, мәктәпләргә ремонтлар ясала. Әлеге премиягә лаеклы шәхесләр, минемчә, байтак әле безнең төбәктә.

                                       

























Кулланылган әдәбият


1.Галиуллин Т. Без – Тукайлы шигърият! / Т. Галиуллин //Мәгариф 2006., №4

2. Гаффарова Ф.  Хөрмәтле Габдулла ядкаре /  Ф.Гаффарова  //Сөембикә 2006,№4

3.   Ильина С. Кайдан алсын шигъре шагыйрь / С. Ильина //Мәгариф 2006., №4

4. Исламов Г. Шәңгәлче: үткәне һәм бүгенгесе.- Казан: Милли китап, 2004.-94б.

5. Нуруллин И. Тукай турында истәлекләр / И. Нуруллин - Татарстан китап нәшрияты 1965.

6. Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2009 – 735,751 б.)

7. Журналның Разил Вәлиев иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. - 2005. — № 6.

8. Миңнуллин Т. Талантлы буынның бер вәкиле // Мәгърифәт. - 2007. - №6





Автор
Дата добавления 25.12.2015
Раздел Иностранные языки
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров581
Номер материала ДВ-287165
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх