Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Доп. образование / Научные работы / Исследовательская работа о Г. Исхаки
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Доп. образование

Исследовательская работа о Г. Исхаки

библиотека
материалов


«Без тарихта эзлебез» республикакүләм фәнни-гамәли конференция






Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар



Бикбаева Камилә Камил кызы

Түбән Кама шәһәренең 8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең

9 нчы А сыйныфы укучысы



Фәнни җитәкче: Хәйруллина Фәнисә Хәбибула кызы

Түбән Кама шәһәренең 8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы













Яр Чаллы, 2012 ел


Эчтәлек


Кереш .....................................................................................................................3

Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар

I. Г. Исхакыйның милли драматургия үсешенә керткән өлеше ................ 4-5

  1. Кайт әле монда, Ватанга...” (Габдулла Тукай).............................. ... .... 6

  2. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар.................................... 6-12

  1. Мөгаллим” драмасында милли интеллигент язмышы.............................6-7

  2. Зөләйха” драмасы – милләт язмышын чагылдырган үлемсез әсәр.....

а) татар халкының фаҗигале язмышы....................................................... … 7-8

б) Зөләйха образы – чукындыру сәясәтенең ачык чагылышы..........................8

в) кеше гомере – иң зур байлык...........................................................................9

г) Зөләйхага ачык хат......................................................................................10-12

3. Гаяз Исхакый традицияләре дәвам итә.....................................................13-14

Йомгак........................................................................................................................15

Файдаланылган әдәбият исемлеге...........................................................................16

Кушымта














Кереш


XX йөз башы ил тарихында тирән тетрәнүләр, ачы югалтулар, милли үзаңның көчәюе белән сыйфатлана. Бу чорда сизелерлек урынны милләт горурлыгы булган әдәбият ала. Әдәби әсәрләрнең үзәгендә шәхес язмышы, халык һәм милләт язмышы тора. XX йөз башы әдәбиятында кешенең яшәү фәлсәфәсен проблема итеп күтәрүче язучы һәм шагыйрьләр байтак: Г. Тукай, Г. Исхакый, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, С. Рәмиев һәм башка әдипләр. Шушы талантлы язучыларыбыз арасыннан мин әсәрләре белән үземнең рухыма якын торган Г. Исхакыйны аерып атар идем.

Г. Исхакыйның дөньяга һәм әдәбиятка килүе XIX йөзнең икенче яртысыннан татар тормышында башланган яңарыш белән бәйләнгән кебек тоела. Узган гасыр урталарыннан ул вакытта Россия иҗтимагый-сәяси тормышында барган үзгәрешләргә бәйле рәвештә татарларда милли үзаң уяну хәрәкәте барлыкка килә. Милләт язмышы турында уйлану һәм кайгырту рухы белән сугарылган бу хәрәкәт, көчәя барып, XX йөз башында үзенең югары ноктасына күтәрелә һәм Г. Исхакый кебек киң танылган милли лидерларны тудыра. Бик яшьли халык турында, аңа хезмәт итү хакында уйлый башлаган Исхакый милләтнең “чын авыруларын” ачып бирүгә ирешүдә әдәбиятка зур өмет баглый, аны хәтта дөньядагы әйдәп баручы иҗтимагый-рухи көч итеп карый.

Дөреслек, хакыйкать, тугрылык... Г Исхакыйны һәм башка әдипләрне бер максат берләштерә: татар халкын ирекле, азат халык итеп, алдынгы милләт итеп күрәселәре килә аларның. Бөтен иҗатлары да шуңа юнәлтелгән.

“Г. Исхакый драмаларында милли геройлар” темасы махсус монографик тикшеренү өчен бай һәм күпкырлы тема булып тора. Шулай итеп, бу хезмәтнең максаты – Г. Исхакый драмаларында милли геройларны монографик күзәтү. Бу максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар хәл ителде:

    1. Г. Исхакыйның милли драматургия үсешенә һәм театр сәнгатенә көчле йогынты ясавын күзәтү;

    2. Г. Исхакый пьесаларының фикерләргә бай, күп төрле булуын ачыклау;

    3. Милли язмышның бүген дә иң актуаль проблема булып торуын нигезләү.

Хезмәтнең тикшерү объекты - Г. Исхакыйның драма әсәрләрендәге милли геройлар.

Хезмәт керештән, алты бүлектән, йомгак өлешеннән, ахырында файдаланылган әдәбият исемлеге һәм кушымта бирелгән. Кушымтада Г.Исхакый турында материаллар тупланган.






















Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар

Г. Исхакыйның милли драматургия үсешенә керткән өлеше


Г. Исхакый әдәби мирасының шактый зур өлеше драматургия өлкәсенә карый. Аның каләме белән дистәдән артык сәхнә әсәре язылган. Ул милли драматургиянең формалашуына, үсешенә зур өлеш кертте. Г. Камал, Г. Кариев, М. Фәйзи, К. Тинчуриннар белән бергә, татар театрының нигезләрен салышты, аның бинасын коручылардан булды. Аның «Алдым-бирдем», «Тартышу», «Җәмгыять», «Мөгаллимә», «Зөләйха», «Җан Баевич», «Олуг Мөхәммәд», «Хәят юлында» пьесалары татар драматургиясе һәм театрның алтын фондын тәшкил итәләр.

Әдипнең беренче пьесасы – 1900 елда басылган “Өч хатын белән тормыш” драмасы. Татар театры рәсми рәвештә 1906 елның 21 апрелендә Г. Исхакыйның шушы әсәре белән ачыла.

Әсәрнең нигезендә толстойчылык фәлсәфәсе – “таш белән атканга аш белән ат” идеясе ятуын күрүе кыен түгел. Мондый карашлар XX гасыр башы татар әдәбиятында, фәлсәфи фикер дөньясында шактый киң таралган була. Әсәрнең әдәби эшләнешенә килгәндә, аның әле шактый зәгыйфь булуын, сәхнә кануннарына җавап бирүдән шактый ерак торуын әйтергә туры килә. Авторның беренче проза әсәрләре шикелле, бу да язучының башлангыч, өйрәнчек чоры җимеше.

Г. Исхакыйның икенче пьесасы – “Ике гашыйк” драмасы 1903 елда Оренбургта Ф. Кәримов матбугатында басылып чыккан. Бу әсәр мещаннар, байлар тормышыннан алып язылган. Анда иске карашлы, надан татар бае Рәхмәтулла белән яңа фикерле, укымышлы, европалашкан яшь егет Каюм арасындагы каршылык, икенче төрле әйткәндә, XIX йөз ахыры – XX йөз башы татар дөньясында киң җәелгән кадим белән җәдит тартышы гәүдәләнгән.

Әдипнең өченче пьесасы “Алдым-бирдем” 1907 елда Казан төрмәсендә утырганда язылган. Анда мәхәббәт, никах, кеше хокукы проблемалары куелган, бу мәсьәләгә карашта “аталар” һәм “балалар”, кадимчеләр белән җәдитчеләр, консерваторлар белән европалашкан зыялылар арасындагы тартыш-көрәш күрсәтелгән.

Аталар белән балалар арасындагы тартыш, беренче карашка, бер гаилә, туган-тумача арасында барган ыгы-зыгы гына кебек күренсә дә, аның социаль каршылыклар, сәясәт, тәрбия һәм башкалар барып тоташа. Димәк, Г. Исхакыйның бу пьесасы гаилә, көнкүреш өлкәләре белән генә чикләнмичә, иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне тартып чыгара.

Ә әдипнең “Тартышу” драмасында турыдан туры сыйнфый көрәш, илдәге сәяси тәртипләрне революцион юл белән үзгәртү кирәклеге мәсьәләсе куелган. Әсәрнең лейтмотивы төп каһарманнардан берсе булган Насыйрның түбәндәге сүзләрендә чагылган: «Мин моңарчыга кадәр татарны тәрәккый иттерү дип әллә никадәр сөйләсәм дә, шуның өчен үземне корбан кылырга риза булсам да, бу минутка кадәр татарның алга китүе Русия идарәсенең яхшыруы белән бергә үскән, бергә береккән икәнлеген хәтеремә китермәгәнмен. Әйе, иптәшләр, безнең эшемез рус халкының эше белән бергә бәйләнгән, рус халкы тәрәккый итмәгәндә без тәрәккый итә алмыйбыз. Русиянең идарәсен үзгәртмәгәндә, без бер эш эшли алмыйбыз».

Менә ни өчен заманында бу әсәр тыелган булган, сәхнәгә дә ул 1917 елның февраль революциясеннән соң гына менә алды.

Драматург буларак Г. Исхакыйның иҗат үсешендә тагын да югарырак баскыч “Мөгаллим”(1908), “Җәмгыять”(1911), “Зөләйха”(1912) пьсалары белән бәйләнгән. Бу әсәрләр социаль эчтәлекләре , сәяси юнәлешләре ягыннан яшәп килүче стройга оппозицион рухта булулары белән характерлы. Аларда гаять зур иҗтимагый шартлау көче яшеренгән була. Шуңа күрә патша цензурасы аларны сәхнәгә куярга рөхсәт бирми. Ә кайберләренә, мәсәлән, “Зөләйха”га, сәхнә капкасы бөтенләй бикләнеп куела.

Драматург талантының тагын бер кырын - әдипнең сатирик көчен күрсәтеп үтик. Бу сыйфаты аның “Кыямәт”, “Җәмгыять” пьесаларында калку чагылды. Аларның эчтәлеген татар дөньясындагы вакыйгалар тәшкил итеп, каһарманнары милли типлар булсалар да, күтәрелгән проблемалар, идея-эстетик мәгънәсе, пафосы гомумкешелек әһәмияткә ия. Ул әсәрләрдә, милли аерымлыкларга карамастан, гомумән кешеләргә хас булган тискәре сыйфатлар – саранлык, тупаслык, комсызлык һ.б. көчле сатира уты астына алына. 1917 елга кадәр үк алар сәхнәгә куелалар. Бер Казан театрында гына түгел, аларны “Сәйяр” труппасы Рәсәйнең башка шәһәрләрендә дә уйнап йөри. Алар да Исхакыйның драматург булып танылуына җитди өлеш кертәләр.

Әдипнең иң мөһим, заманында күп шау-шулар, бәхәсләр тудырган, ә егерменче еллар башында хаксызга гаепләүләргә сәбәп булган мәшһүр пьесасы, әлбәттә, “Зөләйха”.

Зөләйха” драмасында Рәсәйдә колониаль шартларда яшәгән татарларның тарихында булган хәл – аларны көчләп чукындыру вакыйгасы сурәтләнә.

Автор Зөләйха язмышында бер кешенең генә түгел, гомумән, татар халкының тарихи фаҗигасен күрсәтә. Әсәрнең күләме дә зур, темасы һәм эчтәлеге ягыннан да бик мөһим һәм катлаулы. Ул тирән идея-эстетик анализны һәм бәяләүне таләп итә.

1917 елның 17 мартында Казанның зур драма театры сәхнәсендә беренче тапкыр Г. Исхакыйның “Зөләйха” драмасы уйнала.














II. “Кайт әле монда, Ватанга ...” (Габдулла Тукай)


Бер милләтнең бөеклеге халкының саны

белән түгел, акыл ияләренең таланты һәм

бөек шәхесләренең күплеге белән билгеләнә.

Виктор Гюго


Үземнең эшемне Роберт Рәкыйповның:

И туган җир, синдә туганнарның

Үз бурычы сиңа, үз хакы.

Озак еллар “онытып” торган өчен

Кичер безне, кичер, Исхакый!-

дигән юллары белән башлыйсым килә.

Әйе, бүгенге көндә милләтебез асыл затларның сөякләре чит җирләрдә ята. Рухи мирасыбыз, каһәрләнеп, еллар дәвамында онытылып торды. Соңлап булса да, атаклы җәмәгать эшлеклесе, затлы язучыбыз, милләтпәрвәр Гаяз Исхакый туган җиренә кайтты. Тирән белемле, зыялы Г. Исхакыйны язмыш кайларга гына илтеп ташласа да, милләт язмышын кайгыртып яшәгән, “куркыныч” әсәрләр язган. Патша самодержавиесенең каты режимы, кара реакциясе Исхакыйның милләт өчен кабынган көрәш ялкынын сүндерә алмаган. Әдип һаман милләтебезнең бәйсезлеге, азатлыгы өчен көрәшеп, төрмә, сөрген шартларында яшәсә дә, утыз биш ел мөһаҗирлеккә дучар ителсә дә, газиз халкы өчен җан атып язылган драма әсәрләрен иҗат итә алган.








Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар

  1. Мөгаллим” драмасында милли интеллигент язмышы


Минем кулымда аның “Мөгаллим” драмасы. Әсәрдә язучы милли интеллигент Салих образын үзәккә куйган. Язучының талантлы каләме белән тудырылган бу образ безне халыкка хезмәт итәргә, аның өмет-хыялларын гамәлгә ашырырга чакыра. Беренче карашка, әсәр гаилә, хатын-кыз, балалар проблемаларын гына күтәрә кебек. Шулай да, уйландыра, милләт язмышын, аның хәлен яхшырту, милләтне алга җибәрү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турындагы сорауларга җавап эзләргә этәрә, рухландыра. Әсәрне укыганда, Салих өчен борчыласың, аның язмышы безне битараф калдырмый... Әйе, татар дөньсын үзгәртү, яктырту, агарту өчен белемле, мәгърифәтле булу гына җитми. Г. Исхакый драмада: “Зыялы кешенең бөтен вакыты халкына, хезмәткә генә багышланырга тиеш”, - дигән фикерне үткәрә. Кышкы салкын төндә Салих хатынын, балаларын калдырып, өеннән чыгып китә. Мин аның бу адымын кабул итә алмадым. Җәмәгать эшлеклесе булу кешенең шәхси бәхетенә киртә куярга тиеш түгел, минемчә.

Узган гасыр башында ук язылган әсәр булса да, “Мөгаллим” драмасы милләт азатлыгы өчен көрәшнең туктамаячагына, дәвам итәчәгенә ышандыра, һәм Фәүзия Бәйрәмовалы, Айдар Хәлимле бүгенге тормышыбыз – язучы фикеренә ачык дәлил.










  1. Зөләйха” драмасы – милләт язмышын чагылдырган үлемсез әсәр


Мине бигрәк тә үзебезнең халык язмышын, татар милләтенең үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырган, милләт турында тарихи мәгълүматларга бай булган әсәрләр җәлеп итә. Аларны мин үзебезнең татар милләтенә, халкына хас характерына, көчле рухына сокланып, шул ук вакытта горурлык хисләре кичереп укыйм. Шундый әсәрләрне иҗат итүче бөек шәхесләрнең берсе – Гаяз Исхакый. Ул – минем күңелемдә тирән әз калдырган, үзенең әсәрләре белән уелып калган язучыларның берсе. Кайбер хәзерге язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләрен укыганнан соң, мин аларның мәгънәсен аңлап бетермим микән, әллә мәгънәсе тирән яшерелгәнме, яисә ул бернинди проблема да күтәрми дип әйтимме, бу әсәрләрне күңелем кабул итеп бетерә алмый. Ләкин Гаяз Исхакый әсәрләре турында мин болай дип әйтә алмас идем. Алар тарихи вакыйгаларга нигезләнеп язылса да, укырга җиңел, аңлаешлы, тирән мәгънәле. Аның әсәрләрендә халык язмышы да чагылдырыла. Бу гореф – гадәтләр, йолалар буыннан–буынга күчеп килә.

Г.Исхакый – егерменче гасырның беренче яртысында татар, гомумән, төрки халыкларының киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы мәгънәсе дип санаган язучы.

Г.Исхакыйның безгә “Сөннәтче бабай”, “Алдым – бирдем”, “Өч хатын берлә тормыш”, “Зөләйха”, “Көз”, “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрләре таныш. Аларның барысы да бай эчтәлекле итеп язылган, алар турында озак һәм күп итеп сөйләп, әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларны күрсәтеп була.

Әйе, туган халкымның узган тарихы фаҗигале вакыйгаларга бай. Шуларның иң афәтлесе, әлбәттә, Казан ханлыгының Явыз Иван тарафыннан яулап алынуы һәм Рус дәүләте составына кертелүе булган. Болгар ханлыгы чорында ук үз дәүләтен төзегән халкым бу дәһшәтле фаҗигане бик-бик авыр кичергән. Мөселман бабаларыбызның каршылыгын сындырырга тырышып, рус идарәчеләре коралсыз һәм яклаучысыз халыкка каршы, хәтта, гаскәр кулланудан да тартынмаган. Буйсынырга теләмәүчеләрне алар камчы белән суктырганнар, төрмәләргә япканнар, Себергә җибәргәннәр.

Дәүләтчелегебезнең юкка чыгуы һәлакәте кебек үк, көчләп чукындыру фаҗигасе дә халкыбызның күңеленә мәңге төзәлмәслек яра салган һәм хәтеренә кара кан булып утырган. Г. Исхакый үзенең әсәрләрендә шушы фаҗигаләрнең барысын да безгә җиткерергә омтылган. Мин аның “Зиндан” китабын җентекләп укып чыктым. Бу китапта миңа иң ошаган әсәр “Зөләйха” драмасы булды. Бу әсәрдә моң-зар, кайгы-сагыш Зөләйха язмышы аша гәүдәләндерелә.

Зөләйха – көчләп чукындырылган, ирексездән рус мужигына хатын ителгән, ләкин рухы белән нык булып калган татар хатыны. Аның кичергәннәре – татар халкы язмышының бер чаткысы. Шулкадәр нинди гаебе булган соң Зөләйханың? “Мине хак диннән чыгарырга теләделәр, көчләп алып, ирем бар өстеннән руска иргә бирделәр. Көчләп чукындырдылар. Көчләп ата-анамнан, бала-чагамнан аердылар. Мин, әлхәмделилла, барысына да чыдадым, барысына да! Мин ислам өчен... зәхмәт чиктем”.

Бу әсәрне укып чыккач, киносын карагач, мин Зөләйханың ныклыгына, горур булуына, туган халкын шулай югары дәрәҗәдә сөюенә бик сокландым, аның чын милли героебыз булуына инандым. Аның бу гүзәл сыйфатларын киләчәктә үземдә дә булдырырга тырышачакмын. Г. Исхакыйның Зөләйхасындагы кебек сабырлык, түземлелек, минемчә, барлык татар хатын-кызларына да хас үзенчәлек булып тора. Татар хатыннары элек-электән шундый тыйнак, әдәпле булулары белән аерылып торалар. Татарның гүзәл затлары, нинди генә авырлыклар килмәсен, тормыш сынауларын җиңеп чыгарга үзләрендә көч табалар.

Гомумән, Г. Исхакый драмаларында күбрәк татар хатын-кызлары милли геройлар булып гәүдәләнә. Мин дә үземнең татар кызы булуым белән горурланам.

Милли геройлар бүген дә шундый дәрәҗәдә булырга тиеш дип уйлыйм мин. Нәкъ менә Гаяз Исхакый фикерләре бүгенге көндә дә бик урынлы, чөнки иманын җуйган халык рухи канәгатьсезлек кичерә, күңелен һәрчак бушлык хисләре били.

Халкымның даими фикерләре булмавы мине борчый. Нигә менә Зөләйха шикелле көрәш юлына басмаска? Телебезне, динебезне саклап калуның киләчәк буыннар өчен нинди әһәмияткә ия булуын һәрберебез яхшы аңлыйбыз. Әгәр дә телебезгә, динебезгә хыянәт итәбез икән, милләтебезнең юкка чыгуына юл куябыз дигән сүз.

Автор үзенең иҗатында татар милләтенең бөеклеген, олылыгын раслауга, башка милләтләр белән тигез яшәргә хаклы икәнен дәлилләүгә йөз тота. Моңа мисал итеп, аның “Олуг Мөхәммәд” пьесасын китерергә була. Бу драмада татар милләтенең әйдәүчесе булган беренче хан – Казан ханы сурәтләнә. Аның язмышы аша автор яңа оешып килүче ханлыкның дәүләт буларак бөтен булуы, анда яшәүчеләрнең дус, тату яшәүләрен тәэмин итү бурычын куя. Әсәр – язучының иҗат юлындагы соңгы драмасы, килер буыннарга васыяте Г. Исхакыйның “Олуг Мөхәммәд” драмасы 1947-1948 нче елларда иҗат ителә. Туган нигезеннән, газиз халкыннан аерылып, ерак Истанбулда гомер кичерергә мәҗбүр ителгән, илдәге вакыйгалардан хәбәрдар булган. Күренекле язучының тарихи драмасы нәкъ менә шушы чорда язылуын, мин, үз вакыты өчен бик актуаль дип саныйм.

XX гасырның 40 нчы елларында совет хөкүмәте татарларга карата пычрак сәясәт үткәрә башлый: Кырым татарлары гомер буе яшәгән җирләреннән сөрелә, азатлык өчен көрәштә меңнәрчә татар башын сала. Мәгълүм булганча, Казан мәмләкәтендә, татарлардан тыш, башка дин әһелләре дә яши. Аларга нинди мөнәсәбәттә торырга? Хан карашынча, аларга “үз йолаларында, үз диннәрендә торуларына ирек бирү” зарури. Шуның белән бергә хөкемдар ислам динен аңлатуга, димләүгә дә каршы түгел.

Драманың ахыры да тирән мәгънәгә ия. “Бу сәгатьтән башлап, - ди Олуг Мөхәммәд, - Мәскәү князьлеге берлә Казан ханлыгы арасында сугыш бетте, килешү булды... Халыкка белдереңез..., халык өч көн, өч кич бәйрәм итсен...”.

Моннан соңгы гасырларда рус белән татар, үзара аңлашып, күршеләрдәй килешеп, бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә тиеш, бу – Гаяз Исхакыйның киләчәккә изге хыялы.

Олуг Мөхәммәд” әсәрен укыгач, шундый фикер туа: бүгенге көндә Рәсәй хөкүмәтенең, халык санын алганда, татар милләтен төркемнәргә (керәшен, мишәр, татар һәм башкалар) бүлгәләргә азапланачагын Гаяз Исхакый каян белде икән?

Г. Исхакыйның алдан күрүчәнлеге, бөтен гомерен милләт язмышына багышлавы миндә соклану тудыра. Шул ук вакытта гасыр башында бөтен татар дөньясын шаулаткан мәшһүр язучының күпкырлы әдәби байлыгының 70 ел буе халыктан яшереп яткырылуы тоталитар режимга карата нәфрәт уята.

Драманы укыгач, минем аны күрәсем, үзе белән сөйләшәсем килде. Шуңа да мин аңа атап хат язарга булдым.

Зөләйха ханым!

Сез - гади татар хатыны. Тик Сезнең күңелегез, үз диненә тугрылыклы булган йөрәгегез бөек. Югыйсә, гомерегез буе тән һәм җан җәрәхәтләрен кичерә алмас идегез. Өеннән, балаларыннан аерылу, иренең үлеме һәм, ахыр чиктә, диненнән ваз кичтерергә теләп, исерек урыска бирүләре – болар бер татар хатыны өчен күтәрә алмаслык газап. Сез бу михнәтләрне кичердегез, динегезгә тугрылыклы була алдыгыз.

Авылыгызга усал поп хуҗа булып, гаиләгезнең тынычлыгын җимергәнче, Сез дә бәхетле булгансыздыр. Чөнки тормышны аңлап җиткермәгән ике газизегез, гаилә өстендә кара болытлар куерганда да, бәхетле курчак уенын уйный. Тик аларны да инде дуслары “керәшен” дип үз араларына кертми. Әнә шул милли хисне Сез балаларыгызга да сеңдерергә телисез. Югыйсә, курчак уеныннан башканы белмәгән кызларга: “Без – чын мөселман!” – дип аңлатып азапланмас идегез.

Алдагы михнәтле көннәр белән чагыштырганда, болары бәхет булган икән әле, Зөләйха ханым. Балаларыгыздан, гаиләгездән, ирегездән, йорт-җирегездән аерып, монастырьга алып киткәндә, йөрәгегез ничек түзде икән? Әгәр халкыгызга, динегезгә чиксез мәхәббәтегез, хөрмәтегез булмаса, Сез дә, бәлки, көрәшер көч таба алмаган булыр идегез. Сез көчле генә түгел, сабыр, үз диненнән тайпылмас хатын икәнсез!

Ике ел буе исерек урыс Петр белән яшәгәндә дә телегездә “Әгузе бисмилла” булмас иде. Кыйналып яшәгәнче, берәүләр бисмилладан баш тартыр, икенчеләр үз-үзенә кул салыр иде. Тик сез алай эшләмәдегез. Чөнки Сезнең язмыш – татар халкының язмышы, Сездәге кешелекле сыйфатлар – ул безнең милли сыйфатларыбыз. Зөләйха-Марфа, шуның өстенә “татар эте” булсагыз да, үзегездә төнен намаз укуга көч таба алуыгыз гаңәпләндерде мине. Сез чын мәгънәсендә көрәшче икәнсез бит!

Урыслар арасында да олы йөрәкле кешеләр бар икән. Петрдан үзегезне коткарып калган карт урысның сүзләрен онытмагансыздыр, Зөләйха ханым. “Кешене көчләп дингә кертеп булмый”,- ди ул. Олы яшьтәге урыс картыннан мондый сүзләр ишетү Сезгә көч бирмәгәндер дип кем әйтә ала. Әнә шундый юк кына куанычлар сезне өметләндереп торгандыр, минемчә.

Дин дошманнарыгыз ирегезне кыйнап үтерде, тик аның васыяте, киләчәк тормышыгызны үзгәртергә көч биргән васыяте калды: “Ни күрсәң күр, бу урыс белән торма!” Бәлки нәкъ менә Сәлихҗанның шушы сүзләре мышьякны Петрга бирергә этәргеч ясагандыр.

Өстегезгә ирегезнең канлы чикмәнен кидереп кулга алганда, күңелегездә ике хис булгандыр: газиз ирегезне югалту һәм дин дошманыгыздан күргән михнәтләрегез өчен үч алу хисе. Күпме югалтуларга дучар булсагыз да, күпме күз яше түксәгез дә, Сез – җиңүче! Чөнки ике ел буе күңелегезне, динегезне буып яшәгән кяферне – эчеп сугышудан башканы белмәгән Петрны дөмектердегез. Үзегезнең көчле хатын-кыз икәнлегегезне исбат иттегез.

Ике ел егерме ел белән чагыштырганда аз булган икән. Тик сабыр холкыгыз ансын да кичергән. Сез кабат кяфер йортында. Инде картаеп, тән һәм җан җәрәхәтләре белән кыйналып беткән әбине ни өчен кабат урыс авылына кайтардылар икән? Шуның өстенә, һәр көнне кереп, аның исәнлеген сорашу урынына, качып китмәгәнме дип тикшерәләр. Боларына ничек түздегез икән, Зөләйха ханым? Түздегез, чөнки Сезнең әле балаларыгыз белән очрашасыгыз, күңелегездәге изге васыятегезне җиткерәсегез бар. Түздегез, чөнки Сез дин өчен, хак ислам дине өчен михнәт чиктегез.Дин хакына хәтта улыгыз Захардан да баш тарттыгыз. “Ана күңеле балада”, -диләр.Ана салган эздән атламаган, диненнән тайпылган баладан татар милләтенең киләчәге өчен файда юклыгын аңлагансыздыр, мөгаен. Балагызны йөрәгегездән аерып алу авыр булса да, шәхси бәхетегезне читкә куеп, улыгызны бары дин дошманы итеп кенә күрдегез. Захар сезнең иң зур җәрәхәтегез булды.

Шундый газаплар күргән хатын гомерендә бер бәхеткә ирешергә тиештер бит. Ә нәрсә соң ул бәхет? Зөләха ханым, чын бәхет Сезнең өчен кызларыгыз белән очрашу һәм мөселман каберенә күмелү булды. Кызларыгыз инде тормыш көтә. Тик, миңа калса, алар белән очрашуга караганда, улыгыз Захарның үз диненә кайтуы зуррак бәхет булгандыр. Егерме биш ел дин өчен дип көрәшкән ана өчен бу зур шатлык. Бу Сезнең җиңүегез, Зөләха ханым. Сез – җиңүче! Татар халкын милләт буларак саклап тоткан нәрсә - ул дин. Сезнең кебек җиңүчеләребез булу милләтебезне дә саклап калырга ярдәм итәчәк, Зөләйха ханым.

Мәхәббәте өчен көрәшкән Галия хакында ишеткәнегез бармы икән? Юктыр. Ул да Сезнең кебек үк җиңүче. Сөйгәне Ибраһим белән кавышу өчен Галия үзе беренче адымын ясады. Тик аның көрәше, Зөләйха ханым, Сезнеке белән чагыштырганда күпкә җиңелрәк иде. Ул кияүне байлыгына карап сайлауга каршы чыгып, әти-әнисе сүзенә карамыйча, Ибраһимга качып китте. Ул да кыйналды, аны да бикләп тоттылар, ул да, Сезнең кебек, үзендә ихтыяр көченең зурлыгын, яңа тормышның ничек тә җиңәчәген исбатлады. Галиянең әти-әнисенә әйткән сүзләре дә халыкны яңалыкка каршы чыкмаска чакырды. Милләтнең алга китеше өчен, аның башка халыклар белән бер дәрәҗәдә үсүе, яңалыкны кабул итүе мөһимдер.

Галия дә җиңде, Зөләйха ханым. Сез дин дошманыгызны җиңгән кебек, ул искелекне җиңде. Тормышта көрәшүчеләр күп, тик җиңүчеләр аз икән. Күпләргә ихтыяр көче җитеп бетми. Шундыйлардан Сезгә Салих турында сөйләмәкче булам. Ул да көрәште, авыл мәктәбенә кайтып, яңа ысул белән балалар укыта башлады. Аның теләге – авыл балаларын белемле итү.Тик ул Сезнең кебек әйләнә-тирә мохитка каршы сугыш алып бара алмады, Зөләха ханым. Тормыш мәшәкатьләре, искелек җилләре аны үз уңаена борды.Бер гадәти хәлфәгә әверелде, күңеле саңгыраулана барды. Хәзер дә хәленә кайту соң түгел кебек. Әле көрәшергә була. Салих башка юлны сайлады, ул чигенде. Авылны ташлап китте. Аның хыялы бар иде, тик ул аны тормышка ашыра алмады. Күрәсезме, Зөләйха ханым, һәркемгә дә көрәш җиңү алып килми.Ихтыярсызлар җиңелүгә мәҗбүр.

Сез бәхетле, Зөләха ханым. Динебезне саклап баш күтәрүегез белән, газапларны кичереп, җиңүегез белән бәхетле. Мин Галиягә дә сокланам. Тик аның мөмкинлеге зуррак иде. Бердән, ул иске карашлы әти-әнисенә каршы күтәрелде. Икенчедән, аны яклаучы Ибраһим, Садыйк абзый кебекләр бар иде. Ә Сезнең кемегез бар иде соң, Зөләйха ханым? Сез ялгыз идегез. Ирегез, гаиләгез дә ярдәм итә алмады. Юк, Сезне ялгыз дип әйтеп булмый икән. Сезгә өмет баглап, һәр адымыгыз өчен борчылып торган татар милләте бар иде. Үз язмышын хәл итүдә ул Сезнең эш-гамәлләрегезгә таянды. Сез җиңдегез, димәк, безнең милләтебез дә ачы давылларга, кырауларга баш имәскә, көрәшергә һәм, ниһаять, җиңәргә тиеш. Бу, бердән,милләтебезне саклау өчен, икенчедән, җир йөзендә безнең дә яшәргә, яшьнәргә хокукыбыз барлыгын исбат итү өчен кирәк. Татар милләте яшәргә тиеш, Сездәй олуг җанлы, сабыр, бирешмәс диндарлары, милләтпәрвәрләре булганда, ул яшәр.

Милләтебезнең киләчәге өчен бүген дә көрәш бара әле, Зөләйха ханым, Без динебез, телебез өчен, мөстәкыйльлегебез өчен көрәшергә тиешбез. Сезнең кебекләр, Сезнең уй – хыялларыгызны дәвам итүчеләр бүген дә бар. Бар алар, Зөләйха ханым. Фәүзия апа Бәйрәмова, Туфан абый Миңнуллин, Фәндәс абый Сафиуллин, Рәшит абый Ягъфәровлар милләтебеә язмышы өчен ил күләмендә сүз алып бара. Без- мөстәкыйль халык. Хөр республикабызда яшәргә тиешбез. Без - динле халык. Милләтебезнең символы булган яшел байрак күгебез өстендә җилфердәргә тиеш. Без -бай телле халык. Телебез кәгазьдә генә түгел, гамәлдә дә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш.

Зөләйха ханым! Сез кичергән газап михнәтләр юкка булмады. Сезнең татарны бәйсез итеп күрү теләгегез тормышка ашты. Сездәй үрнәк миллитпәрвәрләребез булу, безгә, яшь буынга да этәргеч бирер. Без “китешемезне үзгәртеп”, халык күңелендә “өметсезлек урынына “өмет” тудырырга тиешбез.
























3. Гаяз Исхакый традицияләре дәвам итә


Г. Исхакыйның безгә васыять итеп калдырган сүзләре бүген бигрәк тә кадерле. “Әгәр тәрәккый итик дисәк, һәммәбез милләтнең иң кирәкле эшенә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барымыз аңлаганнарымыз бергә бер юл берлән хәрәкәт итик. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бер нәрсәмезне дә кызганмыйк”,- ди Гаяз Исхакый. Бу сүзләрне онытмыйк!

Дин һәм милләт язмышы бүген иң актуаль проблема булып тора. Динне, милләтне үстерү өчен, күп кенә чаралар үткәрелә. Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәфис һәм Рәфис Кашаповлар татар милләтенә күпьяклап ярдәм итәләр, аның мәдәниятен, икътисадын үстерүдә зур өлеш кертәләр. Милләтебез язмышы өчен җан атып йөрүчеләр бүген дә бар икән, димәк, татар халкының рухи тормышы сүнмәгән. Милләт югалмаган, аның дине дә, теле дә югалмаячак!

Бүгенге көндә дә милләтебез язмышы, аның ирекле яшәве өчен янып-көюче шәхесләребез байтак. Р. Миңнуллин, Р. Фәйзуллин, Р. Харис кебек әдипләребез үз иҗатларында, халкыбызның бүгенге проблемаларын яктырту белән бергә, аның ышанычлы киләчәге өчен дә борчылалар. Чөнки әле телебез сафлыгы, милләт азатлыгы өчен көрәш һаман дәвам итә.

Киләчәге бар милләт без,

Тарихта эзле өмет без,

Җиде дәүләтле милләт без,

Вәлиевләр, Шәймиевләр,

Булган чагында Гата,

Алсуланып, җир йөзендә

Татарның таңы ата.

Туфаннары, Бәшировлар,

Сафиуллин, Таһировлар

Барында безнең татар,

Барча кыенлыкны җиңеп,

Якты көннәргә атлар.

Гаяз Исхакыйның үлмәс әсәрләре киләчәккә өмет уята, чөнки аның эшен, уй-фикерләрен дәвам итүче фидакарь шәхесләр бар Татарстаныбызда. Гаяз Исхакый кебек бөек шәхесләребез әсәрләре яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Алар безгә үз милләтебезне саклап калырга ярдәм итәр.

Милләтебезнең минем эшемдә яктыртылган Салих, Зөләйха, Мөхәммәд кебек үз халкының язмышы өчен борчылып яшәгән көрәшчеләре күп булган һәм, бәхеткә каршы, хәзер дә бар: Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Мирсәет Солтангалиев, Фәндәс Сафиуллин, Тәлгать Абдуллин, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка бик күп милләттәшләребез халкыбызга армый-талмый хезмәт иткәннәр һәм итәләр.

Язучының сәхнә әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйбыз, һәм киләчәк буыннар да укырлар. Чөнки аларда милләт, дин язмышы күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Димәк, татар халкының рухи тормышы сүнми. Милләт югалмый, аның дине дә, теле дә югалмаячак!

Инкыйразлы тарих сазлыгыннан

Йолып калыр өчен ил халкын,

Калкып чыкты милләтпәрвәр кеше

Халык каһарманы Исхакый.

Хакыйкатьнең нахак чүпләреннән

Җан сулышы белән җилгәрде

Һәм менә көн җитте: Исхакыйлы

Милләт бүген асыл, егәрле!








Йомгаклау


Г Исхакый – татарның сирәк очрый торган бөек таланты, милли әдәбиятның классигы һәм горурлыгы. Аның әдәби мирасында озак вакытлар колониаль хәлдә яшәгән халыкның уянуы, киң мәйданга чыгуы, азатлык өчен көрәш юлында җиңү-югалтулары, максат-омтылышлары чагылган. Ул татар дөньсында Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Курсави һәм Мәрҗаниләр, И. Гаспринскийлар эстафетасын дәвам иттереп, яңа гасырда, яңа шартларда, Г. Тукай һәм Ф. Әмирханнар, Й. Акчура һәм С. Максудилар, М. Вахитов һәм Г. Ибраһимовлар белән бергә, татар халкын, аның милли-мәдәни рухиятен яңа баскычка күтәргән, ерак тамырлары көнчыгыш традицияләренә барып тоташкан, борынгы ислам мәдәнияте белән сугарылган татар әдәбиятын Европа халыклырының рухи казанышлары белән баетып, дөнья цивилизациясенең магистраль үсеш юлына алып чыккан олы талант.

Г. Исхакый – татарның горурлыгы, ә аның әдәби мирасы – халыкның милли хәзинәсе, рухи байлыгы. Ул - безнең милләтнең һич төзәлмәс әрнүле ярасы да. Чөнки ул татар тәненең язмыш кушуы буенча кисеп ташланган, читкә ыргытылган бер кисәге.

Милләтнең ачы тарихы безне бик күп нәрсәләргә өйрәтте: тырыш һәм батыр булырга да, мәгърур һәм матур булырга да, кирәк икән, сабыр һәм түземле, күндәм һәм буйсынучан булырга да. Әмма тарих аны бары тик бер нәрсәгә генә өйрәтә алмады, күрәсең. Үзенең олы талантларының, тарихи шәхесләренең исән чагында кадерен белергә генә өйрәтмәде. Олуг әдипләребез гомер буе туган халкына хезмәт итә, олы бурычын үтәп, шуның өчен яши, эшли, иҗат итә, әгәр дә кирәк икән, шул көрәштә корбан да була. Олы талантлары, тарихи шәхесләре, аларның язмышы каршында халык та, җәмгыять тә бурычлы дип саныйм мин.

Ә Гаяз Исхакыйның ачы язмышы өчен кем җаваплы? Гаяз Исхакыйның иҗаты тоталитар режимтарафыннан җитмеш елга якын халыктан яшерелә, нахак ялалар ягыла һәм ул туган җире, туган туфрагыннан читтә яшәргә мәҗбүр була. Каһәрләнгән, хаксызга кимсетелгән Гаяз Исхакыйның ачы язмышына кем җаваплы дигән соравым, мөгаен, һәркемне тирән уйланырга мәҗбүр итәр, киләчәктә мондый хаталарны кабатламаска өйрәтер.




























Файдаланылган әдәбият исемлеге



1.Исхакый Г. Әсәрләр.Унбиш томда.- Казан, 1998,1том,22-25бит, 29-30бит.

2.Исхакый Г. Сайланма әсәрләр.1 том – Казан, ТаРИХ.-2002, 16-19бит.

3. Мусин Ф. Гаяз Исхакый.- Казан: Татарстан китап нәшрияте,1998,10-11бит.


Журналлар:

1.Вәлиди Җ. Гаяз әфәнде.- Мирас,1996, №7-8

2. Мусин Ф. Гаяз Исхакыйның милләтчелеге турында. – Мирас, 1992, №1

3. Нуруллин И. Кайту. – Казан утлары, 1990 №1

4. Нуруллин И. Әдип эзләреннән – Төркиядә. Казан утлары, 1991, №3.




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 30.09.2016
Раздел Доп. образование
Подраздел Научные работы
Просмотров139
Номер материала ДБ-226668
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх