Инфоурок Другое Научные работыИсследовательская работа о поэтах родного края.

Исследовательская работа о поэтах родного края.

Скачать материал

VIII региональ «Тукай укулары»

фәнни-гамәли конференция

 

 

 

 

                                      Секция: татар теле әдәбияты

 

 

 

                                                    Туган як җырчысы

(Хәнифә Миннеголованың иҗаты)

 

 

 

                                             Зәй районы Бохарай төп мәктәбенең

  9 сыйныф укучысы

 

Шигабетдинова Алия Әсхәт кызы

 

 

 

 

Фәнни җитәкчесе:

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Миннегулова Ләйлә Вәкил кызы.

 

 

 

 

 

 

                                                  Эчтәлек:

 

I.                   Талантлы якташыбыз, төбәгебез горурлыгы шагыйрә Хәнифә Миннеголованың иҗаты........................................................  4-5

 

1.     Х.Миннеголованың үзенчәлекле иҗат мирасы ................5

 

-         Туган як кешеләренә соклану...............................................6-10 

 

-         Туган якның , җирнең матурлыгы.......................................11

 

-         Табигатьне саклау мәсьәләләре...........................................

 

   I I.          Нәтиҗә. Тәкъдимнәр. ................................................................12

 

    I I I.       Кулланылган әдәбият. .............................................................. 12

 

IV.                Кушымта. ....................................................................................  13

 

1. ”Шигъри тәлгәшләр”. Шагыйрәнең истәлекләреннән. ........14

 

2 .Шигырьләре. ..............................................................................14-18

 

3.Матбугат материаллары..............................................................

 

4.Слайдлар.

 

 

 

 

  Максат:

 

 

1. Якташыбыз, төбәгебезнең күренекле шәхесе шагыйрә Хәнифә          Миннеголованың шигырьләрен анализлау.

2. Укучыларны шагыйрәнең иҗаты белән кызыксындыру.

3. Туган төбәгебездән үсеп чыккан күренекле шәхесләребез белән горурлану хисе тәрбияләү.

4.  Туган илгә, җиргә, туган як табигатенә мәхәббәт хисе тәрбияләү..

 

 

 

 

 Методлар:

 

1.     Әдәби текстлар, матбугат материаллары белән эшләү.

2.     Кулланылган әдәби материалларны системага салу.

3.     Шигырьләргә анализ ясау.

4.     Х.Миннеголованың  иҗаты буенча эзләнүләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

   Хәнифә Миннеголованың шигъри мирасы тема ягыннан бай, яшәешнең төрле якларын иңләп алуы белән аерылып тора. Шагыйрә тынгысыз җанлы.Аны олы тормыш үзәгендә булган кеше шәхесе һәрвакыт борчып тора. Күңелендәге хис- кичерешләрне табигать күренешләре аша үзенчәлекле чагылдыра. Шагыйрьгә фикер тирәнлеге, акыл белән хис- кичерешләре аша үзенчәлекле чагылдыра. Шагыйрәгә фикер тирәнлеге, акыл белән хис көрәше, үзенчәлекле нәтиҗәләр ясау хас.

    Миннеголова Хәнифә апаның иҗтимагый тормыштагы активлыгы, әдәбият өлкәсендәге уңышлары югары бәяләнде. 1981нче елда СССР Югары Советы Президиумының 17 июнь 1981нче ел 30623нче указы нигезендә  “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнде.

    Районда беренчеләрдән булып 1983нче елда “Укытучы-методист” исеменә лаек була. 1990 нчы елда РСФСРның 279 нчы номерлы указы нигезендә укыту һәм тәрбия эшендә озак еллар намуслы хезмәте өчен “РСФСРның атказанган укытучысы”исемен бирәләр.

Гомер үтә аккан сулар кебек,

                                           Аккан суга карап моңланам.

   Үткән гомерләр дә сулар кебек

                                           Кире кайта алмый яңадан.

   Хәнифә Йосыф кызы балалар укыту, җиләк – җимеш, яшелчә үстерү белән бергә, әдәбиятны да ярата.Ул намуслы хезмәте белән материаль байлык тудыручы “гади” кешеләр алдында баш ия. Үзе дә шигырьләр яза. “Мәгариф” журналы, “Мәгърифәт”, “Зәй офыклары” газета битләрендә аның күп кенә шигырьләре дөнья күрә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Шигырьләрендә Хәнифә апа тормышка, мәхәббәткә, яшәешкә, табигатькә мәдхия укый.

  Хәнифә апа Миннеголова бәхетен туган ягы, аның кешеләре, ягъни туган халкы белән бәйләп карый.

Игенче уракка төште,

                                                  Игенче урак ура,

Игенченең гомерләре

                                                  Басуда, кырда уза.

 

    Кырларына сөенеп карый

                                                 Шифалы яңгыр яуса.

Күңеле көр, йөзе якты

Шытымы тигез чыкса.

Авторның теле йөгерек, ул туган теленә, иленә хөрмәт белән карый, аны ярата, тирән тоемлый.ул балаларны да туган телне, туган якны яратырга чакыра, аның нечкәлекләрен, серләрен ачарга чакыра.

 

“Инешем”, “Яз сулышы”, “яз”, “Таң вакыты”, “Табигать көтә”, “Җилгә”, “Тамчы җыры”, “Саф Һава” шигырьләре – табигать күренешләренең матурлыгын ачык чагылдырган, чынбарлыкны картина итеп сурәтләгән лирик шигырьләр.Алар баланы яшәү серләренә өйрәтә, тирә-яктагы матурлыкка соклана, яманлыкка нәфрәтләнә белү хисләре тәрбияли.

Хәнифә апаның туган як матурлыгын сурәтләп язган әсәрләре шигъриятенең иң югары ноктасын билгелиләр.

 

      Сокланам мин, мин яратам

Дөньяның матурлыгын.

Яктырып кояш чыгуын,

       Таң вакытының сафлыгын.

  Иртәнге язгы җил белән

                                                 Яфраклар серләшүен

   Яшел яфраклар өстеннән

                                                Тамчылар йөгерүен.

                                                           “Мин яратам”

 

Әлбәттә мондый шигъри юлларны авылда туган, тургай җырларын тыңлап, алсу таңнарны каршылап авылда үскән шагыйрә генә яза ала.

Әйләнә-тирәбезне ямьләндерү, табигый байлыкларны киләчәк буыннар өчен кадерләп саклау – безнең изге бурыч. Кешенең сәламәтлеге, тереклеге һәм эшчәнлеге күп факторларга, шул исәптән сулаган һава, ашаган ризык, эчкән суның сафлыгына да бәйле.

  Һәр урынның үзенчәлекләре һәм билгеле бер экологик проблемалары бар. Без туган җиребезне ямьләндерүгә, табигатебезне саклауга мөмкин булган кадәр үз өлешебезне көртәбез, Җир- анабызның киләчәге аянычлы булмаска тиеш, дибез.

Табигать көтә.

Күзәт иртән тору белән

                                                Тирә – як, табигатьне

Рәхәт булыр күңелеңә-

                                                Аңарда күпме якты.

Сакла яшәгән җиреңнең

Сафлыгын, чисталыгын.

Эшләгән эшең югалмас,

Сулар һаваң саф булсын.

Табигать ул һәрчагыңда

Безнең ярдәмгә мохтаҗ.

    Сындырма, чүпләмә җирне,

                                               Утырт куак һәм агач.

Син утырткан агачларың

                                               Яратып, көтеп торсын.

                                               Ботакларында сөенеп,

      Сайрар кошлар җыр сузсын.

   Хәнифә Миннеголова укучылар күңеленә кошлар, җәнлекләр, җир-сулар – һәммәсе дә  безнең дусларыбыз дигән гыйбәрә салып куя. Шуның аша табигатькә сакчыл караш тәрбияли, балаларны табигатьтәге һәр мизгел  белән соклана белергә өйрәтә.

    Хәзерге яшьләрдә табигатьтән читләшү, шәһәрдә яшәү омтылышы көчәйде.Хәнифә апа табигать эчендә яши, табигатьтәге үзгәрешләргә сизгер, матурлыкны күрә белә. Шагыйрә табигатькә дорфа мөнәсәбәтнең төзәтеп булмаслык үкенечле хәлләргә китерү мөмкинлегенә басым ясый.

           Урманнар, кырлар өстеннән

                                                  Үтә ул бөтерелеп.

Авыл эченә кереп тә,

 Йөри ул хуҗа кебек.

Юан-юан агачларны

Селкетә бөтен көчкә

       Агайларның бүрекләрен

Очыртып алып китә.

        Шуклыгына чут-чама юк

Тик утыр өйдә көлеп.

       Ул җитез дә, ул елдам да,

        Баш бирмәс батыр кебек.

                                                               “Җилгә” шигыре

 

Хәнифә апа шигырьләрендә туган илнең, аның табигатенең башкалар күрмәгән матурлыкларын, кыйммәтен күрә, бала күңеленә, бала йөрәгенә табигать образлары аша юл таба.

Бер кайтырмын әле,

                                                   Бер кайтырмын,

                  Туган авылым, сиңа кайталсам,

Алгысыган күңелем

                                                    Басылырмы,-

             Урамнарың кат-кат урасам.

Бер кайтырмын әле,

                                                    Бер кайтырмын,

                                                    Әйләнермен

                                 басу-кырларың,

                                                    Яшел чирәм баскан

                                   Сукмаклардан

Балачагым эзен эзләрмен.

                                              Бер кайтырмын әле,

                                              Бер кайтырмын,

                                              Таң сызылгач,

      дөнья җайлангач,

Яшәү түгел икән ,

                                 синнән башка

                                                      Чит җирләрдә ,

                                       җаннар сызлангач.

Бер кайтырмын әле,

                                                   Бер кайтырмын,

                                                   Бер кайтырмын

                                    туган авылыма,

Сандугачлар җыры

                               дәва булыр

                                                    Өзелеп-өзелеп

                                сагнуларыма.

                                                                           “Сагыну” шигыре

Хәнифә Миннеголованың эчке кичерешләрен бирүгә багышланган бу шигырендә – сагыну хисе кабатлаулар ярдәмендә тирән мәгънә, үзенчәлекле моң белән үстерелә.Хис һәм фикер бердәмлеге, киеренке рухи халәт. Музыкаль яңгыраш- болар шигырьнең камиллеген билгели.

 

   Үзенең тормыш тәҗрибәсе белән баладан уздырган шагыйрә табигатьне күрә белүе белән дә баладан калышмаска бурычлы. Аның табигатькә бала күзе белән дә, табигать белгече буларак та каравы мәҗбүри. Табигать, кош-корт, җәнлекләр турында язылган һәр шигыре баланы кешелекле итеп, гуманлы итеп тәрбияләргә хезмәт итә. Балада табигать белән кызыксыну уяна, аны өйрәнергә, яратырга теләк туа.

     Гомумән, Хәнифә апа Миннеголованың иҗаты уңышлы гына үсеп килә. Аның куйган максаты да ачык. Балаларны төрле яклап тәрбияләү, аларга кече яшьтән үк тормыш матурлыгын һәм байлыгын күрсәтү, сау- сәламәт хисләр тәрбияләү – шагыйрәнең иң зур теләге,  иҗатының максаты.

     Хәнифә Йосыф кызы көтелмәгән ачышлар ясый, аз сүз белән күп нәрсә әйтергә омтыла, балаларны ихтирам итә, кечкенәләрнең күңел байлыгын, олы дөньясын оста ачып бирә.”Төбәгебездә шундый киң күңелле, ягымлы, шигъри җанлы мөгаллимә булуы белән мин горурланам”, – ди Алия  Шигабетдинова.

 

 

 

 

 

 

                                                                  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нәтиҗә:

 

Хәнифә Минеголова - озак еллар мәктәптә белем биргән, “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнгән мөгаллимә, Россиянең атказанган укытучысы, халык арасыннан шытып чыккан шагыйрә.

 

 

                                                            Тәкъдимнәр:

1 Әдәбият дәресләрендә “Хәзерге чор татар поэзиясе” темасын өйрәнгәндә Х.Миннеголова шигырьләрен киң кулланышка кертү.

2. Шагыйрәнең иҗаты белән кызыксынып тору, эзләнүләрне дәвам итү.

3. Шагыйрә турында зур күләмле альбом чыгару.

 

 

 

                                      Кулланылган әдәбият:

 

     1. Х. Миннеголов “Хатыйп Миннеголов турында”, 2009

     2. “Мәгариф” журналы,  2002, № 8

     3. “Зәй офыклары”, 1991, 8 ноябрь.

     4. “Зәй офыклары”, 2008, 24 апрель,

     5. “Зәй офыклары”, 2007, апрель,

     6. “Зәй офыклары”, 2001, март,

     7. “Мәгърифәт”, 2001, 9 июнь.

     8. “Мәгариф” журналы, 1996, № 8

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 937 641 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.10.2017 445
    • DOCX 14.8 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Миннегулова Лайля Вакильевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Миннегулова Лайля Вакильевна
    Миннегулова Лайля Вакильевна
    • На сайте: 4 года и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1992
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой