Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Исследовательская работа по произведению З.Рахимова "Батырша"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Исследовательская работа по произведению З.Рахимова "Батырша"

библиотека
материалов

Хәйруллин Аяз Булат улы

Лениногорск шәһәре 4 урта мәктәбе 8 класс укчысы

Җитәкче-Хәлимова Г.Җ.


Җәмит Рәхимовның “Батырша” романында образлар бирелеше .


Җәмит Рәхимовның фидакарь хезмәтенә, күпьеллык иҗатына халкыбыз үз бәясен, гадел бәясен бирер әле. Кызганычка каршы, бүгенге көндә әдипнең иҗаты аз яктыртыла, аның иҗаты турында язылган хезмәтләр дә юк дәрәҗәсендә. Язучы иҗатының өйрәнеләсе һәм ачыкланасы мәсьәләләре әле шактый. Аның “Батырша” романы да тулысынча өйрәнелмәгән һәм киң катлам укучыларына җиткерелмәгән , дип саныйм мин. Шуңа күрә үземнең фәнни-тикшеренү эшемне “Җәмит Рәхимовның “Батырша “ романында образлар бирелеше “дип алдым. Бу теманы актуаль дип саныйм, чөнки     “Батырша” романының кыйммәте шунда ки, ул халкыбызның азатлык өчен көрәш тарихында тирән эз калдырган Батырша образын бирү белән генә чикләнми, бәлки моңа кадәр әдәбиятта без турыдан - туры әйтергә - язарга шикләнеп - икеләнеп торган теманы-татарларның миллии азатлык көрәше темасын да ача.

«Батырша» романы соңгы елларда язылган тарихи романнар арасында үзенең фактик материалга байлыгы белән аерылып тора. Әсәрдә документальлек әдәбилек белән чиратлаша. Бу күренеш шулай ук романны без яхшы белгән «Этил суы ака торур», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы» һәм башка романнардан үзенчәлеклерәк итә.
Батырша заманына күрә үтә белемле, гадел, бәхәс-тартышуларда җиңелүләрне белмәс. Ул яуның кулына чукмар кылыч тоткан гамәли үзаманы гына түгел , бәлки татар- башкорт халыкларын милли һәм дини изүнең соңгы чигенә җиткән тарихи бер мәлдә, көрәш мәйданына кулына каләм һәм коръән алып чыккан изге җан. Батырша башкисәр дә, юлбасар да, явыз атаман да , канга сусаган яу башы да түгел. Ул –дин әһеле. Кешенең әшәкелекләрен чыраена бәреп әйтә, аны оялту, вәгазьләү белән тугры юлга бастырырга ниятли. Ул сүз белән кешене тәүфыйкка иңдерүенә ышана. Зурдан ызгыш- талаш кубарып йөрү аның мәгърифәтчелек ниятенә туры килми, җәнҗал аның иманына комачаулый .Батырша образы халыкны иреккә, азатлыкка канатландыручы мәшһүр шәхес.

Һәр җан иясенең яшисе килә. Никадәр генә каһарман табигатьле булмасын, еш кына Батырша да каршылыклы уйлар кочагында кала. Петербург төрмәсендә утырганда, берара аның күңеленнән «әллә христиан диненә күчәргәме соң?» дигән уй да чагылып уза. Әмма ул бу фани дөньядан иманына, кавеменә тугрылыклы булып китеп бара ул. Ислам диненең кешеләрне тәрбияләү чарасы икәнен аңлаганнан соң, акылы белән христиан диненә күчәргә әзер булган Батырша мулла йөрәге белән иманын сата алмый.

Романда ярдәмче образлар да бирелә. Габдрахман –авыл мулласы. Килеш- килбәте мәһабәт, кием- салымы пөхтә. Сүзгә үткен, белмәгәне юктыр. Дәрестә еш кына дин сабагыннан дөньяви хәлләргә күчеп китә, шәкертләре гомер ишетмәгән әллә кайдагы илләр- җирләр- турында сөйли, борынгы Болгар бабаларыбыз яшәгән илне. искә төшерә, гарәп-фарсы галимнәре, әдипләре турында онытылып бәян итә Гарәп- фарсы телләрен су урынына эчә, күп кенә хакимнәрнең акыллы сүзләрен үз телләрендә мисал итә, робагыйларын укып күосәтә. Дин вә шәригать мәсьәләсендә үзен бик иркен тота, надан муллаларны мыскыл белән телгә ала. Әсәрдә шулай ук тагын бер мулла Габдесәллам Урай улы да бирелә. Ул дәресләре белән генә түгел, акылы-фигыле,әхлагы-холкы,мәнлелеге, киенү рәвеше, чисталыгы вә олпатлыгы белән дә күпнәрсәгә өйрәтә,мәдәнилеккә,азаматлыкка, хөрлеккә юл күрсәтте, изелгән тапталган татар- башкортларның да бу илдә үз өлешләре, хаккы барын дәлилләүче образ. Гали һәм Бибинур- Батыршаның әти-әнисе .Алар ял- йокының ни икәнен дә белми , уңганлыгы, тырышлыгы белән тирә- якка дан тота. Батыршаны да алар эш сөючән итеп тәрбиялиләр.

Тутыя – Габдерахман мулланың кызы, Батыршаның беренче күзе төшкән кыз.Ул аны изгелек фәрештәсе дип атый, Тутыя аны восстание ясаган вакытта да рухландыра, терәк була. Романда ул күп урынны алмаса да, Батырша тормышында зур әһәмияткә ия була.

Яныш –авылның старшинасы, көчләп чукындыру сәясәтендә пычрак эшләре ачыла. Батыршаны кулга алуда , аны таш капчыкка томалап куюда аның кулы уйный.

Яхъя , Җомагыл - әсәрнең өстәмә образлары. Алар Батырша образынтагын да тулыландыру өчен кулланылалар. Ятим бала Яхъяның язмышы аның бөтен барлыгын биләп ала. Яхъя өчен Батырша җир өстендәге җәннәт була.

Әсәрдә шулай ук символик образлар да урын ала. Алар бер яктан, милли-тарихи теманы фәлсәфи, киң яңгырашлы итәргә булышса, икенче яктан, сурәтләнгәннәргә тәэсирлелек, психологик нечкә төсмерләр өсти. Әйтик, әсәрдә берничә тапкыр кабатланган Каракош образына зур вазыйфа йөкләнгән. Ул — Россия империясенең гәүдәләнеше. Аның шәүләсе бер Батыршаны гына түгел, гасырлар дәвамында күп халыкларны эзәрлекли.

Роман тарихи чынбарлыкны күрсәтү белән генә чикләнеп калмаган, әлбәттә. Ул эчке куәте, җегәре белән укучыны җәлеп итә. Төп образны тулыландыру, татар халкының милли-азатлык көрәшендә актив катнашуын күрсәтү өчен ярдәмче образлар да уңышлы кулланыла. Аның геройлары төп образга турыдан-туры теләктәшлек итә. Автор аның белән бергә хакыйкать эзли, бүгенге көн мөмкинлекләреннән, таләпләреннән чыгып, фикер сөрешенә төзәтмәләр кертә. Батыршаның эчке уй-тойгыларында, кичерешләрендә авторның XVIII йөз вакыйгаларына һәм татар милләтенең бүгенге хәленә бәяләмәсе яңгырый.

.




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 02.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров198
Номер материала ДВ-025413
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх