Инфоурок Другое Научные работыИсследовательская работа по татарскому языку на тему "Будущее личных имен татарского населения Кургатово"

Исследовательская работа по татарскому языку на тему "Будущее личных имен татарского населения Кургатово"

Скачать материал

Муниципальное общеобразовательное бюджетное учреждение

«Основная общеобразовательная школа деревни Кургатово»

муниципального района Мечетлинский район Республики Башкортостан











Исследовательская работа по теме

Есть ли будущее у татарских имен в наших краях?”





Выполнила:

ученица МОБУ ООШ д. Кургатово

Фатыхова Лейла, 6 класс


Руководитель:

Кулакова Лейля Борисовна,

учитель татарского языка и литературы








Кургатово – 2016











Туган ягымда татар исемнәренең киләчәге бармы?

темасына тикшеренү-эзләнү эше








Башкарды:

Фатыхова Ләйлә, 6 класс


Житәкчесе:

Кулакова Ләйлә Борис кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы




КОРГАТ – 2016





Эчтәлек







I.Кереш 3-4 битләр

II. Антропонимика – ялгызлык исемнәрне өйрәнүче фән буларак. 5нче бит
1. Исем – халыкның йөз ачкычы. 6 нчы бит
2.
Төбәгебезнең исемнәр бакчасы. 7,8 нче бит

III. Анкета һәм сораулык нәтижәләре. 9 нчы бит

IV.Йомгак 10 нчы бит V.Әдәбият исемлеге 11 нче бит































Тел, сүз, исем-фамилия -  милләтнең йөзе, тылсымлы могҗизасы һәм сакчысы. Һәркемгә үз исеме — күңеленә иң якын, ин кадерле исем-сүз.

Гомәр Саттар-Мулилле

Кеше һәр уйлап тапкан әйберсенә исем куша, һәр бала да туу белән исем ала. Ни өчен соң без һәрнәрсәне, һәркемне исемлибез?

Нәрсәгә карап бу исемнәр бирелә? Кеше исеме – шәхес турында вакыт чикләрен белми торган тарихи хәбәрчесе, аның мәңгелек үлемсез ядкаре, хатирәсе ул. Исем, барыннан да бигрәк, кешегә мөрәҗәгать итү, эндәшү, бер кешене икенчесеннән аеру өчен хезмәт иткән һәм итә. Мине исемнәр, аларның мәгънәсе, килеп чыгышы күптән кызыксындыра.

Исемнәрне аңларга тырышуым эзләнү эшенә этәрде. Бу турыда күбрәк укыган саен, кызыксынуым арта гына барды. Бактисәң, кеше исемнәрен өйрәнүче фән өлкәсе дә бар икән. Антропонимиканы без мәктәптә өйрәнмәсәк тә, тел, сүз, сүзләрнең килеп чыгышы белән бәйле күренешләр мине һәрчак мавыктыра.

Татар – башкорт халкының үз исемнәр сандыгы бармы? Безнең як кешеләре, заман шаукымына бирешмичә, милли йөзен саклап кала алырмы?

Максатым - саф татар исемнәренең киләчәге бармы, исемнәр жисеменә туры киләме дигән сорауларга жавап табу.

Бу максатка ирешер өчен миңа берничә мәсьәлә чишергә кирәк булды:

Беренчедән, исемнәр белән бәйле мәгълүматны табу, туплау өчен китапларга, гәзит – журналларга, интернет челтәренә мөрәжәгать иттем.

Икенчедән, татар исемнәренең килеп чыгу тарихы белән таныштым.

Өченчедән, укытучым белән бергә бүгенге көндә милләттәшләрем сайлаган исемнәрне тикшереп, анализладык.

Бу мәсьәләләрне чишер өчен безгә төрле алымнар, методикалар кулланырга туры килде.

Мәгълүмат туплау, диагностика уздыру, сораулык төзү, анкета үткәрү, авыл халкы белән әңгәмә алып бару, күзәтү – үз эшемдә шушы методикаларны кулландым.

Бу теманың актуаль булуын шигырь юллары исбатлый:

Оят түгелме, туган телне бозып,

Кырлы-мырлы сәлам бирергә?!

Мин Җәмилә түгел, Жинечка!”- дип.

Мин Сәлимә түгел, Симечка!” – дип,

Күккә борын чөеп йөрергә?!

Чыннан да, бүгенге көндә татар – башкорт милләте арасында туган телгә ипсез караш күзгә бәрелеп, жанны өтеп тора. Артык урыслашып, чит илләшеп китмәдекме икән?

Бу сорауга жавапны ерак китеп эзлисе юк. Бүгенге татар – башкорт милләте йөрткән исемнәр генә дә хәлгә ачыклык кертә ала. Безнең күзәтүләр буенча бүгенге көндә татар халкы арасында бер генә Милена исемле дәүәни, Богдан исемле дәүәти дә юк. Ә менә 30- 40 елдан алар булачак. Эзләнү эше барышында якынча 20 елдан Сәхипова Милена Максимовна, Рахматуллаев Константин Артуровичлар туачагы ачыкланды. Бу татар милләте үз йөзен югалту куркынычы астында дигән сүз түгелме икән? Борын – борыннан ата – бабаларыбыз үз халкының чал тарихына таянып, рухи байлыгына нигезләнеп, атаклы шәхесләренә багышлап, балаларына күркәм һәм мәгънәле исемнәр биргәннәр. Бүгенге көндә милләтебезнең исемнәр бакчасын чүп басып килә. Димәк, темам, чыннан да, бик актуаль. Минем бурычым – бу хәлгә кулымнан килгәнчә йогынты ясап, яшьтәшләремне исем кушу мәсьәләсенә житди карарга чакыру.

Җир йөзендә һәр нәрсәгә исем-атама бирелгән. Кешеләр генә түгел, кош-кортлар, хайваннар, шәһәр һәм авыллар, таулар һәм күлләр, диңгезләр һәм океаннар да исемгә ия. Һәрбер халыкта да кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре, барлыкка килү тарихы, бирелү-кушылу йола-мотивлары бар. Татарларда 25 меңнән артык исем бар икән. Әле бу исемнәрнең һәркайсының да үз мәгънәсе бар. Барлык төр ялгызлык исемнәренең килеп чыгышын, үсешен, ясалыш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнү белән тел белеменең ономастика (грекча «исем кушу сәнгате» мәгънәсендәге сүздән) дигән махсус тармагы шөгыльләнә. 

Һәрбер телдә кешегә эндәшү, мөрәҗәгать итү өчен хезмәт итә торган билгеле бер антропонимик категорияләр бар. Антропоним термины (грекча антропос — «кеше» һәм онома—-«исем» сүзләреннән) кешеләрне атау өчен хезмәт итә торган исем, отчество, фамилия, кушамат һәм псевдоним төшенчәләрен аңлата һәм билгеле бер телдә кешеләрне конкрет атау берәмлекләрен белдерү өчен хезмәт итә (мәсәлән, Заһир—исем, Черки—кушамат, Закирович — отчество, Бакиров — фамилия, Йодрык—псевдоним — болар барсы да антропонимнар). Татар телендә кешегә эндәшү, атап мөрәҗәгатъ итү категорияләренә исем, кушамат, ата исеме (отчество) һәм фамилия керә. Бу категорияләрнең килеп чыгышын, төзелеш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен, усеш-үзгәреш закончалыкларын ономастиканың антропонимика дигән бүлеге өйрәнә. Антропонимия — теге яки бу телдәге кеше исемнәре, кушаматлар, отчество һәм фамилияләрнең тулаем җыелмасының аталышы.

Ялгызлык исемнәренең ясалыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш, таралыш-кулланылыш хасиятләрен өйрәнүнең тел һәм халык тарихы, этнография өчен гаять зур әһәмияте бар. Чөнки кеше исемнәре, җирле географик атамалар үзләрендә телебезнең борынгы сүзләрен, грамматик күренешләрен мул саклаганнар. Боларда халыкның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, материаль һәм рухи культурасы эзлекле чагыла. Димәк, ономастик берәмлекләр тел чаралары белән, сүз белән бәян ителгән тарихны, исем-атамаларда саклану һәм гәүдәләнү тапкан тарихны тәшкил итәләр.

Безнең татар исемнәрен җыеп, нинди мәгънә белдерүләрен туплаучы бер зур галим бар. Ул- Гомәр Саттар Мулилле. 35 ел буе ул кеше исемнәрен җыйнап, аларны китап итеп бастырып чыгара. Бу китабында аның 25 мең ир-ат һәм хатын-кыз исеме тупланган. Аларның мәгънәләрен, русча- татарча дөрес язылышларын күрсәткән. Бу китап ата- аналарга яңа туган сабыйга исем сайлауда зур ярдәмлек булып тора. Исем кешегә гомерлеккә кушыла. Балага исем кушу – бик җаваплы, зур һәм мөһим вакыйга.Тугач, адәм баласына нинди исем кушалар – шул бөтен язмышын хәл итәргә мөмкин.

Исем – халыкның йөз ачкычы. Шуңа да исемне кушканда үзеңнең кайсы милләт вәкиле икәнеңне дә онытырга ярамый. Чөнки балага матур исем кушу телне, милләтебезне хөрмәт итү дигән сүз. Кызганыч, кайбер милләттәшләребез балаларына мәгънәсез исемнәр кушалар. Заманча булсын дип тырышалар инде.

Ата- ана баласына исем кушканда җыйнак, матур, җиңел әйтелешле, матур мәгънәле исем кушырга тырыша. Безнең гаиләдә дә исем кушуга житди карыйлар. Әтиемнең исеме – Рөстәм. «Пәһлевән, баһадир, яклаучы» дигән мәгънәгә ия. Әнием – Зөлфия. Аның исеме «күдрә чәчле, яраттыра торган» дигәнне белдерә. Минем исемем Ләйлә. Ул гарәп теленнән «төн, кара чәчле» дип тәржемә ителә. Апамның исеме – Ләйсән – «беренче кояшлы яңгыр”. Сеңелләрем Илүзә - «илне үстерүче, үз итүче», Нәргизә - «яктыртучы, чәчәк исеме, чибәр». Гаиләбездә барыбызның да исемнәре татар теленә гарәп, төрки телләреннән кергән. Дәүәтиебезнең исеме – Барый. Ул «бар итүче, ижат итүче» дигәнне аңлата. Шулай итеп, минем әти – әнием дә, аларның әти – әнисе дә һәрвакыт балаларына исемне житди уйлап, мәгънәсенә карап сайлаганнар. Мин үзем дә киләчәктә балаларыма татар исемнәре кушарга телим.

Җимешләр бакчасында төрле- төрле җимешләр булган кебек, “исемнәр бакча-

сында” да төрлеләре бар. Элегрәк заманда әти- әниләр балаларына Сәхипҗамал,

Гөлҗамал, Сәхипгәрәй кебек озын исемнәр кушканнар. Ә хәзерге исемнәр кыска, тиз әйтелә, хәтердә кала. Мәсәлән: Нүрия, Ләйсән, Айрат, Булат. Ләкин шул ук вакытта хәзер русларга яраклашу күренеше дә дәвам итә. Чын татар баласына әти-әниләр Эдуард, Роберт, Луиза, Марсель, Регина кебек исемнәр куша. Мондый күренеш безнең авылларда да күзәтелә. Бу хәл турында “ Бу күренеш милли афәткә әверелде, татар исемнәренең мәгънәсе, йөзе, сыйфаты югалды”- ди Г.Ф. Саттаров.

Татарны басты Марат,

Татарны басты Ринат,

Саф татарча исемнәргә

Җитәр микән бер чират?

Без яшәгән төбәктә нинди исемнәр киң таралган соң? Татарга хас исемнәр өстенлек итәме, әллә чит тел исемнәре күбрәкме? Милләт югалды дип чаң сугырлык урын бармы?

Бу сорауларга жавап табар өчен без үзаллы сораулык төзедек. Ул 10 сораудан тора. Сораулыкка сигез яшьтән алып унбиш яшькәчә булган 30 укучы бала һәм 35- 60 яшьтәге 40 авылдашыбыз жавап бирде.

Исем кушканда әти- әниләр тагын шунысына игътибар итәләр. Исем уйлаганда шул исемдәге акыллы, уңган кешеләрне искә төшерәләр. Мәсәлән: дусларының холык- фигыле аларга ошый икән, баласына да шундый исем кушарга телиләр. 35 – 57 яшьтәге сораулыкта катнашучыларның яртысына әти – әнисе нәкъ шулай исем кушкан. Атаклы кешеләр хөрмәтенә исем кушу очраклары да байтак. Мәсәлән, Владимирга исемен Рәсәй президенты Путин кебек зур кеше булсын дип кушканнар.

Исем белән жисем арасындагы бәйләнешкә күбрәк олы яшьтәгеләр игътибар иткәннәр, мисаллар китергәннәр. Закиржан исеме – кыскаручы, бетеп баручы дигәнне аңлата. Бу исемне йөрткән бер абзый бик яшьли үлгән, истәлек булсын дип, балалары улларына да шул ук исемне кушканнар. Уллары да, үкенечкә каршы, 12 яшендә вафат булган.

Тагын бер мисал. Авылда Рәис исемле абзый яши. Рәис – житәкче, башлык дигәнне аңлата. Ул гомер буе житәкчелек иткән, әле хаклы ялда. Сораулыкның жаваплары нинди нәтижәгә китерде соң?

  1. Кеше исемен үзгәртсә, язмышы да үзгәрә дип уйлыйсызмы?

А) Әйе - 75% Б) Юк - 25% В) Белмим – 0%

  1. Сез яратмаган исемнәр бармы? Булса, нинди исемнәр?

Юк – 80%. Богдан, Спартак, Никита, Снежана.

  1. Балага исем кушканда нәрсәгә игътибар итергә кирәк дип уйлыйсыз? (Берничә жавап сайларга мөмкин)

А) Исемнең популярлыгы, матурлыгына – 35%

Б) Жәмгыять таләпләренә - 0%

В) Нинди милләт вәкиле булуыңа – 60%

Г) Исемнең мәгънәсенә, тарихына - 80%

Д) Кешеләр киңәшенә – 5%

Е) Исемнең үземә ошау – ошамавына – 100%

  1. Исем кушу яки исемне үзгәртү белән бәйле берәр тарих беләсезме?

Укучылар арасында - “юк” – 100%

Олылар арасында – “әйе” – 80%

Жаваплар буенча, исемне 4 очракта алмаштыралар:

  1. Әгәр дә кешегә исеме ошамаса.

6 яшьлек Оксананың исемен Миляга алмаштырганнар.

12 яшьлек Анжелага Лена исеме биргәннәр.

  1. Әгәр дә кешегә миң чыкса, миң сүзе кергән исем белән алыштыралар.

Миңлемавлиза Муфлеевнаның исеме шундыйлардан. Аны Мавлида дип кенә йөртәләр.

  1. Бала гел авырып торса, исемен алыштырганнар.

Мәктәптә эшләүче Рикза абыйның беренче исеме Ирек булган. Еш чирләгәч, Жәмилә исемле әби киңәше буенча, мулладан Рикза исеменә азан әйттергәннәр. Ни өчен Рикза исеме кушканнарын ул аңлата алмады. Күрәсең, бу исем « Риза» дигән сүздән чыккандыр һәм бала исеменә риза булсын, елаудан туктасын дип кушылгандыр дип уйларга була.

Алфира апа Гәлимьянова да еш чирләгән оныгына Миша исемен алыштырып, Мидхәт дип азан әйттергән. Мондый күренеш безнең якларда еш очрый. Күзәтүләр, сорашулар буенча шуны әйтергә була. Гадәттә мондый хәл катнаш никахлы гаиләләрдә күзәтелә. Урыс яки башка татар – башкорт милләтеннән булмаган ир - атка кияүгә чыккан кызлар балаларын паспортка урысча яздырып, мәчеткә барып татарча исем дә куштырып кайталар. Бу очракларда ике исемле балаларга ике төрле эндәшәләр, кемгә ничек ошый. Мәсәлән, авылыбызга ике бертуган кыз кунакка кайтып йөри. Берсе – Вилена, икенчесе – Эльвина. Дәүәниләре аларга Вилия, Энже дип эндәшә.

  1. Үзегезгә ошаган исемнәрнең астына сызыгыз. Иң еш астына сызылган исемнәр: Эвелина, Светлана, Милена, Ольга, Айсылу, Айгиза, Самир, Динислам,Тимур, Артур, Данил, Даниэль, Амир, Богдан, Мирас.

Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: безнең якларда киләсе 50 елда татар исемнәре белән чит тел исемнәре бер – берсенә керешеп, рус исемнәрен татарлаштыру, татар исемнәрен руслаштыру дәвам итәчәк. Мәсәлән, Сергейны – Сиражетдин, Әминәне – Амина (и хәрефенә басым ясап) дип әйтү чагылыш табачак дип фаразларга мөмкин. Соңгы елларда диннең көчәюе дә исемнәргә йогынты ясаячак. Чөнки исем туена чакырылган мулланың мөселман түгел исемгә азан әйтүдән баш тарту очраклары күзәтелә. 20 елдан соң тулысынча татар компонентын югалткан исемнәр безнең як татарларында – 30% тәшкил итергә мөмкин. Бүгенге көндә Коргат, Юлай авылларында татар исемнәре күбрәк. Исемнәр күпчелектә жисемнәренә туры килә, дип әйтсәк, хата булмас.

Исемеңә тап төшермичә, намус белән хезмәт итеп яшәргә кирәк. Исемеңне һәм үзеңне башкалар да хөрмәт итәрлек булсын. Танылган тренер, хоккейчы Зиннәтулла Билалетдинов яшь вакытында җыелма командада уйнаганда, чит ил комментаторы телен вата-җиме­рә уен­чының исемен әйтә икән. Ялгышып бетә, әмма иҗекләп булса да җиткерә, ди. Бу хакта Зиннәтулла әфәнде үзе дә телевидение эк­раннары аша сөй­лә­гән хәтта: “Минем исемне үзгәрт­мәгез, ничек бар, шулай әйтегез”, – дигән. Беркайчан да аның исемен кыскартмадылар, үзгәрт­мәделәр. Бу фәкать кешенең үзеннән генә тора. Чөнки мил­ләтен, тарихын хөрмәт иткән халыкның үз-үзенә булган ихтирамы исеменнән башлана. Мин дә яшьтәшләремне исемнәргә игътибарлы булырга чакырам. Милләтнең киләчәге безнең кулда. Киләчәк буыннарның исемнәре нинди булуы бездән тора. Шуңа күрә үз балаларыбызга исем сайлаганда аны милли исемнәр арасыннан эзләргә, мәгънәсенә, әйтелешенә, яңгырашына игътибарлы булырга кирәк. Исем безгә гомергә бирелгән, ул бер генә. Без аның чисталыгын, ихтирамын сакларга тиешбез. Исем – ул син үзең генә дә түгел бит: ул – синең йөзең, ата-анаңның, нәселеңнең йөзе. Безгә бирелгән исемнәрне горурланып әйтерлек булса иде. Юкка гына «исемең дан алса, мәртәбә, исемең хур булса, мәсхәрә”, дип әйтми халык мәкале.

  1. Г. Саттар – Мулилле. Татар исемнәре ни сөйли? Казань, «Раннур», 2010

  2. Закиев М. 3. О достижениях и задачах татарской лексикологии — Вопросы татарского языкознания. Казань, 1971.

  3. 2. «Татары Среднего Поволжья и Приуралья» (1967).

  4. 3. “СӨЕМБИКӘ” журналы. №8, 2008 ел

  5. Коргат авылында яшәүче кешеләр белән аралашу.

  6. Рахматуллина Л.И. «Татар исемнәре” темасына эзләнү – тикшеренү эше.

  7. http://tatarisem.narod.ru/index.html


12



Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Исследовательская работа по татарскому языку на тему "Будущее личных имен татарского населения Кургатово""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Режиссер монтажа

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 034 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.02.2016 2104
    • DOCX 94.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Кулакова Лейля Борисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Кулакова Лейля Борисовна
    Кулакова Лейля Борисовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9126
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 281 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 457 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология развития личности: от мотивации к самопониманию

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 75 человек из 30 регионов

Мини-курс

Эволюция и современное состояние искусства

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Художественная гимнастика: диагностика и технические аспекты

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе