Инфоурок Русский язык Другие методич. материалыИсследователҗская работа по татарской литературе

Исследователҗская работа по татарской литературе

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Татар поэзиясендә һәйкәлләр”

 

 (эзләнү -тикшеренү эше)

 

 

 

 

 

 

 

 

Башкарды: 7нче сыйныф укучысы Хәйретдинова Илгизә

Тикшерде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Саматова Элмира Фәнүр кызы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эчтәлек:

Кереш.

I бүлек. Эшнең максаты.

II бүлек. Эзләнү эше үткәрү методикасы.

III бүлек. Эшнең фәнни (теоретик ) өлеше.

IV бүлек. Эзләнү нәтиҗәләрен анализлау.

V бүлек. Йомгаклау.

Әдәбият исемлеге.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кереш

Фәнни-тикшеренү эшенең темасы – “Татар поэзиясендә  һәйкәлләр”. Нәрсә ул һәйкәл?Поэтик әсәрләрдә без һәйкәл сүзен ничек күзаллыйбыз? Сорау сорауны тудыра. Бу хезмәттә шуларга җавап яктыртылды.

                                                        Эпиграф:

                                                Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк.

Һәйкәл-ялкын ул,

Һәйкәл- сагыш ул,

Һәйкәл- батыр ул,

Һәйкәл- хәтер ул.

                         Г.Мирзасалихова

 

I бүлек. Эшнең максаты

Татар поэзиясендә һәйкәл сүзен тикшереп чыгу.

Бурычлар:

·   татар шагыйрьләренең поэтик әсәрләреннән һәйкәл сүзе кулланган әсәрләрен ачыклау;

·   һәйкәлләрнең мәгънәсе,тормыштагы ролен ачыклау;

·   кирәкле әдәбият белән танышу.

 

II бүлек. Эзләнү эшен үткәрү методикасы.

  Эзләнү эшебезне татар поэзиясен тикшерүдән башладык. Шигъри әсәрләрдән һәйкәл сүзе кулланганнарын табып

 

III бүлек. Эшнең фәнни (теоретик) өлеше.

Таш һәйкәлләр балкый эчтән генә,

Җырлый алар акыртын гына.

Һәйкәлләргә килик!

 Гөлләр куйыйк!

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына!

Кеше бүгенге көн белән генә яши алмый. Ул бүгенгене яхшырак аңлар, киләчәкне ачыграк күзаллар өчен әледән-әле үткәнгә борылып карый. Теге яки бу сорауга төгәл һәм дөрес җаваплар эзли. Безнең  туган илебездә ерак та, якын да булган бай һәм кызыклы тарихы, истәлекле урыннары, һәйкәл булырдай корылмалары, биналары бар. Алар халык геройлары, күренекле дәүләт, фән эшлеклеләре, сәясәтчеләре, ил тормышындагы вакыйгалар белән бәйле. Кайсы гына төр һәйкәлгә күз салсаң да, уйланып каласың. Ә һәйкәл төрләрен “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” түбәндәгечә билгели:

1.     Берәр вакыйга, тарихи шәхескә багышлап салынган архитектур яки скульптур корылма.

2.      2. Үлгән кешегә истәлек итеп, аның кабер өстенә мәрмәр яки граниттан һ.б.ш. куелган корылма.

3. Кемнең дә булса эшләре, хезмәтләре һ.б. турында һәрвакыт искә төшереп торган, берәр эш-хәлнең җанлы күрсәткече булган нәрсә.

Һәйкәлләр... Кемнәр тарафыннан барлыкка китерелгән? Үзенең таш стеналарында нинди вакыйгаларның эзләрен калдырган?

Һәйкәл –  әби-бабаларыбыз вакытыннан калган олы бер мирас. Ул, без дөньяга килгәнче, бик күп еллар буе җил-давылга, кар-буранга, салкынга түзгән һәм безнең илдә сугышлар барган вакытта авыл халкының авыр кыерсытуларга, авыр тормышка бирешмичә, алга атлавын күргән. Шушы авыр сынаулар аша узган халыкның күз яшьләре яу кырында ятып калган күп кенә батырларның каннарын һәм бөек исемнәрен үз стеналарына уеп язып калдырган халыкның бердәмлеге һәм туган ягына булган олы мәхәббәте, үз иле өчен гомерен дә кызганмаган батырлыгы һәм күпме кирәксезгә коелган кан, күз яшьләре һәйкәл булып калкып чыккан.

Ел саен Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган, кулларына корал алып, туган илебезне саклаган бабаларыбызның исем-рухларын саклаучы һәйкәл янына мәктәп белән җыелдык. Без,мәктәп укучылары, ата-бабаларыбызның эзләре һәм бердәнбер ядкәре булган һәйкәлләрне сакларга һәм аларны җимерелүләрдән, чүп-чар белән капланудан, чит-ят куллардан якларга тиеш. Бу бит безнең тормышыбызның үткәне һәм киләчәк буын өчен олы мирас.

 

 

IV бүлек. Эзләнү нәтиҗәләрен анализлау

Эзләнү нәтиҗәсендә шактый кызыклы мәгълүматлар, күп кенә фактлар ачыкланды.

Беренче тапкан шигырь – Хәсән Туфанның “Чәчәкләр китерегез Тукайга”.

Ераклардан, йөзләп сукмаклардан

Килеп меңнәр һәйкәл каршына,

Еллар саен арта бара торган

Сәламнәрен сиңа тапшыра.

    Бу шигырь – Хәсән Туфанның  олуг шәхес Тукайга бүләк иткән мәңге сүнмәс җанлы чәчәкләре. Анда халыкның сөекле улы, Туфан үзе әйткәнчә, Ил улы Тукайга хөрмәтнең иксез-чиксез зур булырга тиешлеге раслана. Сәламләү-чәчәкләр ел әйләнәсендә өзелеп тормаска тиешлеге тасвирлана. Тукайга хөрмәте, шигъриятен җан азыгы итеп кабул итүе – халыкның, кешенең үз-үзенә хөрмәте, үз-үзен дә олуглавы ул. Туфанның үз шигърияте исә – милләтенә бүләк итеп калдырылган рухи чәчәкләре, керсез саф күңеленең сулмас гөлләре.

          Икенче тапкан поэтик әсәр- Габдулла Тукайга багышланган Равил Фәйзуллинның “"Син дә бөек идең ул мизгелдә..."

 

 Син дә бөек идең ул мизгелдә, 
һәйкәл иңсәсендә торганда.
 
Ә ул төнне бездән бәхетлерәк
 
тагын кем булды икән дөньяда?
...

Кая ашыктык без?
 
Ник ул төнне озынайтмадык?
 
Бәхеткәме тиз кул болгадык?
 
Тукай һәйкәленең итәгендә
 
ник соң бик аз янды ал яулык?..

Өченче шигырь - Әхмәт Фәйзинең  "Габдулла Тукайга” шигыре.

Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән

Һәйкәлеңнең ташы, тимере, —

Тик син үзең халык йөрәгеннән.

Халык мәхәббәте — синең исемең,

Халык гомере — синең гомерең.
Мин авылыбызда Ватан сугышы батырларыны
ң якты истәлегенә  салынган һәйкәл янында уйланып басып тордым.
               Аларны онытырга хакыбыз юк.
              Утта булган балчык кире купмас,
             Эштә булган тимер тутыкмас.
               Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
                Каберенә эзне суытмас.
                                                      М. Җәлил.
1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе искиткеч матур, күк йөзе ап-аяз — көннең кызу булачагы күренеп тора. Ләкин менә шушындый матур күк йөзен кинәт самолетлар гөрелтесе, шартлаулар, янгын төтене каплап ала. Бу көнне фашистлар Германиясе хыянәтчел төстә һөҗүм итеп, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Бөтен халык белән берлектә Башкортстан хезмәт ияләре дә сөекле Ватаныбызны сакларга күтәрелә.
Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә. Әмма халыкның бик күп корбаннар, аяусыз көрәше, тол калган хатыннар һәм ятим сабыйлар күз яше бәрабәренә булса да, бу озак көтелгән Бөек Җиңү килә безгә.
Әнә шул фаҗигале көннәрдән, Рейхстагка Җиңү байрагын кадаганнан соң, илебезгә илле җиденче тыныч яз килде. Сугышның соңгы тавышлары тынганга илле җиде ел узды. Ул көннәр — кешелекнең җуелмас хәтере. Сугышчыларыбызның аяусыз көрәштә кылган батырлыгы бүген яшь буынга фашизмны кабатланмаслык итәргә, Ватанны уяу сакларга өндәүче васыять булып безнең күңелләргә һәйкәлләр керде.
Һәйкәлләр — халкыбызның батырлыгын мәңгеләштерү эшләренең бер өлгесе генә. Алар сөйләп кенә калмый, Роберт Миңнуллин әйткәнчә:
                       Таш һәйкәлләр җырлый эчтән генә,
                      Бухенвальдта җырлый, Хатыньда.
     Бухенвальд... Тереләй яндырылган, газапланып үлгән йөз меңнәрчә кешеләрнең ачы язмышына, ачу, хәсрәт, нәфрәт йомгагына, адәм йөрәгенең төзәлмәс ярасына әверелде.
XX гасыр азагы. Бухенвальдтан бөтен җир шарына чаң тавышы яңгырый. Хәзер инде музейга әверелгән үлем лагерендагы чаң искәртә: «Мондый вәхшилеккә яңадан юл куелмасын! Кешеләр, уяу булыгыз!» Бу чаң — фашизмның меңләгән корбаннарының авазы:
— Кешеләр, уяу булыгыз!
Бу һәйкәл дә безгә батырлык турында сөйли.
Күреп ничек өзелмәсен кешеләрнең бәгырьләре,
Бар белорус туфрагында авылларның каберләре.
Татыган бер бу дөньяның ләззәтләрен, әрнүләрен,
Тик гомердә башлап күрәм авылларның каберләрен... —
                дип языла «Хатынь» шигырендә.
Белорусь авылы Хатынь... Иң зур масштаблы географик карталарда да бу авылның исемен эзләп табып булмый. Бу авылның язмышы ничек хәл ителгән? Сугыш башлангач, 1943 нче елның 22 нче мартында бу авылны немецлар басып ала. Партизаннарга булышуда гаепләп, авылның 149 кешесен (шуларның 75е балалар) әвен сараена биклиләр, аңа бензин сибеп, ут төртәләр, кешеләрне тереләй утта яндыралар. 149 кеше тереләй утта яна, көя...
Хатынь... Шушы урында хәзер элеккеге 26 йорт урынына 26 морҗа гына тырпаеп тора. Һәр морҗада кыңгырау: «Зың-зың...» Бу кыңгыраулар Хатынь кешеләренең ачы күз яшьләрен, әйтелмәгән уй-теләкләрен, сүзләрен сөйлиләр һәм хәтерләтәләр. Сугыш чорында нигезенә кадәр яндырылган 185 авылның изге туфрагы Хатыньга китерелгән. Авыл туфраклары янәшә казылган 185 кабергә күмелгәч, Хатынь авыллар каберлегенә әверелә. Бүгенге үле Хатынь — авыллар каберлеге ул. Чөнки бу урында хәзер кара морҗалар йортлар-һәйкәлләр булып калыккан.
Хатынь, Краснуха авылларындагы һәйкәлләр фашизмга нәфрәт, кешеләрне кисәтү билгесе булып тора.
Волгоградта да яуда һәлак булган батырларга куелган һәйкәлләр күп. Волгоградтагы Мамай курганы мемориалы — халкыбызның тиңдәшсез батырлыгына, үлемсезлегенә һәйкәл, батырларга безнең чиксез рәхмәтебез. Халкыбыз батырларны онытмый. Герой-шәһәр өстеннән узганда, кызыл йолдызлы самолетлар, батырларга сәлам биреп, көмеш плакатларын җилпиләр. Елның-елына һәйкәл янына халык агыла.
               Гүр иясе булып аусаң да,
              Әҗәл белми синдәй батырлар.
              Утта янып көлгә калсаң да,
               Һәйкәл куя сиңа гасырлар, —
дигән юлларда батырлыкка һәм көчле, кыю кешеләргә һәрчак һәйкәлләр салынуы турында аңлашыла.

               Һәйкәл булып калка җиңүчеләр
               Һәйкәл булып калка батырлар.
               Ә батырлар ике тапкыр үлми,
              Җирдә алар мәңге балкырлар.
                                                  Р. Миңнуллин.

  Илдар Юзеевның “Йолдыз кашка турында баллада” сы.

Каһарманлык ничек онытылсын,

Һәйкәлебез шушы җыр булсын!

Гади җыр бу: юктыр бер тылсым;

Чордан чорга барсын генерал,

Йолдыз кашка күккә омтылсын!

Баллада буенча исән калу яки үлү белән генә бәйләп карасак, Йолдыз кашканы таш диварга терәп аталар, илбасар исән кала (һәрхәлдә әсәрдә аның үлеме турында берни дә әйтелми). Ләкин, бөтен хикмәт тә шунда: җиңү ул - зур төшенчә, бер гомер озынлыгы белән генә үлчәнми, ул ерак буыннарга, мәңгелеккә күчә. Дан булып яңгырый, җыр булып әйләнеп кайта, кешенең хәтерендә яши. Йолдыз кашка турында җыр да аның дошманга буйсынмас, баш бирмәс каһарманлыгын мәңгеләштерә. Шуның кебек Йолдыз кашка һәм генералның батырлыклары да җыр канатында яңадан әйләнеп кайта. Бу лирик герой бәяләмәсендә дә күренә. Безнең халыкның, хәтта атларның да Бөек Ватан сугышы елларында туган җирләренең иминлеге, тынычлыгы, якты киләчәге өчен үз-үзләрен аямыйча, бернинди авырлыкларга да бирешмичә көрәшүләре хакында сөйли.

 Вафа Әхмадиевның “Балачак йолдызлары” шигырендә дә һәйкәл сүзен таптым, сугыш батырларына мактау җырлана.

Авылымның имән кебек

Җитмеш ике улкае...

Исемнәре –мәрмәр ташта,

Йолдызлары – һәйкәлдә,

Балкый алар, нурын сибә,

Киләчәккә  - үткәннән.

 

Әнгам Атнабаевның “Без аларга мәңге бурычлы” шигырендә да кирәкле сүземне таптым, сугышта улеп калган туганнарыбыз,кардәшләребез хакында чаң суга шагыйрь.

Баренцтан Кара диңгезгәчә,

Берлингача Идел ярыннан,

Әти кебек ничә миллионнарның

Һәйкәл куелмаган кабере бар!


 Тагын  Бөек Җиңү көне җитәр. Ул һәр елны дәһшәтле көннәрне искә төшерә, сугыш ветераннары күңелендә тарихи хатирәләрне яңарта. Чөнки 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышның һәр көне йөрәкләрдә җуелмаслык эз калдырган. Батыр якташларыбызның истәлеген халкыбыз кадерләп саклар, аларга булган хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булып бу һәйкәлгә һәр бәйрәм саен тере чәчәкләр, веноклар куелыр. Чөнки бу шигырь юлларында  ( бу шигырьне мин интернет челтәреннән таптым,авторы билгесез)   шулай диелгән:
                       Сугыш һәйкәлләре һәр урында:
                      Ишетәсезме, авылдашлар!
                        Безне беркайчан да
                         Начар яктан искә алмагыз,
                       Һәр ел Җиңү бәйрәме көнендә
                      Һәйкәлгә чәчәк куймый калмагыз!

      Каһәрле сугышка үзенең йөрәк пәрасын озатучы ана. Кадерләп, назлап дәшәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Күпме наз бар бу сүздә. “Әннә” диеп телебез ачыла. Беренче адымнарыбызны күреп газиз әниләребез сөенә. Безнең иң якын киңәшчебез, сердәшебез ул! Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле, сүзчән, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы, четерекле вазыйфаны – бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз – иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы ул...

Рәхмәт яусын барлык әнкәйләргә

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан

Йә кояштан һәйкәл салырлык!..

Сугыш илебезгә бик күп күз яшьләре ,ятим сабыйлар,тыл хатыннар китерде. Бәхетле киләчәкне якынайту өчен фронтта да,тыл да өлкәннәр һәм балалар  булды.

     Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Сугыш еллары артта кала бара. Бөек Ватан сугышы бетүенә 2016  елның 9 маенда 71 ел тула. Безгә Бөек Җиңү бүләк иткән каһарман сугышчыларны, сугыш ачысын үз җилкәләрендә кичергән абый-апаларыбызны, җирдә тынычлык өчен башын салган батырларны без онытырга тиеш түгел һәм онытырга хакыбыз да юк. Алар һәрвакыт яшь! Алар һәрвакыт безнең белән!

     Тынычлык! Җир йөзендәге һәрбер   кеше өчен  иң изге сүз бу. Барча халык исеменнән “Яшәсен тынычлык!” – дибез. Эшемне Роберт Миңнуллинның шигыре белән тәмамлыйсы килә:

Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә

Һәйкәлләрнең җаны таш түгел

Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны,

Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.

Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,

Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.

Һәйкәлләргә килик

Гөлләр куйыйк!

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.

 

V бүлек. Йомгаклау

Һәйкәлләр халык үткәненә хатирә итеп салып калдыра.

Ә бит алар  киләчәк буыннарга ата-баба тарихын өйрәнү өчен бик кирәк. Эшемнең ахырында миндә шундыйрак фикерләр туды:

-       һәйкәлләр үз тарихыңны, күренекле шәхесләрне искә алу, онытмас өчен, беззгә кирәк;

-       тантаналы бәйрәмнәрне үткәрү урыны буларак,

-       сугыш корбаннарын искә алу өчен кирәк.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

(Равил Фәйзуллин)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әдәбият исемлеге

1.   “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, III том - Казан, 1981.

2.     “ Башкортстан- туган җиргенәм” , 4 нче сыйныф өчен сыйныфтан тыш уку китабы,Уфа: Башкортстан,Китап,2002.

3.     Утлы еллар поэзиясе”,Татарстан китап нәшрияте,1972.

4.     “Әдәбият”,дәреслек, 6 нчы сыйныф.

5.     “Әдәбият”,дәреслек, 11 нчы сыйныф.

 

  

 

 

 



 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Исследователҗская работа по татарской литературе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по экологии

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 299 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.01.2016 1450
    • DOCX 31.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Саматова Эльмира Фануровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Саматова Эльмира Фануровна
    Саматова Эльмира Фануровна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2212
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "Русский язык")

Учитель русского языка

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к сдаче ЕГЭ по русскому языку в условиях реализации ФГОС СОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 230 человек из 60 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 762 человека

Курс повышения квалификации

Лингвокультурологический подход в обучении русскому языку как обеспечение принципов и требований ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 92 человека

Мини-курс

Психоаналитический подход: изучение определенных аспектов психологии личности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Рациональность и творчество в педагогике

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Особенности психологической коррекции детей с различными нарушениями психического развития

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 400 человек из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 265 человек