Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Научные работы / Исследовательская работа "Родное село Ювас"

Исследовательская работа "Родное село Ювас"


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • История

Поделитесь материалом с коллегами:



Кереш

Табигать- кешене һәрьяклап тәрбияләү көченә ия.

Г. Тукай.

Актив ял – сәламәтлекне ныгытуның иң яхшы чарасы. Актив ял кешенең арыганлыгын бетерә, хәлен яхшырта, кәефен күтәрә. Ялларын табигать кочагында уздыручылар яхшы физик формада булалар, йөрәк-кан системасы авыруларының ни икәнен дә белмиләр, һәрвакыт күтәренке күңелле булалар.

Кызганычка каршы күпләр, шул исәптән яшьләр дә, шәһәр квартираларында телевизор каршында, компьютер артында йомшак кәнәфиләрдә, диваннарда утырып ял итүне кулаерак күрәләр. Әле тагын ял көненә бик күп эш тә әзерләп куялар. Шулай итеп шәһәр кешесенең ялы битон стеналар арасында үтә дә китә.

Ял көнеңдә кечкенә генә сәяхәткә чыксаң үзең өчен файдалырак та һәм кызыклырак та була бит.

Актив ялның, сәламәтлекне ныгытуның иң җиңел, арзан формасы булып “Ял көне маршруты” тора.

Дөрес итеп оештрылган һәм яхшы үткәрелгән поход сәламәтлекне ныгыта, организмны чыныктыра, көчне, җитезлекне, чыдамлыкны, кыюлыкны, үз сүзеңдә торучанлыкны арттыра, эштәге тегәллекне, тәртипне активлаштыра. Поход барышында коллектив хисләре, табигатькә мәхәббәт туа, туристның белем дәрәҗәсе киңәя, һәр кеше рухи яктан камилләшә.

Ял көне маршруты” төрле яшьтәге кешеләр өчен һәм төрле физик әзерлекле, төрле карашлы кешеләр өчен дә туры килә.

Поход шартларында турист аерым бер җылы, ягымлы атмосферага килеп эләгә. Яңа танышлар барлыкка килә, яңа кызыксынулар барлыкка килә.

Поход төрле файдалы күнекмәләр формалаштырырга ярдәм итә: беренче ярдәм күрсәтү, урында ориентлашу, юлсыз җирләрдән юл табу, каршылыкларны җиңү, киемнәрне ремонтлау, учакта ашарга пешерү һ.б.

Походтан алган тәэсирләр бик озакка саклана. Учак янындагы аш, ашның аерым бер үзенә генә хас тәме, төтен исе төшләргә кереп йөдәтә.

Шулай ук кәефне җыр да күтәрә. Туристлар арасында төрле кызык-мызык сөйләүче дә һәрвакыт табыла.

Ял көне маршруты” бигрәк тә акыл хезмәтендә эшләүчеләр өчен кирәк. Шуңа күрә походка укытучыларны, врачларны, инженер һәи техникларны, фән һәм культура эшлеклеләрен җәлеп итәргә кирәк. Иң шәп ял – ул туризм.

Туризм – сәламәтлеккә юл.

Шуңа күрә бүгенге эзләнү эшебездә без Ювас авылының тирә-юнендә урнашкан кайбер объектлар буенча экскурсиягә чыгарбыз. Әлеге экскурсия “Ял көне маршруты” дип атала. Экскурсия үз эченә җиләк җыю, су коену, сулыкларда яшәүче кошларны күзәтү, балык тоту, уха пешереп ашау, изгеләр чишмәсеннән шифалы су алып савыгу кебек эшләрне алган.

Максат: Биектау районында авыл туризмын оештыру өчен үзебез яши торган тирәлектәге объектларны өйрәнү.

Бурычлар:

  • Бу темага кагылышлы документларны, әдәби әсәрләрне, басма әсәрләрне укып, өйрәнү.

  • Авыл җирлегенең туризм өчен генә түгел, ә бәлки төп яшәү урыны буларак дәрәҗәсен күтәрү.

  • Шәһәр мөһитеннән аерылып рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин булган табигать кочагына виртуаль экскурсия оештыру.

Эзләнү предметы: Авыл җирлегендә туризмны үстерү.



Туган ягымда файдалы ял”

Ювас авылы Биектау районында урнашкан һәм Олы Битаман җирле үзидарә советына керә. Ювас район үзәге Биектау тимер юл станциясеннән 38 чакрымда, җирле үзидарә үзәге Зур Битаман авылыннан – 2, Казаннан – 56 чакрым ераклыкта.

Ювас авылының һәм аның тирә-юненең ландшафты шактый төрле һәм үзенчәлекле. Монда күп төрле объектлар − таулар, калкулыклар, үзәнлекләр, чокырлар, басулар, болыннар, көтүлекләр, куаклыклар, әрәмәлекләр, юл-сукмаклар, күлләр, сазлыклар бар.


1 нче тукталыш “Урман күлле җиләкле болын”


hello_html_m49c55600.jpg

Менә сызылып кына җәйге таң ата. Яктыра башлауга, иртәнге тынлык эчендә чут-чут итеп сайраган кошлар тавышы яңгырый башлый. Болар арасында нинди генә моңнар ишетелми! Саратов гармунының кыңгырау тавышлары, скрипка сыздырулары, курай, кубыз моңнары — барысы да бар. Кайсы койма башына, кайсы агач ботагына, кайсы куе яфраклар арасына кунаклаган кошлар тавышы бу. Алар канатларын җилпи-җилпи һаман сайрыйлар, һаман җырлыйлар. Көн яктыра барган саен, кошлар сайравы көчәя бара. Инде кояш чыгышы ягында күк йөзенә алсу-кызгылт нурлар җәелә. Күл өсләреннән сөт кебек ак, мамык кебек җиңел томан күтәрелә. hello_html_m635e88f2.png

Озак та үтми, иген басуларында, болыннарда яңа «музыкантлар» концерт бирергә тотына: күктә өзлексез тургай сайрый, арыш араларында бытбылдыклар кычкыра.hello_html_m12a79b48.pnghello_html_24155f37.png


Кечкенә генә түгәрәк шикелле, өсте тулы төнбоеклар үсә торган Урман күле... янында урман юк, ләкин кайчандыр ул булган, исеме әйтеп тора. Күлне бик тирән, хәтта төпсез дип сөйлиләр. Урман күлнең көнчыгыш ягы шактый гына биек. Менә шул күл өстендә генә җир җиләкле болын сузылып китә. Бер урнда утырып кына да бер чиләк җиләк җыеп алып була. hello_html_1a836ea1.pnghello_html_m6f384b21.jpg

Җиләк җыеп арыгач, күл буена төшеп ял итәргә дә мөмкин: Су коенырга, кызынырга, балык тотарга, күлнең матурлыгына хозурланып кына да утырырга мөмкин. hello_html_m5f1cb3e0.png


2 нче тукталыш “Кәрәкәле-Ювас күлләре”


Ювас күле (Мочальное озеро) бик матур, зур. Кайбер елларда монда 2 пар аккошлар кайта. Аларны кешеләр куркытмаса, алар кешеләргә шактый ук якын да йөзеп киләләр. Үзләре зурлар, бик матурлар, сылулар.hello_html_1757b9c2.pnghello_html_610a11c.png

Күлнең көньяк көнбатышында Ювас күле өстендә генә – Кәрәкәле күл. Ул күл бик тирән. Үзе зур, уртадагы сулары кара булып шомландырып, куркытып тора.

Күлләр күбесенчә язгы кар сулары исәбенә туена. Суы бик йомшак, төссез, җәй ахырында һәм көзен саргылт. Күлләр системасының бөтен сулыкларында да җир-су хайваннарының берничә төре һәм балыкларның өч төре - табан балык, сазан, ләрге балыгы бар. Камыш һәм күрән үскән сай сулы җирләрдә үрдәкләр оялый. Безнең күлләр - ел дәвамында ял итү урыны.hello_html_m307a4ef7.pnghello_html_m7e5b12c1.png

Күл кеше күңеленә рәхәтлек бирә, ләкин үзе дә игътибар, ярдәм көтә, саклауны таләп итә. Елга һәм чишмә төсле үк, күл дә кеше белән бергә яши, бергә михнәт чигә, интегә. Күлне саклау – һәркемнең изге бурычы. Шуңа күрә күлләрне тикшерергә, өйрәнергә, белергә кирәк.hello_html_53199537.pnghello_html_m6aa1afdc.png

Бу күлләрдә кармак белән балык тотарга, уха пешереп ашарга мөмкин. Шулай ук табигатьнең матурлыгыннан хозурланып ял итеп кенә дә утырырга мөмкин. Әгәр көз ае булса Кәрәкәле күленең көньяк көнчыгышында өстә гөлҗимеш куаклыклары үсә. Кем күпме тели, шулкадәр җимеш җый: бушка да, файдалы да.hello_html_m49ad6fde.pnghello_html_56871d8c.png


3 нче тукталыш “Урман”hello_html_m66601a5a.png


Ә инде урманнарга барып керсәк, анда тагын үзенә бертөрле матурлык: бөтен урманны яңгыратып сайраган кош тавышлары, бер ботактан икенчесенә сикереп йөрүче җәнлекләр, шау яфраклар арасында уйнаучы тәңкә-тәңкә кояш нурлары, исәп-хисабына чыга алмаслык төрле-төрле бөҗәкләр, җилкәләренә «төзү материаллары» төяп үтеп баручы кырмыскалар, умарта кортлары... Болар бөтенесе дә безгә җан рәхәте, рухи шатлык һәм күңел күтәренкелеге бирәләр, безнең тәннәребезне сәламәтләндерәләр, зиһеннәребезне ачалар.hello_html_78cb7f68.pnghello_html_2a8df418.pnghello_html_4b9c94f6.png

Шомырт, карлыган, гөлҗимеш, балан агачлары дисеңме, кузгалак, балтырган дисеңме, нинди генә үсемлекләр юк монда! Болар бөтенесе дә кешеләр өчен, аларның бәхете өчен табигать тарафыннан бүләк итеп бирелгән. Ямь-яшел яфракларга күмелгән әрәмәлекләрдә хуш ис иснәп, матур чәчәкләр күреп йөрүе үзе ни тора!hello_html_m22b486d0.pnghello_html_28361e84.png

Урманнар – безнең табигатебезнең аерылгысыз бер өлеше. Урманнарны бөтен кеше дә ярата, һәркемнең анда барасы килә.Чут – чут итеп сайраган кош тавышлары, хуш исле җиләк , чәчәк , үлән исләре кешеләрне үзенә тарта. Ял көннәрендә төркем –төркем дә, ялгыз да кешеләр урманга агылалар. Урманның безгә биргән сый – хөрмәтенә без бик рәхмәтле. Әмма барлык кешеләр дә урман байлыгыннан тиешенчә генә файдаланып, аны саклый беләләр микән соң? hello_html_m13bf1bf1.png

Урманнар – безнең дусларыбыз, туендыручыларыбыз.hello_html_m1a7c6f2f.png

Әйе,без табигать балалары, ә табигать – безнең хуҗабыз! Моны

беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә,кануннарына каршы килмичә аңа булышыйк.


4 нче тукталыш “Бәксәр чишмәсе”hello_html_26e9777d.jpg



Урманда, басуларда, болыннарда йөреп сусагач, чылтырап аккан чишмә буенча килеп чыксаң, суның чисталыгына карап, аның җирдән бәреп чыгуын күреп, сүзсез калып торасың. Ә аның суын татып карагач, нинди салкын, нинди тәмле икәнен тоясың.


hello_html_m42750da6.jpghello_html_m23938a6.jpg



Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга. Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Безнең балачагыбыз, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы безгә олы тормышка юл күрсәтә. Чишмәләр кайнап чыгуын без һәрвакыт үзебезнең йөрәк тибешендә тоябыз.

Чишмәләргә кешеләр борынгы заманнардан ук табынып яшәгәннәр.Чишмә суларын эчеп дәваланганнар. Чишмәләр сафлыкка,чисталыкка өндәгән.Чишмәләр янында кешеләр сафланып , чистарып киткәндәй була. Судагы могҗиза берни белән дә чагыштырыла алмый. Күз тигән һәм гомумән авырган кешеләрне таң суы алып коендыра торган гадәт тә суның илаһи көче турында сөйли. Таң суы белән коендыру йоласы төрле урыннарда төрлечә. Ләкин барлык җирләрдә дә ул кояш чыкканчы алына. Кирәкле догаларны укыгач, шунда ук яисә бер-ике төн кундыргач, авыруны шул су белән коендыралар. Авыру шушы гамәлдән соң, һичшиксез, сихәт ала.

hello_html_66f3bc11.jpghello_html_m25366b.jpg

Сезнең кызу җәй көне җиләктән кайтканда, ял итәргә утырып, тау астыннан чылтырап чыккан салкын чишмә суына манып арыш ипие ашаганыгыз бармы икән?! Ашап карагыз әле. Дөньяда аннан да тәмле ризык булмас. Комбайнчы, тракторчы абыйларның, ындыр табагында ашлык җилгәрүче, ипи пешерүче апаларның тырышлыгы белән үстерелгән, безнең табыныбыз күрке булган икмәкнең шунда тәмен белерсез, кадерен тоярсыз.

Бу чишмәнең суы бик файдалы, шифалы диләр. Шәһәрдән кайткан күпме кешеләр шул чишмәнең суын алып китәләр.


Нәтиҗә


Ял көне маршруты” олыларда һәм балаларда коллектив, җаваплылык хисләре формалаштыра. Поход вакытындагы кыенлыклар чыдамлкны, түземлелеккне, үз сүзеңдә торучанлыкны тәрбияли.

Учакта ашарга әзерләү, әйләнә-тирә табигатьне күзәтү, поход шартларына яраклашуны – боларның барысына да поход барышында өйрәнеп була.

Табигать белән озак аралашу, актив хәрәкәтләнү, яңа танышлар белән аралашудан шатлык алу, көндәлек эш-мәшәкатьләрдән, шәһәр шау-шуыннан арынып рәхәтләнеп ял итү, бик күп запас күңел күтәренкелеге һәм чыныгу алу туристик походларны иң яхшы ял көне ялы төренә кертә.








Йомгаклау

Туган як. Аның шифалы һавасы, көмеш кебек сулары, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болын-кырлары, күреп туймаслык купшы урманнары, сиңа ихластан бәхет-шатлык теләүче кешеләре үзенә тарта да тора. Аллы-гөлле чәчәкле болыннары, энҗе-мәрҗән бөртекләре төсле җиләкләре, зифа каеннары авылымда гына кебек. Авылыбызның таң аткан чаклары йөрәккә сихри моң булып уелып кала. Тормыш дулкыннары мине кая гына илтмәсен, нинди генә юллар үтмим, һаман туган ягымны сагынырмын, күңелем белән, уем белән шул якларга омтылырмын.

Кеше һәм туган ил. Бу — ике төшенчә бер-берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кешене илсез, ә илне кешедән башка күз алдына китерүе кыен. Ә нәрсә соң ул туган ил, туган як, туган җир? Каян башлана соң ул? Ул — син яши торган авыл, син иснәп үскән һава, тирәңдәге кошлар сайравы, кайнар кояш нурлары, келәм төсле ямь-яшел чирәм, халык бәйрәмнәре, һәм, беренче чиратта, ачык йөзле, сабыр кешеләре — халкы. Туган илем — Татарстаным! Нигә син шулхәтле кадерле, якын икән?! Кеше кайларда гына йөрмәсен, нинди гүзәл җирләрдә геңә яшәмәсен, ул барыбер үзенең туган ягына омтыла, аның кара туфрагында яланаяк йөрисе килә.

Исем китми читтә үскән

Кипариска, бананга,

Әче булса да, гашыйк мин

Миләш белән баланга, —

диелә җырларда да. Нинди ямьле җирләр булмасын, минем өчен Татарстанымнан да, үземнең районымнан да, туган авылымнан да кадерлерәк, якынрак җир юк. ...

Берәүләр шәһәрдә яшәсә, без исә,гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир балалары. “Шәһәрне макта, авылда тор “ - дигәннәр борынгылар һәм бер дә ялгышмаганнар.

Чыннан да, минем яшәгән җирем чәчәк кебек, ул беркайчан да картаймас. Минем бөтен теләгем, хыялым шул. Чәчәк ат син, минем яраткан, сөекле, бердәнбер Туган ягым. Ләкин чәчәк кебек шиңмә, саргайма һәм кипмә. Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, кырыеңда һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең — синдә яшәүче халкың булсын. Амин! Берүк шулай булсын!

Авылның торышын, киләчәген тагын да матуррак итеп күрү өчен, икътисади үсешен тәэмин итү өчен инвестицияләр җәлеп итәргә. Кече һәм урта бизнес үсеше өчен уңайлы шартлар тудырырга. Продукция җитештерү генә түгел, ә эшкәртү сәнәгатен дә булдырырга. Табигатьне саклау эшендә һәркем катнаша ала. Менә шундый тырышлык куйганда авылыбыз киләчәктә тагын да матураер, үрнәк булыр. Бай яшәрбез, таза булырбыз. Исән-сау булыйк.














Кулланылган әдәбият:


  1. Ф Гарипова “Исемнәрдә ил тарихы”, Татарстан китап нәшрияты, 1994 ел.

  2. Ф.Гарипова “Елгалар дөньясына сәяхәт”, “Мәгариф” нәшрияты.

  3. Ф.Гарипова “ Авыллар һәм калалар тарихыннан”, Казан, “Матбугат йорты” нәшрияты, 2001 ел, 1 том.

  4. Биектау хәбәрләре” газетасы тупланмасы.

  5. Интернет ресурслар





13



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 30.04.2016
Раздел История
Подраздел Научные работы
Просмотров35
Номер материала ДБ-061245
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх