Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Другие методич. материалы / Исследовательская работа "Тау башына салынгандыр безнең авыл.

Исследовательская работа "Тау башына салынгандыр безнең авыл.



  • История

Поделитесь материалом с коллегами:


Татарстан Республикасы Яшел Үзэн муниципаль районы

«Бишнә башлангыч мәктәп — балалар бакчасы» МББУ





«Край родной навек любимый»

(конкурс проектных и творческих работ)



Секция «Туган як тарихы»






ФӘННИ -ЭЗЛӘНҮ ЭШЕ



Темасы: «Тау башына салынгандыр безнең авыл...»




Тикшерүне үткәрде

3-нче сыйныф укучысы

Фәхриева Ильдира



Фәнни житәкче

югары категорияле укытучы

Идиатова Тәскирә Каюмовна


Бишнэ – 2014


Тау башына салынгандыр безнең авыл...

( фәнни -эзләнү эше)

Эчтәлек

Кереш өлеш

Төп өлеш. Авылым тарихы

1.Тарихтан бер сәхифә

2. Авылымның бүгенге хәле

3. Географик-топонимик күзәтү

4.Авылымның күренекле кешеләре

Йомгаклау

Кулланылган әдәбият исемлеге

Кушымта.















Кереш өлеш

Туган як ул һәрвакыт та -
Газиз Ватаның.
Туган як ул туган ягы
Атаң-анаңның.
Туган якта һәр фасыл да
Бик гүзәл, күркәм.
Матур аның кичләре һәм
Һәр аткан иртә.

       Әйе, бик хак, матур сүзләр. Минем дә киләчәк буын өчен игелекле эш башкарасым килде һәм, иң кулае дип, фәнни-эзләнү эше язуны сайладым. Илһам чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирүче күңел маягы булган туган авылыбыз тарихы турында язганда баштан төрле уйлар кичте. Шуларны башка укучылар күңеленә дә җиткерәсем килә.

Узган гасырның 80 нче еллары ахырыннан бирле татар халкы арасында милли үзаңны тәрбияләргә кирәк дибез. Милли үзаңны үстергәндә, тел белән тигез дәрәҗәдә үзебезнең тарихка да игътибар итәргә кирәк дип уйлыйм.  Татар халкы, үзеңнең туган ягыңның тарихын ныклап өйрәнеп кенә милли үзаңны үстерергә мөмкин икәнлегенә ышанам. Тагы шуны әйтәсе килә: олы яшьтәгеләр иманлы буын үстерергә тели.  Ә иманлы булуны мәчеткә йөрүдән, биш вакыт намаз укудан, Коръән ятлаудан гына гыйбарәт дип уйлыйлар. Ләкин мин моның белән килешеп бетмим. Иманлы булырга тырышкан кеше башта үзенең гаилә, нигез, урам һәм туган төбәге тарихын белергә тиеш. "Тарихын белгән үлмәс”,- дип тикмәгә әйтмәгәннәр бит.

      Аннан соң, дога кылган вакытта, җиде бабай рухын искә алалар, ә чынлыкта кайберәүләр өченче буыннан да ары уза алмый. Туган ягыбызның тарихын өйрәнеп, мин мондый кешеләргә булыша алырмын дип уйлыйм. Менә шуның өчен эзләнү - тикшеренү эшемә югарыда әйтелгән теманы сайладым да инде.

       Туган төбәк тарихын өйрәнгән вакытта, мин тагын бер нәрсәне аңладым. Бары тик туган як, гаилә, урам, авыл, мәктәп, халкың тарихларын белсәң генә, Бөтендөнья һәм Ватан тарихын тиешле дәрәҗәдә үзләштерергә мөмкин. Ә безнең авыл тарихы турында беркайда бернинди белешмә юк дип әйтерлек.

       Туган нигезе, гаиләсе һәм төбәгенең тарихын өйрәтеп, андагы горурланырлык вакыйгаларны, күренешләрне кечкенәдән сеңдергәннән соң гына балаларны патриотик гражданнар итеп тәрбияләргә мөмкин дип уйлыйм. Шулай итеп, эзләнү-тикшеренү эшемнең максаты - Бишнә авылының тарихын өйрәнү, авылдашларымда туган төбәгебезгә карата кызыксыну уяту. Шул максаттан чыгып, эшемдә түбәндәге бурычларны үтәргә уйладым.

  1)  Бишнә авылының барлыкка килү тарихын ачыклау;

2) Барлык чорда авылда яшәүчеләрнең исемлеген барлау, шуларга нигезләнеп, шәҗәрәләр төзү;

  3) Авыл тарихында халкының горурлыгы булып саналырлык вакыйгаларны, шәхесләрне ачыклау.

Төп өлеш

Авылым тарихы

Нәкъ Габдулла Тукай язганча, безнең авылыбыз да тау башына салынган, ерак түгел генә бормалы чишмә агып үтә. Минем уйлавымча, Бишнә авылы- иң гүзәл авылларның берседер. Уйлап карасаң, аның бит исеме дә җисеменә туры килеп тора. Ә Бишнә сүзе нәрсәне аңлата дип сорау бирерсез сез. Моның өчен бераз авылыбызның тарихын искә төшереп үтик.

Элек бу тирәләрдә тоташ урман булган. Элекке авыл урынында исә алан җәелеп яткан, зәп-зәңгәр чишмә аккан. Менә шушы урынга кешеләр килеп утырган. Биек тау башына урнашкан авыл халкы басу ачкан, ягъни урманны төпләп, чәчүлек җирләре хәзерләгән. Элек урман кисеп кыр ясаган урынны “ышна” дип йөрткәннәр. Шулай итеп, авыл исеме биек ышнадан- Бишнә булып калган.

Бишнәнең килеп чыгышы турында икенче төрле фараз да бар. Борынгы бабаларыбызның башта килеп утырган урыны тау итәгендә булган. Авыл халкы тау башына бары тик бүреләрдән сакланыр өчен генә күчкәннәр. Шулай ук бу тауда биек урында чишмә булган. “ Биек чишмә” сүзтезмәсе еллар үтү белән аваз үзгәрешләре кичергән һәм “Бишнә” генә булып калган.

Элек бу тирәләрне кара урманнар чолгап алган булган. Анда төрле кыргый җанварлар яшәгән, җиләк-җимеш һәм башка табигать нигъмәтләре үскән. Элекке авыл урынында алан җәелеп яткан, зәңгәр чишмә аккан. Менә шушы урынга кешеләр килеп утырган.

Биек тау башына урнашкан авыл халкы басу ачкан, ягъни урманны төпләп, чәчүлек җире хәзерләгән. Шулай итеп, авыл исеме биек ышнадан-Бишна булып калган. Борынгы бабаларның башта килеп утырган, урыны тау башына бүреләрдән куркып күчкән дип әйтәләр. Тау астында бер гектар күләмендәге керәшен зираты барлыгы билгеле. Димәк, авыл халкы чукындырылган, ләкин алар яңадан мөселманлыкка чыкканнар. Авылның мәчетен Казан бае салдырган. Бишнә авылы халкы “Кабан” исемле җыен бәйрәме үткәргән. Нугай юлы өстендәге Бишнә авылы Казан ханлыгы чорында булган. Авылыбызда 43 ясак хуҗалыгы булган. Элек-электән Бишнәдә сәүдәгәрләр, умартачылар, кап сугучылар булган.Тархи чыганаклардән мәгълүмат: 1920 нче елга кадәр авыл Казан губерниясе Казан уезды Ковали волостена керә. 1920елдан Арча кантонына ТАССР. 10.8.1930- Дубъязга, 1938- Юдинога, 16.7.1958 в Зеленодол районына. Кеше саны: 1859ел — 254 кеше, 1897ел — 427кеше, 1908ел — 462 кеше, 1920 ел — 531кеше, 1926 ел — 563 кеше, 1938ел — 390 кеше, 1949 — 244, 1958 — 253, 1970 — 301, 1979 — 418, в 1989 — 661 чел. (Лит.: Износков И.А. Список населённых мест Казанского уезда, с кратким их описанием. К., 1885.)

1980 нче елда Бишнә авылы совхозында һәм башка сфераларында зур төзелеш эшләре җәелеп китә. Мәсәлән: терлекчелек комплексы, заманча мәктәп, кибет, мәчет, мәдәният һәм идарә йортлары, балалар бакчасы. Дөресен генә әйткәндә, авылыбыз танымаслык итеп үзгәрә. 1981 нче елларда “Бишнә”күмәк хуҗалыгы “Мичуринский” күмәк хуҗалыгыннан аерылып чыкты һәм 1975 елга кадәр “Бишнә” совхозының директоры булып Мавлютов Фильсур Мавлютович эшләде.Ул эшләгән дәвердә мастерскойлар , центральный бараклар тозелгэн, ындырдагы арбалит складларны да ул тозеткэн. 1975 елдан алып 1982 елга кадәр совхоз директоры булып Исхаков Хафиз Ситдикович эшли. Шул елларда алар прораб -куратор Тимерплатов Галим Газимович белэн Бишнэ поселогын тозеткэннэр. Бик зур эш эшлэнгэн бу елларда: икеэтажлы йортлар, клуб , балалар комбинаты, мәктәп, ашханә, кибет , очистной сооружениеләре һэм башкалар. Гаять зур дәрәжәдә тозелеш барган. Шушы елларда мэктэп, балалар комбинаты, клуб ачыла. 1973 елдан алып 1980 елга кадэр профком председателе булып Залялиева Фирания Гилязовна эшли. Ә 1980 елдан ул “Әкият” балалар комбинатының житэкчесе була. Фирания Гилязовна эшлэгэн чорда балалар бакчасы авылыбызнын зур горурлыгы булып тора, садик шаулап гөрлэп яши. Шул елларда әйләнә-тирә авылларны хуш исле икмәге белән тәэмин итеп торучы ипиханәне(пекарнябызны) әле дә булса сагынабыз.Бу елларда ипиханәне Шагиев Дамир Госманович җитәкләде. Ниһаять,1980 нче елда авылыбызда зур мәктәп бинасы калкып чыкты.Мәктәпнең беренче директоры Саттаров Харис Ахметзянович булды.

Читтән килеп укучылар өчен интеернат, теплица, кичке мәктәп тә ачылды. .

1983 елдан 1986 нчы елга кадәр Бишнә сигез еллык мәктәбенең директоры

булып Гизатуллина Карима Мингазовна билгеләнә. 1989нчы ел. Бишнә мәктәбе яна статус алды .Ул- урта гомуми белем бирү мәктәбе булып үзгәртелде. Бу эшнең үзәгендә 1986-1989 елларда мәктәп директоры булып эшләүче Хамидов Рөстәм Абдрахманович. торды.1990нчы елның гыйнварь аенда директор итеп Хусаинов Рифхат Мавлит улы билгеләнде. Ул мәктәпнең эшчәнлеген үстерүгә зур тырышлык куйды. остаханә, ашханә, укытучылар бүлмәсе, китапханә эшләнде.

Бишнә урта мәктәбендә бик күп еллар дәвамында укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә зур хезмәт куйган хөрмәтле укытучыларыбыз Саттаров Харис Ахметзянович, Ханафиева Раиса Исмагиловна, Саттарова Миләүшә Юнысовна, Пеплайкина Тамара Файзрахмановна, Абдуллина Сөмбелә Нуретдиновна, Хусаинов Хафиз Закирович, Фәйзиева Рәмзия Фәйзиевналар хәзер лаеклы ялда.

Шушы елларда авылыбызда Мәдәният Йорты калкып чыга.Башта клубны Хидая һәм Хәмит Шиһаповлар җитәкли.Бүгенге көндә Мәдәният йортын Закирова Әнисә Нургалиевна җитәкли. Югары күрсәткечләре өчен аңа “Атказанган Мәдәният хезмәткәре”исеме бирелде. Безнен авылдашыбыз Вильгус Гарифзянович 1972 елнын мартыннан 1985 елнын январена кадэр Бишнэ совхозында өлкән инженер булып эшлэде. Аннан сон партком секретаре. Э 1990 елдан алып 2010 елга кадэр авыл советы башлыгы булды. 1990 нчы елга кадәр авылдашыбыз Шакиров Илхам Ибрагимович авыл советы башлыгы булды. Авылга газ кертудэ иң зур хезмэт керткән авылдашыбыз.. Ул елларда авылыбызның зиратын әйлэндереп алуны оештырды. 1982 елнын мартыннан 1987 елга кадэр совхоз директоры булып Миндубаев Габдулхай Харисович эшли. Ул эшлэгэн дэвердэ Бишнэ поселогына газ кертелэ. Центральный котельный газга кучерелэ, терлекчелек фермасы төзелэ, яшелчә саклау склады булдырыла.1987 елдан алып 1990 елга кадәр совхоз директоры булып Нагаев Роберт Тимербаевич эшли. Ул эшлэгэн елларда поселоктагы Нагорный урамы төзелэ, фураж склады , 2нче яшелчә саклау склады тозелә. Авылыбызга Казан-Бишнә маршруты автобусын җибэрү - Роберт Тимербаевичнын олы хезмэте 1990 елда совхоз директоры булып Петров Николай Григорьевич эшли башлый. Петров Николай Григорьевич авылыбызга зур мөчет салдыра, 2 АВМга газ кертелэ, зур ферма тозетэ хэм башка бик куп эшлэр эшлэнэ. Николай Григорьевич 1997 елга кадэр эшли .1997 елдан “Бишнә” совхозының соңгы директоры Валиуллин Габдулхай Абдуллович булды. Гомере буена шушы авылыбызда управляющий булып эшләгән авылдашыбыз Гилязиев Әдхәм абый турында бүген олы рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.

Авылым топонимикасы.

Бишна авылында географик берәмлекләр байтак. Исемнәрен халык яратып куллана. Атамаларның кайберләре белән сезне дә таныштырабыз. Озынбу, Ташлы елга сулары елдан ел азая, саега. Болыннар да шактый. Элек аларда билдән печән үскән. Хәзер исә бер ишләре сөрелгән, икенчеләре ташланган. Кәрим чокыры, Астагы болын, Сормас,. Үзән, Такырбай, Сулы елга, Сай чокыр болыннарының элекке халәтен хәзер дә кире кайтарып булмый. Иске авыл урынында хәзер дә кайчандыр авыл булганлыгын күрсәтә торган эзләр бар. Бу авыл кешеләре Бишнәгә үзәннән күчеп килгәннәр. Бишна авылында ташлыктан бик матур чишмә чыга, алар шуңа кызыкканнар һәм урыннарын алыштырганнар. Элек үзәндә зур авыл булган. Әйшә тавы кыйссасы түбәндәгедән гыйбарәт. Анда борынгы каберләр булган. Юл салганда ул урыннан кеше сөякләре чыккан. Бу сөякләрне Бикет авылы зиратына илтеп күмгәннәр. Ослан тавын икенче төрле Алып чабата каккан җир дип йөрткәннәр. Гадәттә, мондый Алып бабай белән бәйләнешле таулар борынгылыкка китә торган авыллар басуында очрый.

Иске зиратны да авылыбыз халкы әле дә хөрмәтләп искә ала. Ул урыннарда хәзерге вакытта да иске авыл булганлыгын исбатлый торган эзләр бар. Бу авыл кешләре Бишнәгә үзәннән күчеп килгәннәр, чөнки алар ташлыкта ага торган чишмәгә кызыкканнар. Алай дисәң, элекке үзәндә зур авыл булган.

Авылымның бүгенге тормышын күзәтү

Авылыбызны бөтен яктан кабатланмас табигать чорнап алган. Таудан менгән саен ап-ак каеннар артында басып торган Бишнәбезне күрәбез. Күзне чагылдырып ялтыраган мәчет манарасы очы, бер-бер артлы төзелеп киткән матур йортлар каршы ала безне. Авылымның кышы да, җәе дә, язы да, көзе искиткеч. Һәрбер ел фасылында ул үзенчәлекле төсләр алып матурлана, ямьләнә. Ә миңа бигрәк тә җәйге иртәләре ошый. Талгын гына салкын җил исә, кояш нурлары тәрәәдән күзне чагылдыра. Бар җиһанга кошлар җыры тарала, ә нинди матур авазлар чыгара алар! Искиткеч! Мондый күренеш белән бары тик урман буенда яшәүчеләр генә таныш. Бары тик шушындый табигатьтә яшәүчеләр генә туган ягының кадерен белеп яшидер.

Авылым әле кабатланмас табигате белән генә түгел, ә чишмәләргә дә бай. Бер чишмәсе авыл эчендә, ә икенчесе урман эчендә урнашкан. Урман эчендәге чишмәне “ Сабантуй чишмәсе” яки “ Газовиклар чишмәсе” дип йөртәләр. Ул хәзерге вакытта Бишнә авыл Сабантуе үткәрелә торган алан кырыендагы урман эченнән агып ята. Алдан әйтелгәнчә, авылыбыз аша “ Уренгой- Помары- Ужгород” газүткәргече сузыла. Газчыларга бик күп урыннарны борауларга туры килә. Шул вакытта алар бу чишмәгә тап булалар. Чистартып, аңа юл ачалар. Менә ничә ел инде бу чишмә авыл кешеләренә рәхәтлек бирә.

Авыл чишмәсе мәчет янында урнашкан. Чишмә бик борынгы, ничә гасыр буе җир куеныннан чыккан шифалы суын безгә бүләк итә. Авылым халкы

Чишмәкәй” акциясендә актив катнаша, ягъни чишмәләрне чистартып торалар.

Бишнәдә шулай ук буа да бар, ләкин күбесенчә аны авыл халкы урысча исеме белән “ плотина” дип атап йөртәләр. Ул Бишнә авылы урнашкан тау итәгендә җәелеп ята. Плотина урынында элек зур үзәнлек, киң болыннар булган. Буаны 1980 нче еллар ахырында “ Бишнә” совхозы гөрләп яшәгән чорда Ташлы елга суын буып ясыйлар. Аңа төрле күл балыклары уылдыкларын җибәрәләр. Безнең көннәрдә буа авыл кешеләренең, кунакларының яратып ял итә торган урыны.

Ә хәзер бераз гына Ташлы елга турында сөйләп үтәсем килә. Бу елга турында 1910 елгы картада да мәгълүмат бар. Ул Зеленодол районы Әйша авылы аша агып ятучы Сумка елгасына башлангыч биргән. Исеменнән аңлашылганча, бу елга урман эчендәге ташлы чокыр төбеннән бәреп чыккан. Башланган җиреннән алып 1-1,5 км озынлыктагы җирдә аның киңлеге 1-1,5 м. Ә буага килеп кушылган урында ул, матур булып, киңәеп китә. Суы үтә чиста, төбендәге вак ташлар энҗе шикелле ялтырап яталар. Йомшак тәмле суы җәйге эссе көннәрдә сусауны баса, тамакка салкын тидерми. Ярларының өске өлешеннән авыл кешеләре төрле максатлар өчен таш чыгаралар.

Авылымның атаклы кешеләре

Бишнә авылы-батырлык һәм илһам бишеге дә ! Ул татар дөньясына, илебезгә Советлар Союзы Герое Алтынов Николай Николаевичны бирде. Безнең авылда күренекле татар теле белгече, игелекле, нечкә күңелле, саф йөрәкле, иртә вафат булган Каюм Сабир улы Сабиров туган. Биредә Шамил Шарипов кебек танылган композиторлар, Г Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе администраторы Ибраһимов Фәридун Нуретдинович, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссамнар берлегенең сәнгать белгечләре җитәкчесе, милли мәдәният үзәгенең директор урынбасары, тарихчы, тәржемәче, телләр белгече, шагыйрә Розалина Гомәр кызы Шаһиева туган. К. Тинчурин исемендэге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, Татарстанның халык артисткасы Резедә Ринат кызы Төхвәтуллина кебек атаклы җырчылар үсеп чыкты.Хәзерге көндә Казан дәүләт университеты доценты, педагогия фәннәре кандидаты Газизова Фәридә Габдулловна кебек фән өлкәсендә уңышларга ирешкән шәһесләр яши. Аларның һәркайсы тарихи төбәгебезнең күрке ,горурлыгы .

Безнең нәселебезнең горурлыгы булган Фәридун абый 1947 нче елның 4 нче гыйнваренда Бишнә авылында туган. Авылда башлангыч сыйныфны тәмамлагач, Карагуҗа мәктәбендә урта белем ала. Казан химия-технология институтында укыган елларда “Сәйяр” халык җыр ансамбленә йөри. Бу иҗат төркеме белән ул республикабызның күп шәһәр-авылларында, производство берләшмәләрендә чыгыш ясый. Шундый концертларның берсендә талантына гашыйк булган бер мәдәният эшлеклесе аңа культура институтына керергә тәкъдим итә. Фәридун абый шулай эшли дә. Институтны тәмамлагач, ул берничә ел Базарлы Матак мәдәният йорты директоры булып эшли. Аннан соң К. Тинчурин театрына оештыру эшенә кайта. Берничә елдан соң, Г. Камал театрында һәм Татар дәүләт җыр филармониясендә директор урынбасары вазыйфаларын башкара. Мәдәният өлкәсендәге күп еллык тырыш хезмәтләре өчен ул “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Фәридун Нуретдиновичның сәнгатькә булган мәхәббәте гаиләсе әгьзаларына да күчкән. Аның тормыш иптәше Алия апа озак еллар дәвамында Г. Камал театрында билет таратучы, артистлар тормышын оештыручы булып эшли. Уллары – Ринат һәм киленнәре – Земфирә – дөньяның бик күп сәхнәләрендә чыгыш ясаган балет осталары.





ЙОМГАКЛАУ

Кызганычка каршы, авылыбыз “картая”. Илебез хөкүмәте авылларны саклап калу буенча программалар үткәрсә дә, ул безгә булышып бетерә алмый шул. Бу хакта күпме генә сөйләсәләр дә, әллә ни алга китеш күренми.

Менә урта мәктәпне тугызъеллык итеп кенә калдырдылар, ә берничә елдан соң инде башлангыч мәктәп кенә булып калды. Мәктәпне бетергән яшьләр дә шәһәргә китеп төпләнергә тырыша. Элек гөрләп яшәгән күрше “Уразлы”, “Мичурин”, “Ключи” совхозлары таркалып, җимерелеп бара. Яшь гаиләләр я күчеп китә, я авылдан шәһәргә йөреп эшләргә мэҗбүр булалар. Дөрес, хәзерге Бишнә хуҗалыгының хәле күршеләргә караганда күпкә яхшырак. Бездә терекчелек, игенчелек саклана.

Авылымның алдагы тормышы мине бик борчый, чөнки минем әби-бабаларым да, әти-әнием дә һәм мин үзем дә шушы авылда туып үскән. Мин аның язмышына битараф түгелмен.

Фирдәүс Шигапова белән Шамил Шарипов язган “Бишнә” җыры яшь буынга туган ягын ярату хисләрен үстерергә ярдәм итте. Бишнәгә мәхәббәт белән сугарылган бу җыр авылдашларын канатландырып, яңа үрләргә өнди, матур теләкләр тели.

Шушындый үзенчәлекле һәм ямьле авылда туганыма мин бик сөенәм. Һәр яңа көн тугач, Бишнәнең тагын да гүзәлрәк күренешләрен күреп сокланам, үземә яңалык итеп алам. Бүгенге матурлыгын күрә алу – бер бәхет, ә инде аның үткән хатирәләрен белү – мең бәхет. Шуңадырмы, мин шушы эшкә зур теләк һәм кызыксыну белән алындым. Авылымның тарихын өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаландым. Әби-бабайлардан сораштыру, тарихи документларга мөрәҗәгать итү, иптәшләрем белән берлектә нигез тарихын өйрәнү – болар барысы да минем хезмәтемдә чагыла. Киләчәктә дә тарихлар язылу дәвам итсен, авылларның матурлыгы, кешеләрнең уңган булуы башка буыннарга барып җитсен иде. Чөнки үткәнен белмәгәннең, киләчәге дә юк.



Автор
Дата добавления 21.01.2016
Раздел История
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров211
Номер материала ДВ-365765
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх