Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Исследовательская работа ученика 4 класса по теме "Есть такая профессия - сварщик"

Исследовательская работа ученика 4 класса по теме "Есть такая профессия - сварщик"



  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:


Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының

«Иске Казиле урта гомуми белем мәктәбе»








Конкурс: “Мин – эзләнүче”

Тема:

Эретеп ябыштыручы дигән һөнәр бар


эзләнү – тикшеренү эше















Автор: Иске Казиле урта гомуми белем бирү

мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы

Бикчәнтәев Илназ Илдар улы




Җитәкче: Иске Казиле урта гомуми белем бирү

мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Садреева Гөлшат Хәбир кызы.









2015 ел




Заявка на участие в конкурсе “Я – исследователь”


МБОУ “Старо – Казеевская СОШ” Камско – Устьинского района РТ


Название работы: “Есть такая профессия – сварщик”


Вид работы: эзләнү эше


Фамилия, имя учащегося: Бикчантаев Илназ Илдарович


Класс: 4


Руководитель: Садреева Гульшат Хабировна








































Эчтәлек


  1. Кереш.

1.Эзләнү эшенең максаты һәм бурычлары, актуальлеге.


  1. Төп өлеш

  1. Тарихка күз салыйк...

  2. Эретеп ябыштыручының сыйфатлары

  3. Куркынычсызлык кагыйдәләре

  1. Йомгаклау

  1. Һөнәрле булу гәүһәрле булуга тиң

  2. Россиядә эретеп ябыштыручылар көне

  1. Кулланылган әдәбият





  1. Кереш


Эшче һөнәре бүгенге көндә иң кирәкле профессияләрнең берсе. Күпләр югары белем алып, җылы урыннарга өмет иткән бер чорда гади эшче булып та, тормышта уз юлыңны табарга мөмкин. Әйтик, шофер, механизатор, токарь, слесарь, электрик, балта остасы, эретеп ябыштыручы кебек һөнәрләр бүгенге көндә дә бик кирәкле һәм хезмәт базарында сорала торган һөнәрләр булып тора. Әлеге һөнәр ияләренең дәрәҗәсен күтәрү өчен мәктәпләргә үз һөнәрен яратучы хезмәт алдынгыларын ешрак кунакка чакырырга, аларны яшьләр белән даими аралаштырырга кирәк дип уйлыйм мин. Бу эзләнү эшемдә эретеп ябыштыручы һөнәрен әтием белән бәйләп өйрәнүне кирәкле дип санадым.

Эзләнү эшенең максаты: эретеп ябыштыру һөнәре һәм аның әһәмиятен ачыклау; 

Түбәндәге бурычлар куелды:

hello_html_m4d466bb7.pngЭретеп ябыштыру һөнәренең тарихын өйрәнү;

hello_html_m4d466bb7.pngӘлеге һөнәр иясе нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген ачыклау;

hello_html_m4d466bb7.pngӘти белән бергә куркынычсызлык кагыйдәләрен тикшерү;

hello_html_m4d466bb7.pngЭретеп ябыштыручы әтием турында.

Актуальлеге: Һөнәрле булу гәүһәрле булу, ди халык мәкале. Эшче һөнәре бүгенге көндә иң кирәкле профессияләрнең берсе.

Эзләнү эше алып барылды: Олы Бортас авылы җирлегендә

Вакыты: 2014 – 2015 уку елы













II. Төп өлеш

  1. Тарихка күз салыйк...

Кыздырып ябыштыру төшенчәсенең башлангычы славяннарның Сварога исемле тимерчелек алласы заманнарына ук барып тоташа. Борынгы Русьта боҗрасыман бизәнү әйберләрен,16 гасырда тимерне кыздырып ябыштырып пушкалар эшләгәннәр. Моның өчен ике металл чыбыкның очын кыздырганнар һәм чүкеч белән сугып бер-берсе белән тоташтырганнар. Физика һәм химия өлкәсендәге ачышлар нәтиҗәсендә 17 гасырда азмы-күпме нәтиҗәлерәк ысуллар барлыкка килә. 1802 нче елда русс физигы Василий Петров электор дугасының эффектын ачып эретеп ябыштыру һөнәренә нигез сала. Ике күмерле электрод арасында бик көчле темпиратура барлыкка килә. Көчле температура металлны да эретә.Әлеге ачышны кулланылышка кертү өчен күп вакытлар үтә. 80 елдан соң металлны электор дугасы ярдәмендә тоташтыру сәнәгатьнең, төзелешнең төрле тармакларында массакүләм технология була. Уйлап табучы Н.Н.Бернадос аны борынгы грек алласы хөрмәтенә “электрогефест” дип атый. Н.Г.Славянов 1888 елда кулдан дугалы эретеп ябыштыруның күмерле электродын металл электрод белән алыштырып әлеге ысулны тагын да камилләштерә. Дөньяда беренче дугалы эретеп ябыштыру автоматынтын уйлап таба. Соңрак эретеп ябыштыруның электрошлаклы ысулы табыла. 19 нчы гасырда француз химигы ацетиленокислородлы ялкын , ә 1901 нче елда Пикар белән Фуше эретеп ябыштыру өчен гарелка уйлап таба.




























  1. Бүгенге тормышны металлдан башка күз алдына да китереп булмый. Аңа тиңдәй алмаш юк. Шуңа эретеп ябыштыручы һөнәренә сорау зур. Бу һөнәр ияләренең махсус эш урыннары юк. Алар ел әйләнәсе бина эчендә, урамда, суда, биектә, кырда эшли. Шуңа әлеге һөнәр ияләренә таләпләр дә зур. Нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң эретеп ябыштыручы?



hello_html_m2cf65759.gifhello_html_7de88b0b.gif





hello_html_386012c.gifhello_html_ce18c8a.gif

hello_html_m779e4f75.pnghello_html_m33eb83a8.gifhello_html_m7ed51405.gif

hello_html_m7735adeb.gifhello_html_m33a3d46c.gif















1. Шәхси саклану чараларын куллан


hello_html_17d13522.jpg

  1. 2. Янгын иминлеге нормаларын сакла


hello_html_17d13522.jpg

3. Бина эчендә эш башлар алдыннан җилләтү җайланмасын кабыз

hello_html_17d13522.jpg

4. Эретеп ябыштыру вакытында күзләреңне сакла

hello_html_17d13522.jpg


5. Электроизаляциянең төзеклеген күзәт


hello_html_17d13522.jpg

6. Төзек булмаган җайланмалар белән эш итмә

hello_html_17d13522.jpg

7. Газүткәргечне җир белән тоташтыру чыбыгы итеп файдаланма

hello_html_17d13522.jpg

8. Янгын сүндергеч белән эшли бел

hello_html_m64acf6fa.jpg

9. Электор белән эшләү кагыйдәләрен төгәл үтә



hello_html_2f23657b.jpg

3. Куркынычсызлык кагыйдәләре

III. Һөнәрле булу гәүһәрле булуга тиң



1. Минем әтием –Бикчәнтәев Илдар Ядкәр улы 1960 елның 16 нчы октяберендә, Кама Тамагы районының матур табигатьле Олы Бортас авылында, Полина белән Ядкәр гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Эш сөючән гаиләдә тугангадыр, кечкенәдән үк һәр эшне яратып, җиренә җиткереп башкара ул.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр, ә минем әтиемнең осталыгы тагын да күбрәктер. Ул 1985 елдан “Кама Тамагы” агрофирмасында эшли. Ике дистәдән артык ел дәвер эчендә ул үзен булдыклы һөнәрман итеп таныткан. Нинди эшкә тотынса да кулыннан килә, диләр аның хакында. Бортас, Балчыклы авыллары халкы аны мактап телгә ала. Ул үзлегеннән эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Мин бик еш әтиемнең эш урынында булам. Ел дәвамына ремонт эшләреннән бушаганы юк аның. Техника ватылса ремонтлау, запас частьләр эшләү аңа йөкләтелгән. Эретеп-ябыштыру, төрле детальләр эшләү белән беррәттән, ул менә дигән электрчы да. Җылылык кертү эшләрен дә яхшы белә. Һәр эшне төгәл итеп башкара. Токарь, эретеп-ябыштыручы, тимерче, моторист, бакырчы кебек эшләренең һәммәсе әтиемә йөкләнгән. Ансыз бер эш тә бармый биредә, диләр. Эш тоткарланмасын өчен вакыт белән исәпләшми көч сала ул.


2. Майның соңгы җомгасы, быел 29 нчы май Россиядә эретеп ябыштыручылар көне буларак билгеләнеп үтә.

С днем сварщика

hello_html_25da7bc9.jpg


Я нынче с удовольствием признаю:
Вы превзошли всех нас трудом своим –
Поверхности легко соединяя,
Вы новые даете свойства им!
За то, что недоступны Вам затменья,
Вы благодарны быть должны судьбе! 
С Днем сварщика примите поздравленья!
Храните искру Божию в себе!





IV. Кулланылган әдәбият

  1. Яндекс. Рәсемнәр.

  2. Справочный сайт о сварке

  3. SUPERTOSTU.RU


Автор
Дата добавления 03.10.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров54
Номер материала ДБ-233119
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх