Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Исследовательская работа " Вечно будем помнить тебя" (к 70 летию ВОВ)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Исследовательская работа " Вечно будем помнить тебя" (к 70 летию ВОВ)

библиотека
материалов



Исәннәрнең кадерен бел, hello_html_730fe6ee.jpg

Үлгәннәрнең каберен бел,” Шәйхиев Шайхрази Шәйхиевич



Сугыш...Нинди авыр, каһәрле, дәһшәтле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, купме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган! Чыннан да, Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, чувашы, башкорты , удмурты, туган илен –Ватанын сакларга күтәрелде. Аларның батырлыкларын ,дошманнарга каршы торуларын сүз белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел. Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән батырларны,ветераннарны ихтирам белән искә алыйк. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Каһарманнарыбызны искә алу , аларның корычтай характерын үзебездә үстерү,киләчәк буынга шушы ветераннарның батырлыкларын җиткерү – безнең төп бурычыбыз.

Еллар үтеп, ямьле язлар әйләнеп кайткан саен тормышлары бөредәге меңәрләгән яшь гомерләрне алып киткән, исән калганнарның йөрәкләрендә мәңгелек кайгы ярасы уйган, тол һәм ятимнәрне күз яшьләренә ураган дәһшәтле сугыш чорлары да ерагая.Шул язлар кабатланган саен фронтта каһарманлык күрсәткән, тылда ач-ялангач килеш эшләп,Бөек Җиңү көнен якынайткан ветераннарыбыз саны да елдан ел кими бара.Авылларда “аяклы тарих”ларның соңгыларын бакыйлыкка озаталар. Алар каһәрле елларның күпме хатирәләрен, истәлек-ядкарьләрен дә үзләре белән алып китә. Күңелләренә мәңгелеккә ятимлек сагышы ябышкан, сугыш ачысы ярчыгы кадалган әтисез үскән сугыш еллары балалары да елдан-ел азая.

Мин узем сезгә дошман белән күзгә-күз очрашкан Бөек Ватан сугышы ветераны, ләкин инде гүр иясе булган минем бабам Шәйхрази бабай Шәйхиев турында язып китәсем килә. Ул Зәй районы Кәдек авылында туып үскән. Авылны яратып, киләчәккә матур планнар белән бәхетле тормыш турында хыялланып үсә ул.Үзенең зирәклеге белән аерылып тора. Нәрсәгә генә тотынмасын, ни генә эшләмәсен, үзенең осталыгы белән барлык кешене куандырып яши. Тормыш иптәше Бәдрикамал белән сылу, зифа, эшчән ике кыз үстерәләр. Икесе дә авылда матур, тыныч тормыш белән яшәп ятканда илебез өчен зур кайгы – Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көненнән үк ут эченә барып керә Шәйхрази бабай .1941 нче елның сентябрендә ул строевая ротаның 66 нчы бүлегендә хезмәт итә. Каты сугышлар вакытында сул кулы һәм сул аягы яралана. Ә 1944 нче елдан алып сугышның соңгы көннәренә кадәр строевой полкның 74 нче бүлегендә командир булып хезмәт итә. Ул 1941-1945 нче елларда фашистларга каршы сугышта геройларча катнаша,туган иле өчен тез чүкмичә, батырларча, дошманга каршы көрәшә. Аның медаль-орденнар саны бихисап.... Хәзер дә сандык төбендә бабайның сугыштагы батырлыклары өчен бирелгән рәхмәт хатлары саклана. Мин бабам белән, аның батырлыгы белән бик горурланам!

Исәннәрнең кадерен бел,

Үлгәннәрнең каберен бел,”- дигән әйтем бар.

Бабай сугыштан исән – сау кайтып, озак еллар колхозда эшли. 1965 нче елда әби белән Зәй шәһәренә күчеп китәләр, анда йорт салып, тигез, матур, тыныч яшиләр. 1974 нче елга кадәр ул шәһәрдә урнашкан банкта каравылчы булып эшли. Сугышта алган яралар эзсез генә калмый, бабайны 65 яшендә гүргә кертә. Хәзерге вакытта аның кабере туган авылы- Кәдектә урнашкан. Без бик еш анда кайтып аның каберен чистартабыз, чәчәкләр утыртабыз.

Яшь кешеләр! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, сез шул иртәдәге өй каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез – бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның ,фашизм тоткынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар. Әгәр дә сезнең әбиегез, я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән, үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән – белегез – ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз һәм әтиләрегез турында тирән сагыш бар. Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз,айлы кичтә үзегезнең дусларыгыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез - бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу тормышның кадерен белегез, яшь кешеләр !




Хәйретдинова Лениза Әүхәди кызы,

1 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.





hello_html_5a4c8d34.jpg

Бабай сугыштан кайткач

Автор
Дата добавления 08.04.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров58
Номер материала ДБ-017755
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх