Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / “Туган телем үзе-олы бер фән ул” (К.Булатова) “Тәтеш төбәгеннән чыккан мәгърифәт йолдызы- Маһруй Мозаффария ” темасына эзләнү эше. (7класс)

“Туган телем үзе-олы бер фән ул” (К.Булатова) “Тәтеш төбәгеннән чыккан мәгърифәт йолдызы- Маһруй Мозаффария ” темасына эзләнү эше. (7класс)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы

Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБГББУ














Туган телем үзе-олы бер фән ул” (К.Булатова)


Тәтеш төбәгеннән чыккан мәгърифәт йолдызы- Маһруй Мозаффария ”

темасына эзләнү эше.

















Башкаручы: 7 нче сыйныф укучысы




Шәйдуллина Наилә Таһир кызы

Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбият укытучысы

Сәгыйрова Гөлзәр Нәриман кызы


2014 ел


Эчтәлек


Кереш сүз .................................................................................................. 3


Төп өлеш


  1. Маһруй Мозаффариянең тормыш юлы ......................................... 4


  1. Тәтеш төбәгеннән чыккан мәгърифәт йолдызы –


Маһруй Мозаффария ..........5


  1. Мозаффарилар турында истәлекләр ..................................................6-7


  1. Маһруй Мозаффариянең балалары һәм оныклары ..........................8-9


V Йомгаклау ............................................................................................. 10


VI Кулланылган әдәбият ........................................................................... 11


Өстәмә материаллар .............................................................................12-13


























Кереш

Исәннәрнең кадерен бел,

Үлгәннәрнең каберен бел.

Ш.Галиев, “Бел”


Туган җир...Туган авыл...

Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылы бар.

Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр авылы һәм аның кешеләре күңелгә аеруча якын.

Тау ягы үзенең тарихы, данлы кешеләре белән аерып тора. Алар арасында мәшһүр язучылар да, педагоглар да, композиторлар да, җырчылар да, галимнәр дә байтак.

Безнең Тәтеш районының да горурланып сөйләрлек ул һәм кызлары бар.

Боларның исемнәрен күпләребез белә. Гали һәм Яхья Халитовлар – Үтәмеш авылыннан. Алар Татар әдәбиятында үзләреннән зур эз калдыручы галимнәребез. Бөтендөнья күләмендә танылган академик Мирза Мәхмүтов. Язучы- шагырь, бик күп китаплар авторы Максуд Сөндекле, язучы Фаяз Мифтах улы Һидиятуллин.

Исеме дөньяга танылган галим, химик- органик, химия фәннәре докторы, профессор Гыйлем Хәйри улы Камай да Тәтеш районында туган.

Атаклы композитор Мансур Мозаффаровның тамырлары да Тәтеш төбәге белән бәйле. Аның әнисе әдәбият дөньясында беренче шагыйрә буларак урын алган Маһруй Мозаффария.

Бу язмам шул шәхесләргә, ягъни Мозаффаровларга багышлана.





















Төп өлеш.


I.

Маһруй Мозаффариянең тормыш юлы.


Маһруй Мозаффария Казан губернасының Тәтеш өязе ( хәзерге Тәтеш районы) Олы Тормы авылында Габделвәли исемле мулла гаиләсендә туа. Анасы – Зөя өязе Кече Кайбыч авылының Төхвәтулла мулла кызы, Тукайның Уральскидагы остазы Мотыйгулла Төхвәтуллинның сеңлесе.

Маһруй башлангыч белемне туган авылында атасыннан ала, соңыннан үзлегеннән белемен күтәрә, аеруча матур әдәбиятны күп укый.

1891 елда аны, унсигез яше тулар-тулмас, Казанның илле яшьлек Хаҗиәхмәт муллага икенче хатынлыкка кияүгә бирәләр. Карт каенанасын, зәгыйфә көндәшен карау мәшәкате Маһруй өстенә төшә. Җитмәсә, берничә ел узгач, яше җитмәгән бер кызга никах укыганы өчен, Хаҗиәхмәт мулланың указын алалар, һәм аларның көнкүреш шартлары бермә-бер авырлаша. Шул җайсыз тормышта да Маһруй югалып калырга теләми. Бөтен табигый сәләтен, белемен кыз балаларны укытуга, тәрбияләүгә багышлый. Шул елларда киңәеп киткән җәдитчелек хәрәкәтенә кушыла. Башта үзләренең өендә яңа метод белән кыз балалар укыта, соңрак Хәдичә Әхмәрова ачкан кызлар мәктәбенә күчеп эшли.

Маһруй Мозаффариянең хатын-кызлар тәрбиясенә багышланган “Яднамә” китабы 1901 елда Казанда басыла. 1905 ел революциясеннән соң татар телендә вакытлы матбугат тугач, М.Мозаффария үзенең шигырь, мәкалә һәм хикәяләрен бик еш бастыра. Аның 1907 елда “Әлислах” газетасында чыккан “Мәшһүр хатыннар” исемле шигыре аеруча игътибарга лаек. Прозаик әсәрләреннән берсе булган “Кызганыч Миңлекамал” исемле хикәясендә автор шул чор татар хатын-кызлары кичергән фаҗигале тормышны сурәтли. Авылдан шәһәргә килеп, асраулыкта җәфа чигеп, бай хатыны тарафыннан урамга ташланган кыз образын бирә.

М.Мозаффария үз балаларын тәрбияләп, җәмгыятькә файдалы кеше итеп хәзерләүгә зур көч куя. Кызы Мәхмүдә - шагыйрә, улы Мансур, анасы ярдәмендә вакытында тиешле тәрбия һәм белем алып, соңыннан зур һәм танылган композитор булып җитешә.

Октябрь революциясеннән соң М.Мозаффария хатын-кызлар арасында актив эшли һәм мәктәпләрдә тәрбия эшләре алып бара. 1920 елларда ул Казан шәһәр Советының депутаты итеп сайлана.

Маһруй Мозаффария 1945 елда җитмеш икенче яшендә Казанда вафат була.










II.


Тәтеш төбәгеннән чыккан мәгърифәт йолдызы- Маһруй Мозаффария


XIX йөзнең соңгы яртысында аеруча үсеп киткән мәгърифәтчелек әдәбияты татар хатын-кызларының уянуына да зур этәргеч бирде. Алар да, кулларына каләм алып, әдәбият мәйданына чыга башладылар. Дөрес, алар, мәгърифәтче башка язучылар кебек үк, шәхси изелүнең иҗтимагый һәм экономик сәбәпләрен аңлау-аңлату дәрәҗәсенә күтәрелә алмадылар әле. Шулай да, объектив яктан алганда, татар хатын-кызларының матбугатка чыгулары үзе генә дә милли азатлык хәрәкәтенең киңәя баруын күрсәтүче революцион бер күренеш иде.

XX йөз башында, бигрәк тә 1905 ел революциясенә хәзерлек елларында, татар хатын-кызлары арасыннан әдәбият һәм мәгърифәт юлында конкрет эшкә керешүчеләр артканнан - арта бара.

1901 елда ул Казанда татар кызлары өчен беренче рәсми рус-татар мәктәбе ачыла. Шуннан элегрәк үз өендә яңа метод ( ысулы җәдидә) белән татар кызларын укыта башлаган Маһруй Мозаффария үзенең укучы кызлары белән бергә Хәдичә Әхмәрова ачкан әлеге мәктәпкә күчә һәм шунда татар теле фәнен укыта башлый. Маһруй Мозаффария нәкъ шул елларда язу эшенә дә керешә. Аның хатын-кызлар тәрбиясенә багышлап язган “Нәсыйхәтнамә” исемле әсәре 1901 елда Казанда аерым китап булып басыла.

Реакция баш күтәрә башлаган елларда да татар хатын – кызларының мәкаләләре, шигырь һәм хикәяләре ялкынлы публицистик рухын җуймый. Шундый шигырьләрнең берсен укыгач, Сәгыйть Рәмиев “Юк,үлмим!Торам әле” дигән лирик прозасын (1907 ) язып, “Әлислах” газетасында бастырып чыгара. Шунда : “Барча кызыктан бизгән, барча өмитләремдән кул селтәгән, барча галәмдән аерылган, тик үләсем генә...килә иде.Кинәттән күзем бер шигырьгә төште. Шигырьнең башы “Мәшхүр хатынлар” дип башлап, ахыры “Әл – иҗтихад “ мәктәбе мөгаллимәсе Маһруй Мозафффария” дип беткән иде... Монда бу көнгә хәтле колакка да алынмый торган хатыннар сүзләре хәзер инде гади генә ташны түгел, иң каты ташлардан катырак булган татарларның чуеннан каты бәгырьләрен дә меңгә кискәләрлек үткен кылыч булып... ишетелеп тора... иде.

Монда бу көнгә хәтле:”Ирләр шул инде алар, ирләргә каршы бер сүз дә әйтергә ярамый”,- дип торган хатынлар фахиранә сурәттә бер мәһәбәт белән күкрәкләрен киереп :

Сездә Сәмин булса,бездә Сәминә бар,

Сездә Әмин булса, бездә Әминә бар.

Мөселманда булмаса да булмас, әмма

Башкаларда “бог” ка каршы “богиня” бар!”-

диләр иде.'



______________________________________________

'Сәгыйть Рәмиев.Таң вакыты.Казан,1980,150-152 битләр.


III.


Мозаффарилар турында истәлекләр.

.

Менә без тормышта төрле җирләргә таралышып, шул елларда бер дә күрешмәгән кешеләр: Тимур һәм аның хатыны Рауза ханым белән аларда өстәл янында утырабыз. Без инде – барыбыз да шактый авыр, катлаулы тормыш юллары үтеп, хәзер картаеп ялга чыккан кешеләр. Минем алда моннан ярты гасыр элек бергә уйнаган, ул вакытта безгә исеме сәер тоелган Тимур исемле малай түгел, үз гомерен машина төзү эшенә багышлаган инженер, хезмәт ветераны Тимур Әхмәт улы Урманчиев.

Сөйләшкәнебез үзебезнең үткән көннәр, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз турында хәтердә калган истәлекләр. Алдыбызда язып калдырганнар... өстәлдә халкыбызның культура тарихына азмы-күпме бәйле булган гаҗәеп кадерле фоторәсемнәр, альбомнар, кулъязмалар.

Бу челтәрле иске гарәп шрифты белән әле матур итеп, я бик ашыгыч кына язып калдырылган дәфтәрләрнең саргаеп-саргаеп беткән битләренә күз төшерү белән үк, ул язмалар үзебезнең чал тарихыбызның бер мизгеле икәнен аңлыйсың.

Тимур Әхмәтович белән Рауза ханым бик пөхтә кешеләр. Алар бездән элек яшәгәннәрнең тарихын - бездән соң килүче буыннарга да җиткерелергә тиешле булган бу амәнәтләрне, нәкъ дәү әниләре кебек кадерләп, саклап тотканнар (дәү әниләре Маһруй Мозаффария дә Габдулла Тукайның үзләрендә калган кәрзин һәм башка әйберләрен авыр елар буе саклап тоткан бит. (очерк “тарихлы кәрзин”,1985 ел, “Тукай эзләреннән”,121-127 б. Татарстан китап нәшрияты).

Сөйләшү инде легенда булып калган гаҗәеп хикәядән башланды.

Әнә элекке Казан губернасы, Тәтеш өязндәге зур булмаган Олы Тормы авылы. Мин бик кечкенә вакытта кайттык бу дәү әни аылына,- ди Тимур Әхмәтович. -Аның яшел чирәмле урамнары, зур булмаган агач мәчете, мәчеттән ерак түгел капка-коймасы гади генә алып салынган, җыйнак кына матур йорт исемдә калган”.

Бу – мулла өе. Шунда 1873 елда Маһруй Мозаффария туа. Әтисе ярлы мулла, 50 ел буе үзе ачкан хосусый мәктәптә мөдәррис буларак балалар укыта.

Маһруйның әнисе Габдула Тукайның Уральскидагы остазы Мотыйгулла хәзрәтнең апасы була. Маһруй әтисеннән төрек, фарсы, гарәп телләрен укырга, язарга өйрәнә һәм үзе дә әтисе өендә 1891 елдан балалар укыта башлый. Ул әтисеннән белем, әнисеннән яхшы тәрбия ала. Ләкин әнисе үлеп Маһруй үги әни кулына кала. Үсеп җиткәч, Маһруй үз авылыннан Казанга китеп “Касыймия” мәдрәсәсендә укучы шәкерт Зиятдин белән дуслаша. Алар мәхәббәт хатлары язышалар, бергә булачак бәхетле киләчәк турында өметләрен уртаклашалар. Бик матур алтынланган чәчәкләр белән бизәлгән хатында Зиятдин Маһруйга яза:

Исемең синең Маһруй, җисемең синең маһруй (гүзәл ай йөзле).

Миңа килми ятка барсаң –гомереңдә тапма абруй”.

Хат һичкем белми дип уйланылган бүрәнә ярыгына яшерелә. Ләкин хат фанатик ата кулына төшә. Маһруй язып калдырган язмасында: “Мине каеш белән бәйләп, аркамнан кан чыкканчы кыйнадылар. Атна буе урынымнан тора алмый авырып яттым,”- дип яза.

Шәригать законнарына тугрылыклы ата, шунда ук үзенең ата булу хокукларыннан тулы файдаланып, 18 яшьлек кызын – гүзәл Маһруен Казандагы печән базары мәчетенең мулласы Хуҗиәхмәт Мозаффарига, кызының үзеннән кырык яшь чамасы олы картка, авыру хатыны, балалары өстенә, икенче хатынлыкка кияүгә бирә.

Хуҗиәхмәт мулла мәдрәсәдә дин укыта. Аның язуы бик матур була. Ул каллиграфия дәресләре дә алып бара – шәкертләрне матур язарга өйрәтә.

Еллар үтә. Хуҗиәхмәт белән Маһруйның Мәхмүдә, Габбасия, Мансур исемле балалары туып үсә.

Маһруй Мозаффария яшьлегендә ата-анасыннан заманы өчен яхшы тәрбия, белем алган кеше буларак, Казанга килгәч тә өендә кыз балалар укыта (“Маһруй Мозаффариянең абыстай мәктәбе”).

Каты авырып Хуҗиәхмәт мулланың беренче хатыны үлә. Аның балаларын карау да Маһруйга төшә. Җитмәсә, яше җитмәгән кызга никах укыганы өчен, Хуҗиәхмәт мулланың указы алына,үзе төрмәгә ябыла. (Ул төрмәдә озак булмаган, аны куркытыр өчен генә япкан булалар).

Маһруй Мозаффария тәрҗемәи хәлендә, мин тормыштан артка калмаска тырышам, беренчеләрдән булып чапанны ташладым һәм 1901 елдан алып матбугат белән таныша башладым. “Тәрҗеман” газетасы алдырам. Үзем дә газет- журналларга языша башладым, - дип яза.

1907 елда Хуҗиәхмәт мулла үлә. Маһруй 5 бала (беренче хатыныннан –Мәхмүт, Җәмилә, үзенекеләр – Мәхмүдә, Габбасия, Мансур) белән тол кала. Тормышы бик авыр була. Маһруй өйдә балалар укытуын дәвам итә. Укырга 60 лап бала йөри.

Хуҗиәхмәт үлгәч, Маһруйлар йортының күптән үк бурычка салынганлыгы билгеле була. Мөхәллә байлары монда ир балаларга мәктәп ачалар. Маһруйны 5 баласы, 60 укучысы белән өйдән куалар. Өйне байлар сатып алып, икенче муллага бирәләр.

1917 елда Казан губернасының Тәтеш өязе авылларына хатын- кызларны яңа хөкүмәт эшләре белән таныштыру өчен, Маһруйны делегат итеп, хатибә (агитатор) итеп җибәрәләр. 40 авылда була. Тәтештә ике айлык курс ачыла. Маһруйны назирә (җитәкче) итеп билгелиләләр.

Тәтештә “Тәтеш өязе мөселманнарының оешмасы” бар иде. Шул оешмага махсус газета чыгарыла. Аның беренче санында Маһруйның “Тәтеш өязе мөслимә кардәшләре диккатенә” дигән мәкаләсе басыла.

Маһруй Мозаффариянең кече кызы Габбасия дә яшьли үлеп китә. Ана кызын гомере буе оныта алмый. Габбасиясенә багышлап 77 юллык ачы сагыш тулы шигырьләрен язып калдырган ул.

Маһруй Мозаффария 1945 нче елны, бу елны үзенең үләсен сизгәндәй, үзләрендә кадерләп сакланган, Габдулла Тукайга бәйләнешле әйберләрне улы аша СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалына тапшыра (Ул истәлекле әйберләр хәзер Казандагы Габдулла Тукай музеенда).

Оныгы Тимур Әхмәтовичның сөйләвенә караганда, 1945 елның 5 декабрендә Маһруй Мозаффариянең кинәт кәефе начарлана һәм шунда ук миенә паралич булудан вафат була.





IV.


Маһруй Мозаффариянең балалары һәм оныклары.


Мәхмүдә 1893 елда Казанда туа. Башлангыч белемне әнисеннән ала. Аннан укуын Аитова мәктәбендә дәвам итә. Яшьтән үк музыкага, шигърияткә ихлас кыз була. Ул бик яшьләй әнисенең булышлыгы белән әтисеннән яшереп кенә гармунда, мандолинада уйнарга өйрәнә һәм шигырьләр яза.

Мәхмүдә Әхмәт Урманчиевның китап кибетеннән китаплар сатып ала торган була. Шулай танышып китәләр, дуслашалар һәм 1910 елда өйләнешеп, гаилә коралар. Китап кибете Әхмәтне Тукай белән дә таныштыра, дуслаштыра.

Маһруй Мозаффариянең архивыннан Мәхмүдәнең Габдулла Тукай турында язган истәлеге килеп чыга. Ул истәлек гади дәфтәрнең 5 битенә, бик матур кул белән (гарәп шрифтында) язылган. Дәфтәрнең тышлыгына “Г.Тукайның истәлеге” дип язып куелган.


Мәхмүдә Урманчиева


1922 елда ире Әхмәт Урманчиев вафат булгач, Мәхмүдә тормышын алып бару өчен, укытучылык эшен башлый. Ул яңа бистәдә татар мәктәбендә укыта. Дәрестән тыш укучылар белән кул эше түгәрәге оештыра. Мәктәптән соң Мәхмүдә апа озак еллар китап сату кибетендә эшли.

Мәхмүдә апа бер ул белән кыз тәрбияләп үстерә. Тимур Әхмәтович – машиналар төзү инженеры, кызы Зөбәрҗәт Әхмәтовна – Казан юридик институтын тәмамлап, Мәскәүгә эшкә җибәрелә. РСФСРның Югары Суды әгъзасы була.

Шулай итеп, Мәүмүдә апа – үз заманасының алдынгы карашлы, билгеле шагыйрәсе һәм илгә игелекле белгечләр биргән ана да.

Габбасия дә башлангыч белемне әнисеннән ала. Аннан Казанда хатын – кызлар гимназиясендә укый. Соңрак машинисткалар курсын тәмамлап, төрле комиссариатларда машинистка булып эшли.

Мауһруй Мозаффария үзенең архивында бу кече кызы Габбасиянең бер дәфтәрен саклаган. Анда бик пөхтә итеп язылган, авторы күрсәтелмәгән шигырьләр була. Дәфтәр Габбасиягә 15-16 яшь булганда башланган.


Мозаффарияләрдән Мәхмүдә матур итеп гармунда, мандолинада, Габбасия пианинода, мандолинада уйнаган. Ә энеләре Мансур скрипкада уйнарга оста булган. Кызлар аерым-аерым да, икәү мандолина белән парлап та уйный торган булганнар. Ә булачак композитор Мансур Мозаффаров аларга скрипка белән кушылган. Бу күңелле өй концертында Габбасия үзенең матур тавышы белән җырлар җырлаган.


МАНСУР МОЗАФФАРОВ.


Белемле, шигъриятле,музыкаль гаиләдә үскән Мансур кечкенәдән халык көйләрен яраткан, аларны үзлегеннән музыкаль коралларда уйнарга өйрәнгән. Музыкага мәхәббәт аны Казан музыка училищесына китергән. Аннан Мәскәү консерваториясе һәм консерватория каршындагы опера студиясендә белем алган.

Мансур 1938 елда Казанга кайта, композитор буларак иҗади эшкә тотына.

Мансур Мозаффаров күпкырлы, күп эшләүче композитор була. Ул музыкаль жанрларның бөтен төрләрендә дип әйтерлек иҗат итә: опера, симфоник музыка, хорлар, камера ансамбле, җырлар-романслар, төрле музыкаль кораллар өчен язылган әсәрләр һәм балалар музыкасы. Аның күп җырлары эчтәлек ягыннан бай, лирик, моңлы. Бала чактан татар фольклорын яхшы белгән композитор, татар музыкасын яңа сәнгать алымнары белән баетты. Композиторлык иҗаты белән бергә, Мансур Мозаффаров Казан консерваториясендә укытучы. Консерваториянең теория һәм композиция кафедрасы доценты. Ул берничә мәртәбә Казан шәһәр Советы депутаты булып сайлана. Хөкүмәтебез аның хезмәтләрен орден һәм медальләр белән билгели һәм “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән югары исем бирә.

Халкыбызның танылган композиторы инде безнең арабызда юк. Ләкин аның калдырган музыкаль мирасы – төрле жанрларда язылган музыкаль әсәрләре, күңелләрне әле дә дәртләндерә, моңландыра.

Мансур абыйның балалары: олы кызы Миләүшә Мәскәүдә балалар табибы. Ә Гөлшат белән Гөлнур музыка укытучылары. Алар әтиләренең юлларын дәвам итәләр.

Әнә шулай үзенә алмашка, халкыбызга игелекле укучыларын, уңган балаларын, тырыш оныкларын калдыра Маһруй Мозаффария. Ул халкыбыз хатын-кызлары арасыннан чыккан беренче педагог та, җәмәгать эшлеклесе дә, шагыйрә дә, журналист та.


























VI


ЙОМГАКЛАУ.


Татар хатын – кызларының хөрлеге өчен барган, гасырлар буе дәвам иткән көрәш Беренче Руссия революциясеннән соң тагын да көчәя. Бу көрәшнең бер канаты революцион көрәш юлын, икенчесе мәгърифәтчелек юлын – хатын –кызларны наданлык караңгылыгыннан, төрле хөрәфәт изүчеләрдән коткару юлын сайлый. Көрәш үзенең алдынгы вәкилләрен тудыра.

Биредә әнә шул мәгърифәтче татар хатын – кызларыннан булган Маһруй Мозаффария турында, нәселе турында язылды.

Үткән авыр заманнарда фидакарьлек күрсәткән бу шәхеснең ул чакта әле бик яшь булган, ләкин наданлык караңгылыгында яшәтелгән халкыбызга җиткерү өчен, ул олы шәхестән аң-белем очкыннарын алып кала алган замандашлары – укучылары да хәзер юк инде. Бик күп кирәкле мәгълүматлар, тарихи шаһитлар юкка чыгарылган.Ләкин ул олы мәгърифәт йолдызының хезмәт нәтиҗәләре, алда язылып үткәнчә, якты нур булып әби –бабадан әти-әнигә, улга-кызга, алардан оныкларга – олы буыннан яшь буынга тапшырыла килә. Бүгенге көндә дә халкыбызның мәдәнияты, мәгарифе үсешенә ярдәм итә.




























Кулланылган әдәбият




  1. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары, Казан:

Татарстан китап нәшрияты, 1986



2. Коллектив. Өмет йолдызлары. – Казан:

Татарстан китап нәшрияты, 1988



  1. Рәсүлева З., Хуҗиәхмәтов Ә. Мәгърифәт йолдызлыгында, Казан:

Матбугат йорты нәшрияты,1998
































Өстәмә материаллар



hello_html_6f333a5e.jpg


Мауһруй Мозаффария үзенең балалары белән



hello_html_m37ef9861.jpg

Композитор Мансур Мозаффаров

hello_html_m6d086c61.jpg

Мауһруй Мозаффариянең оныклары




Автор
Дата добавления 18.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров178
Номер материала ДВ-075251
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх