Инфоурок / Иностранные языки / Другие методич. материалы / Исследовательская работа "Вахит Имамовның “Могикан" повестендә халык язмышы.
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Исследовательская работа "Вахит Имамовның “Могикан" повестендә халык язмышы.

Такого ещё не было!
Скидка 70% на курсы повышения квалификации

Количество мест со скидкой ограничено!
Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок"

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок" 20 мая 2016 г. бессрочно).


Список курсов, на которые распространяется скидка 70%:

Курсы повышения квалификации (144 часа, 1800 рублей):

Курсы повышения квалификации (108 часов, 1500 рублей):

Курсы повышения квалификации (72 часа, 1200 рублей):
библиотека
материалов

Вахит Имамовның “Могикан” повестендә халык язмышы.

В.В.Морсалова, җитәкчесе Фарахова Р.Я.

Тукай муниципаль районы Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе


Мин Тукай муниципаль районы, Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы рус классында укыйм. Вахит Имамовның иҗатын без дәрестә өйрәнмибез. Укытучы апабыз конференция нигезләмәсен күрсәткәч, мин кызыксынып, мәктәп китапханәсенә кердем. Кызганычка каршы, Вахит Имамовның китаплары юк иде. Эзли торгач, Вахит Имамов иҗатына багышланган “Мәйдан” журналын таптым һәм укып чыктым. Бигрәк тә “Могикан” повесте күңелемә кереп калды. Завод төзибез дип, авыл бетә, ә халык язмышы беркемне дә кызыксындырмый. Шуңа да фәнни – тикшерү эшемә “Вахит Имамовның “Могикан” повестендә халык язмышы” темасын сайладым. Тикшерү эшемнең төп максаты: КАМАЗ төзелеше авыл халкының язмышын ничек үзгәрткәнне күзәтү; чынбарлыкта бу төзелешнең халык язмышына йогынтысын өйрәнү.

Вахит Имамов - тарихи романнары һәм башка төр язмалары белән шөһрәт казанган, танылган әдип. “Күпкырлы һәм бик тә үзенчәлекле талант иясе Вахит Имамов – соңгы елларда иң актив иҗат итеп килүче язучыларыбызның берсе. Ул үзенең көчен-сәләтен төрле жанрларда сынап карый, һәр яңа әсәре әдәбият сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителә, яратып укыла ...” дип яза Фаяз Хуҗин. Чыннан да шулай. Вахит Имамов чал тарих чынбарлыгын нечкә тоемлаучы автор, үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен үзгәрешләр алып килгән якынрак заман темаларына да мөрәҗәгать итә. Шуларның бер мисалы - “Могикан” повесте.

Бу повестьтә автор узган гасырның җитмешенче елларында «КамАЗ» төзелеше белән бәйле вакыйгалар барышында зур бер төбәкнең табигый мохите бозылуын, йөзьяшәр авылларның җир белән тигезләнүен күрсәтә. Повестьнең башында Вәлит яңа туган колынга “Могикан” дип кушамат куя. Әтисе: “Анысы кем дә, анысы ни тагын?”- дип сорый. “Америкада индеецларның шундый кабиләсе булган. Аларны инглиз колонизаторлары кырып бетергәннәр. Аларның исеме онытылмасын, безнең фермада булса да яшәп калсын әле”, - дип җавап бирә малай. Ә повесть ахырында, Вәлитнең туган авылы да, яраткан Могиканы да индеец кабиләләре юкка чыккан кебек юк булалар...

Вәлит үзенең туган җирен, халкын, табигатен яратып үскән малай. Мәктәпне бетергәч тә ул шәһәргә качу ягын карамый, авылда “кунних” булып кала. “Бөтен кешегә дә прафиссыр йә инженер гына булырга димәгәндер. Кулның бармакларын гына кара. Берсе дә дә тигез түгел, мәгәр барысы да кирәк. Мин авылда кунних булып калам,”-ди ул. Авыл янында төзелеш башланмаса, авылны җир белән тигезләмәсәләр, Вәлит ат караучы гына түгел, киләчәктә бәлки зоотехник, яисә атлар фермасы мөдире дә булыр иде. Яратып йөргән Мәрьяме белән тормыш корып, матур балалар үстерерләр иде, ә Могиканы белән Сабантуйларда җиңүләр яулап, җирле нәсел атларының данын еракларга таратыр иде, дип уйлыйм. Әмма завод төзелеше Вәлитнең тормышын өстен аска әйләндерә.

Аның гына түгел, бөтен Гәрдәленең язмышы фаҗигале. Элек-электән авыл игенчелек белән шөгыльләнгән була, уңдырышлы җирләрдә икмәк үстерәләр. Ә төзелеш башлангач, “көздән генә орлык чәчелгән иген басуларын катлам-катлам кисеп, чем-кара туфракны чокырлар эченә, чишмәләр өстенә илтеп аударалар”. Боларны күреп авыл халкының йөрәге яна. Ә бит бу җирләрдә Болгар дәүләтенең кирмәннәре торган, ә төзелеш һәр тарафны актарып, болгатып, изеп бетергән. Басулар бетерелгәч, игенчеләр эшсез калалар, эчә башлыйлар, “ике йортның берсендә ызгыш-талаш башлана”, авылның яме бетә. “Авыл юкка чыкты. Халкына бер йорттан ике подъезд бирергә ярамады, төрле почмакка куып тараттылар... Мәрьям сыман ничәмә-ничә кыз хәзер дөм-исереп, “саранча”га ястык булып йөри. Әләкси, Сәгыйть, Мансур... буразна эшеннән аерылганга күрә эчүгә сабышты. Габделнур белән Хәкимҗанны “Урал” машинасы изеп үтте. Авыл өчен күмәк зиратыбызда да юк бит хәзер!” Бу юлларны бер укучы да тыныч кына укый алмагандыр. Төзелеш дип, күпме кешенең язмышы җимерелә.

Фәнни-эзләнү эшемнең икенче максаты: чынбарлыкта КАМАЗ төзелешенең халык язмышына йогынтысын өйрәнү иде. Мин КАМАЗ төзелеше, Гәрдәле авылы тарихын өйрәндем.

Бер мең тугыз йөз җитмешенче елда Чаллы янәшәсендә КАМАЗ автомобиль гигантын төзү башлана. Вахит Имамов повестендә әйтелгәнчә, төзелеш авырлыгын иң беренче булып Тукай районы авыллары үз иңенә ала. КАМАЗ төзелешенә Советлар иленең төрле почмакларыннан утыз меңнән артык яшь егет-кызлар килгән. Чаллының үзендә бу кадәрле халыкны сыйдырырдай торак йортлар әзерләнеп куелмаганга күрә, аларны Тукай районындагы һәммә авыл буйлап таратканнар. Повестьтә әйтелгәнчә, алар авылларда үзләрен бик иркен тотканнар, авыл халкын санга сукмаганнар. Гәрдәле авылы урынында чыннан да завод төзелергә тиеш булган, ә халыкка шәһәрдән уңайлы фатирлар бирү каралган. Авыл, завод төзү зонасына кергәнгә күрә, бер мең тугыз йөз туксан өченче елга кадәр авылда төзелеш алып бару, шәхси хуҗалыкларны төзекләндерү тыела. Авыл күңелсез, кешеләре эшсез кала. Халык әкренләп шәһәргә бәхет эзләп чыгып китә. Чынлыкта да авыл язмышын КАМАЗ төзелеше үзгәртә.

Кеше язмышы - кешенең үзеннән генә тормый, дигән нәтиҗә ясыйсым килә. “Могикан” повесте шуның бер мисалы. Вахит Имамов повестен түбәндәге сүзләр белән тәмамлый: «И туган җир! Урыныңда хәзер күк йөзенә кара баганалар сузып зур завод утыра. Мичләрендә руда, күмер түгел, ә шул завод астында калган ил зираты, хәтер, тарих яна”. Вахит абый бу юллар аша, киләчәктә андый хаталар ясамаска, кеше язмышы белән уйнамаска чакыра. Республикабызның киләчәге - безнең кулларда. Ялгыш адымнар ясамыйча, Вахит абый өйрәткәнчә дөрес юлдан барыйк, дөрес яшик!









Краткое описание документа:

Мин  Тукай муниципаль  районы,  Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы рус классында укыйм. Вахит Имамовның иҗатын без дәрестә  өйрәнмибез. Укытучы апабыз конференция нигезләмәсен күрсәткәч, мин кызыксынып, мәктәп китапханәсенә кердем. Кызганычка каршы, Вахит Имамовның китаплары юк иде. Эзли торгач,  Вахит Имамов иҗатына багышланган “Мәйдан”  журналын таптым һәм  укып чыктым.  Бигрәк тә “Могикан” повесте күңелемә кереп калды. Завод төзибез дип,  авыл бетә, ә халык язмышы беркемне дә кызыксындырмый.  Шуңа  да  фәнни – тикшерү эшемә “Вахит Имамовның “Могикан” повестендә халык язмышы” темасын сайладым.  Тикшерү эшемнең төп максаты: КАМАЗ төзелеше авыл халкының язмышын ничек үзгәрткәнне күзәтү; чынбарлыкта бу төзелешнең халык язмышына йогынтысын  өйрәнү.

Общая информация

Номер материала: 178700

Похожие материалы