Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Другие методич. материалы / Исследовательский проект на тему “Россия тарихында минем туган авылым (Кәшербаш – Урта Кәшер) тарихы”

Исследовательский проект на тему “Россия тарихында минем туган авылым (Кәшербаш – Урта Кәшер) тарихы”


  • История

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы

Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе




Татар халкы, Татарстан Республикасы һәм туган як тарихы һәм мәдәнияте буенча укучылар арасында төбәкара конкурс





Тема: “Россия тарихында минем туган авылым (Кәшербаш – Урта Кәшер) тарихы”










11 нче класс укучысы

Арсланова Гүзәл Марсель кызының эше


Фәнни җитәкче: тарих һәм җәмгыять укытучысы

Салихов Фәрит Әлфис улы

















2014 нче ел


Эчтәлек


I. Кереш өлеш................................................................................................3-4


II. Төп өлеш


1. Тарихтан бер сәхифә.................................................................................5-9


2. Авылның хәзерге тормышы.....................................................................9


III. Йомгаклау ...............................................................................................11


Кулланылган әдәбият исемлеге...................................................................12


Кушымта........................................................................................................13-15















I. Кереш өлеш

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Китә калсак үзгә бер якка.

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр елап озата.


Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Читтә йөрсәк, шуңа күрәдер,

Чишмә чыңлап, өянкеләр елап,

Таллар җырлап төшкә керәдер.


Шушы якта безнең хезмәт калсын

Мирас булып килер яшьләргә.

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Шул туфракта язсын яшәргә.


Клара Булатова




Әйе, хак һәм матур сүзләр. Минем дә киләчәк буын өчен игелекле эш башкарасым килде һәм фәнни-эзләнү эше язуны туган ягымның  тарихын, табигатен, халкын өйрәнүгә багышладым.

Минем уйлавымча, һәр халыкның үзенә генә хас тарихы бар.Тарих ул - хәтер. Хәтер югалса, яшәешнең бөтен мәгънәсе югала. Үз халкыңның тарихын өйрәнмичә, аның үткәнен белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Тарихын белмәгән халык юкка чыгачак. Безнең тарихыбызны күпме генә оныттырырга, юк итәргә тырышмасыннар, татар халкы барыбер үзен саклап кала алган. 

Туган ягыбызның тарихын өйрәнеп мин хәзерге һәм киләчәк буын өчен мәгълүмат туплау,истәлек калдыру бурычын куйдым. Менә шуның өчен эзләнү - тикшеренү эшемә югарыда әйтелгән теманы сайладым да инде.

Шулай итеп, эзләнү-тикшеренү эшемнең максаты – Кәшербаш авылының тарихын өйрәнү, авылдашларымда туган төбәгебезгә карата кызыксыну уяту. Шул максаттан чыгып, эшемдә түбәндәге бурычларны үтәргә уйладым:

1) Кәшербаш авылының барлыкка килү тарихын ачыклау;

2) авылның хәзерге тормышын һәм танылган шәхесләрен ачыклау.

Эш барышында мин түбәндәге эзләнү-тикшеренү алымнарын кулландым:

музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; авылыбызның өлкән кешеләреннән атамалар тарихын сөйләтү, язмаларны редакцияләү; географик объектларны фотога төшерү. 

Куелган максат һәм бурычлардан чыгып, эшемне шундый планда төзедем. Ул кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән, кулланылган әдәбият исемлегеннән, кушымтадан тора. Төп өлешне түбәндәге бүлекләр тәшкил итә:

1. Тарихтан бер сәхифә.

2. Авылның хәзерге тормышы.















II. Төп өлеш

1.Тарихтан бер сәхифә

Безнең авылга XVII гасырда – 1615-1675 нче елларда нигез салынган булырга тиеш. Авыл биш нәселдән киткән. Өчесе - Казан ягы кешеләре. Крепостной тәртипләргә каршы баш күтәрүчеләрне Себергә куып барганда качкан кешеләр була болар. Алар башта «Су башына» килеп утырганнар. Башкортларга агач төпләгәннәр. Шуның өчен аларга бераз җир биргәннәр. Алар шунда йорт салган, чәчү чәчкән, тик күпчелеге агач төпләүдә эшләгән. Үзләре өйдә юк чакта, аюлар, карындык тәрәзәләрне ертып, ишекләрне ватып, әйберләрне ботарлап бетергәннәр. Ир-атлар атналар буе эштән кайтмый, ә берничә хатын-кыз һәм бала-чагага бик куркыныч була монда. Әбкә, Бикмәт, Хәмит исемле бу кешеләр «Мотык чокырына» күчеп килгәннәр. Авылга Кәшербаш дип исем куйганнар. Ул «Ташлы елга башы» дигәнне аңлата. Чыннан да, безнең елганың төбе дә, ярлары да гел таш кына. Көмеш төсле сулары, шул ташларга бәрелеп, челтерәп ага. Яр буйларында бөдрә таллар моңсулана, зирекләр алкаларын тибрәлдереп утыралар. Яз көннәрендэ ап-ак шомырт чәчкәләреннән тирә-якка хуш ис аңкый. Бу хозурлыкны язып бетерерлекме соң?

Ә авылның хәзерге урынына беренче булып Зәйнулла һәм Нәзир исемле кешеләр килеп утырганнар. Әбиләр сөйләвенә караганда, Зәйнулла – Ләшәү Тамак, ә Нәзир – Кәшер авылы кешесе булган. Бу кешеләр1580-1600 нче елларда Себергә куылудан куркып чукынган кешеләр була. Аларга хәзерге авыл урыныннан җир биргәннәр. Бу кешелэр бик тиз тернәкләнеп киткәннәр. Мотык чокырындагы кешеләр дә шунда күчкән. Озакламый аларны да көчләп чукындырганнар. Мотык чокыры сазлык булган. Анда Мотык исемле кеше батып үлгән. Гөлҗамал әби сөйләве буенча, урыс динен кабул иткән кешеләр 2-3 кенә булган. Ә башкалары, чукындырылган булуга карамастан, үз диннәрен - ислам динен тотканнар. Почмакларына тәре куймаганнар, иконаларга табынмаганнар. Биш вакыт намазны калдырмаганнар, коръән укыганнар, ураза тотканнар. Тәрәзәләрен одеал - палас белән томалап, сәхәр ашарга торганнар. Ике буынга якын кешеләр шундый җәбердэ яшәгәннәр.1800 нче елларда ислам динен ачыктан - ачык тота башлаганнар.

«Кәшербаш керәшеннәре» дип йөртсәләр дә, безнең авылда чиркәү булмаган. Керәшеннәр өчен характерлы гореф-гадәтләрне, җыр-биюләрне дә әбиләр хәтерләми. Чукындырырга Баткак авылыннан, сонрак Николаевкадан килеп йөргәннәр. Баткакта чиркәү булган, ә Николаевкада – юк. Ул авыл 1980 нче елларда таралды. Аларны төбәк урыслары дип йөрткәннәр. Бу кешеләр, әбиләр сөйләве буенча, урыс диненә күчмәгән марилар – чирмешләрне бик нык җәберләгәннәр: өйләренә, каралтыларына ут төрткәннәр, балаларын келәтләргә бикләп яндырганнар. Шуңадырмы, аларның безнең тирәдә нәселләре дә калмаган. Хәзерге тау башындагы сарыклар утарын әбиләр «изгеләр зираты» дип йөртәләр. Анда янып үлгән сабыйларны яшерен генә алып менеп күмгәннәр дип сөйлиләр. «Атлар чирләсә, шунда алып менеп әйләндерә идек»,- дип сөйли иде Фәхерниса әби.

Урыс динен тоткан кешеләргә нәфрәт көчле булган. Әби нык ачуы килгән кешегә «имансыз», «кяфер», «чукынмыш» дия торган иде. Авыл ислам диненә кучкәч, урыс динлеләр Баткак авылына күчеп киткәннәр.

Авылыбызның табигате искиткеч матур һәм бай булган. Су башыннан ук бөтен тау башлары калын урманнар белән капланган . Имән, каен, нарат агачлары күп булган. Урман елга буена ук терәлеп торган. Елга буйларында таллык, зиреклек, топольләр үскән. Урманда җир җиләге, кура җиләге, каен җиләге, чикләвек, гөмбә күп булган. Урактан кайткач, чәй кайнаганчы,берәр тубал яки бадиан белән җиләк җыеп төшкәннәр. Нарат елгасынын ярларында әле 1960-65 нче елларда да җиләк бик күп иде. Елга буендагы, кешедән дә биек камышлар арасында еланнар яшәгән. Кедә чокырында, Чирмеш елгасында, Олы башкорт елгасынын башланган җирендә, Нарат болынындагы җиләкне җыеп бетерерлек булмаган. Ләкин бу урманнарга башкортлар хуҗа булган. Бу жирләрне аларга Екатерина II патшабикә Болгар дәүләтен басып алуда булышлык курсәткәннәре өчен биргән. Нарат елгасының сул һәм уң як ярлары өстендә Олы Җыпкы, Бәләкәй Җыпкы, Аргы һәм бирге Җыпкы, Хәбип тавы, Чия тавы, Сәйфулла төпләве, Гыймай төпләве дип исемләнгән урыннар бар. Бу урыннарда шул кешеләр башкортларга агач төпләп биргәннәр. Шуның өчен аларга бу урында 1-2 ел иген чәчәргә рөхсәт ителгән. Мәсәлән, Хәбип тавында Хәбибә исемле хатын агач төпләгән. Ул агачларны Минзәләгә ныгытмалар, крепость корырга алып киткәннәр. Чия тавында чия, чикләвек бик күп булган. Аны колхоз чорында маллар ашап бетергән. Хәзер тауда бер генә төп агач та, куак та юк. Кайчандыр шаулап аккан Нарат елгасы да чишмә генә булып калган. Чирмеш, Кедә елгалары да кибеп беткән диярлек. Олы Алан елгасы һәм тагын исемнәре билгеле булмаган өч елга кипкән. Олы Башкорт суы да саеккан. Әле 1920-30 нчы елларда да ул ерып чыгарлык булмаган. Ибраһим бабай анда кызылканат үрчеткән,елга аркылы күпер салдырган. Аны Ибрай күпере дип йөрткәннәр. Уракайдан агып төшә торган су да ерып чыгышлы булмаган, аның Кәшер елгасына койган җирендә сазлык булган. Аны Чутай чокыры дип йөрткәннәр. Аның аркылы да күпер булган. Бүгенге көндә аннан язгы сулар гына ага.

Олы Башкорттан төньякка һәм көнбатышка бояр Молоствов җирләре җәелеп киткән. XVIII гасырның икенче яртысында Молоствов бу җирләрне җирле крестьяннан, димәк, безнең авыл кешесеннән, бер пар күн итеккә сатып алган. Ул кеше, имеш, чабатасын салып каккан җирдә хәзер «Күт бите», ягъни юлның ике ягы тау. Шуннан ул күн итеген киеп киткән. Ә урманнар, басу боярга күчкән. Боярның меңәрләгән крестьяны булган. Ул үзе читтә яшәгән. Аның урманнарын крестьяннар каравыллаган, җирләрен эшкәрткәннәр. Бояр басуының көнбатышында, ике урман арасында «бояр хуторы» дип йөртелә торган урын бар. Анда Молоствов хезмәтчеләре яшәгән. Әле 1960-70 нче елларда да өй, баз урыннары бар иде. Һәр баз урыныннан берәр савыт җиләк җыеп була иде. Өй урыннары сөрелеп, яшь наратлар утыртылды.

Авыл халкы игенчелек белән шөгыльләнгән, терлек асраган, таш, торф чыгарган, киндер суккан. Таштан лапаслар, коймалар , базлар ясаганнар. Бодай, арыш , арпа, җитен, киндер, солы, тары чәчкәннәр. Ипи өчен онны башта кул тегермәнендә тартканнар. Ул ике зур гына тугәрәк таштан торган. Өске ташның уртасында орлык салу өчен тишек һәм ташны әйләндерү өчен тотка булган. Он ике таш арасыннан сибелгән. Соңрак Тегермән тавы астында Мики урысы су тегермәне төзеткән. Ул тауны хәзер Ябалактау дип атыйлар.

Авылдан көньяк-көнчыгышта Каенлык дип йөртелә торган күл урыны бар. Элек анда зур күл булган. Тирә-ягы камышлык, таллык булган. Шуңа аны Каратал чирәме дип йөрткәннәр. Саескан куагы дигән исеме дә бар. Күл буендагы каеннарны Исмәгыйль Ибрае дигән агай утырткан. Ул 1941-45 нче елларда председатель булып эшләгән. Алар соңрак Әлмәт шәһәренә күчеп киткәннәр.

Авылда иң бай кеше Насыйп Хаҗи булган. Ул 1812 нче елгы сугышта бер генералның орденарецы була. Сугышта генерал каты яралана. Алтыннарын Насыйбуллага бирә. “Исән калсам, яртысын үземә бирерсең, үлсәм, үзеңә калыр”,- дигән. Генерал госпитальдә озак яткан, тик терелә алмаган. Насыйбулла сугыштан исән кайткан. Шул акчага мәчет, мәдрәсә салдырган, үзенең дә тормышын рәтләгән. Каран авылыннан Хәсән исемле мулла китерткән. Соңыннан алар үз якларына кайтып киткәннәр. Революциядән соң анда дуңгыз абзары, соңрак тоз склады ясаганнар. Су буенда шомырт, алма агачлары булып, барлык ихата, бакчалары белән бергә тополь агачлары һәм таш койма белән әйләндереп алынган. Кәшердән Гани бабай, үзебезнең авылдан Сибгать бабайлар анда хезмәтче булып эшләгәннәр. Бакча башында чишмәләр бик күп. Аларны ташны ватып ясаганнар. Аларның берсен Хаҗи чишмәсе дип йөртәләр. Насыйбулла хаҗга да барган. Ул чишмәләр чиста, күп сулы. Элегрәк чишмәләрнең чиләк белән чумырып алышлылары да бар иде.

Мәдрәсә ике этажлы йортның икенче катында булган. Ул өч бүлмәдән торган. Бер бүлмәсендә Хәсән мулла сабак укыткан, ә калган бүлмәләрендә сугыш, ачлык вакытында ятим калган балалар торган. Бу мәдрәсәдә малайлар укыган, ә кызларны Хәсән мулланың өендә абыстай укыткан. Аскы этажда ашханә һәм магазин булган. Гөлҗамал әби ашханәдә пешекче булып эшләгән. 30 нчы елларда, Кәшер колхозына кушылгач, бу йортның өске катын Иске Кәшер авылына роддом итеп күчергәннәр. Аскы катында Май заводы оештырылган. Анда күрше-тирә авыллардан сепарат аертырга килгәннәр.Чират күп булган. Икешәр көн кунып ятканнар. Кәшербашлар Иске Кәшер базарында май, оекбашлар, суккан палас, сөлге белән сату иткәннәр. Хәзер дә Кәшербашларны сәүдәгәрләр дип йөртәләр әле. Май заводы директоры Әлмәт кешесе булган. Соңрак, май заводын бетереп, мәктәп ясаганнар.Ул мәктәптә Насыйбуллин Нигъмәтулла укыткан. Аның хатыны бик чибәр булган. Аңа авылга уполномоченный (милиция) итеп жибәрелгән Ибрай исемле Сарайлы кешесе гашыйк булган. Нигъмәтулланы повестка белән Карамалыга чакыртканнар да юлда, каршысына чыгып, атып үтергәннәр.

Мәчет тә ике этажлы, ике зур бүлмәле булган. Манарасы давылда авып төшкән. Муллалар икәү: башта Шәңгәрәй мулла, аннан соң Ризван исемле кеше мулла булган. Шәңгәрәй муллалыкка Стәрлетамакта укыган. Ул халыкны 1800 еллар тирәсендә законлы рәвештә мөселманлыкка чыгарган.

Революциядән соң мәчеттә мәктәп булган. Анда Ибраһим һәм аның хатыны (Дөреш авылы мулласы кызы) Мөнирә апа укыткан. Ибраһим абый Теләнче Тамак интернат мәктәбендә укытканда өйләнгән. 1937 нче еллларда бу мәчет-мәктәпне клуб итеп күчергәннәр. Ул саман кирпечтән салынган озын бина. Аны колхоз председателе Фәүзиев Фарукша исемле Яхшыбай кешесе салдырган. Сугыш вакытында анда ашлык киптергәннәр, киндер сукканнар. Ул башта ашханә, аннан клуб, соңыннан тавык фермасы булган.

Колхоз оешкач та, идарә Хаҗи бай йортында урнаша. Аннары хәзерге яңа магазин урынындагы алты почмаклы агач йортка күчкән. Иске Кәшер белән кушылгач, ул медпункт булып калган.

Революция сүзен авылга рус –герман сугышыннан кайткан Хәмидулла Бикчәнтәев, Әхмәтҗан Бабиков, Хәбибулла Бикмөхәммәтов алып кайталар. Хәбибуллин Мөхәммәт, Гарифуллин Шәрифулла, Насибуллин Нигъмәтулла, Габидуллин Мөхәммәтдин, Тимеркәев Мәүләветдин, беренчеләрдән булып, партиягә керәләр.

1930 нчы елда колхоз оеша. Аңа “Кызыл игенче” исеме бирелә. Аның председателе Гарифуллин Шәрифулла була. 1931 нче елда комсомол оешмасы төзелә. Анда 42 кеше әгъза булып тора. Секретаре итеп Гайфуллин Рәшәт сайлана. Ул сугышта хәбәрсез югалган. Партиягә яңа членнар өстәлә: Хәлиуллин Хәбип, Садыков Асылгәрәй , Габбасова Сорур (бу вакытта ул ферма мөдире була), Хәбибуллин Ибраһим, Нуриахметов Вәгыйзь, Гыйләжев Мәүуп, Гарипов Зәкиләр халыкны укырга-язарга өйрәткәннәр.

Революция елларында тирә-якта кып-кызыл ут шәүләсе торган. Боярларның йорт-жирләре дөрләп янган, мал-мөлкәтен кем күпме булдыра ала ташыган, җирләрен бүлгәннәр. Бояр Молоствов, Стахиев җирләре Кәшербашка бирелгән. Стахиев үзе Салкын Алан бояры булган.

Шушы елларда Кәшер межасы буйлап сәнәкчеләр отряды узган. Отрядны Василий Казарович дигән кеше җитәкләгән. Алар бай кешеләргә кереп чыкканнар һәм активистларны эзләгәннәр. Алардан халык качкан, чөнки ир-атларны мәҗбүри алып киткәннәр.

2. Авылның хәзерге тормышы.

Хәзерге вакытта Урта Кәшердә 90 хуҗалык бар һәм 187 кеше яши. Авыл халкының күбесе авыл хуҗалыгында - агрофирмада эшли, шәхси эшмәкәрләр дә бар.

1997 нче елда Урта Кәшер аерым колхоз булып калды. Авылга асфальт юл салдылар. Газ кертә башладылар. 2006 нчы елда колхозлар бетте .Иске Кәшер, Ләшәү Тамак, Күтәмәле колхозлары агрофирмага әйләнде.

Башлангыч мәктәбе, мәдәният йорты һәм медпункт 1985 елда салына.

Кәшербаш авылыннан талантлы шәхесләр дә чыккан. Алар арасында хөрмәткә лаек укытучылар һәм язучылар да бар. Шуларның берсе - язучы Рафис Гыйззәтуллин. Ул 1955 елның 8 мартында туган. Ул Журналистлар һәм Язучылар берлеге әгъзасы. Аның “Очучы буласым килә”, “Урман юлы”, “Көтелмәгән сорау” дигән хикәяләр җыентыклары бар.





III. Йомгаклау.

Эш барышында алдыма куйган максат һәм барлык бурычлар да чишелде. Мин фәнни - тикшеренү эшем буенча әдәбият кулландым, өлкән буын кешеләреннән сорашып мәгълүмат тупладым, Иске Кәшер авыл музеена мөрәҗәгать иттем, массакүләм информация чараларын файдаландым, фотоматериаллар җыйдым.

Киләчәктә дә авыллар тарихын язу дәвам итсен, авылларның матурлыгы, кешеләрнең уңган булуы башка буыннарга барып җитсен иде. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге дә юк.

































Кулланылган әдәбият исемлеге.


  1. Гарипова Ф. Авыллар тарихыннан. – Казан, 1997.

  2. Әхмәтҗанов М.И. Шәҗәрәне ничек төзергә – Идел, 2000 №2.

  3. Гарифуллин Д.Х. Шәҗәрәләр. – Яр Чаллы, 2002.

  4. Гарифуллин Д.Х. Сарман районы энциклопедиясе. – Яр Чаллы, 2000.

  5. Туган якны өйрәнү” музее материаллары.









































Кушымта.


Рисунок 1 001

Рисунок 1 002



Бояр хуторы аланы

C:\Users\Фарит\Desktop\эш фотолары\бояр хуторы урыны.JPG


Кәшер елгасы (ташлы елга)


C:\Users\Фарит\Desktop\эш фотолары\Кэшер елгасы(ташлы елга).JPG




Тегермән тавы (Ябалактау)

C:\Users\Фарит\Desktop\эш фотолары\тегермэн тавы(яб.тау).JPG



Хәзерге авыл урамы

C:\Users\Фарит\Desktop\эш фотолары\хэзерге авыл урамы.JPG




Кәшербашым

Д.Гарифуллин сүзләре Р.Андреев музыкасы


Түбә-түбә тезелеп киткән

Авылымның таулары.

Шул тауларга менсәм бетә

Җанымның сызлаулары


Кушымта:

Маңгайга язылганнарны

Күрәдер кеше башы.

Шат яшә, Урта Кәшерем,

Шәп яшә, Кәшербашы.


Сулар эчәм тау астында

Чылтырап аккан инештән.

Язмыш кайларда йөртсә дә,

Аермасын дус – иштән.



























Автор
Дата добавления 19.09.2015
Раздел История
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров300
Номер материала ДA-051898
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх