Йомгаклау аттестациясе
1. Предмет нәтиҗәсен
тикшерү бирем структурасы:
Тема: Рәвеш сүз төркеме
Автор: Хафизова Эльмира
Нурмухаметовна, МБОУ «СОШ №3 г. Мамадыш»
Класс: 6 (рус төркеме)
Предмет: Татар теле
Предмет нәтиҗәсе: Рәвешләрне
язма сөйләмдә куллана белү.
Биремнәр:
I дәрәҗә: Бирелгән сүзләрдән рәвешләрне
аерып языгыз, аларга сорау куегыз.
Бүген, җырчы, минем,
татарча, ишетәбез,күп, кичә, ялгыш, урман, сөйләшү, күңелле, сораулар, руслар,
тиз.
Тикшерү өчен ачкыч: Бүген (ничек?), татарча(ничек?),
күп (ничек?), күңелле (ничек?), тиз (ничек?).
II дәрәҗә: Төшеп
калган рәвешәрне куеп җөмләләрне күчереп языгыз.
Безнең
мәктәпкә............ кунаклар килде. Без аларга ....... , ......... ,
........., җырлар җырладык. Укучылар ....... ...... шигырьләр сөйләделәр. Кунаклар
..... сораулар бирделәр. Мәктәбебез турында сөйләү безгә ....... булды.
Рәвешләр: күңелле,
татарча, бүген, инглизчә, күп, русча, матур итеп
Тикшерү өчен ачкыч: Безнең мәктәпкә бүген
кунаклар килде. Без аларга татарча, русча, инглизчә җырлар җырладык.
Укучылар матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Кунаклар күп сораулар
бирделәр. Мәктәбебез турында сөйләү безгә күңелле булды.
III дәрәҗә: Бирелгән рәвешләрне
кулланып,”Мәктәп” темасына 6 җөмләдән торган хикәя төзегез. Рәвешләр: татарча,
русча, инглизчә,күп, бүген.
Тикшерү ысулы: аналитик шкала
-текстның
төзек, эзлекле булуы;
-теманың
төгәл ачылуы;
- бирелгән
сүзләрнең кулланылышы исәпкә алына.
2. Метапредмет
нәтиҗәсен тикшерү бирем структурасы:
Тема: Рәвешләр кулланып, мәкальгә аңлатма бирү.
Класс: 6
Метапредмет нәтиҗәсе: Рәвешләрне
кулланып, “Кемнең теле бар,шуның иле бар” мәкален аңлатып язу
Бирем: “Кемнең теле бар, шуның иле бар” мәкален
ничек аңлыйсыз? Фикерегезне рәвешләр кулланып аңлатыгыз
Тикшерү ысулы: Аналитик
шкала
-җөмләләрнең
төзек, эзлекле булуы;
-мәкальгә төгәл
аңлатма;
- бирелгән сүзләрнең кулланылышы
исәпкә алына
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.