Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Ия белән хәбәр арасында сызык

Ия белән хәбәр арасында сызык

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Ия белән хәбәр арасында сызык куела:

  1. Ия дә, хәбәр дә исем белән белдерелсә

Китап – белем чишмәсе.



  1. Ия дә, хәбәр дә сан белән белдерелсә

Икең ике – дүрт.



  1. Әгәр дә ия исем белән, ә хәбәр исем фигыль белән белдерелсә

Безнең төп бурычыбыз – уку .



  1. Әгәр ия исем фигыль белән белдерелеп хәбәре исем белән белдерелсә.

Сезнең яхшы укуыгыз – безнең өчен зур шатлык.



  1. Әгәр дә ия дә, хәбәр дә исем фигыль белән белдерелсә.

Укымак – фикерләрне җирдән күккү күчермәк.



  1. Иясе һәм хәбәре исем белән белдерелеп җөмләдә ияне көчәйтеп ул сүзе килсә.

Сабан туе ул – халкыбызның гаҗәеп гүзәл бер традициясе.



  1. Ул сүзе хәбәрне көчәйтеп аннан соң килсә.

Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул.



  1. Җөмләнең эчтәлеген, мәгънәсен ике төрле аңлау куркынычы булса:

Агач - өй салырга җитәрлек.

Краткое описание документа:

7 нче сыйныфта  татар теле дәресендә әлеге тема үтелә. Әлеге кагыйдәләр җыелмасы  барлык сыйныфларда да диктантлар, изложениеләр язганда, бердәм республика тестированиесенә әзерләнгәндә белергә тиешле материал буларак кулланыла. Укучыларга дәрестә кулланыла торан материал буларак та кулланыла. 

7 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары

 

 

  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.
  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.
  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.
  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.
  5. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.
  6. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.
  7. Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.
Автор
Дата добавления 02.06.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров901
Номер материала 553776
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх