Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Иярчен тәмамлык һәм иярчен аергыч җөмләләр.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Иярчен тәмамлык һәм иярчен аергыч җөмләләр.

библиотека
материалов

Дәреснең темасы: Иярчен тәмамлык һәм иярчен аергыч җөмләләр. 

Д
әреснең максаты: укучыларның иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; тиз фикерләү һәм төгәл җавап бирә белү сәләтләрен үстерү; туган телне ихтирам итү сыйфаты тәрбияләү. 

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, дәрескә кагылышлы слайдлар, магнитофон, кассета, уку-язу әсбаплары, таратма материаллар. 

Д
әреснең барышы. 
I. Оештыру.
 
- Укытучы шигырьне укый:
 

Бу д
өньяга татар 
булып тудым
 

Бу д
өньяга татар булып тудым, 
Татар диг
ән сүнмәс даным бар. 
Кешел
әргә гел изгелек теләп, 
К
үңелемдә аткан таңым бар. 

Татар булып тудым, б
әхетле мин. 
Татарлыгым – минем иманым.
 
Ун гомерлек тормыш кичерс
әм дә 
Халкымны мин с
өеп туймамын. 

Татар булып тудым. Милл
әтемне, 
Өммәтемне сатмам, сатылмам. 
Чал тарихым ша
һит – хыянәтчеләр 
Була алмый татар затыннан.
 

Татар булып тудым. Н
әселемнең 
Тамырлары унар гасырлык.
 
Ил язмышын и
ңнәренә алган 
Татар булу –
үзе батырлык. 

Кайда татар, шунда дус–туганлык.
 
Горурлан син, газиз Ватаным.
 
Бу д
өньяның таянычы булып 
М
әңге яшә, яшә, татарым! 

- Балалар, без татар булуыбыз бел
ән чын-чынлап горурлана алабыз. Үз чиратыбызда, "татар" исеменә тап төшермәс өчен, туган телебезне, татар телен, тирәнтен өйрәнергә тиешбез. 

II. Актуальл
әштерү. 
1) - Без сезне
ң белән татар теле дәреслегеннән "Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре" дигән бүлекне тирәнтен өйрәнә башладык иде. Үткән дәресләрдә "Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр" темасын үттек. Сезгә шул тема буенча өй эше бирелгән иде: 91 нче күнегү һәм 75 нче биттәге сорауларга җавап. Күнегүне дәфтәрегездән тикшерермен, сорауларга җавапны карточкаларга язып бирәсез. Иярчен хәбәр җөмлә турында ниләр белгәнегезне күрсәтегез. 
( Карточкалар бирел
ә: 

Белемегезне тикшерегез
 
1. Иярчен
җөмләнең мәгънә ягыннан төре : _____________________________________________________________ 
2. Иярчен
җөмлә нинди сорауларга җавап бирә ? ____________________________________________________________ 
3. Баш
җөмләнең кайсы кисәге урынында килә ? ____________________________________________________________ 
4. Баш
җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә иярә ? ____________________________________________________________ 
5. Баш
җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз нинди җөмлә кисәге була ? ____________________________________________________________ 
6. Т
өзелешләре ягыннан нинди төрдә булалар ? _____________________________________________________________ 
7. Иярчен
җөмләне синтетик төргә әйләндергәндә нинди җөмлә барлыкка килә : кушмамы, әллә гадиме ? _____________________________________________________________ 

Эшл
әрне, төгәлләнгәч, укытучы җыеп ала. ) 

2) – Х
әзер җөмлә кисәкләрен искә төшереп алыйк әле. Экранда татар халык мәкальләре бирелгән. Кайсы җөмләләрдә җөмлә кисәкләрен билгеләүдә хаталар бар? Нинди хаталар? 

1. Хайванны
ң чуарлыгы тышында - 
Кешене
ң чуарлыгы эчендә. ( Буа ) 

2. Кыюсыз ку
әт әрәмгә китә. ( Сориле, ЧР ) 

3. Иренч
әк ике эшләр, 
Ахырда бармагын тешл
әр. ( Буа ) 

4.
Җиңелне өмет иткән, бәхете кире киткән. ( Буа ) 

5. Ялкауны
ң җиренә бодай чәчсәң, билчән үсә. ( Буа ) 

6. Пешк
әнен көткән, суынганын көтмәгән. ( Сориле, ЧР ) 

- Балалар, м
әкальләрнең мәгънәләренә игътибар итегез әле. Кайсылары бер-берсенә төрдәш ? 
- Укучылар, бу м
әкальләрнең туган җирләрен беләсегез киләме? 
- Н
әкый ага Исәнбәт, сез инде беләсез, гомере буе халык җәүһәрләрен җыеп килә. Ул аларны язып, мәгънәләрен аңлатып кына калмый, ә "туган җир"ләрен дә күрсәтеп бара. 
-
Әйдәгез, хәзер үткән дәресләрне искә төшерик әле. 

III. Т
өп өлеш. 

1) Экранда сез схема к
үрәсез, ләкин ул буш. Сезгә шуны тутырырга кирәк. 
- Ничек уйлыйсыз? Бу ике шакмакта нинди с
үзләр булырга тиеш? Ә боларында? 
- Иярчен
җөмләләрнең без кайсы төрләрен өйрәндек? 
-
Ә бүген без иярчен тәмамлык һәм иярчен аергыч җөмләләрне өйрәнә башларбыз. Хәзер дәфтәрегезне ачып числоны һәм теманы язып куясыз. 

- Д
әреслекләрнең 75 нче битен ачып, темага кагылышлы биремнәрне укыйбыз һәм бергәләп эшлибез. 
( Д
әреслек буенча эш, 75 нче бит ) 
-
Әйдәгез, билгеләмә биреп карыйк . 
-
Ә хәзер дәреслектәге аңлатманы укып чыгасыз. 
- Иск
әрмәгә игътибар иттегезме? Сораулар юкмы? Нинди нәтиҗә чыгарабыз инде ? Иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә икән ? 
- Сораулар булмаса, экрандагы
җөмләләрнең төзелеш һәм мәгънә ягыннан төрләрен билгеләп карыйк әле. 

юн
әлеш килеше кушымчасы 
а) Ябалак к
үрмәгәнгә, якты көн гаепле түгел. ( Мәкаль ) 
иялек килеше кушымчасы
 
б) Теле озын булмаганны
ң гомере озын була. ( Мәкаль ) 
дип б
әйлек сүзе 
в) Шундый оста куллы гармунчы булырсы
ң дип, һич тә уйламый идем. 
парлы м
өнәсәбәтле сүзләр 
г) Б
әхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә. ( Г. Тукай ) 

- Х
әзер дәреслектән 92 нче күнегүне эшләп алабыз. 
( 92 нче к
үнегү телдән эшләнә ) 
-
Ә 93 нче күнегүне язып эшлибез. Беренче ике җөмләне дәфтәрләрегезгә язып алыгыз әле. 
( Беренче
җөмлә һәм аның тәрҗемәсе 
Никак не представил, что ты так чётко и красиво пишешь.
 
тактага язылган.)
 
- Берегез тактада к
үрсәтсен. Нинди бәйләүче чара икәнен өстенә язып куярбыз. Укучылар бу җөмләнең урысчага тәрҗемәсен укып карыйк әле. Кайсы баш җөмлә булыр? Иярчен җөмләсенең төзелеш ягыннан төрен әйтеп булмыймы икән? 
- Бу к
үнегүнең калган өлешен өйдә эшләп бетерерсез. Көндәлекләрегезгә өй эшен язып куйыйк әле: 93 нче күнегү һәм белемегезне тикшерегезнең 1-4 сораулары. Кагыйдәләр җыентыгыннан иярчен тәмамлык һәм иярчен аергыч җөмләләрнең аңлатмасын укып өйрәнәсез. 

IV. Ныгыту.
 

1) -
Ә хәзер эшебезне дәвам итәбез ( карточкалар бирелә). 
- Сезне
ң алда җыр тексты язылган карточкалар. Бу җырның исеме ничек? Аның авторы кем ? 
- Д
өрес, бу - Гомәр Бәшировның " Җидегән чишмә " романы өчен язган бердәнбер шигыре. Әйдәгез, бу матур моңлы җырны җырлап алыйк әле. (физкультминутка ) 

-
Ә хәзер җыр текстына төшеп калган тыныш билгеләрен куегыз, нигезләренең астына сызыгыз... 
- Эшл
әрегезне алмашасыз да бер-берегезнекен тикшерәсез. Җаваплар экранда. Карап дөресләгез. 

Җидегән чишмә 

Җидегән чишмәләрдә җиде улак, 
Челтер-челтер ага к
өмеш су. 
К
өмеш сулар ага, кошлар сайрый, 
Шул чакларда бигр
әк ямансу. 

( Гом
әр Бәширов ) 

2) -
Ә хәзер эшебезне дәвам итәбез. Карточкаларыгызның артында тест бирелгән, шуны карандашлар белән эшләп алабыз. 

- ( Вакыт калса )
Җавапларыгызны экрандагылар белән чагыштырасыз, хаталарны дөреслисез. 


Тест
 

1. Х
әбәрлекнең саныннан чыгып, җөмләнең төрен билгеләгез: 
Син адашты
ң, ләкин син яхшы идең. (Һ.Т.) 
1) гади
җөмлә 
2) кушма
җөмлә 

2.
Җөмләнең структур төрен билгеләгез: 
Әмма, иркәм, син шуны онытма: тургайлар, күккә никадәр биек менеп сайрасалар да, оя корырга барыбер җиргә кайталар. (Г.Р.) 
1) тезм
ә кушма җөмлә 
2) иярченле кушма
җөмлә 

3.
Җөмләнең структур төрен билгеләгез: 
Б
үтән кызлар һәммәсе дә көянтә башларына берәр, икешәр каз элгәннәр, ә кунак кызның куллары буш. (Г.Б.) 
1) терк
әгечле тезмә кушма җөмлә 
2) терк
әгечсез кушма җөмлә 
3) синтетик иярченле кушма
җөмлә 
4) аналитик иярченле кушма
җөмлә 

4. Кушма
җөмләне табыгыз: 
1) Икенче бер вакыт Олы Тархан авылында ике апаны
ң үзара сөйләшкәндәге интонация байлыгы да минем зур ачыш булган иде. (Г.Б.) 
2) Гыймади, них
әтле генә кызып китмәскә тырышса да, Гомәрнең бу кадап әйткән сүзен тыныч кына үткәреп җибәрә алмады. (И.Г.) 
3) Яшьлект
ә шундый чаклар була: бер еллык вакыт бөтен гомерне, язмышны хәл итә. (Ә.Б.) 
4) Шамил, егылган чакта, сал тир
әли сузылган тимер чыбыкларның берсенә тотынып өлгерде. (Р.Мөх.)

5. Иярчен
җөмләнең мәгънәви төрен билгеләгез: 
Халыкны
ң беләсе килә: нәрсәләр сатмакчы ул? (Г.Б.) 
1) иярчен х
әбәр җөмлә 
2) иярчен максат
җөмлә 
3) иярчен т
әмамлык җөмлә 
4) иярчен ия
җөмлә 

6. Иярчен
җөмләнең структур һәм мәгънәви төрен билгеләгез: 
Мин ул китк
ән якка карап калдым. 
1) синтетик иярчен ия
җөмлә 
2) синтетик иярчен аергыч
җөмлә 
3) синтетик иярчен урын
җөмлә 
4) аналитик иярчен аергыч
җөмлә 
7. Иярчен х
әбәр җөмләне табыгыз: 
1 ) Эн
әсе үткәннең җебе үтәр. (М.) 
2) Т
әкъдир шундый: 
Бик аздан да олы шатлык
 
таба алырга,
 
С
өенергә кирәк безгә. (Р.Ф) 
3) Аны
ң акчасы беткәнгә дә инде күптән. (Ф.С.) 
4) Бер н
әрсәне исеңдә тот: син бу җир йөзендә берәү генә. (Ф.С.) 

V. Йомгаклау.
 
1) Эшл
әнгән эшләргә бәя бирелә, билгеләр куела. 
2) - Б
үген без дәрестә туган телебез, халкыбызның җәүһәрләре турында күп сөйләштек. Безнең туган телебез – бик борынгы телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искиткеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора. 
Туган телебез турында танылган язучыларыбыз т
өрле затлы сүзләр әйткәннәр. Дәресебезне бөек язучыбыз Әмирхан Еникинең тел турындагы әйтеме белән тәмамлыйсы килә. 
( Магнитофоннан ты
ңлана, кассета)

Автор
Дата добавления 16.05.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров181
Номер материала ДБ-083789
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх