Контроль эш(тест)
Тема: Иярченле кушма җөмләләр. 9 нчы сыйныф
- Җөмләнең төрен билгеләгез.
Кайткач, мин
дәресләремне әзерләдем.
А) гади җөмлә;
Ә) иярченле кушма
җөмлә;
Б) тезмә кушма
җөмлә;
В) катлаулы кушма
җөмлә;
2. Иярчен
җөмләнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгез.
Кызлар
җырлаганда, зал тып-тын калды.
А) иярчен тәмамлык;
Ә) иярчен урын;
Б) иярчен сәбәп;
В) иярчен вакыт;
- Билгеләнгән җөмлә нинди җөмлә?
Кем күп укый, шул күп белә.
А) баш җөмлә;
Ә) иярчен җөмлә;
Б) гади җөмлә;
В) сорау җөмлә;
- Бу җөмләдә нинди бәйләүче чара кулланылган.
Эш шунда:
дәреслекләр китапханәдә юк.
А) мөнәсәбәтле сүз;
Ә) көттерү паузасы;
Б) янәшә тору;
В) –да кушымчасы;
- Иярчен җөмләнең төзелеше ягыннан төрен
әйтегез.
Син килгәнче,
мин китапханәгә барып килдем.
А) аналитик;
Ә) синтетик;
Б) гади;
В) катлаулы кушма;
6.Фразеологизмны
табыгыз.
А) су йоту;
Ә) ризыгын йоту;
Б) телен йоту;
В) чәйнәп йоту;
- Хаталы сүзтезмәне табыгыз.
А) укытучы сүзе;
Ә) өч дәрес;
Б) Һәммә кеше;
В) бишәр дәфтәрләр;
- Фразеологизмның русча эквивалентын
билгеләгез.
Сүздән кайту
А) брать слово;
Ә) сдержать слово;
Б) отказываться от
своих слов;
В) дать слово;
9. Сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен уклар белән күрсәтегез.
Теләп
өйрәнә с удовольствием изучает
Рәхәтләнеп
өйрәнә старательно изучает
Тырышып
өйрәнә любя изучает
Яратып
өйрәнә охотно изучает
- Теркәгечнең синонимын табыгыз.
Мин дустыма
шалтыраттым, ләкин ул җавап бирмәде.
А) һәм;
Ә) яисә;
Б) ки;
В) тик;
- Тиешле бәйләүче чараны куеп языгыз.
Кичә без урманга
җиләк җыярга бармадык, … яңгыр яуды.
А) шуңа күрә;
Ә) ләкин;
Б) чөнки;
В) әмма;
- Җәяләр эчендәге сүзгә тиешле кушымчаны
ялгагыз.
Галия (мин)
“Казан” альбомын алып торды.
А) –нән;
Ә) –дән;
Б) –е;
В) –дә;
- Җөмләнең башын языгыз.
.... , шуңа күрә
мин аларны сирәк күрәм.
А) Алар бәйрәмгә
киттеләр;
Ә) Әбием белән
бабаем авылда яши;
Б) Урамда караңгы
иде;
В) Безнең усал
этебез бар;
- Җөмләләрне дәвам итегез.
А) Каникул җиткәч,
...
Ә) Кар күп
булганга, ...
Б) Кызлар
килмәделәр, ...
В) Балалар яхшы
укысын өчен, ...
- Дәвам итегез (4 реплика).
-
Синең Болгарга барганың бармы?
-
Юк. Ә синең барганың бармы?
-
....
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.