Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / "Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау"

"Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль районы

Күгеш төп гомуми белем бирү мәктәбе


















Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

(8нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе)




















Укытучы: Гайнуллина З.Р.





2016


Максат: иярченле кушма җөмлә турындагы белем-күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү; укчыларның үз белемнәрен практикада куллана белү күнекмәләрен үстерү;

укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, иярченле кушма җөмлә төрләрен халык мәкальләреннән табу һәм аларны файдалану; туган телгә, туган җиргә мәхәббәт, туган як табигатен ярату, аның белән горурлану хисе тәрбияләү , халык авыз иҗаты әсәрләре аша милли хис трбияләү.

Җиһазлау: карточкалар, сораулар язылган слайдлар, тест .

Дәрес төре: кабатлау, ныгыту.

Дәрес барышы.

1.Оештыру.

- Исәнмесез, укучылар! Бүген без иярченле кушма җөмләләрне кабатлау өстендә эшлибез. Бу җөмлә төренә булган мисалларны халык мәкальләреннән эзләрбез, өйрәнгән белемнәребезне күрсәтербез.

Хәзер теманы дәфтәрләргә язып куябыз.

2. Актуальләштерү. Туган ягыбызда кыш, бераз ямансу, салкын, әмма бик матур.

Шушы ел фасылына,Туган ягыбызга булган мәхәббәтебезне кушма җөмләләр белән белдереп карыйк әле. Иярченле кушма җөмләләр булса бигрәк тә әйбәт. (Укучылар мисаллар әйтә. Мин кышны яратам, чөнки бу вакытта бөтен дөнья ап-ак.)

2 Ә хәзер соруларга җавап бирәбез.(Слайдлар)

3 - Нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала?

- Иярчен җөмләнең төзелеше ягыннан ничә һәм нинди төре була?

- Бирелгән схема дөресме? №4 Әйе, хәл җөмләнең 8 төре җитми бу схемада. №5 №6

- Кайсы иярчен җөмлә кайдан? кая? сорауларына җавап була?

- Аналитик һәм синтетик җөмләләр баш җөмләгә нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә бәйләнә? Слайдтагы схемага күз салыйк. №7

3. Төп өлеш. I. №8 Хәзер экранга язылган җөмләләргә карыйбыз һәм шушы җөмләгә туры килгән төрен табабыз. Җөмләләрне күчереп язарга кирәкми, бары тик цифрлар гына. Мәсәлән 1-2. (укучылар эшли)

9 Җавпларны тикшерәбез һәм үзебезгә баллар куябыз. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл.


II. №10 Чираттагы бирем: җөмләләрдә тыныш билгеләрен куеп, схемаларын төзергә.

(һәр укучы берәр җөмләнең схемасын тактага сыза) Схемаларның дөреслеген тикшерәбез. №11


III. Дәвам итәбез. №12 Бер якта җөмләләр, икенче якта шул җөмләлрнең схемалар бирелгән. Дөрес җавапны табып язарга. Бары тик җөмләнең номерын һәм аңа туры килгән схеманы гына язабыз. Җавапларны тикшерәбез, баллар куябыз.№13


14 Укучылар, әзрәк ял итеп алыйк. Сезгә сораулар бирермен.


Минем фикерләр белән килешүче укучылар  урыннан торып баса, килешмәүчеләр  утырган килеш  кала.

  • Ике яки  берничә хәбәрлектән торган җөмлә кушма җөмлә була.  (Әйе)

  • Иярченле кушма җөмләдә  гади җөмләләр үзара  тезүче теркәгечләр ярдәмендә теркәлә. (Юк)

  • Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан 13 төре бар. (Әйе)

Иярчен аныклагыч җөмләнең аналитик төре дә, синтетик төре дә була. (Юк)


Әзрәк ял итеп алдык,эшне дәвам итәбез.


IV. №15 Схема буенча җөмләләрнең төзелешен билгеләргә

(Схемалар слайдта чыгып бара, укучылар сигнал карточкалары ярдәмендә җөмләләрнең төрләрен билгелиләр)


Слайдка язылган схемалар:

16 1. ( ...- ганда), [ ] – синтетик

17 2. (кем...), [аны] –аналитик

18 3. (...-лыктан), [ ] – синтетик

19 4. [ шулкадәр ] : ( ) –аналитик

20 5. [ ] , (чөнки...) –аналитик

21 6 . [ ] : ( ) -аналитик


V. №22 -Алдыгызда карточкалар бар. Нинди җөмләләр язылган?(Мәкальләр)

-Әйе, дөрес.Мәкәльләрне икенче төрле ничек әйтәләр?


(Халык авыз иҗаты әсәре,”Картлар сүзе”)

-Ни өчен?(Чөнки мәкальләрнең нигезендә тирән мәгънәле фикер ята, алар безне яшәргә өйрәтәләр)

Карточкада язылган җөмләләрнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен билгеләп схемасын сызарга. (һәр укучыга 1әр мәкаль)


Йөгең авыр булса, комлы тауга да сәлам бирерсең.

Кайда хезмәт , шунда хөрмәт.

Кояшның нуры сиңа җитсә дә, синең кулың аңа җитмәс.

Каты йөрәк бер яшәсә, изге йөрәк мең яшәр.

Өең буш булса да, күңелең буш булмасын.


Укучылар, сез игътибар иткәнсездер инде. Халык мәкальләре арасында иярченле кушма җөмләләр күп. Мәкальләрнең эчтәлегендә тормышның барлык яклары тулы чагылыш тапкан. Аларда кешеләрнең үзара аралашып, ярдәмләшеп яшәүләре мактала, күмәклекнең, бердәмлекнең көче һәм өстенлеге күрсәтелә.


  • Шулай ук халык авыз иҗатында сынамышлар да бар. Хәзер аларны карап китәбез. №23 (Слайд)

Суган кабыгы калын булса, кыш салкын була.

Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.

Карга,чәүкә түбәннән очса, кар ява.

Кечкенә кошлар һавага биек күтәрелсә, көн аяз булыр.


Хәзер тест эшләп алабыз. Дөрес диеп санаган җавапларны билгелисез.(укучылар эшли) Дөреслекне тикшерәбез. №29 Үзебезгә билгеләр куябыз №30


4. Йомгаклау. Бүген без иярченле кушма җөмләләрне өйрәнү буенча белемнәребезне кабатлап, ныгытып үттек. Барыгыз да дәрестә актив катнашты.(Билгеләр кую.)

Өй эше:№31 Карточкадагы бер мәкаль буенча инша язарга.























Дәрескә үзанализ.

8нче сыйныфта үткәрелгән дәреснең темасы “Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау”. Максаты: иярченле кушма җөмлә турындагы белем-күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү; укучыларның үз белемнәрен практикада куллана белү күнекмәләрен үстерү;укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, иярченле кушма җөмлә төрләрен халык мәкальләреннән табу һәм аларны файдалану; туган телгә, туган җиргә мәхәббәт, туган як табигатен ярату, аның белән горурлану хисе тәрбияләү. Балаларны активлаштыру, ми эшчәнлекләрен эш белән тәэмин итеп тору өчен дәресләрдә коммуникатив биремнәр, уеннар үткәрәм. Татар халкының мәкальләре, сынамышлары, тизәйткечләре өйрәнәбез. “Иярченле кушма җөмләләр” темасын укучылар теләп үзләштерде. Иярченле кушма җөмләләрнең схемаларын төзүдә кыенлык сизелмәде. Тактада, дәфтәрдә эшне төгәл башкардылар, аңлап, аңлатып эшләделәр. Халык мәкальләренең кыскалыгы, ләкин аларда бик тирән мәгънә ятканлыгын аңлатырга тырыштым . Кабатлау өчен булган эшне төрлечә алып бардым.

Дәрестә һәр момент дөрес, тиз һәм үз вакытында башкарылды. Укучылар белән тыгыз мөнәсәбәт урнаштырылды. Дәрестә барлык куелган максатларга ирешелде. “Иярченле кушма җөмлә “ темасы буенча алган белемнәр “Күп иярченле кушма җөмлә” төрләрен өйрәнгәндә кулланылачак.







Автор
Дата добавления 07.03.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров255
Номер материала ДВ-508368
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх