Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Из опыта работы "Критическое мышление"

Из опыта работы "Критическое мышление"

  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:

Гараева Флүсә Фәнил кызының эш тәҗрибәсенннән

Мин Гараева Флүсә Фәнил кызы 23 ел гомеремне сабыйларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладым. Аларның серле йөрәкләренә ачкыч табу, мең төрле сорауларына җавап бирү, самими күңелләренә мәрхәмәт орлыклары чәчү, аркаларыннан сөеп ярату-минем бүгенге сулышым, көн күрешем, тормышым.

Балаларыма булган ярату хисләре методик темамда да яңгыраш тапкан. 2015 нче уку елыннан башлап мин “Яңа инновацион алымнар ярдәмендә балаларның фикерләү сәләтен, танып белү эшчәнлеген, дөньяга үз карашларын формалаштыру” дигән тема буенча эшлим.

Җәмгыять алга барган саен, белем бирү системасында да үзгәрешләр арта бара. Бүгенге көн тәрбиячесе һәр яклап тирән белемле һәм профессиональ компетенцияле, киң мәгълүматлы булганда гына, заманга лаеклы, иҗади һәм мөстәкыйль фикерләүче, югары зәвыклы шәхес тәрбияли ала.

Тәрбияче алдында торган таләпләр бик җитди. Белем бирүнең төп максаты – балага белемнәр, күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү. Мөстәкыйль шәхес тәрбияләүдә тәрбияченең роле һәм аның эшләү алымнары зур роль уйный. Шуны истә тотып мин үземнең эчәнлегемдә критик фикерләү технологиясен кулланып эшли башладым.

Критик фикер йөртү технологиясе баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята.

Бу технологиянең актуальлеге түбәндәгеләрдән гыйбәрәт: 1) белем бирүдә формализмнан һәм авторитар стильдән котылу; 2) тәрбияченең иҗади потенциалын үстерү өчен шартлар тудыру.

Максатлары: 1) балаларның интеллектуаль фикерләү сәләтләрен үстерү; 2) танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру һәм продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү.

Бурычлары: 1) тәрбияче һәм бала арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру; баланы креатив эшчәнлеккә тарту; 2) белем бирү процессын оптимальләштерү, белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.

Критик фикерләү технологиясенә корылган эшчәнлек өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уятутөшенү (аңлау)рефлексия.

  1. Кызыксыну этабына бәяләмә бирик. Кызыксыну уяту һәр эшчәнлектә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча баланың элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.

  2. Төшенү (аңлау) этабында бала өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.

  3. Рефлексия этабында өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша.

Критик фикерләү технологиясенең төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, кластер, фишбоун, дидактик уен, төркемнәрдә дискуссия оештыру, паузалар ясап уку.

Бу технологиянең яңалыгы аның ысулларында, ягъни иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыруында.. Максатым балаларны “уяту” һәм иҗади эшкә тарту булды. Өйрәтү авыр булса да, тора-бара мондый эшләр гадәти күренешкә әйләнеп, мөстәкыйль фикер йөртү формалашты. Шөгыльләрдә кластер, синквейн, “алты эшләпә” ысулларын кулландым. Бу ысулларның һәрберсен дә бер шөгыльдә кулланырга кирәк икән дип уйларга ярамый. Һәр шөгыльнең үз үзенчәлеге бар, шуңа күрә тәрбияче аларның иң отышлыларын гына сайлап ала. Шундыйларның берничәсе белән танышып китик.

Синквейн язу” ысулы.

Синквейн” сүзе французча шигырь дигәнне аңлата. Бу билгеле бер кагыйдәләргә нигезләнгән иҗади эш формасы. Ул кыска төшенчәләр кулланып, укылган материал буенча нәтиҗә – резюме чыгарырга ярдәм итә. Синквейн балада төгәллек, күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләүдә дә әһәмиятле чара булып тора. Бу ысулның кабул ителгән кагыйдәләре бар.

Беренче юлга бер сүз языла. Бу – исем, ягъни синквейнның темасы.

Икенче юлга ике ( нинди?) соравына җавап биргән сүзләр әйтелә. Болар теманы ачарга ярдәм итә. Өченче юлга өч сүз ( ни эшли? ни эшләде?) дигән орауларга җавап биргән 3 сүз әйтелә. Алар темага бәйле эш-хәрәкәтне ачарга булышалар. Дүртенче юлда бала бу сүз белән бәйле тулы бер фраза әйтә . Ул баланың үз фикере булырга мөмкин. Соңгы бишенче юлда төп сүз – резюме, әйтелә. Ул теманы ачыклый, аңа карата баланың үз мөнәсәбәтен чагылдыра


Алты эшләпә” ысулы.

Бу ысул ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтергә телим.Аларның һәрберсенә төрле төстәге эшләпә бирәбез (кечкенә эшләпәләр кәгазьдән ясала). Бу шактый кызыклы иҗади эш һәм аны шөгыльнең өченче этабында кулланырга була. Төрле төстәге эшләпәләр түбәндәге мәгънәгә ия.

Ак эшләпә. Бала бары тик фактлар белән генә эшли. Хисләр, субъектив бәяләр бирүнең кирәге юк. Мәсәлән, балалар берәр хикәянең төп вакыйгаларын санап чыгалар, нинди персонажлар булуын әйтәләр һәм аларга кыскача бәя бирәләр. Төркемдәге һәр бала үз фикерен әйтә.

Сары эшләпә. Бары тик уңай фикерләр генә әйтелә. Һәр вакыйганың, образның позитив яклары турында сөйләнә. Ни өчен шулай уйлаулары турында аңлаталар.

Кара эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем нәкъ киресен, ягъни вакыйгаларның тискәре якларын гына сөйлиләр. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирәләр.

Кызыл эшләпә. Бу эшләпә эмоциональ фикерләүне таләп итә. Хикәя яки әкияткә бәйле булган вакыйгага, персонажларның эшчәнлегенә карата үзеңнең мөнәсәбәтеңне күрсәтү.Җәлләү, куәтләү, борчылу һ.б.

Яшел эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш. Бала үзен геройлар урынына куеп карый. Булган вакыйгаларга шул герой күзлегеннән карый, бәя бирә.

Зәңгәр эшләпә. Бу эшләпә фәлсәфи фикер йөртү турында. Ул шөгылҗгә йомгак ясарга ярдәм итә. Гомуми нәтиҗәләр чыгарыла. Бу эшләпә “хуҗалары” башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч – барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора.

Кластер ысулы.

Бу инглизчә “тәлгәш”, “бер үзәктә туплану”, ягъни фикерләрне, төшенчәләрне аерып алу һәм аларның мәгънәви бәйләнешен график сурәттә күрсәтү дигән сүзне аңлата. Бу ысулның өстенлеге шунда, монда чикләүләр юк, укучылар барлык фикерләрен рәсем, аппликация, схема рәвешендә чагылдыра ала. Билгеле бер атамага, предметка кагылышлы сыйфатларны, сүзләрне бер төенгә җыю ул.

Критик фикерләү алымнарын куллану федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм Татарстанда гаять популярлык алган Сингапур структурасы буенча укыту методикаларына да туры килә. Мәктәпкәчә яшьтәге бала балалар бакчасында инде зур мәктәп тормышына, андагы яңа метод һәм алымнарны үзләштерергә әзер булып килә. Үзем тәрбияләгән балалар турында яхшы фикерләр, мактау сүзләре ишетсәм, минем эш алымнарымның отышлы, белем бирү курсым дөрес икәнне аңлатыр.

5



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 31.07.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров32
Номер материала ДБ-149389
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх