Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / ИЗО (Әниемә бүләккә бәйрәм открыткасы)

ИЗО (Әниемә бүләккә бәйрәм открыткасы)



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов



Лаеш муниципаль районы Кече Елга урта

мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы

Кадыйрова Рәйхана Наил кызы

(Дәрес 3 нче сыйныфта Б.М.Неменский “Изобразительное искусство и художественный труд” дәреслеге буенча 7 нче темада үтелә)

Берләштерелгән дәрес (сынлы сәнгать, музыка, әдәбият)

Тема: Әниемә бүләк - бәйрәм открыткасы ясау.

Максат: укучыларның төрле композицияләр эшли белү күнекмәсен, иҗади сәләтен үстерү, матурлыкны күрә белергә, бәйрәм открыткаларын бизәргә өйрәтү,

әниләргә ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, компьютер, магнитофон, альбом, буяулар, карандашлар, төсле кәгазь, кайчы, циркуль.



Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

Укытучы.- Укучылар, әйдәгез әле, бер – беребезне сәламләп алыйк.

  1. Хәерле көн,уң күршем!

  2. Хәерле көн, сул күршем!

  3. Хәерле көн, дусларым!

  4. Укучылар, бер- беребезгә иҗади уңышлар теләп, дәресебезне башлыйбыз. Барыгыз да дәрескә әзерме? (Укучылар бер – берсенең дәрескә әзерлеген тикшерә)

- Укучылар, мин сезгә бер шигырь укыйм, уйлап карагыз әле, шигырьдә кем турында әйтелә? (Р.Миңнуллинның “Әни кирәк” шигыре укыла.) Слайд 1.

- Әни, әнкәй турында.

- Әйе, һәркем өчен дөньяда иң кадерле кеше- әни. Һәр кеше үзенең дөньяга килүе, яшәве белән газиз әнисенә бурычлы.

(Әниләр турында, укучыларның алдан әзерләнгән слайдлары күрсәтелә)

  1. Укучылар, безнең һәрберебезнең әнисе иң матуры, иң уңганы шулай бит? Тиздән иң матур бәйрәм җитә. Әйтегез әле, ул нинди бәйрәм? (Әниләр көне)

Бәйрәм бүләксез булмый. Ә иң кадерлесе – үз кулларың белән эшләнгән бүләк.

  1. Укучылар, сез чәчәкләр яратасызмы? (Әйе.)Дөрес чәчәкләрне һәркем ярата, чөнки алар үзләренең сихри гүзәллекләре белән безне әсир итә. Алар табигатьнең иң серле бүләге. Менә бүген без дә сезнең белән иң матур чәчәкләрне кәгазьгә төшереп, әниләребезгә бүләккә открыткалар ясарбыз.

  2. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бер генә чәчәк ясасак матур булырмы, әллә чәчәкләрне күп итеп төшерү отышлымы? (слайдлар күрсәтелә, фикерләр тыңланыла)

  3. Күптөрле чәчәкләрнең бергә җыелып ясалуы ничек атала?

  4. Композиция.

Бик дөрес. Композиция нәрсә соң ул, укучылар?

  1. Композиция – ул өлешләрнең урнаштырылу тәртибе буенча эчтәлекле, бер бөтен тәшкил иткән иҗади эш. Композициянең бөтен өлешләре бер эчтәлеккә, темага туры килергә, бер сюжет буенче берләштерелгән булырга тиеш.

  2. Сез нинди композицияләрне беләсез?

  3. Яссы һәм күләмле композицияләр.

  4. Без кәгазьгә төшерәсе композиция ничек атала? (күләмле композиция)

III.Физкультминутка. (Көй астында ял күнегүләре башкарыла).

IV. Дәреслек буенча эш.

- Дәреслегебезнең 40 нчы битен ачыйк, открытка үрнәкләренә күз салыйк. (Укучылар дәреслектәге открытка төрләре белән танышалар, фикерләр алышалар)

- Укучылар, кем гадәти булмаган открыткалар белән таныш?

- Фигуралы открыткалар күргәнегез бармы?

- Күләмле открыткалар ничек булуы сезне кызыксындырамы?

V. Дәфтәрдә эш.

Открыткалар” дип язып куябыз.

Сүзлек эше.

Открыткада декоратив детальләрне куеп бетерергә урын аз. Шуның өчен, детальләрне сайлаганда “лаконизм” принцибына нигезләнергә кирәк.

Лаконизм – кыскача фикер. Бу открыткада фикер кыскалыгы, ягъни, детальләр күп булмау.

Избирательность – сайлау осталыгы, открытканы бизәгәндә, бер карау белән нәрсәгә багышланганын ачыклый алырлык итеп бизәү.

VI. Укучыларның мөстәкыйль эшләүләре.

Укучылар, эшебезне башлаганчы куркынычсылык кагыйдәләрен искә төшерик. (Кагыйдәләр экранда чыга)

  1. Кайчы өстәлнең уң ягында ябык килеш ятарга тиеш.

  2. Кайчыны биргәндә түгәрәк ягы белән бирергә, кайчы ябык булырга тиеш.

  3. Җилемне иснәргә ярмый, картонга кечкенә пумала белән генә сыларга

  4. Циркуль белән эш иткәндә сак булырга

  5. Эшне төгәлләгәч, урыныңны җыештырырга.

Дәреслегебезнең 41 нче битендә открыткаларны бөкләү төрләре күрсәтелгән. Сезгә түгәрәк формадагысы кирәк икән, циркуль ярдәмгә килер. Формасын билгеләгәч, темасын билгеләргә кирәк. Безнең тема “Әниемә бүләк”.

VII. - Укучылар, әйдәгез , әниләребезгә бүләккә открыткалар ясыйк. Открыткаларны чәчәкләр композициясе белән бизик. (Көй астында укучыларның эшләүләре)

  1. Өлге ярдәмендә чәчәкләрнең өлешләрен кисү:

  2. Чәчәк таҗы – 1 чәчәк өчен 20 деталь

  3. Чәчәкнең үзәге – 1 деталь

  4. Яфрак – 2 деталь

VIII.Укучыларның эшләренә йомгак ясала, эш урыннары җыештырыла, билгеләр куела. (Әниләрне котлау сүзләре кабатланыла)



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-066209

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>