Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Презентации / К 130 летию Габдуллы Тукая

К 130 летию Габдуллы Тукая



  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:


Әдәби-музыкаль кичә буласы зал бәйрәмчә бизәлә. Тукай портреты янында - кечкенә

өстәл, аңа шагыйрьнең китаплары куела.

«Әкият геройлары бездә кунакта» дип исемләнгән иҗат күргәзмәсенә укучылар

ясаган рәсемнәр урнаштырыла.

Магнитафон язмасында З.Яруллинның «Тукай маршы» яңгырый.

АЛЫП БАРУЧЫ: Хак тәгалә әмере белән җиргә раушан көзге инде.

Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер шагыйрь килде.

Үткәннәрдән киләчәккә барып җитте, хәтер нуры,

Кабындырды өмет тәмен йөрәкләрдә үтеп туры...

Ятимлек һәм фәкыйрьлекне яшьләй белде.

Тукай тәмен,

Михнәтен күп биреп, тормыш аз күрсәтте ямен.

Кайнар сөйде ул милләтен, аның өчен янды, көйде.

Гафләт йокысыннан алып уятып алга өндәде.

Моңсуларны моңландырды, сукырларның ачты күзен,

Телсезләрне телле итте, сихри шигыре, тугры сүзе.

Кыска булды гомер юлы, иртә сынды моңлы сазы.

Шат яз бүләк итте аны, - алып китте кайгы язы.

Үлемсездер ләкин Кодрәт, бүген дә яши ул Тукай.

Вакыт үтсә дә сүнми бит, күктә балкыган ярымай (ут).

Хилаф кылмыйм дип исламга, рәсүлебез Мөхәммәткә,

Ул шиксез соңгы пәйгамбәр мөэмин мөселман өммәткә.

Әмма ләкин татарга да, илчене биргәнсең ходай.

Пәйгамбәрләр нәселеннән булгандыр ул безнең Тукай.

И тыңлаучым, уйлама син төче мактау сүзе бу дип.

Мактауга һич мохтаҗ түгел чын шигърият һәм чын әдип.

Тукай безнең арабызда, алгы сафларда көрәшә.

Тел яшәгән милләт яшәр, халкым яшәр, дип эндәшә.

(Укучылар тезелеп басалар)

1 НЧЕ УКУЧЫ:

Әле укый белмәсәк тә,

Туган телне җырлыйбыз,

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, - дибез.

БЕРГӘ: И, туган тел, и матур тел.

2 НЧЕУКУЧЫ:

Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

Су анасы, Шүрәлеләр -

Безнең дуслар барсы да.

«Кырлай « дигән симфоник поэмадан (Н.Җиһанов көе) өзек яңгырый. Арткы планда

урман күренеше. Күбәләк очып керә. Кулына кәрзин тоткан кыз Күбәләкне тотарга

тели.

КЫЗ:

- Нинди матур Күбәләк!

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?.

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

КҮБӘЛӘК:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда,

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы,

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

һәм тимә син миңа.

(Күбәләк очып китә)

КЫЗ: Каты эссе. һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми,

Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми.

Якын урманның артында яшеннәр ялтырый аз-аз,

Ерактан, әллә кайдан, ишетелә күк күрәгән аваз!

Агачлар ауган, күк күкрәгән, улаган тавышлар ишетелә.

КЫЗ: Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра?

Ф.Яруллинның “Шүрәле” балетыннан бер көй ишетелә. Бии-бииШүрәле керә.

Кыз качарга тели

ШҮРӘЛЕ: Бер дә шикләнмә, кызый, син, мин карак-угры түгел.

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.

КЫЗ: Сиңа миннән ни кирәк?

ШҮРӘЛЕ: Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.

КЫЗ: Ярый, абыем килгәнче уйныйк бераз кети-кети.

З.Хәбибуллинның “Пар ат” көе ишетелә. Ат туктый. Аттан сылу, батыр

егет Былтыр төшә. Шүрәле Былтырны күргәч, качмакчы була.

ШҮРӘЛЕ: Яшь егет! Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.

БЫЛТЫР: Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын,

Тик сине шартыма күнмәссең, диеп мин уйлыймын.

ШҮРӘЛЕ: Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчек кенәм

БЫЛТЫР:Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.

Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы.

Шүрәле бармагын тыга, бармагы кысыла. Шүрәле акыра, үзенә ярдәмгә әкият

геройларын чакыра. Чәчләрен тузгыткан, кулына алтын тарак тоткан Су анасы

керә.

СУ АНАСЫ:

Утырасыңмы? Бик яхшы.

Күптән шул кирәк сиңа.

Балаларны куркытып,

Йөрисең инде шунда.

Әйдә, Шүрәле, тор урыныңнан,

Кичәгә алып барам.

Бар балалар көтә безне

Мин сине озатып калам.

Шүрәле бүрәнә күтәреп, Су анасы белән китәләр. Кәҗә белән Сарык керә.

КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК: Шүрәле, Су анасы, сезме бу? Былтыр кайда? Без монда

бөтенебез дә кешеләргә таныткан, балаларның яраткан геройлары иткән, татар

халкының бөек улы Г.Тукайны искә алырга килдек. Быел сөекле шагыйребез

Г.Тукайга 130 яшь була. Тукайны оныткан икән, димәк ул, Туган телен дә онытачак.

Укучылар «Туган тел « җырын башкаралар.

З НЧЕ УКУЧЫ:

Даны барның җирдә җыры булыр

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без - бәхетле, без шагыйрьле халык

Без Тукайлы халык мәңгегә.

4 НЧЕУКУЧЫ:

Бөек Тукай, синең исмең белән

Телем ачтым сабый чагымда.

Шигырьләрең укып ләззәтләнеп,

Кабатладым һәрбер таңымда.

5 НЧЕУКУЧЫ:

Кара кәләпүшле матур рәсемең

Һаман торды минем каршымда.

Киләчәктә алга җитәкләде,

Аңлатты ул миңа барысын.

6 НЧЫУКУЧЫ:

Өебезне нурландырып торган

Бу рәсемгә һаман баш иям.

Син бит халкыбызның горурлыгы

Бөек шагыйребез син!- диям.

Укучылар барысы «Бәйрәм бүген!» җырын башкаралар.




Автор
Дата добавления 30.08.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Презентации
Просмотров47
Номер материала ДБ-170344
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх