Инфоурок Другое ПрезентацииК 70 летию ВОВ

К 70 летию ВОВ

Скачать материал

 

Җиңү кайтавазы мәңгелек

(Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичә)

Сәхнә чәчәкләр һәм тасмалар белән бизәлгән. Сәхнә түренә “Сезнең тормыш – үзе батырлык”, “Бөек Җиңүгә -70 ел” – дип язылган.

    Талгын гына музыка астында 2 алып баручы сәхнәгә чыга.

 

1 А.Б. Язлар үтеп, ямьле җәйләр килде

   Туган ягым күмелде чәчәккә.

   41 нең җәен халык каршылый     

   Зур өметләр баглап киләчәккә.

            Ак болытлар өерен тирбәтеп

            Җылы җилләр тагын истеләр.

            Кояш нуры белән бизәлешкән

            Күбәләкләр очып киттеләр. .

2 А.Б. Күкрәк киереп, гөлләр таҗын җилпи

    Күрегез, күр безне, дигәндәй.

    Тоелалар алар сәлам юллап,

    Бер-берсенә башын игәндәй.

                Шул иртәдә печән чабу өчен

               Авыл халкы чыкты болынга

               Күмәкләшеп, өмә ясап эшли-

               Шундый гадәт борын-борыннан.

                   Сызганулы кулда чалгы,

                   Эх, ул яшел печән исләре...

                   Эшкә дәрт һәм кулга дәрт бирә

                   Туган якны ярату хисләре.                                                                       

 

 Җәйге иртә. Кызлар кулларына ураклар тотып эшкә баралар.

 

1 кыз. И кызлар! Бүген көн кыздырачак.

2 кыз. Каян беләсең? Әле кояш та чыкмаган бит!

1 кыз.Беләм, бүген ничектер көн кызу булырга охшаган. Күңелем шулай сизә.

3 кыз. Сиңа гел шул инде. Бүген кояш кыздырганчы эшләп калыйк дигән фикер дә синеке бит. Бригадирын да әйтер идем.  Хы, көн кызу булыр , имеш. Йокы килә монда.

4 кыз. Ярар, ярар. Җитте, кызлар. Кызлар- кымызлар һавадагы йолдызлар диләрме әле. Чү, әнә өченче бригада кызлары  да әче таңнан чыккан бит. Киттек, йөгердек кызлар.

(“Өммегөлсем” көен көйли-көйли урак ура башлыйлар.)

4 кыз. Кызлар, бүген  кичке уенга чыгарбыз инде. Алайса бер дә күңел ачкан юк.

5 кыз. Юк, төшеп булмас әле. Бик арыйм. Картаям бугай.

6 кыз. И җүләр, шушы яшеңнән картаям дип торма әле (көләләр)

2 кыз. Урак беткәч төшәрбез. Кичләр утырырбыз, шәлләр бәйләрбез. Туйларга йөрербез.

(Шулвакыт туплар аткан тавышлар ишетелә. Сәхнәгә бер кыз йөгереп керә. “Сугыш башланган!” дип кычкырып чыгып китә)

Кызлар. И харап булдык, я Аллам!

1 кыз. Әйттем бит мин сезгә, Күңелем сизгән иде аны. (Елый)

Апа. Нишлим инде мин хәзер. Габдулламны да алсалар, 3 газиз баламны ничекләр тәрбиялим?!

4 кыз. Сәлим дә китәр микән. Урак беткәч туйлар уздырырга дип сөйләшкән идек бит. (Елый)

(Егетләрне озату күренеше күрсәтелә). Рюкзаклар аскан егетләр чыга. Кызлар белән бергә сәхнәдән чыгып китәләр.

 

             Ана: 

         Сау бул, улым, читкә оч син,

          Бәхет яусын юлыңа.

          Авылың өчен тыныч бул син,

          Анаң кала урыныңа.

                    Лачын коштай очып,

                    Дошманны ку иленә.

                    Яшен ташы булып оч син,

                    Оч син фашист өстенә.    

Сәлам хатың килгән саен,

Бәйрәм күлмәк киярмен.

Минем улым батырларча

Бурычын үти диярмен.

                                         “Җиңеп кайт!”

             Сәхнә алдына ике алып баручы чыга.

1А.Б.  Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгә, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Коточкыч сугышка безнең авыл җирлегеннән ------ якташыбыз киткән һәм аларның бары тик -----сына  гына туган якка әйләнеп кайтырга насыйп булган.

2А.Б.  Әйе... Барлык ир-егетләр сугышка китәләр, авылда картлар, хатын-кызлар, балалар калалар. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугыш кырына икмәген, коралын да озатырга, бик зур салымын да түләргә кирәк була.

Шигырь “Ана бәйрәме”

1. Ут әчесе тоеп кайгы кичкән,

    Хаклык күңеле тирән яралы.

    Нәфрәт уты бөркеп сулыш ала

    Үч алу бит аның карары.

Дәхшәт куба, кырлар яна гүләп

Җир актарып туплар ярыла.

Яшь батырның барыр юлларына

Утлы төтен, ялкын сарыла.

 

2.  Озак бара көрәш каты була

     Дошман явы күпләп кырыла.

     Ләкин батыр егет үзе бер иртәдә

     Ятып кала сугыш кырында.

       Җыр башкарыла  “Илкәем”

2 алып баручы:   Юксынулар алып килде сугыш,

                           Күпме ирләр кайтмый калдылар.

                           Шул ирләрнең йокыларын саклап,

                           Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

 “Ак каеннар моңсу шаулыйлар”

Сугыш фаҗигаларын онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бу сугышта 4 ел эчендә 27 млн кеше сугыш кырларында ятып калды. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның , хатыннарның , балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмады, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәлмәде. Ләкин халкым Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде. Озак көттергән ул Җиңү көне килде. Аны 1945 елның  чәчәкле язы алып килде.

( Театральләштерелгән күренеш тасвирлана. Егет сугыштан кайта. Кыз каршы ала. Күңелле музыка уйный)

1 алып баручы.

 Жину көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка,
Жир чәчәкләр тезеп күкрәгенә
Йөз балкытып карый Кояш та

2 алып баручы.

Батырлыгын совет солдатынын
Рәхмәт белән искә алабыз.
Жиңүләрдән аның, хөрмәтенә
Мәңге яшәр hәйкәл салабыз

 бию

1 алып баручы.

Сугышка киткәннәр арасында бөтенләй югалып калучылар да бар.

Хәбәрсез югалганнар! Вакытында һәркайсыгызны барлап, исемнәрегезне дан-шөһрәткә күмгән өчен, ялгыз карт аналарга, балаларга, тол калган хатыннарга вакытында ярдәм кулы сузмаган өчен кичерегез безне, хәбәрсез югалганнар!

2 алып баручы.

Хөрмәтле ветераннарыбыз, укучылар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган каһарманнарыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Бер минут тын калыйк. (Зал басып тын кала).

 

2 алып баручы.

          Шулай ук авылыбыз уртасында  Ватан сугышы батырларына салынган бик матур һәйкәл дә бар. Без аны кадерләп саклыйбыз.Шушы батыр авылдашларыбыз истәлегенә карата хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булган бу һәйкәлгә һәр бәйрәм саен тере чәчәкләр, веноклар куябыз.

 

1 алып баручы.                Сугыш һәйкәлләре һәр урында:

Ишетәсезме,авылдашлар!

Безне беркайчан да

Начар яктан искә алмагыз,

Һәр ел Җиңү бәйрәмендә

    Һәйкәлгә чәчәк куймый калмагыз!

 (Бер малай, бер кыз чәчәк тотып һәйкәл янына киләләр)

Укучы. Бөек җиңү көне бүген

70 яшь җиңүгә

Милиионнарча кеше киткән

Фашистларны җиңәргә

Укучы. Кырык бишнең якты таңында

Кояш булып җиңү балкыган

Ул 70 ел җирне сөендереп

Нурын сибә дөнья халкына.

1 а.б. Бүген бу бәйрәмдә, сугышның бөтен авырлыгын, аның газап михнәтен кичергән ветераннар, иңнәренә сугыш авырлыгын күтәргән тыл-хезмәт батырлары утыра.

2 а.б. Данлы бәйрәм – Бөек Җиңү көне белән сезне, хөрмәтле ветераннар.

ҖЫР. 

Укучы. Ветераннар, ветераннар

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар

Тарих белән бергә атлый

Сез яулаган сүнмәс даннар.

Укучы. Ветераннар, ветераннар,

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар.

Сез булганда матур булып

Алсу булып ата таңнар.

Укучы. Үтә гомер, ага сулар

Бер-бр артлы үтә еллар

Бөек Җиңүгә 70 ел тула

Сафын барлый ветераннар.

Укучы. Инде бүген олгайдылар

Сугыш чоры балалары

Сездән олы ветераннар

Ак әбиләр, ак бабайлар

Саф көмештәй сафлар алар

Купне күргән ветераннар

Ак тауга тиң горур башлар

Эчтән-тыштан асыл затлар

Бергә: Буыннардан-буыннарга

Күчә барыр сезнең даннар

Рәхмәт сезгә ветераннар.

Бию  катюша

1. Утлы еллар үтте,

    Җиңү килде.

    Күпләр әйләнеп безгә кайтмады.

    Исән-саулар Берлингача җитеп,

    Туган авылларына атлады.

Җиңү көне, күктән күзем алмыйм,

Күгәрченнәр уйный очынып,

Зәңгәр күктә ап-ак канатлары

Көмеш кебек китә чагылып.

2. Җиңү көне җиңел бирелмәде,

    Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.

    Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,

    Егермеләп миллион җан өчен.

Яңгыра җыр, тыйнак илем өчен,

Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың.

Яңгыра, җыр, горурлыгы булып халкымның.

 

Җыр

1.      Бөек Җиңүгә 70 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк.

         Исәннәрнең кадерен белик                                                                                        

         Үлгәннәрнең каберен белик!           

2.              Бөек Җиңүгә 70 ел дип

                 Шатлык белән тибә йөрәкләр.

                 Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч

                  Гомерегез озын булсын,

                  Безнең, сезгә шундый теләкләр.

      

   Хор  “Һәрвакыт булсын кояш

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                             

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "К 70 летию ВОВ"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист в области обращения с отходами

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 485 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.08.2016 464
    • DOCX 53 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шигабиева Гулнара Линаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шигабиева Гулнара Линаровна
    Шигабиева Гулнара Линаровна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3143
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой
Прямой эфир Загрузка...

Прямо сейчас в эфире

Инфофорум: «Всё, что волнует педагогов»