Инфоурок Другое Рабочие программыКалендарьно-тематический план 1 класс по литературному чтению (тат)

Календарьно-тематический план 1 класс по литературному чтению (тат)

Скачать материал

                                                                                     1нче В сыйныфы әдәби уку

Темалар

Сәг.

саны

Үзләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр

                                             Көтелгән нәтиҗәләр

Контроль

төре

          

 

Предметара

нәтиҗә

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Шәхси үсеш - үзгәреш

Үт.т.

Үтк.

 

1

Кереш дәрес.  Туган телне өйрәнәбез.

1

“Әлифба” дәреслеге, аның авторлары, рәссамы белән таныштыру

“Әлифба” дәреслеге белән эшләргә, укыганда дөрес утыру кагыйдәләрен үтәргә өйрәнү

РУУГ: “Әлифба” дәреслеге битләрендә ориентлашу. УКу мәсьәләсен куя белү.

ТБУУГ: Сюжетлы рәсемнәр буенча мәктәптәге беренче көн т-да кечкенә хикәя төзеп сөйләү; эстетик һәм рухи кыйммәтләр тупларга омтылу

КУУГ: Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу – сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә –яктагы (укытучы, яшьтәшләрең) белән аралашу ысулларын үзләштерү

Уңай мотив тудыру. Уку теләге булдыру.

 

4.09

 

 

2

Әкиятләр иленә сәяхәт.”Өч кыз” әкияте

1

Сюжетлы рәсем буенча сөйли, тыңлый белү, үз фикерләрен әйтергә өйрәнү. Рәсемнәр буенча кечкенә күләмле әкият эчтәлеген сөйләргә өйрәтү. Әкият геройлары турында белешмә бирү

Татар телендә танышу, хушлашу сүзләрен өйрәнү

ТБУУГ: Сөйләмнән җөмләләрне аерып алу.Сөйләм этикеты нормалары белән танышу. Татар телендә танышу, хушлашу сүзләрен үзләштерү

Уңай мотив тудыру. Уку теләге булдыру.

                           

11.09

 

 

3

“Куян кызы” әкияте

1

Сюжетлы рәсем буенча сөйли, тыңлый белү, үз фикерләрен әйтергә өйрәнү. Рәсемнәр буенча кечкенә күләмле әкият эчтәлеген сөйләргә өйрәтү.

Тексттан җөмләләрне аерып алырга, җөмләдәге сүзләрне табарга, предметны белдергән сүзләрне табарга өйрәнү.

ТБУУГ: Текст эчтәлеген тыңлау, рәсем белән эчтәлекне тәңгәлләштерү. Предметны белдергән сүзләрне гомумиләштереп әйтү (китап, дәфтәр, карандаш – уку әсбаплары)

Халык авыз иҗатына хөрмәт тәрбияләү

 

18.09.

 

 

4

Икмәк- табын күрке

1

Сюжетлы рәсем буенча сөйли, тыңлый белү, үз фикерләрен әйтергә өйрәнү. Текст турында белешмә бирү. Текст моделе белән таныштыру

Рәсем буенча сурәтләү тексты төзергә, текстка исем бирергә өйрәнү

ТБУУГ: Рәсем буенча сурәтләү тексты төзергә, текстка исем бирү, иптәшләреңнең сөйләмен тыңлау,бәяләү

 

25.09

 

 

5

Яшелчә бакчасы

1

Яшелчәләр һәм җиләк –җимешләр турында белешмә бирү, безнең якта үсүче яшелчәләр, җиләк – җимешләрнең файдасы турында әңгәмә

Яшелчәләр һәм җиләк –җимешләр турында сөйләргә өйрәнү

ТБУУГ: Рәсемнәр буенча исемнәрен атау, сурәтләп сөйләү, рәсемнәрен ясау

Үз фикереңне әйтү.Башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшү

 

2.10

 

 

6

Алма бакчасы

1

Бәйләнешле сөйләм турында белемнәрне ныгыту.Фонематик ишетеп аңлау күнекмәләре булдыру. Хәрәкәтне белдерүче сүзләр белән таныштыру

Хәрәкәт белдерүче сүзләрне табарга өйрәнү

ТБУУГ: Хәрәкәт белдерүче сүзләрне табып әйтү

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалашу

 

11.10

 

 

7

[а],[ә], [ы] хәрефләре

Фонематик ишетеп аңлау күнекмәләре булдыру.

[а],[ә], [ы] хәрефләре булган сүзләрне дөрес итеп әйтергә, табарга өйрәнү

 

 

 

8

 Зирәк чәүкә.[э], [и], [у] хәрефләре

1

Сөйләм (ныгыту).Сурәтләү хикәясе төзү күнекмәләре булдыру. Билге белдерүче сүзләр белән танышу. Укучыларның актив сүзлек запасын баету.

Рәсем буенча җөмлә  һәм сурәтләү тексты өйрәнү

 КУУГ: Үз фикереңне җиткерү ТБУУГ: Текст эчтәлеген тыңлау, рәсем буенча эчтәлекне тәңгәлләштерү, үз фикереңне белдерү, сорауларга җавап бирү

Тәрбияле балаобразын кабул итү

 

18.10

 

 

9

Кыш. [ү], [о], [ы], [ө] хәрефләре

1

Рәсем буенча кыш турында җөмләләр төзеп әйтергә өйрәтү

Кыш турында җөмлә төзеп әйтә белергә өйрәнү

ТБУУГ: Рәсемнәр буенча әңгәмә, сорауларга җавап бирү, хайваннарны  һәм кошларны телдән сурәтләү.

КУУГ: Үз фикереңне җиткерү

 

 

25.10

 

 

10

Җимлек.[н], [л], [м] хәрефләре

1

Сөйләм телен һәм фонематик ишетеп аңлауны үстерү

Кошлар исемен  әйтергә өйрәнү. Безнең якта кышлаучы кошларның исемнәрен өйрәнү.

РУУГ:уку мәсьәләсен куя белү

ТБУУГ:   әңгәмәдә катнашу

 КУУГ:бер-береңне тыңлый белү

Укуга карата кызыксыну тәрбияләү  

 

1.11

 

 

11

 [р],[й], [ң] авазлары

1

[р],[й], [ң] авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтү, алар белән җөмләләр төзергә өйрәтү

[р],[й], [ң] авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтү, алар белән җөмләләр төзергә өйрәнү

РУУГ:уку мәсьәләсен куя белү

ТБУУГ:   әңгәмәдә катнашу

 КУУГ:бер-береңне тыңлый белү

 

 

15.11

 

 

12

 [Йа],[йә], [йу],[йү], [йы],[йэ] кушылмалары

1

[Йа],[йә], [йу],[йү], [йы],[йэ] кушылмаларын дөрес, йөгерек итеп укырга өйрәтү

[Йа],[йә], [йу],[йү], [йы],[йэ] кушылмаларын дөрес, йөгерек итеп укырга өйрәнү

ТБУУГ: Рәсемнәр буенча әңгәмә, диалог төзү, сорауларга җавап бирү

 

 

22.11

 

 

13

[д] , [т], [з] авазлары

1

“Төлке белән торна” әкиятен рәсем буенча сөйләргә өйрәтү

Рәсем буенча сурәтләү тексты төзергә, текстка исем бирергә өйрәнү

ТБУУГ: Рәсем буенча сурәтләү тексты төзергә, текстка исем бирү, иптәшләреңнең сөйләмен тыңлау,бәяләү

 

 

29.11

 

 

14

[с] ,[ г], [к] авазлары

Яран гөле

1

“Яран гөле” тексты буенча сораулар бирергә өйрәтү

“Яран гөле” тексты буенча сораулар бирергә, эчтәлеген сөйләргә өйрәнү

ТБУУГ: Текст буенча әңгәмә, үзең белгән бүлмә гөлләре турында сөйләү, сорауларга җавап бирү

 

 

6.12

 

 

15

 [w], [в], [ф], [б] авазлары

1

Гаилә кешеләре т-да, аларның исемнәре, эш- хәрәкәте т-да хәбәр итү. Эш- хәрәкәтнең үтәүчесе, үтәлү вакыты, үтәлү урыны т-да хәбәр итү. Гаилә кешеләренең һөнәре, белгечлеге т-да хәбәр итү. Аларга карата бар, юк сүзләрен дөрес кулланып, җөмләләр төзү.

Гаилә әгъзаларын белдергән кеше исемнәрен атый, хәрәкәт белдерүче сүзләрне табып әйтә белергә өйрәнү

РУУГ: Уку мәсьәләсен формалаштыру.

ТБУУГ:Сорауларга җавап бирү, эш- хәрәкәтне белдерүче сүзләрне табып – әйтү, уку мәсьәләсен чишү.

КУУГ:Рәсем буенча җөмләләр төзү. Гаилә әгъзаларын, туганлык мөнәсәбәтен белд. сүзләрне атый белү. Эш- хәрәкәтне белд. сүзләрне актив сүзлек запасына кертү

Үз гаиләңә карата уңай караш, ихтирам тәрбияләү.Туганлык кыйммәте формалаштыру

 

13.12

 

 

16

 [п], [ж], [ш] авазлары

1

[п], [ж], [ш] авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтү,  укырга, алар белән җөмләләр төзергә өйрәтү. “Ташбака белән Куян” тексты буенча әңгәмә корырга өйрәтү

[п], [ж], [ш] авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтү, алар белән җөмләләр төзергә өйрәнү

РУУГ:уку мәсьәләсен куя белү

ТБУУГ:   әңгәмәдә катнашу

 КУУГ:бер-береңне тыңлый белү

 

20.12

 

 

17

 [җ], [ч],[ х] авазлары.

1

Укучыларның эчтән  укый белергә күнектерү

Текстларны берләштергән фикерне табарга өйрәнү.  Эчтән укый белергә күнегү

РУУГ: Уку мәсьәләсен формалаштыру.

ТБУУГ: Дөрес, аңлап, сәнг. итеп уку, сорауларга җавап табу, диалог төзү, таныш булмаган сүзләрне табып мәгънәләрен  аңлау

Сәламәт яшәү рәвешен, ярдәмчел бала образын кабул итү

 

15.01

 

 

18

 [йо], [щ],[ ц] авазлары. Тавышсыз хәрефләр.

1

Уку күнекмәләрен камилләштерү. Сөйләм телен үстерү. Үз фикереңне дөрес формалаштыру күнекмәләре булдыру.Актив сүзлек запасын баету.

Эчтән укый белергә күнегү

 ТБУУГ: Х.Халиковның “Хәзинә” шигырен сәнг.уку

 

 

22.01

 

 

19

Туган тел.Туган җир.

1

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру.Текстны дөрес уку.Төп уен билгеләү. Туган телгә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү. “Туган ягым” шигырен уку. Шигырьнең төп уен билгеләү.Туган ил, туган тел турында кузаллау булдыру.

Туган тел, туган ил т-да күзаллау тудыру. Аңлап дөрес, сән-ле итеп укырга, тема б-ча фикерләргә өйрәнү

ТБУУГ: Дөрес, аңлап уку , эчтәлек

сөйли белү күнекмәләре

 булдыру.

КУУГ: Публика каршында чыгыш ясау күнекмәләре булдыру

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

 

29.01

 

 

20

Ш.Галиев.Телевизор булды баш.

1

Ш.Галиевнең “Телевизор булды баш” шигырен уку, уку күнекмәләрен үстерү. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Әхлак тәрбиясе бирү

Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнү, төп фикерне билгеләргә һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирергә өйрәнү

РУУГ: Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү; үз фикереңне башкаларга җиткерү.

ТБУУГ: Сәнг.уку.  Шигырьнең төп фикерен билгеләү.

КУУГ:  Үз фикереңне әйтү. Башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшү

 

05.02

 

 

21

Универсиада авылы

1

 “Универсиада авылы” текстын, Р.Шәрәпованың ”Батыр” шигырен  уку. Дөрес, аңлап, йөгерек уку күнекмәләре формалаштыру. Сәламәт яшәү  рәвешен алып баруга кызыксыну уяту.

Дөрес, аңлап, йөгерек уку, бирелгән тема буенча фикер алышырга өйрәнү

КУУГ: Публика каршында чыгыш ясау күнекмәләре булдыру

Сәламәт яшәү рәвешен, ярдәмчел бала образын кабул итү

 

12.02

 

 

22

 А.Хәлим. “Биктырыш җыры”.“Әлифба”белән хушлашу

1

Уку күнекмәләрен ныгыту, хәтерне үстерү.

Дөрес, аңлап, йөгерек уку, бирелгән тема буенча фикер алышырга өйрәнү

РУУГ: Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү; үз фикереңне башкаларга җиткерү.

ТБУУГ: Әйләнә – тирә предметларны тикшерү; рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү. Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау.КУУГ: Үз фикереңне әйтү. Башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшү

 

 

19.02

 

 

 

Әдәби уку

11

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сәяхәткә чыгу

1

 

 

 

 

 

 

 

 

23

Әкиятләр, саналмыш,табышмаклар, эндәшләр, тизәйткечләр

1

Х.а. и. Турында гомуми күзаллау, әсәрләренең тәрбияви тәэсире. Авторларының булмавы. Аларда халкыбызның җор күңеллеге, тапкырлыгы, тирән акылы. Рухи байлыгы чагылуы. санамышлар, табышмаклар, алдавыч әкиятләр, эндәшләр, тизәйткечләр

 турында белешмә бирү.

 

Х.а. и. әсәрләренең тәрбияви тәэсирен аңлау

РУУГ: Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү; үз фикереңне башкаларга җиткерү.ТБУУГ: Әкиятләрне тыңлау, сүзлек эше, Сорауларга җавап бирү, эчтәлек сөйләү, рәсемнәр буенча әңгәмә Бушлай гына, эшләмичә бер нәрсәне дә алып булмаганлыгын аңлау

 

 

5.03

 

 

 

Кайтаваз мәгарәсе

2

 

 

24

М.Галиев.Кайтаваз

1

“Кайтаваз” шигырен, Ш.Галивнең “Таяк”, “Чагу”Р.Газизовның “Беләсезме?”,Р.Корбан “Көчек”,”Яңгыр яуганда”  шигырьләрен уку. Шигырьләрнең төп уен билгеләү. Сәнг.уку күнекмәләре формалаштыру.Рифма турында төшенчә бирү

. Аңлап дөрес, сән-ле итеп укырга, тема б-ча фикерләргә өйрәнү.Чылбыр рәвешендә укыганда үз урыныңны белеп, чират буенча уку

РУУГ: Уку мәсьәләсен формалаштыру.

ТБУУГ: Аңлап, дөрес,сәнгатьле итеп шигырьләрне уку, сорауларга җавап бирү. Шигырьләрдән рифмалы юлларны таба белү

 

 

12.03

 

 

25

Л.Лерон. “Буталмышлар илендә”, Сабантуй галәмәтләре

1

Л.Лерон. “Буталмышлар илендә”, “Сабантуй галәмәтләре” шигырьләрен уку. Шигырьләрнең төп уен билгеләү. Сәнг.уку күнекмәләре формалаштыру. Татар халык бәйрәме Сабантуй турында белешмә бирү, әңгәмә үткәрү

Аңлап, сәнг., йөгерек, дөрес итеп укырга, бирелгән тема б-ча фикер йөртергә өйрәнү. Бәйрәмнәрне санап күрсәтү. Милли бәйрәм- Сабан туе т-да сөйләргә өйрәнү.

ТБУУГ: Автор бирергә теләгән картинаы күзаллау. Сәнг.уку күнекмәләре булдыру.

Яхшы кеше булу теләге булдыру

 

19.03

 

 

 

Аю өне янында

2

 

 

 

 

 

 

 

 

26

Х.Халиков. Бии белмәгән аю

1

Х.Халиковның “Бии белмәгән аю” шигырен уку. Шигырьнең төп уен билгеләү. Сәнг.уку күнекмәләре формалаштыру.

Аңлап, сәнг., йөгерек, дөрес итеп укырга, бирелгән тема б-ча фикер йөртергә өйрәнү

ТБУУГ: Шигырьне тыңлау һәм сәнг.уку, сорауларга җавап бирү, эчтәлек турында әңгәмә

 

2.04

 

 

27

Татар халык әкияте.Аю белән өч кыз

1

Әкиятләр турында гомуми күзаллау. Әкиятләрдә төп герой, аның характеры. Әкиятләрнең тәрбияви роле. Геройларның характеры

Төп геройларны билгеләргә, аларга хас сыйфатларны ачыкларга өйрәнү

ТБУУГ: Әсәрнең исемен, авторын, төп героен билгеләү.Сорауларга җавап бирү. Әңгәмә үткәрү, рәсемнәр буенча сөйләшү, сүзлек эше.Чылбыр буенча уку күнекмәсен камилләштерү

 

9.04

 

 

28

Чәчәкле аланда

1

Э.Шәрифуллина.”Бәйрәм ашы- кара каршы” әсәрен, Р.Бәшәр. “Авылга кайту”, “Авазлар”, Ф.Яруллин “Черкиләр җыры” шигырьләрен уку. Балаларда дуслык, юмартлык, шәфкатьлелек һәм башка уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Аңлап, сәнг., йөгерек, дөрес итеп укырга, бирелгән тема б-ча фикер йөртергә өйрәнү

ТБУУГ: Сорауларга җавап бирү, сәнг. уку. Шигырьләрнең төп уен билгеләү.

Тәрбияле бала булу теләге формалаштыру

 

16.04

 

29

Урман мәктәбендә

1

Х.Халиков. “Әллә ул да белә микән”, “Песи үләне”, “Каен җиләге” ,  “Тузганак”, “Энҗе чәчәк” . Р.Миңнуллинның “Үзебез генә калгач” Ш.Галиевнең “ Шауламагыз, әти йоклый” шигырьләрен уку. Балаларда ярдәмчел булу сыйфаты  тәрбияләү. Һәр җирдә тәртипле булуны үрнәк итеп кую.

Аңлап, сәнг., йөгерек, дөрес итеп укырга, бирелгән тема б-ча фикер йөртергә өйрәнү

ТБУУГ: Шигырьләрне тыңлау һәм сәнг.уку, сорауларга җавап бирү, эчтәлекләре турында әңгәмә

 

 

23.04

 

30

Шүрәледә кунакта

1

Р.Кутуйның “Төнге әкият”, Р. Миңнуллинның “Шүрәлесез урман” , “Х.Халиковның “Әгәр күрә белсәгез” шигырьләрен уку. Бу әкиятләрнең автор әкиятләре икәнен төшендерү. Шигъри әкиятләр турында күзаллау булдыру.

Аңлап, сәнг., йөгерек, дөрес итеп укырга, бирелгән тема б-ча фикер йөртергә өйрәнү

ТБУУГ: Әсәрнең исемен, авторын, төп героен билгеләү.Сорауларга җавап бирү. Әңгәмә үткәрү, рәсемнәр буенча сөйләшү, сүзлек эше.Чылбыр буенча уку күнекмәсен камилләштерү

 

 

30.04

 

31

Р.Вәлиева. Кыңгырау чәчәк

1

Р.Вәлиева. “Кыңгырау чәчәк” әсәрен уку. Әкиятләрнең тәрбияви роле. Дуслык төшенчәсен аңлату

Аңлап, сәнг., йөгерек, дөрес итеп укырга, бирелгән тема б-ча фикер йөртергә өйрәнү

ТБУУГ: Әсәрнең исемен, авторын, төп героен билгеләү.Сорауларга җавап бирү. Әңгәмә үткәрү, рәсемнәр буенча сөйләшү, сүзлек эше.Чылбыр буенча уку күнекмәсен камилләштерү

 

 

7.05

 

32

Китап рәссамы күргәзмәсендә

1

Х.Халиков. Көймәче мәче”, Р.Харис. Сине көтә тыныч таң, М.Әгъләмов. Килсен безгә әкият, Х.Туфан. Юкмыш бабай малае һ.б. әсәрләрне уку, ошаган өлешне таба белү, рәсем ясау“Ике сарык юлга чыккан”, “Яшәгән ди, бер мәче, кәгазь, имеш, көймәсе...”, “Борчак аркасында мин дөнь я күрдем ничаклы...”, “Әннәгизә – генәем” рәсемнәре буенча әңгәмә үткәрү. Рәсемнәр буенча үз фикереңне белдерергә өйрәтү.

Х.Халиков. Көймәче мәче”, Р.Харис. Сине көтә тыныч таң, М.Әгъләмов. Килсен безгә әкият, Х.Туфан. Юкмыш бабай малае һ.б. әсәрләрне уку, ошаган өлешне таба белү, рәсем ясау

КУУГ: Публика каршында чыгыш ясау күнекмәләре булдыру

 

 

14.05

 

33

Ел буена үткәннәрне кабатлау

1

Үткән материалны йомгаклау

 

 

 

 

21.05

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2014-2015 нче уку елында 1 нче В сыйныфы  өчен әдәби уку дәресләрен

календарь – тематик планлаштыру

 

Укытучы: Р.И.Гәрәева

Укыту планы буенча 33 сәг.

Атнага – 1 сәг. Елга 33 сәг.

Планлаштыру   нигезләнде:

1 Федераль дәүләт белем бирү стандартына;

2.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;

3. Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 «Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2014 -  2015 нче уку елына төзелгән укыту планына;

4.Программага: Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбендә  әдәби уку” предметын укыту  программасы ( 1-4 нче сыйныфлар). -Казан: 2011.

 

 Төзүчеләре: Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина, Ә.Г. Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф. Хәсәнова.

Дәреслек авторлары: И.Х.Мияссарова: Әлифба : татар телендә башлангыч гомуми  белем бирү  мәкт. 1 нче с-фы өчен д-лек / Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова, Р.Р.Шәмсетдинова.- Казан: Мәгариф - Вакыт, 2011; 

 Әдәби уку: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 1 нче сыйныфы өчен дәреслек  / Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г. Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф. Хәсәнова .- Казан: “Мәгариф – Вакыт”  нәшр., 2011.

            Дәреслекләр “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнә һәм гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты, татар теленнән гомуми белем бирүнең гамәлдәге дәүләт стандарты таләпләренә туры килә.

 

Өстәмә әдәбият:  1.Әлифба :  рус телендә башлангыч гомуми  белем бирү  мәкт. 1 нче с-фында эшләүче укытучылар өчен метод. кулланма / Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова.- Казан : “Мәгариф-Вакыт” нәшр.,2012.

 

 2.Татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологияләр / Төзүчеләре:Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова

 

 

 

 

 

 

                                                                                     Аңлатма язуы

 Программа Федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләренә, “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбендә  әдәби уку” предметын укыту  программасына ( 1-4 нче сыйныфлар). -Казан: 2011. Төзүчеләре: Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина, Ә.Г. Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф. Хәсәнова) нигезләнеп  төзелде.                                                                                                                                                                                          

Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспектив башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнде.

Эш программасының  эчтәлеге:                                                                                                                                                                                                                    Яңа стандарттагы  иң  мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, “укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе     таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу яңа стандартта “эшлекле белем” дип атала. “Эшлекле белем”- стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата. Структурасы – теория ярдәме белән әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы ачып бирүче бәйләнеш – анализ гамәле.

            Федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнгән уку – укыту программасы укучы аңында “Мин бурычлы яки тиеш булган өчен түгел, ә белемсез мөмкин түгел икәнен аңлаганга укыйм” дигән фикернең өстенлек алуына юнәлтелгән.

Федераль дәүләт белем стандарты шартларында гомуми белем бирү системасы көтелгән ( планлаштырылган) нәтиҗәләрне игътибар үзәгенә куя. Уку – укыту эшчәнлеге төрләрен үзләштерү укучыларга яңа төр компетенцияләргә үзлектән ия булырга мөмкинлек бирә, төпле белем алырга өйрәтә.Уку – укыту эшчәнлеге төрләре универсаль ( күпьяклы) дип йөртелә, чөнки алар шәхеснең гомуми, шәхси, танып – белү, үзлектән үсеш халәтен, төрле курслар, фәннәр арасындагы бәйләнешне тоемлавын, психологик мөмкинлеген, сәләтләренең үсешен дә күз уңаенда тота.

Гомуми белем бирү системасында универсаль уку – укыту эшчәнлеге төрләре шәхескә кагылышлы, регулятив, танып – белү, коммуникатив гамәлләр дип аерып йөртелә.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре укучыларның шәхси, һөнәри үзбилгеләнешен, әдәп – әхлак нормаларын үзләштерелүен, тиешле карар кабул итә белүен, үзен тормышта лаеклы шәхес итеп куюын үз эченә ала.

Регулятив универсаль уку гамәлләренә:

-          максат кую (уку бурычларын билгеләү, нәрсәне беләбез, нәрсә билгесез?)

-          планлаштыру – максатка ирешү, нәтиҗәгә килү юлларының эзлеклелеген билгеләү;

-          фаразлау – булачак нәтиҗәләрне, аның күләмен күзаллау;

-          контроль – эшчәнлек төрләрен, читкә тайпылуларны искәртү;

-          коррекция – планнан тайпылышлар булганда, башкарылган эшкә төзәтмәләр кертү;

-          бәя – укучының материалны ничек һәм нинди күләмдә үзләштерүен аңлавы, үз хаталарын тануы һәм төзәтүе керә.

Танып – белү универсаль уку гамәлләренә: эзлекле фикер йөртүгә ( логикага) нигезләнгән  һәм алга бурыч кую, аны чишү белән бәйле гамәлләр керә.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре башка кешеләрнең фикерен исәпкә алуны, тыңлый, әңгәмәгә кушыла белүне, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлек итүне күзаллый.

Универсаль уку гамәлләре бербөтен системаны тәшкил итә һәм аларны комплекслы кулланганда түбәндәге нәтиҗәләргә алып килергә тиеш:

-шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: укучының һәр яклап үскән, мөстәкыйль рәвештә белем алырга, камилләшергә әзер буларак формалашуы;

-метапредмет нәтиҗәләр: белем алу нигезен тәшкил иткән төп компетенцияләргә ия булу, предметара төшенчәләрне үзләштерү;

-уку фәне (пердмет) буенча нәтиҗәләр: татар теле программасы буенча билгеле бер белем һәм күнекмәләргә ия булу; иҗади эшчәнлек тәҗрибәсен, белем – күнекмәләрен гамәли файдалана алу.

1 нче классның укыту планы , программа материалын 33 сәгатькә бүлеп, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде.

Программада шартлы кыскартылмалар: универсаль уку гамәлләре (УУГ): регулятив универсаль  уку гамәлләре(РУУГ), танып- белү универсаль уку гамәлләре (ТБУУГ), коммуникатив универсаль  уку гамәлләре (КУУГ).

 Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Әдәби уку дәресләренең төп бурычы – укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү.

УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

        укучыны әдәби әсәрләр аша Туган иле, туган ягы, дөнья халыклары мәдәнияте белән таныштыру;

– әдәби әсәрне, сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре буларак, башка сәнгать әсәрләре белән чагыштырып өйрәнү;

                                     төрле характердагы әсәрләр белән таныштыру;

        кече яшьтәге мәктәп баласын үз фикерен курыкмыйча әйтергә, башкалар фикерен тыңлый һәм хөрмәт итәргә күнектерү;

        укучыларны әдәби, фәнни, фәнни-популяр текстлардан үзләренә кирәкле мәгълүматларны эзләп таба белергә өйрәтү;

        төрле ситуацияләрдә, сөйләм этикеты кагыйдәләрен үтәп, диалог, монолог төзергә өйрәтү.

 

 

Сөйләм һәм уку хезмәте төрләренә таләпләр

Тыңлау (аудирование)    

Ишеткән сөйләүне кабул итү (әңгәмәдәшеңнең фикерләрен, төрле текстларны укыганда тыңлый белү). Сөйләм барышында әйтелгән фикерне аңлау, ишеткән әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләү, сөйләмдә куелган максатны аңлый алу.

Уку. Кычкырып уку

Иҗекләп укудан әкренләп йөгерек, аңлап, сүзләп укуга күчү.

Уку тизлеген даими рәвештә арттыра бару. Аны текстның мәгънәсен тулы күләмдә аңларлык дәрәҗәгә җиткерү. Укыганда орфоэпик һәм интонацион нормаларны саклау. Җөмләләрне укыганда тыныш билгеләрен интонация белән аера белү.

Эчтән уку

Яшь үзенчәлекләренә туры килгән күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне эчтән укыганда мәгънәсен аңлап җиткерү. Уку төрләрен билгели белү (өйрәнү, танышу, карап чыгу, сайлап уку). Тексттан тиешле мәгълүматны  таба белү.

Текст буенча сорауларга җавап бирү, тема буенча чыгыш ясау, иптәшеңнең чыгышын тыңлау, әңгәмә вакытында, текстны кулланып, җавапларны тулыландыруда катнашу.

Әдәби әсәр тексты белән эш

Әсәрнең исемен аның эчтәлегенә мөнәсәбәтле рәвештә аңлау. Укытучы ярдәмендә әдәби әсәрнең сәнгати үзенчәлекләрен билгеләү. Халык авыз иҗаты әсәрләренең гомумкешелек әхлак кагыйдәләрен һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен күрсәтүен ачыклау. Әсәр геройларының эш-гамәлләренә әхлак кагыйдәләре нормаларыннан чыгып бәя бирү. Туган ил, Ватан төшенчәсен аңлау. Иллюстрацияләр буенча сөйләү, эчтәлеген сөйләү.

Сөйләм (аралашу культурасы)

Сөйләм төре буларак диалог. Диалогик сөйләмнең үзенчәлекләре: сорауны аңлау, аларга җавап бирү; текст буенча сораулар куя белү. Әңгәмәдәшеңне бүлдермичә тыңлый һәм тикшерелә торган мәсьәлә буенча әдәпле итеп үз фикереңне әйтә белү .Сөйләм төре буларак монолог. Автор текстына таянып, тәкъдим ителгән яки укытучы әйткән тема буенча зур булмаган текст (монолог) төзү.

Әдәби әсәрләрне гамәли үзләштерү

Фольклор һәм автор әсәрләрен аеру. Әсәрләрнең жанр төрлелеге. Фольклор формасы буларак бишек җыры, үртәвечләр, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар; аларны тану, аеру, төп фикерен билгеләү. Әкиятләр (хайваннар турында, тормыш-көнкүреш, тылсымлы) белән танышу. Әкиятләрнең әдәби үзенчәлеге, тел байлыгы, төзелеше. Автор әкиятләре.

Хикәя, шигырь жанрлары турында гомуми күзаллаулар.

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру

Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү. Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Укуга карата таләпләрне төгәл үтәү: кычкырып укуның дөреслеге, сәнгатьлелеге, укуның тизлеге.

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау күнекмәләре.

 

УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМЕНӘ, ЭШ ОСТАЛЫГЫНА ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

Укучы белергә тиеш:

·         шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;

·         кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

·         тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү;

·         әсәрдәге төп геройга мөнәсәбәт белдерү;

·         дәреслектә дөрес ориентлашу, китапның элементларын төгәл билгеләү, авторын, исемен, эчтәлек язылган битен табу, иллюстрацияләр белән эшли белү;

·         аңлап, йөгерек уку күнекмәләре булдыру;

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Программа бүленеше

 

                        Бүлек

Сәг.

саны

1

Әзерлек чоры

3

2

Әлифба чоры.

19

3

Әдәби уку:

11

 

*Сәяхәткә чыгу

2

 

* Кайтаваз мәгарәсе

2

 

* Аю өне янында

2

 

* Чәчәкле аланда

1

 

* Урман мәктәбендә

1

 

*Шүрәледә кунакта

1

 

*Китап рәссамы күргәзмәсендә.

1

 

Ел буена үткәннәрне кабатлау

1

4

Барлыгы

33

 

 

                                                         Программа эчтәлеге

                        Бүлек

Сәг.

саны

 

1

Әзерлек чоры

3

 

2

Әлифба чоры.

19

 

3

Әдәби уку

11

 

 

*Сәяхәткә чыгу

2

Әкиятләр, саналмыш,табышмаклар, эндәшләр, тизәйткечләр

 

* Кайтаваз мәгарәсе

2

М.Галиев. “Кайтаваз”,  Ш.Галив. “Таяк”, “Чагу” Р.Газизов “Беләсезме?”, Р.Корбан “Көчек”,”Яңгыр яуганда” Л.Лерон. “Буталмышлар илендә”, “Сабантуй галәмәтләре”  Шигырьләрнең төп уен билгеләү. Рифма турында төшенчә бирү

 

* Аю өне янында

2

Х.Халиков. Бии белмәгән аю. Татар халык әкияте. Аю белән өч кыз

 

* Чәчәкле аланда

1

Э.Шәрифуллина.”Бәйрәм ашы- кара каршы”, Р.Бәшәр. “Авылга кайту”, “Авазлар”, Ф.Яруллин “Черкиләр җыры”

 

* Урман мәктәбендә

1

Х.Халиков. “Әллә ул да белә микән”, “Песи үләне”, “Каен җиләге” ,  “Тузганак”, “Энҗе чәчәк” . Р.Миңнуллинның “Үзебез генә калгач” Ш.Галиевнең “ Шауламагыз, әти йоклый”

 

*Шүрәледә кунакта

2

Р.Кутуйның “Төнге әкият”, Р. Миңнуллинның “Шүрәлесез урман” , “Х.Халиковның “Әгәр күрә белсәгез”, Р.Вәлиева. Кыңгырау чәчәк

 

*Китап рәссамы күргәзмәсендә

1

“Ике сарык юлга чыккан”, “Яшәгән ди, бер мәче, кәгазь, имеш, көймәсе...”, “Борчак аркасында мин дөнь я күрдем ничаклы...”, “Әннәгизә – генәем” рәсемнәре

4

Барлыгы

33

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Календарьно-тематический план 1 класс по литературному чтению (тат)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Менеджер спортивного клуба

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 516 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.11.2016 638
    • DOCX 47.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гараева Резеда Илкамовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гараева Резеда Илкамовна
    Гараева Резеда Илкамовна
    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 11666
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 19 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 458 человек из 66 регионов

Мини-курс

Основы образовательной политики и информатики

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Мастерство PowerPoint: систематизация, интерактивность и эффективность

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1048 человек из 82 регионов

Мини-курс

Общая химия

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе