Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Календарно-тематическое планирование по литературному чтению (русскоязычная группа) по ФГОС
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Календарно-тематическое планирование по литературному чтению (русскоязычная группа) по ФГОС

библиотека
материалов


Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемендәге

4 нче сыйныф укучылары өчен әдәби укудан белем бирү программасына аңлатма язуы.


Эш программасы структурасы.

4нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора:

  1. эш программасының статусы;

  2. эш программасының эчтәлеге: татар әдәби укуын өйрәтүнең төп максатлары, бурычлары,белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы;

  3. укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре;

  4. рус телендә сөйләшүче балаларның әдәби укудан белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре;

  5. укыту –методик комплекты;

  6. программаның тематик эчтәлеге;

  7. календарь-тематик план.

Эш программасы статусы

1.Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы ( Федеральный закон от 29.12.2012 273 — ФЗ «Об образовании» в Российской Федерации»).

2.Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы ( Закон Республики Татарстан “ Об образовании”№68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8)

3.Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”гы 126 – Фзнчы номерлы Законы (24.07.1998)

4.РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам — начального общего,основного общего и среднего общего образования».

5.”Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-12 (ред.от 03.03.2012г.). “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”)

6.”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел,1нче июль.

7.”2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау,өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел,25 нче октябрь, 794 нче карар.

8.Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011 нче елның1нче февралендә теркәлгән).

9.Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.

10.2010 – 2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы.

4 нче сыйныфның рус телле төркеме өчен “татар теле”курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (төзүче авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.- Казан, 2014.), 2 нче сыйныф өчен Р.З.Хәйдарова тарафыннан эшләнгән (Казан: “Татармультфильм”, 2014) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Дәреслек. Татар теле. Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Рус телендә башлангыч белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә. Ике кисәктә . Казан “Татармультфильм “ нәшрияты , 2014.


Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, әдәби уку дәресләре өчен эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән елга 70 сәгатькә төзелде.



Эш программасының эчтәлеге.

Федераль дәүләт башангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә, төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе булып тора. Аның төп максаты – балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез салу: гомуми уку күнекмәләрен, яки уку максатын куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерү.

Әдәби уку дәресләрен укытуның төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү, телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.


Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  • гамәли үзләштерелгән белемнәрне әдәби әсәрләр уку аша ныгыту һәм сөйләмдә куллануга ирешү.

  • укучыларның татар телендә аралашу осталыкларын үстерү.

  • татар балалар әдәбиятының күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында беренчел мәгълүмат бирү.

  • әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле итеп укырга һәм уку тизлеге нормаларын үтәргә өйрәтү.

  • татар телендә укуга кызыксыну уяту, әдәби уку тәҗрибәсе булдыру һәм әдәби зәвык тәрбияләү.

  • әсәрнең темасын һәм төп геройның характерын, гамәлләре һәм гамәл кылырга этәргән сәбәпләрне, геройның эмоциналь һәм әхлакый кичерешләрен аңларга һәм әсәрдәге вакыйгаларга, геройларга карата үз фикерләрен белдерергә өйрәтү.

  • халык әкиятләрен һәм кече фольклор жанрларын, автор әкиятләрен, хикәя, шигырь, мәсәлләрне әдәби жанр буларак кабул итәргә күнектерү

укучыларда әхлакый-эстетик сыйфатлар, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисе тәрбияләү.


Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы


Тыңлап аңлау.Аерым сүзләрне, җөмләләрне тыңлап дөрес тәрҗемә итә белү; бәйләнешле тестны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү ; сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү, дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү.

Диалогик һәм монологик сөйләм. Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү(7 реплика); укылган(тыңлаган) текстның эчтәлеген сөйли белү, лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү(җөмләләр саны 7-8).Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү; дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку. Татар теленең әйтелеш нормаларын үтәп, аерым җөмләләрне диалогик һәм монологик текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап уку; таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү, укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.

Язу.Лексик темага караган һәм актив үзләштерелгән сүзләрнең язылышын истә калдыру, укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү яки сөйләү.

Телдән һәм язма сөйләмне аеру.Текстның темасы, төп фикере .Сөйләм эшчәнлеге төрләрен(тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

Укуның төрле төрләрен үзләштерү.Уку китаплары, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.


Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре


Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 7 – 8 фраза.

Тыңлапаңлау.

Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу.


Уку

Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр,рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу.Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.Текстның эчтәлегенәнигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.Уку өчен текстның күләме:70 – 80 сүз.


4 сыйныфта укудан үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә:

1.Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

2.Эшне планлаштыра белү.

3.Эшнең дөреслеген тикшерү.

4.Эш сыйфатына бәя бирү.

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү:

1.Дәреслек белән эш итә белү.

2.Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

3.Төрле текстлар белән эш итү.

4.Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:

  • уку елы башында - 60- 65сүз;

  • уку елы ахырында- 70- 75сүз;

6.Сүзлекләрдән файдалана белү.

7.Китапханәдә каталог белән эш итә белү.

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр:

1.Уку мәсьәләсен куя белү.

2.Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

3. Танып белү активлыгын үстерү.

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше:

1.Телдән сөйләм:

  • сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

  • тәрҗемә итү күнекмәсе.

  • монологлар төзи белү,

  • 7 репликадан торган диалоглар төзи белү,

  • диалогта катнаша белү.

2.Язма сөйләм:

  • күчереп язу;

  • хикәяне үзгәртеп язу;

  • 5-6 җөмләлек сочинение язу.


Метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:

  • уку хезмәтенә бәя бирә белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белүе;

  • дәрескә кирәкле кук-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру;

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү; укыганның эчтәлеген аңлап, биремнәрне мөстәкыйль үтәү.


Шәхсиятле нәтиҗәләр:

  • шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру; татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру; ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү.





Рус телендә сөйләшүче балаларның әдәби укудан белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре



1 нче чирек

2 нче чирек

3 нче чирек

4 нче чирек

Еллык


Сәгать саны

Дәрес

18

14

20

18

70

Монолог

1

2

2

2

7

Диалог

2

2

2

2

8

Яттан шигырь

2

1

1

2

6

Хикәя төзү



1

1

2



Белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре һәм бәяләү нормалары


Эш төрләре

Сыйныф



4

Тынлап аңлау

0,3 - 0,5минут

Диалогик сөйләм

6 реплика

Монологик сөйләм

7 фраза

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

4

уку

45-55 сүз

Язу: 1) күчереп язу (җөмлә саны)

2) сүзлек диктанты (сүзләр саны)

3) сочинение (өйрәнү характерында)

5 – 6

8 – 9

5 – 6 җөмлә













Тынлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуаиия яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки жөмлә төзелешендә 2 — 3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 — 6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны

дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 — 6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысыңча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.

Йомгаклау билгесе чирек һәм ел ахырында куела. Ул, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.


Тест:

5” – 95-100%

4” – 94 – 80%

3” – 66 – 79%

2” – 65%тан кимрәк













Укыту-методик комплекты.


  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар) Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева , 2014.

  2. Дәреслек. Татар теле. Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Рус телендә башлангыч белем бирү оешмалары өчен дәрслек (татар телен өйрәнүче укучыла өчен). Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нгезләнә. Ике кисәктә . Казан “Татармультфильм “ нәшрияты , 2014.

  3. Әдәби укудан хрестоматия 4 нче сыйныф.

  4. Хәйдәрова Р.З., Гиниятуллина Л.Ә. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 4 сыйныф.- “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.

Программаның тематик эчтәлеге


Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Яңа уку елы башлана ( 12 сәг.)

Яңаукуелы башлана. Уку-язу әсбаплары. Яңа уку елына әзерлек. Минем эш урыным. Без дәрестә. Без контроль эш эшлибез.

Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү. 1 нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү. Яңа уку елына нинди уку-язу әсбапларын алу турында, уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы турында әйтә белү.Татар теленең хәреф-аваз системасын сөйли белү. Дәрес әзерли торган эш урыны турында сөйли белү. Фикереңне дәлилли белү. Нинди предметтан контроль эш икәнен, дөрес эшләгәнне, эшләмәгәнне әйтә белү. Урамга чакыра, чыкмау сәбәбен аңлата белү.

Туган як табигате ( 13 сәг.)

Нәрсә ул табигать? Һава торышы. Дару үләннәре. Кошлар - безнең дусларыбыз. Минем канатлы дустым.

Нәрсә ул табигать соравына җавап бирү. Ел фасыллары билгеләрен, айларын, һава торышын әйтә белү. Дару үләннәре исемнәрен, аларның кирәклеген әйтә белү. Кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорый, әйтә белү. Кошларга ничек булышуың турында сөйли белү. Кошлар турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Хайваннар дөньясында ( 7 сәг.)

Йорт һәм кыргый хайваннар. Кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат.

Йорт, кыргый хайваннарның исемнәрен атый, аларны сурәтлибелү. Укылган текстлар буенча кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Кышкыуеннар( 10 сәг.)

Кышкы табигать. Кышкыуеннар. Кар бабай ясау. Яңа ел бәйрәменә барабыз.


Кышкы табигать турында сөйли белү. Кышкы уеннар турында сөйләшү. Дустыңны уенга чакыра белү, чыкмауның сәбәбен әйтә белү. Кар бабай ясауны сөйли белү. Дустыңны кар бабайясаргачакырабелү. Яңа ел бәйрәменең кайчан башланганын, бәйрәмдә нишләгәнне әйтә белү. Гаиләдә бәйрәмне ничек каршылауны, нәрсәләр пешергәнне сөйли белү.

Минем дусларым ( 10 сәг.)

Минем дустым. Дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр.Чын дуслык.

Дустың турында сөйли белү. Дус белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү. Чын дус нинди булуын әйтә, раслый белү. Дустыңа бүләк алуны, аның нинди икәнен әйтә белү.

Дүрт аяклы дусларыбыз (6сәг.)

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Дүрт аяклы дусларыбызга карата мөнәсәбәт.

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Дүрт аяклы дусларны карау, ашату, алар белән бергә уйнау турында сөйли белү.

Язгы бәйрәмнәр ( 5 сәг.)

Язгы табигать. 8 Март – әниләр бәйрәме. Мин әнигә булышам. Карга боткасы.

Язгы табигать турында сөйләшү, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белү. 8 нче март бәйрәме белән котлау яза, ничек котлаганыңны әйтә белү. Өй хезмәте турында сөйләшә, әти-әниләргә ярдәм итү турында сорый, әйтә белү. Өй хезмәтенә катнашуга карап, геройларга бәя бирү. Карга боткасы турында сөйли белү.

Минем туган илем (3сәг.)

Татарстанныңдәүләтсимволлары. Татарстанда яшәүче милләтләр. Без Казанга барабыз. Татарстан шәһәрләре.

Татарстанныңсимволларынәйтә, сөйлибелү. Татрстанда яшәгән милләтләрнең исемнәрен әйтә белү. Казанга баруың, анда нәрсәләр күрүең, Казанның нинди шәһәр булуы турында сөйли белү. Казанда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы барлыгын әйтә белү. Россия, Татарстан шәһәрләрен атый, аларны сөйләмдә куллана белү.

Чәчәкле җәй, ямьле җәй (4 сәг.)

Җәйге табигать. Җәйге ял. Җиләккә бару.

Җәйге табигать турында хикәяләп сөйли белү. Җәй көне кая барганыңны әйтә белү. Урманга, җиләккә бару турында сөйләшә белү.






Өстәмә әдәбият

  1. Мияссарова И.Х., Гарифуллина Ф.Ш. Тизәйткеч – телебезне төзәткеч.- Казан, 2002.

  2. Раушан көзге: Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия.- Казан: Мәгариф, 1993.

  3. Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда. ДаутовР.Н., Рахмани Р.Н.- Казан, 2009.

  4. Даутов Р.Н.Балачак әдипләре: библиографик белешмәлек. Беренче китап.- Казан: Мәгариф, 2002.

  5. Даутов Р.Н., Гамбәров Н.Г. Балачак әдипләре: библиографик белешмәлек. Өченче китап.- Казан: Мәгариф, 2005.

  6. Г.Тукай . Шүрәле. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2006.

  7. А.Алиш. Әкиятләр.-Казан, 1998.

  8. Б.Рәхмәт.Иң күңелле чак: шигырьләр.- Казан, 1997.

  9. Р.Вәлиева.Кояшлы яңгыр. Шигырьләр, поэмалар, әкиятләр, сценарийлар, җырлар.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2003.

  10. Р.Ягъфәров. Татар балалар фольклоры. – Казан: Раннур, 1999.

  11. Татар халык әкиятләре. – Казан, 1989.

  12. Табышмаклар.- Казан: Татар. кит.нәшр., 2007.

  13. Салават күпере”, “Сабыйга”, “Ялкын”, “Сәхнә” журналлары.



Әдәби укудан 4нче сыйныф рус төркемнәре өчен календарь-тематик план


Дәрес

темасы

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

План

Факт


I чирек – 18 сәгать








Яңа уку елы башлана. (12 сәг.)







1

Кереш дәрес. Яңа уку елы котлы булсын!

Белем бәйрәменә бәйле лексика аша сөйләм үстерү

1нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү, комплиментлар әйтү

Парлап эшләү, өйрәнелгән лексиканы искә төшерү

Укучыларны аралашырга өйрәтү

1- уку атнасы



2

Уку-язу әсбаплары

Уку-язу әсбапларының исемнәрен кабатлау

Уку-язу әсбапларын үзеңә сорый, иптәшеңә бирә белү

Парлап эшләү, өйрәнелгән лексиканы һәм кагыйдәләрне искә төшерү

Уку-язу әсбапларына сакчыл караш тәрбияләү

1- уку атнасы



3

С.Маршак “Һәр атнада 7 көн” шигыре

Санлы исем сүзтезмәләрне дөрес итеп сөйләмдә куллану

Саннарны кабатлау, тартым кушымчаларын дөрес куллану

Сорау-җавап формалаларын сөйләмдә куллану

Дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру

2- уку атнасы



4

Х.Гарданов “К” хәрефе” шигыре

К, г хәрефләре белдергән авазларны искә төшерү

Татар теленең авазлар системасын кабатлау

Төркемдә эш: “К” хәрефе белдергән авазларның әйтелешен камилләштерү

Дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, татар теленә кызык-сыну уяту

2- уку атнасы



5

Р.Миңнуллин “Үсми калган хәреф”

Ң авазын дөрес әйтү, сүз башында язылмавын искә төшерү

Татар теленең авазлар системасын кабатлау

Төркемдә эш: “ң” авазы булган сүзләрне искә төшерү һәм әйтеп карау

Дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру

3- уку атнасы



6

Эш урыны” текстында яңа лексика

Чөнки, шуңа күрә” теркәгечләре, килеш кушымчаларын дөрес куллану

Сөйләмдә теркәгечләрне куллану (чөнки, шуңа күрә)

Парлап һәм төркемдә эш: татар сөйләмен аңлау һәм сорауларга җавап бирү

Укучыларда эш урынын тәртиптә тотарга теләк булдыру

3- уку атнасы



7

Эш урыны” тексты белән эш

Тартым кушымчаларын кабатлау

Тартым кушымчалы алмашлыкларны һәм исемнәрне сөйләмдә куллану

индивидуаль эш: үзеңнең эш урының турында сөйләү

Үзеңнең эш урының турында сөйли белү

4- уку атнасы



8

Без дәрестә. БСҮ

Сорау-җавап формасын сөйләмдә ныгыту

Зат алмашлыкларын һәм зат-сан кушымчаларын кабатлау

Парлап эшләү, өйрәнелгән лексиканы искә төшерү

Логик фикерләү һәм үзеңә бәя бирү, укуга омтылыш тәрбияләү

4- уку атнасы



9

Контроль эш” текстында яңа лексика

Тексттагы яңа сүзләрне сөйләмдә куллану

Хикәя фигыльнең барлык-юклык формасы

Төркемдә эш: сорауларга җавап бирү

Үзеңнең уку эшчәнлегеңә гадел бәя бирү

5- уку атнасы



10

Контроль эш” тексты белән эш

Контроль эш турында әйтә белү, дөрес эшләү һәм эшләмәү турында хәбәр итү

Хикәя фигыльнең барлык-юклык формасы, “икән”сүзен куллану

Парлап эшләү, өйрәнелгән лексиканы искә төшерү

Укучыларда тырыш булырга теләк уяту

5- уку атнасы



11

Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендә яңа лексика

Г.Тукайның тормыш юлын искә төшерү, шигырьне уку

Боерык фигыль, хикәя фигыльнең үткән заман формасы

Парлап уку, татар сүзләрен дөрес әйтү, шигырьне сәнгатьле уку

Укуга мәхәббәт, тырышлык, максатчанлык сыйфатларын тәрбияләү

6- уку атнасы



12

Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре өстендә эш.

Сандугач, алмагач, кояш, Сабый рольләренә керү

Хикәя фигыльнең барлык-юклык формасы,боерык фигыль

Төркемдә һәм парлап эш: ситуатив күнегүләр эшләү

Геройларны характерлый белү, уйнарга чыкмауның сәбәбен дәлилләү, тырышлык, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү

6- уку атнасы




Туган як табигате. (13 сәг.)







13

Җ.Тәрҗеманов “Табигать китабы” шигыре

Нәрсә ул табигать? Анда ниләр бар?

Исем, исемнең берлек һәм күплек саны

Төркемдә эшләү, өйрәнелгән һәм яңа лексиканы сөйләмдә куллану

Сәнгатьле уку,табигатьне сакларга өйрәнү

7- уку атнасы



14

Елның дүрт фасылы” тексты

Һәр ел фасылының билгеләрен атый белү

Хикәя фигыль формаларын куллану, җөмләдә сүз тәртибе саклау

Төркемдә һәм парлап эш: ситуатив күнегүләр эшләү

Ел фасыллары-на, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү

7- уку атнасы



15

Г.Гәрәева “Көз һәм балалар җыры” шигыре

Исемнең берлек һәм күплек санда кулланылышы, тартым белән төрләнеше

Исемнең берлек һәм күплек санда кулланылышы

Парлап уку, татар сүзләрен дөрес әйтү

Рольләргә бүленеп, сәнгатьле уку

8- уку атнасы



16

Дару үләннәре” тексты

өчен” бәйлек сүзенең кулланылышы

Хикәя фигыль формалары, “өчен” бәйлек сүзе

Төркемдә эшләү, өйрәнелгән һәм яңа лексиканы сөйләмдә куллану

Дару үләннәрен танырга өйрәнү теләген булдыру

8- уку атнасы



17

В. Монасыйпов “Шифалы табиблар” хикәясе

Янына”бәйлек сүзе, килеш кушымчалары

Янына”бәйлек сүзе, килеш кушымчалары һәм сораулары

Төркемдә һәм парлап эш: ситуатив күнегүләр эшләү

Дару үләннәренең нәрсәне дәвалавын ачыклый белү

9- уку атнасы



18

Б.Рәхмәт “Кошлар киткәндә” шигыре

Исемнәрдә тартым һәм килеш кушымчаларын дөрес куллану

Исемнәрдә тартым кушымчалары

Диалоглар төзү, парлап эшләү, сәнгатьле уку

Кошларга, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү

9- уку атнасы




Диалог- 2


Монолог- 1


Яттан шигырь сөйләтү - 2





































II чирек – 14 сәгать


Дәрес темасы

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләре

Шәхсиятле нәтиҗәләр

План

Факт

19

Кунак абый” тексты

Саннарны һәм кош атамаларын кабатлау

Җөмләдә дөрес сүз тәртибен истән чыгармау

Рольләргә бүленеп уку

Укучыларны аралашырга өйрәтү

10- уку атнасы



20

Г.Лотфиның “Песнәк белән Әнисә” хикәясендә яңа лексика

Яңа лексика белән танышу, аңлап уку, тәрҗемә эше

Фигыльнең билгеле һәм билгесез үткән заман формасы, “нигә”сорау алмашлыгы

Төркемдә һәм парлап эшләү. Сүзләрне дөрес уку, җөмләләргә сорау кую



Мәрхәмәтлелек, кызгану хисләрен тәрбияләү

10- уку атнасы



21

Г.Лотфиның “Песнәк белән Әнисә”хикәясе белән эш

Текст эчтәлегенә туры килгән һәм туры килмәгән раслауларны таный белү


Төркемдә эшләү, өйрәнелгән һәм яңа лексиканы сөйләмдә куллану.

Төп геройны характерлый белү

Яхшы күңеллелек тәрбияләү

11- уку атнасы



22

Җ.Тәрҗеманов “Чирик” хикәясе.1нче кисәк

Ашамлык атамалары

өстендә” бәйлек сүзе

Төркемдә һәм парлап эшләү

Кошларга сакчыл караш тәрбияләү

11- уку атнасы



23

Җ.Тәрҗеманов “Чирик”хикәясе. 2нче кисәк

Тәрҗемә эше, сорауларга җавап

Фигыльнең үткән заман һәм инфинитив формасы

Төркемдә һәм парлап эшләү

Кошларга мәхәббәт тәрбияләү

12- уку атнасы



24

Җ.Тәрҗеманов “Чирик”хикәясе. 3нче кисәк

Тәрҗемә эше, сорауларга җавап

янына ”бәйлек сүзе

Төркемдә һәм парлап эшләү, сорауларга җавап бирү

Хикәядән алган тәэсирләрне әйтә белү, Чирикны характерлау

12- уку атнасы



25

Кошлар – безнең дусларыбыз. БСҮ

Кыш көне кышлаучы кошларга ничек ярдәм иттеп була?

чөнки, ләкин” теркәгечләре

Төркемдә һәм парлап эшләү, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр эшләү

Кошларга сакчыл караш тәрбияләү

13- уку атнасы




Хайваннар дөньясында (7 сәг.)








26

Дуслар кая барасыз?” уены. БСҮ


Сорау алмашлыклары

Парлап уку, татар сүзләрен дөрес әйтү. Рольләргә бүленеп, сәнгатьле уку

Дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү

13- уку атнасы



27

Ә. Кариның “Тиен” шигыре

Килеш кушымчалары алган сүзләрне дөрес тәрҗемә итү

шунда” күрсәтү алмашлыгы

Парлап уку, тәрҗемә итү, татар сүзләрен дөрес әйтү, сәнгатьле уку

Табигатьне ярату хисен тәрбияләү

14- уку атнасы



28

Г.Тукай “Ташбака белән куян” мәсәле

Фигыльнең билгеле һәм билгесез үткән заман, хәзерге заман формалары

таба” бәйлек сүзе

Төркемдә уку, тәрҗемә итү, татар сүзләрен дөрес әйтү

Мактануның начар гадәт икәнлеген аңлау

14- уку атнасы



29

Яшел энәле керпе” әкиятендә яңа лексика

Фигыльнең билгесез үткән заман формасы

түгел” кисәкчәсе, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

Төркемдә һәм парлап эшләү, сорауларга җавап бирү.Предмет-ларның охшаш якларын таба белү

Табигать белән соклану хисен тәрбияләү

15- уку атнасы



30

Яшел энәле керпе” әкияте белән эш

Текст эчтәлегенә туры килгән раслауларны таба белү


Төркемдә һәм парлап эшләү, сорауларга җавап бирү

Табигатьне ярату хисен тәрбияләү

15- уку атнасы



31

Керпе” тексты.

Керпе хайваны турында мәгълумат алу

Саннар, сыйфат сүз төркеме

Төркемдә эшләү, өйрәнелгән һәм яңа лексиканы сөйләмдә куллану

Керпегә сакчыл караш тәрбияләү

16- уку атнасы



32

Кыргый хайваннар. БСҮ

Кыргый хайваннарның өй шартларында яши алмавы, аларны читтән генә күзәтергә кирәклеген аңлату


Төркемдәһәм парлап эшләү, өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә куллану

Кыргый хайваннарны ярату хисе

16- уку атнасы




Диалог- 2


Монолог- 2


Яттан шигырь сөйләтү - 1



















III чирек – 20 сәгать


Дәрес темасы

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

План

Факт

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләре

Шәхсиятле нәтиҗәләр



Кышкы уеннар

(10 сәг.)







33

Ә. Ерикәй “Беренче кар” шигыре

Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау

Җөмләдә дөрес сүз тәртибен истән чыгармау

Сәнгатьле уку, татар сүзләрен дөрес әйтү

Табигатькә соклану хисен тәрбияләү

17- уку атнасы



34

Г.Бакир “Кышкы уен” хикәясе

Тәрҗемә эше, сорауларга җавап

Сыйфатның төрле дәрәҗәләре

Төркемдә эшләү, өйрәнелгән һәм яңа лексиканы сөйләмдә куллану

Кышкы уеннар белән кызыксыну уяту

17- уку атнасы



35

Кышкы уеннар. БСҮ

Сорау-җавап формасын сөйләмдә ныгыту

Сыйфатлар

Төркемдәһәм парлап эшләү

Кышкы уеннарны, спортны ярату хисен тәрбияләү

18- уку атнасы



36

Б.Рәхмәт “Яңа ел килгәч” шигыре


былтыр, быел” сүзләре

Сәнгатьле уку, татар сүзләрен дөрес әйтү

Татар теленә кызыксыну уяту

18- уку атнасы



37

Төрле илләрдә яңа ел” тексты

Тәрҗемә эше, сорауларга җавап

Хикәя фигыль формалары

Төркемдә эшләү, өйрәнелгән һәм яңа лексиканы сөйләмдә куллану

Төрле ил традицияләренә ихтирам тәрбияләү

19- уку атнасы



38

А.Алиш – балалар язучысы

А.Алишның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау

Билгесез үтеән заман хикәя фигыль

Төркемдә эшләү, өйрәнелгән һәм яңа лексиканы сөйләмдә куллану

А.Алиш иҗатына кызыксыну уяту

19- уку атнасы



39

А.Алиш “Куян кызы” әкиятендә яңа лексика


Боерык фигыль

Төркемдә һәм парлап эшләү

Олылар сүзен тыңларга өйрәтү

20- уку атнасы



40

А.Алиш “Куян кызы” әкияте белән эш

Куян кызына киңәшләр бирү

Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формасы

Төркемдә һәм парлап эшләү, сорауларга җавап бирү

Әни сүзен тыңларга ихтирам итәргә өйрәтү

20- уку атнасы



41

А.Алиш “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерү. БСҮ



Парлап эшләү, төрле рольгә кереп сөйләшү

Дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү

21- уку атнасы



42

Елга буенда” тексты

Яңа сүзләр һәм сүзтезмәләрне сөйләмдә куллану

Үткән заман хикәя фигыль

Төркемдә һәм парлап эшләү, сорауларга җавап бирү

Ярдәмчел, чын дус булу сыйфатларын тәрбияләү

21- уку атнасы




Минем дусларым

(10 сәг.)








43

Дустым турында сөйлим. БСҮ

Дуслаша, бергә, әйдә” сүзләрен сөйләмдә куллану


Төркемдә һәм парлап эшләү

Дустны хөрмәт итү, ярату хисен тәрбияләү

22- уку атнасы



44

Минем дустым” тексты

Тәрҗемә эше, сорауларга җавап

Тартымлы исемнәр

Төркемдә һәм парлап эшләү, сорауларга җавап бирү

Дуска уңай караш тәрбияләү

22- уку атнасы



45

Г.Бәширов “Сылтау” хикәясе

Тәрҗемә эше, сорауларга җавап

Боерык фигыль, “үзе” билгеләү алмашлыгы

Төркемдә һәм парлап эшләү, сорауларга җавап бирү

Юмартлылык сыйфатын тәрбияләү

23- уку атнасы



46

И.Туктар “Алма” хикәясе

Тәрҗемә эше, сорауларга җавап

әллә” билгесезлек алмашлыгы

Төркемдә һәм парлап эшләү, сорауларга җавап бирү

Акыллылык, түземлелек, юмартлык сыйфатларын тәрбияләү

23- уку атнасы



47

Чын дустым” темасына монолог

Җөмләдә сүз тәртибен саклау


Индивидуаль эшләү

Чын дуска соклану уяту

24- уку атнасы



48

Б.Рәхмәт “Минем дуслар” шигыре

Ялгызлык исемнәрне дөрес язу

Кеше исемнәре (Ялгызлык исемнәр)

Төркемдә һәм парлап эшләү, сәнгатьле уку, татар сүзләрен дөрес әйтү

Дусны хөрмәт итү, ярату хисен тәрбияләү

24- уку атнасы



49

Д.Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе. 1нче кисәк

Тәрҗемә эше, сорауларга җавап

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формасы

Төркемдә һәм парлап эшләү

Миһербанлылык, юмартлык сыйфатларын тәрбияләү

25- уку атнасы



50

Д.Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе. 2нче кисәк

Тәрҗемә эше, сорауларга җавап

Кайдан? Кая кадәр? сораулары

Төркемдәһәм парлап эшләү, өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә куллану

Миһербанлылык, юмартлык сыйфатларын тәрбияләү

25- уку атнасы



51

Д.Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе. 3нче кисәк

Тәрҗемә эше, сорауларга җавап

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Төркемдә һәм парлап эшләү

Миһербанлылык, юмартлык сыйфатларын тәрбияләү

26- уку атнасы



52

Минем дустым” бүлеген кабатлау

Бүлек дәвамында укылган текст геройларын чагыштыру


Төркемдә һәм парлап эшләү

Дустны хөрмәт итү, ярату хисен тәрбияләү

26- уку атнасы




Диалог- 2


Монолог- 2


Яттан шигырь сөйләтү- 1


Хикәя төзү - 1










IV чирек – 18 сәгать


Дәрес темасы

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

План

Факт

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләре

Шәхсиятле нәтиҗәләр




Дүрт аяклы дусларыбыз (6 сәг.)








53

Р. Мингалим “Дөньяда бер эт бар иде” шигыре

Тәрҗемә эше, сорауларга җавап

кына” кисәкчәсе

Сәнгатьле уку, төркемдә эшләү

Йорт хайваннарына игътибарлы булу

27- уку атнасы



54

Г.Тукай “Кызыклы шәкерт” шигыре


Хәзерге заман хикәя фигыль, боерык фигыль

Төркемдә һәм парлап эшләү. Рольләргә бүленеп, сәнгатьле уку

Хайваннарны , хезмәтне ярату хисләрен тәрбияләү

27- уку атнасы



55

Г.Мөхәммәтшин “Ак песи” хикәясендә яңа лексика


Зат алмашлыклары, килешләр

Төркемдә һәм парлап эшләү

Кызгану, мәрхәмәтлек хисләрен тәрбияләү

28- уку атнасы



56

Г.Мөхәммәтшин “Ак песи” хикәясе

Фигыльләрне сөйләмдә куллану

Хикәя фигыльнең хәзерге һәм үткән заманда кулланылышы

Төркемдә һәм парлап эшләү, сорауларга җавап бирү

Миһербанлылык тәрбияләү

28- уку атнасы



57

Р.Батулла “Чикыл белән Мырый” әкияте

Дөрес раслауны табу, дөрес булмаганны төзәтү

Билгесез үткән заман хикәя фигыль, боерык фигыль

Төркемдә һәм парлап эшләү. Рольләргә бүленеп уку

Хайваннарга мәхәббәт тәрбияләү

29- уку атнасы



58

Минем дүрт аяклы дустым” темасына хикәя төзү.




Дүрт аяклы дусларны ярату хисен тәрбияләү

29- уку атнасы




Язгы бәйрәмнәр (5 сәг.)








59

Карга боткасы” тексты

Ашамлык исемнәрен кабатлау

кирәк” сүзе

Төркемдә һәм парлап эшләү

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллану

30- уку атнасы



60

Л.Толстой “Әбисе белә оныгы” тексты. М.Газизов “Рәхмәт” шигыре

Тәрҗемә эше, сорауларга җавап

Билгесез үткән заман хикәя фигыль. Үтенеч белдерү формасы

Төркемдә һәм парлап эшләү, сәнгатьле уку,

Олы кешеләргә игътибарлы булырга чакыру.

Итәгатьле булырга теләк уяту

30- уку атнасы



61

В.Осеева “Дүрт кыз” хикәясе

Тәрҗемә эше, сорауларга җавап

Инфинитив

Төркемдә һәм парлап эшләү, рольләргә бүленеп, сәнгатьле уку

Чисталык, пөхтәлек, ихтирамлылык сыйфатларын тәрбияләү

31- уку атнасы



62

8нче март-Әниләр бәйрәме.




Әниләргә мәхәббәт тәрбияләү

31- уку атнасы



63

Нәүрүз бәйрәме.




Нәүрүз бәйрәме белән соклану хисен тәрбияләү

32- уку атнасы




Минем туган илем

(3 сәг.)







64

З. Туфайлова “Туган ил” шигыре


Исемнәрдә күплек сан кушымчалары

Сәнгатьле уку, төркемдә эшләү

Туган ил белән горурлану хисен уяту

32- уку атнасы



65

Казан шәһәре” тексты

Тәрҗемә эше, сорауларга җавап

Ялгызлык исемнәр, килеш кушымчалы бәйлек сүзләр

Төркемдә һәм парлап эшләү

Казан шәһәренә мәхәббәт тәрбияләү

33- уку атнасы



66

Татарстан шәһәрләре” тексты

Тәрҗемә эше, сорауларга җавап

Ялгызлык исемнәр, “түгел” кисәкчәсе

Төркемдә һәм парлап эшләү

Татарстандагы шәһәрләргә кызыксыну уяту

33- уку атнасы




Чәчәкле җәй, ямьле җәй (4 сәг.)








67

Ш.Галиев “Җәйге болында”


Төсләр, “үзе” алмашлыгы

Сәнгатьле уку, төркемдә эшләү

Табигатькә соклану хисен тәрбияләү

34- уку атнасы



68

Г.Нәбиуллин “Урман сөйләшә” шигыре



Сәнгатьле уку, төркемдә эшләү

Урманга сакчыл караш тәрбияләү

34- уку атнасы



69

Татар халык әкияте “Шүрәле”

Тәрҗемә эше, сорауларга җавап

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Төркемдә һәм парлап эшләү

Татар халык әкиятенә кызыксыну уяту

35- уку атнасы



70

БСҮ “Җәй җитә”


Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Төркемдә һәм парлап эшләү. Җәй турында сөйләшү

Табигатьне ярату хисен тәрбияләү

35- уку атнасы




Диалог- 2


Монолог- 2


Яттан шигырь сөйләтү –2


Хикәя төзү - 1







Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 05.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров51
Номер материала ДБ-239380
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх