Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Календарно-тематическое планирование по татарскому языку для 5 класса.

Календарно-тематическое планирование по татарскому языку для 5 класса.

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

hello_html_3a147586.jpg

Аңлатма язуы

Барлык сәгатьләр саны: 105 сәгать; атнага 3 сәгать.

Татар теленнән календарь-тематик план Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.) нигезләнеп төзелде.

Дәреслек: Күңелле татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен).5 нче с-ф. Р. З. Хәйдәрова,Г.М. Әхмәтҗанова. – Казан: “Татармультфильм ” нәшр.,2014.

Өстәмә әдәбият: Р. З. Хәйдәрова,Г.М. Әхмәтҗанова. Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар телен укыту. 5 нче сыйныф. Укытучылар өчен метод. Кулланма.– Казан: “Татармультфильм ” нәшр.,2014.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.


Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.


Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре татар телен укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.


Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.


Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.


Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре.

5 нче сыйныф ахырына укучылар үзләштеререгә тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр.

Тыңлап аңлау

  • Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

  • сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү;

  • тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;


Диалогик сөйләм

  • Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

  • аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

  • парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

  • өчен, шикелле бәйлекләрен, ян, өс, ас бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану;

  • кереш сүзләрне (минемчә, синеңчә, әлбәттә, кызганычка каршы, бәхеткәкаршы, киресенчә, минем фикеремчә) сөйләмдә куллану.


Монологик сөйләм

  • Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

  • конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

  • өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү;

  • Мин, син, ул зат алмашлыкларының, төшем килешләрендә сөйләмдә кулланабелү.


Уку

  • Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

  • текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

  • таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

  • таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.


Язу

  • Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

  • прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлауларһ.б.) язабелү;

  • хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен белү; 

  • билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.


Контроль эшләр саны


1 нче чирек

2 нче чирек

3 нче чирек

4 нче чирек

еллык

Контроль эшләр

2

1

1

1

5



Дәрес

Эчтәлек элементлары белән дәрес темасы

Дәрес саны

Эшчәнлек төрләре

Үткәрү вакыты

План

Фактик

Без мәктәптә - 27 сәгать

1

Яңа уку елы котлы булсын! Исәнләшү, саубуллашу, яхшы теләкләр әйтү өчен кулланыла торган сүзләр, син алмашлыгын юнәлеш һәм төшем килешләрендә куллану

1

Схема буенча җөмләләр төзү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын,санын,кирәклеген хәбәр итә белү (сорау), үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим  итә белү. 

1.09


2

Исәнләшү кагыйдәләре. Исәнләшү, саубуллашу, бер – береңә комплимент әйтү өчен кулланыла торган сүзләр

1

Үз хезмәтеңне оештыра белү

5.09


3

Мәктәптә” темасына караган лексик- грамматик материал. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кайда икәнлекләрен әйтә белү, үзеңә сорый белү

1

Беренче сентябрь - Белем бәйрәме турында 

сөйли белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын,  юклыгын,санын,кирәклеген хәбәр итә белү (сорау), үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим

 итә белү. Парларда эшли белү

6.09


4

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Мин, син алмашлыкларын юнәлеш һәм төшем килешләрендә куллану, исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау

1

Лексик минимумны телдән тикшерү.


8.09


5

Мәктәптә Белем бәйрәме” текстындагы лексик- грамматик материал. Белем бәйрәме турында әңгәмә оештыру. Бәйрәм турында сөйләшү.

1

Фронталь әңгәмә, индивидуаль тикшерү. Дәресләр расписаниесе буенча нәрсә эшләгәнне әйтә белү. Темага кагылышлы лексика өстендә эшләү

15.09


6

Мәктәптә Белем бәйрәме. Текст өстендә эш, биремнәр үтәү.

1

Мөстәкыйль эшли белү

15.09


7

Сүзлек диктанты. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау, аны ныгытуга биремнәр үтәү.

1

Сүзлек диктанты язу. Парларда эшли белү

16.09


8

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше. Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен искә төшерү. Язма эш, хата, хаталы, хатасыз, мисал, мәсьәлә сүзләрен кулланылышка кертү.

1

Күнегүләр эшли алу, күрсәтмәлелектән файдалана

белү. Ни өчен яхшы, начар билгеләр алу турында 

сөйләшү. 


19.09


9

Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышы. Тартымлы исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану.

1

Парларда эшли белү, диалоглар төзү

22.09


10

Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше. Кабатлау.

1

Таблица белән эшли белү

23.09


11

Кереш контроль эш. Алган белемнәрне куллануны тикшерү, аны куллануга контроль эш.

1

мөстәкыйль эшләү

26.09


12

Хаталар өстендә эш. Боерык фигыль. Боерык фигыльнең белдерелүе турында сөйләшү. Аларны кулланып, җөмләләр төзү өстендә эш.

1

Хаталар өстендә эш, аутентив материал белән эшли белү

29.09


13

Боерык фигыльнең зат- сан белән төрләнеше.

1

Схема буенча җөмләләр төзү

30.09


14

Әдәпле сөйләм формалары. “Әйт әле”, ”әйтче”, “әйтегез әле” төзелмәләрен сөйләмгә кертү

1

Парларда эшли белү

3.10


15

Исемнәрнең ясалышы. Исемнәрнең ясалышы турында төшенчә бирү, материалны ныгыту өстендә эш. Тема буенча лексик минимум белән танышу.

1

Таблица белән эшли белү

6.10


16

Китап-минем дустым, киңәшчем. Х. Шабановның ”Китап” шигыре белән танышу.

1

Уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында 

киңәш бирә белү. Китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү.Сәнгатьле уку, ситуатив күнегүләр эшләү.

7.10


17

Хәзерге заман хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыльнең белдерелүе турында сөйләшү.Аларны кулланып, җөмләләр төзү.

1

Таблица белән эшли белү

10.10


18

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасында зат - сан белән төрләнеше. Балалар өчен язылган шигырьләрдән өзекләр уку

1

Аутентив материал белән эшли белү

13.10


19

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат - сан белән төрләнеше.

1

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

14.10


20

Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Билгеле үткән заман хикәя фигыльләр белән танышу.

1

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү (рус һәм татар телен) .Грамматик күнегүләр эшләү

17.10


21

Олегның нигә кәефе юк?” тексты буенча лексик- грамматик материал.

1

Фронталь әңгәмә

20.10


22

Олегның нигә кәефе юк?” тексты буенча эш. Кабатлау,ныгыту күнегүләре башкару.

1

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

21.10


23

Без мәктәптә” темасына контроль эш. Алган белемнәрне куллануны тикшерү, аны куллануга контроль эш.

1

Мөстәкыйль эшләү

24.10


24

Хаталар өстендә эш. Сан төркемчәләре. Сан төркемчәләре турында белешмә бирү, саннарны куллану күнекмәләре өстендә эш.

1

Хаталар өстендә эш. Биремнәр үтәү

27.10


25

Сан + исем төзелмәсе. Сан төркемчәләрен белү, ситуатив күнегүләр эшләү

1

Индивидуаль тикшерү. Биремнәр үтәү

28.10


26

Изложение. «Үкенеч». БСҮ Изложение язу

1

Изложение язу

10.11


27

Хаталар өстендә эш. "Без мәктәптә" бүлеген кабатлау. Мәктәп темасына караган лексик- грамматик материал. чөнки, ләкин теркәгечләре.

1

Хаталар өстендә эш. Чөнки, ләкин теркәгечләрен куллана белү. Уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белү. 


11.11


Мин – өйдә булышчы- 34 сәгать

28

Минем иртәнге режимым” темасы буенча лексик- грамматик материал. Л. Леронның “Хәерле иртә” шигыре белән танышу

1

Сәнгатьле уку, ситуатив күнегүләр эшләү . Схема белән эшли белү

11.11


29

Минем иртәнге режимым. “Иртәнге режим” темасы буенча лексик- грамматик материал, ситуатив күнегүләр эшләү

1

Парларда эшли белү. Иртәнге режимымыңны әйтә белү

14.11


30

Сәгать ничә? конструкциясе. Сәгать ничәдә? сораулары.

1

Вакытны сорый, әйтә белү. Парларда һәм мөстәкыйль эшләү

17.11


31

Минем көндәлек режимым. Көндәлек режим турында сөйләшү.

1

Мөстәкыйль эшләүне күнекмәләрен камилләштерү

18.11


32

Сүзлек диктанты. Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Көндәлек режим, йорт эшләре турында сөйләшү.

1

Сүзлек диктанты язу. Чагыштыра һәм гому- миләштерә белү.

21.11


33

Мин - өйдә булышчы. Укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

1

Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү. 

Хикәя төзү. Язма сөйләм күнек мәләрен камилләштерү

24.11


34

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат - сан белән төрләнеше.

1

Таблица белән эшли белү. Язма сөйләм күнек мәләрен камилләштерү.

25.11


35

Сочинение. “Мин - өйдә булышчы”. Өй хезмәтенә караган лексика.

1

Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү. 

Мөстәкыйль эшли белү

28.11


36

Илнур белән Рәсимнең иртәнге режимы. Илнур белән Рәсимнең иртәнге режимы турында сөйләшү.

1

Парларда эшли белү. Язма сөйләм күнек мәләрен камилләштерү

1.12


37

Илнур белән Рәсимгә чагыштырма характеристика.

1

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү

2.12


38

Кереш сүзләр. Кереш сүзләр белән танышу, чөнки теркәгеченең мәгънәсе һәм кулланылышы турында төшенчә бирү

1

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Парларда эшләү

5.12


39

Без киңәшләр бирәбез.Биремле диктант. Гомуми нәтиҗә чыгару. Хаталарны булдырмау өстендә эш.

1

Кибеткә барырга куша, нәрсә алырга икәнен

әйтә, сорый белү. Биремле диктант язу. Язма сөйләм күнек мәләрен камилләштерү

8.12


40

Инфинитив. Фигыльнең инфинитив формасын өйрәнү.

1

Таблица белән эшләү. Фигыльнең инфинитив формасын куллана белү.

9.12


41

Инфинитив + модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый, телим).

1

Кибеткә барырга куша, нәрсә алырга икәнен

әйтә, сорый белү. Парларда эшләү. Сөйләм күнек мәләрен камилләштерү

12.12


42

Без әнигә булышабыз. “Мин өйдә булышчы” циклы лексикасын кабатлау.

1

Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү.Парларда эшләү

15.12


43

Ничек мактарга? Мактау сүзләре.

1

Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә

бәя бирә белү.Ситуатив күнегүләр эшләү.Язма сөйләм күнек мәләрен камилләштерү

16.12


44

Контроль эш. “Мин өйдә булышчы”. Алган белемнәрне куллануны тикшерү, аны куллануга контроль эш.

1

Мөстәкыйль эшләү. Язма сөйләм күнек мәләрен камилләштерү

19.12


45

Хаталар өстендә эш. “Рәсим” хикәясендәге лексик- грамматик материал.

1

Хаталар өстендә эшләү. Хикәядәге лексик-грамматик материал белән танышу

22.12


46

Рәсимнең хатасы. Хаталарны булдырмау өстендә эшләү, “Өйдәге хезмәт” темасына лексиканы кабатлау.

1

Образга бәя бирү.

23.12


47

Рәсим” хикәясе буенча монолог төзү. Рәсимгә бәя бирү.

1

Монолог төзү. Ситуатив күнегүләр эшләү

9.01


48

Без – өйдә ярдәмчеләр. Хикәя язу, хикәядәге сөйләм үрнәкләре.

1

Хикәя язу. Язма сөйләм күнек мәләрен камилләштерү

12.01


49

Өчен бәйлеге.Зат алмашлыклары, Минем өчен, синең өчен... төрләнеше.

1

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

13.01


50

Ю. Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясендәге лексик- грамматик материал.

1

Хикәядәге лексика белән танышу. Мөстәкыйль эшли белү

16.01


51

Ю.Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясе. Текст белән эш

1

Текст белән эшләү.Таблица белән эшли белү

19.01


52

Сүзлек диктанты. Ю. Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясен сәхнәләштерү.

1

Сүзлек диктанты язу.

20.01


53

Лексик- грамматик күнегүләр эшләү. Кереш сүзләрне актив кулланылышка кертү.

1

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү

23.01


54

Изложение.«Кунак апа”. БСҮ Изложение язу.

1

Изложение язу. Язма сөйләм күнек мәләрен камилләштерү

26.01


55

Хаталар өстендә эш. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

Хаталар өстендә эшләү. Таблица белән эшли белү

27.01


56

Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятендәге лексик- грамматик материал.

1

Әкияттәге лексика белән танышу.Парларда эшләү

30.01


57

Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкияте. Текст белән эш.

1

План буенча сөли белү.

2.02


58

Без әкият сөйлибез. “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятен сәхнәләштерү.

1

Татар халык әкиятләре.

3.02


59

Ипи ничек пешә? Ипи пешерү турында сөйләшү.

1

Таблица белән эшләү

6.02


60

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше.

1

Таблица белән эшли белү. Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү

9.02


61

Мин – өйдә булышчы” темасын кабатлау. Тема буенча өйрәнгән лексиканы кабатлау. Әкият язу

1

Иҗади эш. Язма сөйләм күнек мәләрен камилләштерү

10.02


Дуслар белән күңелле – 26 сәгать

62

Минем дусларым” темасы буенча лексик- грамматик материал.

1

Дустыңның барлыгын, кемнәр белән дус икәнеңне,  аларның нинди булуын әйтә белү.Парларда һәм төркемнәрдә эшләү. Тема буенча лексика белән танышу.

13.02


63

Минем дусларым бар. Лексика белән эш. Хикәя төзү

1

Дустыңның барлыгын, кемнәр белән дус икәнеңне,  аларның нинди булуын әйтә белү.Хикәя төзү. Язма сөйләм күнек мәләрен камилләштерү

16.02


64

Сочинение. “Минем дустым”. Дустыңа бәя бирү, хикәя язу.

1

Кайда, кайчан дуслашкан, дусның нинди булуын, бергә нишләгәнне сөйли белү. 

Язма сөйләм күнек мәләрен камилләштерү

17.02


65

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатны искә төшерү, сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнү.

1

Таблица белән эшләү. Язма сөйләм күнек мәләрен камилләштерү

20.02



66

Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы

1

Күнегүләр эшләү

20.02



67

Язгы каникул” хикәясендәге лексик- грамматик материал. Фигыль формаларын кабатлау.

1

Таблица белән эшләү. Язма сөйләм күнек мәләрен камилләштерү

27.02



68

Язгы каникул” хикәясе.

1

Текст белән эшләү. Чын дусның авыр хәлдәк алдырмавын, бер- береңә  ярдәм итү турында сөйләшү. 

27.02



69

Боеруны һәм үтенечне белдерү.

1

Боеруны һәм үтенечне белдерүче җөмләләр белән эшләү. Ситуатив күнегүләр эшләү

2.03



70

Без матур сөйләшәбез. Әдәпле сөйләм үрнәкләре белән эшләү.

1

Парларда эшли белү.

3.03



71

Дусларга ни өчен күңелсез?” “Язгы каникул” тексты буенча күнегүләр эшләү.

1

Күнегүләр эшләү. Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

6.03



72

Иҗади эш. “Язгы каникул” хикәясен үзгәртеп язу. Ситуациядән чыгып, “Язгы каникул” хикәясен үзгәртеп язу.

1

Иҗади эш (хикәя язу). Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

9.03



73

Телефоннан сөйләшү этикеты. Телефоннан сөйләшү этикеты белән танышу, диалоглар белән эш.

1

Дусларны телефоннан уйнарга чакыра, туган  көнгә итагәтле чакыра белү.Әңгәмә кору

10.03



74

Дуслар белән күңелле” темасы буенча контроль эш. Алган белемнәрне куллануны тикшерү, аны куллануга контроль эш.

1

Мөстәкыйль эшләү. Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

13.03



75

Контроль эштә җибәрелгән хаталар өстендә эш. Татар халык ашлары. Татар халык ашлары белән танышу.

1

Хаталар өстендә эш. Татар халык ашларын,  нәрсәләр ярату, яратмауны әйтә белү. 


16.03



76

Минем яраткан ризыгым. Яраткан ризыклар турында сөйләм күнекмәләре булдыру.

1

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Нәрсәләр ярату, яратмауны әйтә белү. 

17.03



77

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү, өйрәнү.Парларда эшли белү

30.03



78

Туган көн – иң күңелле бәйрәм” хикәясе өстендә эш. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен белү. Парларда эшли белү

30.03



79

Гүзәл Ләйсәннәрдә” хикәясе.

1

Текст белән эшләү. Парларда эшли белү.

31.03



80

Без табын әзерлибез. Табын әзерләү турында сөйләшү.

1

План төзү

3.04



81

Мин салатлар ясыйм. Биремле диктант.

1

Биремле диктант язу. Сүзләр белән эшләү, тема буенча сөйләм күнекмәләре булдыру.

6.04



82

Туган көнгә чакыру. Терәк сүзләр белән эшләү.

1

Мөстәкыйль эшләү. Тема буенча сөйләм күнекмәләре булдыру.

7.04


83

Сочинение. “Туган көн - күңелле бәйрәм”. Туган көн темасына караган лексика.

1

Иҗади эш. Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен 

сөйли белү.

10.04


84

Бәйлек сүзләр.

1

Күнегүләр эшләү Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

13.04


85

Табын янында” хикәясе. Текст белән эшләү

1

Текст белән эшләү. Тема буенча сөйләм күнекмәләре булдыру.

14.04


86

Без табын янында. Текст буенча күнегүләр эшләү

1

Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен 

сөйли белү.Күнегүләр эшләү

17.04


87

Дуслар белән күңелле” темасы буенча лексик- грамматик материалны кабатлау

1

Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен 

сөйли белү.Индивидуаль тикшерү

20.04


Дүрт аяклы дусларыбыз – 8 сәгать

88

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның гадәтләре. “Дүрт аяклы дусларыбыз” темасына караган лексик-грамматик материал.

1

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләретурында сөйләшә белү. 

21.04


89

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның кыяфәтләре, токымнары. Тема буенча яңа сүзләр белән танышу

1

Парларда эшләү. Этләр турында кызыклы  мәгълүмат әйтә белү.

24.04


90

Минем дүрт аяклы дустым. Сүзлек диктанты.

1

Таблица белән эшләү. Тема буенча бирелгән сүзләр белән эшләү.

27.04


91

Минем этем. Сүзләр белән эшләү, тема буенча хикәя төзү

1

Хикәя төзү. Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Этләр турында кызыклы мәгълүмат әйтә белү.

28.04


92

Мөстәкыйль эш. “Минем дүрт аяклы дустым”. Тема буенча лексиканы кабатлау.

1

Мөстәкыйль эшләү. Этләр турында кызыклы мәгълүмат әйтә белү.

4.05


93

Хаталар өстендә эш. Мин,син зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше.

1

Хаталар өстендә эш. Сөйләм үрнәкләре буенча җөмләләр төзү.

4.05


94

Х.Гардановның ”Акыллы Карабай” хикәясендәге лексик- грамматик материал.

1

Х.Гардановның”Акыллы Карабай” хикәясендәге лексика белән танышу.Рәсемнәр буенча эш, сорауларга җавап бирү

5.05


95

Гардановның ”Акыллы Карабай” хикәясе

1

Текст белән эшләү

8.05


Без спорт яратабыз – 10 сәгать



Без спорт яратабыз – 10 сәгать

96

Минем сәламәтлегем. Тән әгъзалары исемнәре. Исемнәрне сөйләмдә куллану

1

Тән әгъзаларының исемнәрен әйтә белү.  Парларда эшләү.

11.05


97

Мин табибта. Ситуатив күнегүләр эшләү

1

Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын, авыртмавын табибка әйтә, сорый белү.  Парларда эшләү

12.05


98

Спорт төрләре. Спорт төрләре, яраткан спорт уены турында сөйләшү

1

Спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен  яратканыңны, нинди спорт түгәрәгенәйөргәнеңне, физкультура      дәресендә      нәрсә      эшләгәнеңне     әйтә    белү. Аутентив материал белән эшли белү

15.05


99

5 нче сыйныф курсы буенча контроль эш.

Алган белемнәрне куллануны тикшерү, аны куллануга контроль эш.

1

Мөстәкыйль эшләү

18.05


100

Хаталар өстендә эш. Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк? Булат Мотыйгуллинның “Сәламәт булыйк” шигыре.

1

Хаталарга анализ ясау. Текст белән эшләү.

19.05


101

Сабантуй бәйрәме. Татар халкының милли уеннары. Сабантуй уеннары турында сөйләшү. Фигыльләрне искә төшерү.

1

Сабантуйдагы милли уеннарны әйтә, Сабантуйга 

бару, катнашу турында сөйләшә белү. Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

22.05


102

Хикәя фигыль заманнарын кабатлау. Сабантуй уеннары турында сөйләшү. Хикәя фигыль заманнарын искә төшерү.

1

Сабантуйдагы милли уеннарны әйтә, Сабантуйга 

бару, катнашу турында сөйләшә белү. Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

25.05


103

Исем темасын гомумиләштереп кабатлау. Тема буенча алган белемнәрне ныгыту. Исемнәрне кабатлау. Рәсемнәр белән эш

1

Рәсемнәр белән эшләү. Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

26.05


104

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау. Тема буенча алган белемнәрне ныгыту. Сыйфатларны кабатлау. Рәсемнәр белән эш

1

Рәсемнәр белән эшләү. Парларда эшләү

29.05


105

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Тема буенча алган белемнәрне ныгыту. Фигыльләрне кабатлау.

1

Рәсемнәр белән эшләү.

29.05


Укучыларның рус группасы өчен татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары.

Укып аңлауны бәяләү

5-9 сыйныфларда уку күнекмәсенә таләпләр. Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү. Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияләр, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып aлy, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләүһәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.


Уку өчен текстның күләме: 70 сүзгә кадәр - 5 нче сыйныф; 100 сүзгә кадәр - 6 нчы сыйныф; 150 сүзгә кадәр - 7 нче сыйныф; 200 сүзгә кадәр - 8 нче сыйныф; 300 сүзгә кадәр - 9 нчы сыйныф.

Таләпләр

Билге

1

Программада куелган таләпләр үтәлсә, биремнәрдә 1 хата җибәрелсә.

"5"ле куела

2

Программада куелган таләпләрдә артык әһәмиятле булмаган житешсезлекләр булса, биремнәрдә 2-3 хата җибәрелсә.

"4"ле куела

3

Программада куелган таләпләрдән мөһим читләшүләр булса, биремнәрдә 4-5 хата җибәрелсә.

"3"ле куела

4

Программада куелган таләпләр тулаем үтәлмәсә, биремнәрдә 6-7 хата җибәрелсә.

"2"ле куела


Тыңлап аңлауны бәяләү

Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу. Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 5 сыйныф – 0,5-0,7 минут, 6 сыйныф – 0,7-0,8 минут, 7 сыйныф –0,8-0,9 минут, 8 сыйныф – 1,0 -1,2 мин,

9 нчы сыйныф – 1,2-1,5 минут.

Таләпләр

Билге

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә

"5"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә

"4"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл, дөрес жавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә

"3"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән жавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә

"2"ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү.

Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог - сораштыру, диалог - тәкъдим, диалог - фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: hәp катнашучы ягыннан кимендә 5 сыйныф – 5-6 реплика, 6 сыйныф – 6-7 реплика, 7 сыйныф – 7-8 реплика, 8 сыйныф – 9-10 реплика, 9 сыйныф – 9-10 реплика.

Таләпләр

Билге

1

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә

"5"ле куела.

2

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларныңәйтелешендәһәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата жибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә

"4"ле куела.

3

Өстәмә сораулар ярдәмендә генәәңгәмә кора алганда, репликаларныңәйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләм төзегәндә

"3"ле куела.

4

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда

"2"ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү.


Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8-10 фраза (5-7 нче сыйныфлар), 10-12 фраза (8-9 нчы сыйныфлар). Сөйләмнең вакыт ягыннан дәвамлылыгы -1,5-2 мин (9 нчы сыйныф).

Таләпләр

Билге

1

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен

"5"ле куела

2

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен

"4"ле куела

3

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен

"3"ле куела

4

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда

"2"ле куела

Контроль эшне бәяләү.


Таләпләр

Билге

1

Бер хатасыз эшкә

"5"ле куела

2

Укучы үзе төзәткән бер төзәтүле, 2 хатасы булган эшкә

"4"ле куела

3

3-4 хатасы булган эшкә

"3"ле куела

4

5-8 хатасы булган эшкә

"2"ле куела

Тестны бәяләү.

Таләпләр

Билге

1

90 - 100 %

"5"ле куела

2

68- 89 %

"4"ле куела

3

50-67 %

"3"ле куела

4

0-49 %

"2"ле куела


Сочинениеләрне бәяләү.

Билге

Рус телле балалар

«5»

Эзлекле язылган һәм эчтәлек тулысынча ачылган; 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хата.

«4»

Тема эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хата.

«3»

Тема өлешчә эзлекле язылган; эчтәлек тулысьнча ачылмаган; 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион хата.

«2»

Тема эзлекле язылмаган һэм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хата
















Изложение текстының күләме һәм изложениене бәяләү


Мәктәп тибы

Рус мәктәбендә татар балалары

Рус телле балалар

Сыйныф

Ел башы

Ахыры

Ел башы

Ахыры

V

70-110

110-140

55-65

65-75

VI

140-160

160-190

70-80

85-95

VII

190-230

230-270

90-95

100-110

VIII

270-310

310-350

110-120

120-130

IX

350-370

370-390

130-140

140-150

Билге

Рус телле балалар

«5»

Текстның эчтәлеге тулы, эзлекле, дөрес; 1/1 пунктуацион яки грамматик хата.

«4»

Текстның эчтәлеге эзлекле, дөрес язылган; 1 -2 эчтәлек ялгышы; 2-3/3-2 пунктуацион яки грамматик хата.

«3»

Өлешчә эзлекле язылган; 4-5/4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хата.

«2»

Эчтәлек бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хата.



Проект эшләрен бәяләү критерийлары

Критерий

Баллар саны

0 балл

1 балл

2 балл

  1. балл

1. Максат кую, аңа ирешү юлларын планлаштыру

Максат формалаштырылмаган

Максат билгеләнгән, ләкин аңа ирешү планы юк

Максат билгеләнгән, максатка ирешүнең кыскача планы бирелгән

Максат билгеләнгән, ачык тасвирланган, ирешү өчен җентекле план бирелгән

2. Проект

проблемасын кую һәм дәлилләү

Проект проблемасы формалаштырылмаган

Проект проблемасының

формулировкасы төпле түгел

Проект проблемасы ачык итеп

формалаштырылган

һәм нигезләнгән

Проект проблемасы анык формалаштырылган,

нигезләнгән һәм тирән эчтәлекле

3. Проект темасының ачылыш тирәнлеге

Проект темасы ачылмаган

Проект темасы тулысынча ачылмаган

Проект темасы ачылган, авторның мәктәп программасы кысаларында теманы белүе

Проект темасы тулы итеп ачылган, авторның белемнәре мәктәп программасы кысаларыннан чыга

4. Сайланган эш ысулларының проект максатына һәм эчтәлегенә туры килүе

Поект эшендә куелган максатлар ирешелмәгән

Кулланылган эш ысулларының шактые проектның темасына һәм максатларына туры килми

Кулланылган эш ысуллары проектның темасына һәм максатларына туры килә, ләкин җитәрлек түгел

Эш ысуллары җитәрлек һәм урынлы һәм эффектлы кулланылган

5. Эш барышының анализы, нәтиҗәләре, перспективалар

Эшнең нәтиҗәләрен һәм барышын анализламау

Анализ эш барышының тасвирламасы һәм тәртибе белән алмаштырылган

Проект максатларына ирешү өчен киңәйтелгән эш күләме бирелгән

Эш барышында килеп чыккан ситуацияләргә тулы анализ бирелгән, кирәкле нәтиҗәләр ясалган, эш перспективалары билгеләнгән

6. Авторның эш белән шәхси кызыксынуы, эшкә иҗади караш

Авторның эшкә формаль мөнәсәбәтен күрсәтә торган эш

Автор проект темасына зур булмаган кызыксыну күрсәтә, ләкин эшкә мөстәкыйльлек күрсәтмәгән, эшкә иҗади якын килмәгән

Проект мөстәкыйль эшләнгән, авторның тирән кызыксынуын күрсәтә, проект темасына шәхси карашның булуы, иҗади элементлар куллану

Проект эшендә иҗади якын килү, авторның проект идеясенә үзенә генә хас булган

оригинал ь карашы

7. Презентация үткәрүнең сыйфаты

Презентация үткәрелмәгән

Материал регламентны исәпкә алып бәян ителгән, ләкин автор аудиторияне кызыксындыра алмаган

Автор аудиторияне кызыксындыра алган, ләкин регламентка сыймаган

Автор аудиторияне кызыксындыра алган, регламентка сыймаган

8. Проект эшенең сыйфаты

Проект эше юк

Проект эше сыйфат таләпләренә туры килми (эстетика, уңайлылык,

куелган максатларга туры килә)

Проект эше сыйфат таләпләренә тулысынча туры килми

Проект эше сыйфат таләпләренә тулысынча туры килә (матур бизәлгән, кулланылышта җайлы, куелган максатларга туры килә)

9. Телдән чыгышны бәяләү (сөйләмнең грамоталылыгы, төгәллеге)

Телдән чыгышы түбән (сөйләмнең грамоталыгы юк)

Телдән чыгышы

уртача

Телдән чыгышы яхшы

Телдән чыгышы югары дәрәҗәдә, грамоталы, төгәл, эмоциональ




Проект эшләрен бәяләү

Таләпләр

Билге

83 - 100 %

"5"ле куела

76 - 82 %

"4"ле куела

67-75 %

"3"ле куела

0-66 %

"2"ле куела


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Автор
Дата добавления 29.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Номер материала ДБ-220184
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх