Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Календарно-тематическое планирование по татарскому языку по ФГОС 4 класс (русскоязычная группа)

Календарно-тематическое планирование по татарскому языку по ФГОС 4 класс (русскоязычная группа)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемендәге

4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән белем бирү программасына

аңлатма язуы.

Эш программасы структурасы


4 нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора:

  1. эш программасының статусы;

  2. эш программасының эчтәлеге: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары, белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы;

  3. укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре;

  4. рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре;

  5. укыту-методик комплекты;

  6. программаның тематик эчтәлеге;

  7. укыту предметының төп эчтәлеге;

  8. календарь-тематик план.

  1. Эш программасы статусы

4нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы ( Федеральный закон от 29.12.2012 273 — ФЗ «Об образовании» в Российской Федерации»).

2.Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы ( Закон Республики Татарстан “ Об образовании”№68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8)

3.Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”гы 126 – Фзнчы номерлы Законы (24.07.1998)

4.РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам — начального общего,основного общего и среднего общего образования».

5.”Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-12 (ред.от 03.03.2012г.). “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”)

6.”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел,1нче июль.

7.”2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау,өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел,25 нче октябрь, 794 нче карар.

8.Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011 нче елның1нче февралендә теркәлгән).

9.Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.

10.2010 – 2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы.


4 нче сыйныфның рус телле төркеме өчен “татар теле”курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (төзүче авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.- Казан, 2014.), 2 нче сыйныф өчен Р.З.Хәйдарова тарафыннан эшләнгән (Казан: “Татармультфильм”, 2014) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Дәреслек. Татар теле. Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Рус телендә башлангыч белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә. Ике кисәктә . Казан “Татармультфильм “ нәшрияты , 2014.

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән елга 105 сәгатькә төзелде.


  1. Эш программасының эчтәлеге.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.

Уку программасы даими рәвештә укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелгән:

Рус мәктәбенең 4 нче сыйныфларында укучы рус телендә сөйләшүче балаларга татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлылык) компетенцияләр булдыру.

- укучыларның 1- 4нче сыйныфларда үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик,лексик,грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

- укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

- һәр сыйныфта һәр зур бүлектән соң бәйләнешле сөйләм телен үстерү максатында сөйләшү тематикасы бирелгән.

- укучыларның яшь үзенчәлекләрнә килердәй текстлар сайлау;

- текстлар белән эшләгәндә, укучылар тормышында очраган ситуацияләргә нигезләнеп, кызыклы сораулар бирү;

- иҗади эшләргә өйрәтү: хикәя һәм әкиятләрне дәвам иттерү;

- 4 сыйныф өчен бирелгән якынча лексик - фразеологик минимумны үтәү.

Укытуның максатлары:

1. Рус телле укучыларда аралашу осталыгы формалаштыру.

2. Татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү.

3. Укучыларныңакыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү.

4. Балаларның рухи дөньясын баету, аларда шәхесара һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

5. Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

Бурычлары:

- сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик яктан дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

- татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләм булдыруга күнектерү;

- татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү;

- татар теленә укучыларны җәлеп итү, укучыларның мәгълүматлылыгын киңәйтү.


Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы


Тыңлап аңлау.Аерым сүзләрне, җөмләләрне тыңлап дөрес тәрҗемә итә белү; бәйләнешле тестны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү ; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү.


Диалогик һәм монологик сөйләм. Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (6-7 реплика); укылган(тыңлаган) текстның эчтәлеген сөйли белү, лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү (7-8 җөмлә).


Уку. Татар теленең әйтелеш нормаларын үтәп, аерым җөмләләрне диалогик һәм монологик текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап уку; таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү.


Язу. Гаилә-көнкүреш һәм уку хезмәтенә бәйле темаларга яки сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә сочинение язу; тыңланган яки укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү; аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны үзгәрешләр кертеп язу. Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү; дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру; бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

конверт һәм дәфтәр тышына яза белү; программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.


Телдән һәм язма сөйләмне аеру.Текстның темасы, төп фикере .Сөйләм эшчәнлеге төрләрен(тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

Укуның төрле төрләрен(танышу,өйрәнү һ.б.) үзләштерү.Уку китаплары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

Иҗтимагый-мәдәни,әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

Текстның эчтәлеген кыскача сөйләү.

ОРФОЭПИК ҺӘМ ОРФОГРАФИК МИНИМУМ

1. Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру. Басымның үзенчәлекле очракларын белү.

2. Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп , язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

3. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.


ГРАММАТИК МИНИМУМ

1. Татар телендәге хәреф-аваз системасна анализ белә бирү.

2. Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.

3. Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.

4. Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.

5. Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

6. Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.

7.Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап сөйләмдә куллану.

8. Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөләмдә куллану.

9. Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.

10. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.

11. Татар һәм рус телләрендә җөмләдәге сүз тәртибе белән таныштыру.

12. Иртәгә эшлим конструкциясе белән таныштыру.

13. Ашыйсы килә, эчәсе килә формалары белән таныштыру.

14. Ян бәйлек сүзен юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану.

15. Уйнарга яратам, уйный башлады – төзелмәләре белән таныштыру.


3. Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре


Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- Укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

- “Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.


Укытуның шәхсиятле нәтиҗәләре


Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәният ара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”,төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, кебек хисләр формалашу.






Укытуның метапредмет нәтиҗәләре



Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.
Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, фикерли белү;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.


Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык)




















4. Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре


1нче чирек

2нче чирек

3нче чирек

4нче чирек

Еллык

сәгать саны

Дәрес

27

21

30

27

105

Контроль эш

1

1

1

1

4

Контр. күчереп язу

1

1

1

1

4

Мөстәкыйль эш

1

1

2

1

5

Тест

2

2

2

1

7

Сүзлек диктанты

1

1

2

2

6

Хикәяне үзгәртеп язу

1

2

-

-

3

Сочинение

-

-

1

1

2

Белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре һәм бәяләү нормалары



Эш төрләре

Сыйныф




4

Тынлап аңлау

0,3 - 0,5минут

Диалогик сөйләм

6 реплика

Монологик сөйләм

7 фраза

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

4

уку

45-55 сүз

Язу: 1) күчереп язу (җөмлә саны)

2) сүзлек диктанты (сүзләр саны)

3) сочинение (өйрәнү характерында)

5 – 6

8 – 9

5 – 6 җөмлә













Тынлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйте­лешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуаиия яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки жөм­лә төзелешендә 2 — 3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 — 6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны

дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 — 6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысыңча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләр­не бозып укыганда, «2»ле куела.

Язма эшләрне тикшерү

Башлангыч мәктәптә, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш. 1 нче сыйныфта балалар баш һәм юл хәрефләрен, кыска сүзләрне һәм җөмләләрне күчереп язарга күнегәләр. Укучыларның язу күнекмәләрен тикшергәндә, мондый күләмне истә тотарга кирәк: 1 нче сыйныфта 1 юл; 2 нче сыйныфта 2 юл; 3 нче һәм 4 нче сыйныфларда 4 юл.

2-4 нче сыйныфларда татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

  1. өйрәтү эшләре (изложеяне, сочинение);

  2. контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты, диктант).

1—2 нче сыйныфларда аерым җөмләләрне яки бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителсә, 3—4 нче сыйныфларда сүзләрне кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Дик­тант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтә­леге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып аңлата.

Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик як­тан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләр­нең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән, укытучы орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер ук төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус туктату сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.

1—2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ител­сә, 3 — 4 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрнеалыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Тикшерү характерындагы язма эшләр, программаның иң әһәмиятле бүлекләрен үткәч, чирек яки уку елы ахырында уздырыла, һәм уку­чыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерын­дагы язма эшләргә килгәндә, аларнын санын һәм төрләрен укытучы үзе билгели, һәм бу очракта сыйныф журналына бары тик ундй билгеләр генә куела.



Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик ха­тасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һом төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диктантны бәяләү

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6орфографик хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела.

Язма сөйләмне бәяләү

2—4 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлек­ле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 ор­фографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфогра­фик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.







Бәяләү нормалары

Язу: (каллиграфик матур язу 2 юл). Орфографик хаталарга гына игътибар ителә; әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән ,бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

  1. контроль күчереп язу (1)-3-4 җөмлә. Пөхтә, орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле; ...әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булса “4”ле; пөхтә язылмаса, 4-6 орфографик хатасы булса “3” ле, пөхтә булмаса, 6,артыграк орфографик хатасы булса “2”ле куела.

2) контроль сүзлек диктанты (4) Пөхтә ,1орфографик хатасы булса “5”ле; пөхтә, 2-3 орфографик хатасы булса “4”ле; пөхтә язылмаган, 4-6 орфографик хатасы булса “3”ле; пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса “2”ле куела.

3) язма сөйләм (изложение) күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерында яздырыла, бер билге куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләрнең уңай билгеләре генә журналга куела.

Бирелгән темага эзлекле язылган,1 орфографик һәм 1 грамматик хатасы булса “5”ле; эзлекле язылган,ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2-3 орфографик яки 2-3 грамматик хатасы булса”4”ле; эзлекле язылмаган, 4-6 орфографик яки 4-6 грамматик хатасы булса “3” ле, эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7дән артык орфографик яки 7дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела

4)Диктант

Пөхтә ,1орф-к хатасы булса “5”ле; пөхтә, 2-3 орф-к хатасы булса “4”ле; пөхтә язылмаган, 4-6 орф-к хатасы булса “3”ле; пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса “2”ле куела.



Йомгаклау билгесе чирек һәм ел ахырында куела. Ул, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.



Тест:

5” – 95-100%

4” – 94 – 80%

3” – 66 – 79%

2” – 65%тан кимрәк



5. Укыту-методик комплекты

1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы(1 — 11 нче сыйныфлар) Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ,2014. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”,төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М.Әхмәтҗанова, Казан, 2013 ;

2. Дәреслек. Татар теле. Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Рус телендә башлангыч белем бирү оешмалары өчен дәрслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә. Ике кисәктә . Казан “Татармультфильм “ нәшрияты 2014;

3. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту.Авторлары : Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина. 4нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма . Казан “Татармультфильм “ нәшрияты 2014.



Өстәмә әдәбият

1.Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов.(на русском языке) Издательство “Гыйлем” , 2008 . Автор – составитель Р.Н.Насибуллина

2.Әсәдуллин А.Ш. Татар сөйләме, 4.- Казан: Мәгариф, 2008

3. Газизова А.Н. Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан “Мәгариф “ нәшрияты, 2008 ел.

4.Р.З Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова “Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентынгы. Яр Чаллы , 2014.

















6. Программаның тематик эчтәлеге


Тема

Сәгатьләр саны

Тема 1.

Яңа уку елы котлы булсын!

15

Тема 2.

Туган як табигате.

24

Тема 3.

Хайваннар дөньясында.

9

Тема 4.

Кышкы уеннар.

11

Тема 5.

Минем дусларым.

19

Тема 6.

Дүрт аяклы дусларыбыз

7

Тема 7.

Яз килә!

7

Тема 8.

Минем туган илем.

7

Тема 9.

Чәчәкле җәй, ямьле җәй.


6


Барлыгы:


105











7. Укыту предметының төп эчтәлеге:


1

Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү.

3 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау.


8

Берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне, сан, тартым һәм килеш белән төрләндереп сөйләмдә куллану үрнәкләрен системалаштыру.

2

Исем. Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.

Тартымлы исемнәр.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

15

Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану. Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.

Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.

3

Кушма һәм парлы исемнәр.

5

Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

4

Сан

5

Сан, сан төркемчәләре, микъдар, тәртип, җыю һ.б.

4

Бәйлекләр, бәйлек сүзләр.

5

Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру. Бәйлек сүзләр белән таныштыру(яны, өст, аст һ.б.)

5

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

10

Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап сөйләмдә куллану.Синоним һәм антоним сыйфатлар.


6

Алмашлык. Күрсәтү алмашлыклары.

Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе.

10

Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөләмдә куллану. Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.


7


Фигыль Фигыль формаларының кушымчалары.


12

Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.


8

Татар һәм рус телләрендә җөмләдәге сүз тәртибе белән таныштыру.

10

Татар һәм рус телләрендә җөмләдәге сүз тәртибе белән таныштыру.

9

Теләк, үтенеч белдерү формасы белән таныштыру.

3

Теләк, үтенеч белдерү формасы (әле, -чы/-че)


10

Сүз басымы.

5

Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру

11

Тыныш билгеләре.

5

Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.





12

БСТҮ

12

Грамматик белемнәрне гомумиләштерү нигезендә укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү


Барлыгы

105






8. Татар теленнән 4нче сыйныф рус төркеме өчен календарь-тематик план

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

план

факт




I чирек – 27 сәгать






Яңа уку елы башлана! (15 сәг.)








1

Кереш дәрес. Яңа уку елы котлы булсын! БСҮ

Белем бәйрәменә бәйле лексика аша сөйләм үстерү

1нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү, комплиментлар әйтү

Парлап эшләү, өйрәнелгән лексиканы искә төшерү

Бер-береңә игътибарлы булу

1- уку атнасы


2

мы/-ме сорау кисәкчәләрен кабатлау

Дөрес итеп сораулар төзү

Уку-язу әсбапларын үзеңә сорый, иптәшеңә бирә белү

Парлап эшләү, өйрәнелгән лексиканы һәм кагыйдәләрне искә төшерү

Ситуатив күнегүләрне парлап эшләү, әдәплелек тәрбияләү

1- уку атнасы


3

Санлы исем сүзтезмәләр

Санлы исем сүзтезмәләрне дөрес итеп сөйләмдә куллану

Исемнең саннар белән кулланылган очракта күплек сан кушымчалары алмавын искә төшерү

Кагыйдәләрне истә тоту

Гади җөмләләрне киңәйтеп әйтергә өйрәнү

1- уку атнасы


4

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау

Тартым аффиксларын дөрес куллану

Тартымлы алмашлыкларны һәм исемнәрне сөйләмдә куллану, к-г, п-б чиратлашу

Кагыйдәләрне сөйләм аша хәтердә ныгыту

Ситуатив күнегүләрне парлап һәм төркемдә башкару

2- уку атнасы


5

Контроль күчереп язу. “Эш урыны” 19б.



Индивидуаль эшләү, игътибарлы булу


Текстны хатасыз, пөхтә күчереп язу

2- уку атнасы


6

Хаталар өстендә эш. Транскрипция билгеләрен кабатлау

Татар теленең авазлар системасы үзенчәлекләрен билгеләү

Татар сүзләрен транскрипция билгеләре белән язарга өйрәнү

Транскрипция билгеләрен истә калдыру

Биремнәрне аңлап башкару

2- уку атнасы


7

Ике авазны белдерүче хәрефләр

Татар теленең рус теленнән аермалы кыска авазлары: о, ы, э

Татар сүзләрен транскрипция билгеләре белән язарга өйрәнү

Кагыйдәләрне хәтердә калдыру

Рус һәм татар авазларын аера белү

3- уку атнасы


8

О,ө,ң хәрефләренең сүздәге урыны һәм сөйләмдә кулланылышы. Тест.

О,ө хәрефләре сүзнең 1нче иҗегендә, ң хәрефе уртада яки ахырда гына языла

Татар теленең авазлар системасы үзенчәлекләрен билгеләү

Төркемдә эш, логик фикерләү

Биремнәрне аңлап башкару

3- уку атнасы


9

Хаталар өстендә эш. Саннар. Сан төркемчәләре

Сан һәм аның төркемчәләрен искә төшерү: микъдар, тәртип, җыю саннары

Саннарны сүз белән дөрес язу, классификацияне хәтердә калдыру

Парлап һәм төркемдә эшләү, саннарны сөйләмдә дөрес куллану

Төрле төркемчәдәге саннарны сөйләмдә куллану

3- уку атнасы


10

Чөнки, шуңа күрә” теркәгечләре

Чөнки, шуңа күрә” теркәгечләрен сөйләмдә куллану

Теркәгечләр белән җөмлә төзү

Парлап һәм төркемдә эшләү, теркәгечләрне сөйләмдә дөрес куллану

Теркәгечләр белән җөмлә төзергә өйрәнү, фикерне дәлилли белү

4- уку атнасы


11

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сораулары

Ничәдә? соравына җавап биргәндә санга урын-вакыт килеше кушымчасы ялгана

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларына дөрес җавап бирү

Диалоглар төзү, парлап эшләү

Вакытны сорарга һәм әйтергә өйрәнү, итәгатьлелек тәрбияләү

4- уку атнасы


12

Контроль эш” текстын үзгәртеп язу

Тырыш һәм ялкау укучы нинди була?

Хикәя фигыльнең барлык-юклык формасы

Парлап эшләү, өйрәнелгән лексиканы һәм кагыйдәләрне искә төшерү

Тырышлык сыйфатын тәрбияләү

4- уку атнасы


13

Г.Тукайның герое Сабый һәм текст герое Алсу.

Геройларны чагыштырып бәяләү, сандугач, алмагач, кояш, Сабый рольләренә керү

Хикәя фигыльнең барлык-юклык формасы,боерык фигыль

Парлап һәм төркемдә эшләү,төрле рольгә керү

Хезмәт сөючән-лек, өй эшен вакытында эшләү сыйфатларын тәрбияләү

5- уку атнасы


14

Белем бәйрәме” бүлеген кабатлау

Бүлек дәвамында өйрәнелгәнне кабатлау

Хикәя фигыль формалары, саннар, теркәгечләр, татар авазлары

Парлап һәм төркемдә эшләү, өйрәнелгән лексиканы, кагыйдәләрне искә төшерү

Мәктәп тормышына кызыксыну уяту, ихтирамлылык тәрбияләү

5- уку атнасы


15

Исем, сан” темасына мөстәкыйль эш. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән язу.

Татар сүзләрен транскрипция билгеләре белән язарга өйрәнү

Татар сүзләрен транскрипция билгеләре белән язарга өйрәнү

Мөстәкыйль эшләү

Биремнәрне игътибар белән мөстәкыйль эшләү сыйфатын тәрбияләү

5- уку атнасы



Туган як табигате.

(24 сәг.)







16

Хаталарны төзәтү эше. Ел фасыллары. БСҮ

Һәр ел фасылының билгеләрен атый белү

Хикәя фигыль формаларын куллану, транскрипция билгеләрен искә төшерү

Парлап һәм төркемдә эшләү, өйрәнелгән лексиканы, кагыйдәләрне искә төшерү

Ел фасыллары турында сөйли белү, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү

6- уку атнасы


17

Үткән заман хикәя фигыльне кабатлау Тест.

Үткән заман хикәя фигыль. Сүзләргә аффикслар ялгау үзенчәлекләре

Үткән заман аффиксларын дөрес куллану, җөмләдә сүз тәртибен саклау

Парлап һәм төркемдә эшләү, фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллану

Фигыльләрне төрле заманда куллану

6- уку атнасы


18

Хаталар өстендә эш. Һава торышы. БСҮ

-лы/-ле, -сыз/-сез кушымчалары, антоним исемнәр һәм сыйфатлар

Антоним исемнәр һәм сыйфатларны сөйләмдә куллану

Диалоглар төзү, парлап эшләү

Һава торышы турында сөйли белү

6- уку атнасы


19

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. Кабатлау

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирүче исемнәр

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирү

Төркемдә һәм парлап эшләү, сорауларга җавап бирү

Биремнәрне аңлап башкару

7- уку атнасы


20

Кемне? Нәрсәне? сораулары. Кабатлау.Сүзлек диктанты.

Кемне? Нәрсәне? сорауларына җавап бирүче исемнәр

Кемне? Нәрсәне? сорауларына җавап бирү

Төркемдә һәм парлап эшләү, сорауларга җавап бирү

Биремнәрне аңлап башкару, сүзләрне дөрес итеп язу

7- уку атнасы


21

Хаталар өстендә эш. Хайван һәм кош атамалары.БСҮ

Кыргый һәм йорт хайваннары, кошлар. Алар кайда яши?

Хайваннар һәм кошлар турында сөйләшү

Төркемдә һәм парлап эшләү

Хайван һәм кош атамаларын истә калдыру, аларга мәхәббәт тәрбияләү

7- уку атнасы


22

Күчмә һәм кышлаучы кошлар. Контроль эшкә әзерлек

Кош атамаларын өйрәнү

Күчмә һәм кышлаучы кошлар турында сөйләшү

Күршең белән диалог төзи белү

Кош атамаларын истә калдыру, кошларга сакчыл караш тәрбияләү

8- уку атнасы


23

Исем, сан, фигыль” контроль эш.

Контроль эшкә әзерләнү

Транскрипция билгеләре, сан төркемчәләре, антоним сыйфатлар

Индивидуаль эшләү

Биремнәрне аңлап эшләү

8- уку атнасы


24

Хаталар өстендә эш. Кабатлау дәресе

1нче чиректә өйрәнелгән төп материалны кабатлау

Транскрипция билгеләре, сан төркемчәләре, антоним сыйфатлар

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Хаталарны аңлап төзәтү. Өйрәнгәннәрне кабатлау

8- уку атнасы


25

Кабатлау, күнегүләр эшләү


Кошларны тасвирлап бирү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Белемнәрне ныгыту, мөстәкыйльлек тәрбияләү

9- уку атнасы


26-27

Йомгаклау дәресе

Очты, очты” уены

Кош атамаларын таный белү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Белемнәрне ныгыту

9- уку атнасы



Мөстәкыйль эш – 1


Күчереп язу – 1

Тест – 2


Сүзлек диктанты - 1

Контроль эш -1


Хикәяне үзгәртеп язу - 1







II чирек – 21 сәгать






28

Кошлар нәрсә белән тукланалар? БСҮ

Кошларның тырыш булуы, кешеләргә зур файда китерүе

белән” бәйлеген сөйләмдә куллану

Диалоглар төзү, парлап эшләү

Кошлар турында сорый һәм җавап бирә белү, аларга сакчыл караш тәрбияләү

10- уку атнасы


29

Нәрсә? Нәрсәне? Нәрсәнең? сорауларын кабатлау

Нәрсә? Нәрсәне? Нәрсәнең? сораулары.

Нәрсә? Нәрсәне? Нәрсәнең? сораулары. Аффиксларны дөрес куллану

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Сорауларга дөрес җавап бирү

10- уку атнасы


30

Песнәк белән Әнисә” хикәясен үзгәртеп язу.

Хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы

Хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы

Төркемдә һәм парлап эшләү

Миһербанлылык тәрбияләү

10- уку атнасы


31

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын кабатлау

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Аффиксларны дөрес куллану

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Фигыльләрне кирәкле формада куллану

11- уку атнасы


32

Өстендә, астында” бәйлек сүзләрен кабатлау


Өстендә, астында” бәйлек сүзләре

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану

11- уку атнасы


33

Контроль күчереп язу “Керпе”, 96бит



Индивидуаль эшләү, игътибарлы булу


Текстны хатасыз, пөхтә күчереп язу

11- уку атнасы


34

Хаталар өстендә эш. “Ярата” ярдәмче фигыле

Төп фигыль инфинитив формасында була, зат-сан кушымчасы “Ярата” ярдәмче фигыленә ялгана

Ярата” ярдәмче фигыленең кулланылышы

Диалоглар төзү, парлап эшләү

Төп һәм ярдәмче фигыльне аера белү, кушым-чаларны дөрес ялгау

12- уку атнасы


35

Тест. Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше, аффиксларны дөрес ялгау

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше, аффиксларны дөрес ялгау

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Мөстәкыйльлек тәрбияләү. Тартым кушымчаларын истә калдыру

12- уку атнасы


36

Хаталар өстендә эш. Сүзләргә аффикслар ялгану тәртибе


1) күплек сан кушымчасы 2) тартым 3) килеш кушымчасы

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Сүзләргә аффиксларны дөрес ялгау. Игътибарлылык сыйфатын тәрбияләү

12- уку атнасы


37

Сүзләргә аффикслар ялгану тәртибе.


Кайвакыт, инде, бервакыт” сүзләре

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Аффиксларның төрен аера белү

13- уку атнасы


38

Чирик” хикәясен үзгәртеп язу


чөнки” теркәгече

Ситуациядән чыгып, фигыльнең кушымчаларын үзгәртә белү

Зат-сан кушымчаларын дөрес куллану

13- уку атнасы


39

Туган як табигате” бүлеген кабатлау

Бүлек дәвамында өйрәнелгәнне кабатлау

Килешләр, фигыль формалары, бәйлек сүзләр, тартым кушымчалары

Парлап һәм төркемдә эшләү, өйрәнелгән лексиканы, кагыйдәләрне искә төшерү

Кошлар, хайван- нар турында монологик һәм диалогик сөйләм үстерү, табигать-кә сакчыл караш тәрбияләү

13- уку атнасы



Хайваннар дөньясында. (9сәг.)







40

Хайваннар дөньясында” БСҮ

Йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар, алар кайда яши?

Сыйфат, исем, фигыль сүз төркемнәрен куллану

Төркемдә һәм парлап эшләү, сорауларга җавап бирү

Хайваннар турында сөйли белү, аларны ярату хисе тәрбияләү

14- уку атнасы


41

Килеш кушымчаларын кабатлау

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирүче исемнәрне тексттан табу

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

Ситуациядән чыгып, исемнәрнең кушымчаларын үзгәртә белү

Сорауларга аңлап, дөрес җаваплар бирү

14- уку атнасы


42

Билгесез үткән заман хикәя фигыльне кабатлау. Сүзлек диктанты.


Билгесез үткән заман хикәя фигыль, аның аффикслары

Диалоглар төзү, парлап эшләү

Фигыльләрне сөйләмдә куллану, сүзләрне дөрес язу

14- уку атнасы


43

Хаталар өстендә эш. Контроль эшкә әзерлек дәресе

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше, хикәя фигыль формалары


Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Өйрәнелгән материалны хәтердә яңарту

15- уку атнасы


44

Исем, сыйфат, фигыль” контроль эш.


Исемнәрнең тартым белән төрләнеше, хикәя фигыль формалары

Индивидуаль эшләү

Биремнәрне аңлап эшләү

15- уку атнасы


45

Хаталар өстендә эш, күнегүләр эшләү



Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Хаталарны аңлап төзәтү

15- уку атнасы


46

Сыйфатның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсе. Тест.

Сыйфатның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсе белән танышу


Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Сыйфат дәрәҗәләрен аңлап истә калдыру

16- уку атнасы


47

Хаталар өстендә эш. “яны” бәйлек сүзенең төрле килешләрдә кулланылышы

Янына (к), янында, (около), яныннан (от) мәгънә үзгәрүгә игътибар юнәлтү


Төркемдә һәм парлап ситуатив күнегүләр эшләү

Бәйлекләрне дөрес куллану

16- уку атнасы


48

Хайваннар дөньясында” бүлеген кабатлау.


Кагыйдәләрне һәм хайваннар турында өйрәнгән лексиканы кабатлау

Диалоглар төзү, парлап эшләү

Хайваннарны ярату хисе тәрбияләү

16- уку атнасы



Мөстәкыйль эш – 1


Күчереп язу – 1


Тест – 2


Сүзлек диктанты - 1


Контроль эш -1

Хикәяне үзгәртеп язу – 2




III чирек – 30 сәгать









Кышкы уеннар (11сәг.)







49

Кышкы уеннар. Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе.

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсен белдерү ысуллары

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсен белдерү

Диалоглар төзү, парлап эшләү

Кыш турында сыйфатлар кулланып сөйли белү

17- уку атнасы


50

Сүздә басым беренче иҗеккә төшкән очраклар


Сорау алмашлыкларында басым 1нче иҗеккә төшә

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Татар сүзләренә басымны дөрес куярга өйрәнү

17- уку атнасы


51

Яңа ел бәйрәме. Күнегүләр эшләү.


Сорау алмашлыклары

Парлап эшләү, диалоглар

Яңа елга теләк-ләр, котлаулар әйтү, итәгатьлелек тәрбияләү

17- уку атнасы


52

Билгесез үткән заман хикәя фигыль. Кабатлау.

-ган/-гән,-кан/-кән аффиксларын фигыльләргә ялгау

Билгесез үткән заман хикәя фигыль, аның аффикслары

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Фигыльләрне сөйләмдә куллану

18- уку атнасы


53

Куян кызы нинди? Күнегүләр эшләү.

Сүзлек диктанты.


Хикәя фигыльнең юклык формасы

Парлап эшләү, диалоглар

Сорауларга дөрес җавап бирү. Әни сүзен тыңлау сыйфатын тәрбияләү

18- уку атнасы


54

Хаталар өстендә эш. “буе” бәйлек сүзенең төрле килешләрдә кулланылышы. Тест.

Буена(к) буенда (у) буеннан(от) мәгънә үзгәрүгә игътибар юнәлтү

Буе” бәйлек сүзе

Төркемдә һәм парлап ситуатив күнегүләр эшләү

Бәйлекләрне дөрес куллану

18- уку атнасы


55

Кушма сүзләр

Кушма сүзләрнең ясалышы, аларны таный белү

Кушма сүзләр

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Кушма сүзләрне тексттан таба белү, игътибар-лылык тәрбияләү

19- уку атнасы


56

Контроль күчереп язу “Елга буенда” 118бит.



Индивидуаль эшләү, игътибарлы булу


Текстны хатасыз, пөхтә күчереп язу

19- уку атнасы


57

Хаталар өстендә эш. Антоним сыйфатлар

Елга буенда” текстына караган биремнәр аша сыйфатларны төрлечә куллану


Төркемдә һәм индивидуаль эшләү, хаталарны төзәтә алу

Сыйфатларның антоним парларын таба белү

19- уку атнасы


58

Син нәрсә эшли беләсең яки эшли белмисең?

Диалогларга төшеп калган репликаларны өстәү, өйрәнелгән лексиканы куллану

Белә, белми” фигыльләрен сөйләмдә куллану

Парлап эшләү, диалоглар төзү

Нәрсә эшли белүеңне(белмә-веңне) әйтергә өйрәнү

20- уку атнасы


59

Кышкы уеннар” темасын кабатлау.

Схема буенча диалог төзергә өйрәнү


Төркемдә һәм парлап эшләү

Күнегүләрне игътибар белән эшләү

20- уку атнасы



Минем дусларым (19сәг.)







60

Дус” сүзенең тартым белән төрләнеше.

Тартым кушымчаларын кабатлауга караган күнегүләр эшләү

Тартым кушымчалары

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Тартым кушымчаларын дөрес куллану

20- уку атнасы


61

Телефоннан сөйләшү этикеты.

Диалоглар төзү

Телефоннан сөйләшкәндә куллаыла торган сүзләр

Төркемдә һәм парлап эшләү

Телефоннан татарча әдәпле сөйләшү сыйфатын тәрбияләү

21- уку атнасы


62

Саннарның сүз белән дөрес язылышы.

Саннарны сүзләр белән язу

Берәмлек һәм дистә саннары

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Дөрес язу күнекмәләре булдыру

21- уку атнасы


63

Минем дустым” сочинение.

Хикәя фигыльнең төрле формаларын куллану

Бирәм, бирмим, бирер идем” фигыльләре

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Дустыңа уңай караш, ихтирам тәрбияләү

21- уку атнасы


64

Хаталар өстендә эш. -чы/-че сүз ясагыч кушымчаларны кабатлау

Сүзләрдән һөнәр исемнәре ясау, аның нишләгәнен әйтә белү

-чы/-че кушымчалы исемнәр

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Һөнәрле кеше булу теләген уяту

22- уку атнасы


65

"Сан" мөстәкыйль эш. Теләк белдерү формасы

Теләк белдерү репликалары кертеп диалоглар төзү

килә”ярдәмче фигыле

Төркемдә һәм парлап эшләү

килә”ярдәмче фигылен кулланып, теләк белдерү

22- уку атнасы


66

Хаталар өстендә эш. Эшнең башлануын белдерү формасы.

башлады” ярдәмче фигылен кулланып, эшнең башлануын белдерү

Зат-сан кушымчалары

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү, ситуатив күнегүләр

Үз хатаңны төзәтә белү.

Эш-хәлнең башлануы турында хәбәр итәргә өйрәнү

22- уку атнасы


67

Күплек сан кушымчалы исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тест.

Тартым белән төрләнеш үзенчәлекләре

Исемнең күплек сан һәм тартым кушымчалары

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Мөстәкыйль эшләргә, вакытны биремнәргә дөрес бүлергә өйрәнү

23- уку атнасы


68

Хаталар өстендә эш. Кайдан? Кая кадәр? сораулары

Үрнәккә таянып, сорауга җавап бирү

Кайдан? Кая кадәр? сораула-рына җавап һәм бу очракта сүзләргә ялганучы аффикслар

Төркемдә һәм парлап эшләү

Кайдан? Кая кадәр? сорау-ларына җавап бирә белү

23- уку атнасы


69

Билгесезлек алмашлыклары. Сүзлек диктанты.

Билгесезлек алмашлыклары булган җөмләләрне тәрҗемә итү

-дыр/-дер аффикслары ялганып ясалган билгесезлек алмашлыклары

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Билгесезлек алмашлыкларын сөйләмдә куллану, дөрес язу, пөхтәлек сыйфатын тәрбияләү

23- уку атнасы


70

Хаталар өстендә эш. Хикәя герое Гөлшат чын дусмы? БСҮ

Гөлшатка характеристика бирү, дәлилләү

Чөнки, ләкин, шуңа күрә” теркәгечләре

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Чын дус булу сыйфатын, юмартлык тәрбияләү

24- уку атнасы


71

Сүзләрнең синоним һәм антоним парлары


Синоним һәм антоним сыйфатлар

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Синоним һәм антоним сүзләр белән җөмләләр төзү, яхшы сыйфатлар тәрбияләү

24- уку атнасы


72

Минем дусларым” бүлеген кабатлау

Татар сүзләрен дөрес язу


Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Күнегүләрне игътибар белән эшләү

24- уку атнасы


73

Контроль эшкә әзерлек дәресе


Билгесезлек алмашлыклары, теләк белдерү формасы

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Күнегүләрне игътибар белән эшләү

25- уку атнасы


74

Исем, сыйфат, фигыль” контроль эш.


Билгесезлек алмашлыклары, теләк белдерү формасы

Индивидуаль эшләү

Биремнәрне аңлап эшләү

25- уку атнасы


75

Хаталарны төзәтү эше, күнегүләр эшләү



Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Хаталарны аңлап төзәтү

25- уку атнасы


76

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Килешләрне искә төшерү

ә, е” хәрефләрен дөрес урында язу

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Күнегүләрне игътибар белән эшләү

26- уку атнасы


77

Антоним сыйфатлар.

Антоним сыйфатларны аера белү.


Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

антоним сүзләр белән җөмләләр төзү, яхшы сыйфатларга ия булу омтылы-шын булдыру

26- уку атнасы


78

3нче чиректә өйрәнгәннәрне кабатлау



Төркемдә һәм парлап эшләү

Күнегүләрне игътибар белән эшләү

26- уку атнасы



Мөстәкыйль эш – 1


Күчереп язу – 1


Тест – 2


Сүзлек диктанты – 2


Сочинение -1

Контроль эш -1






IV чирек – 27 сәгать







Дүрт аяклы дусларыбыз. (7сәг.)







79

Дүрт аяклы дусларыбыз” темасы. БСҮ

Диалогка төшеп калган репликаларны өстәү

Хикәя фигыльнең юклык формасы

Диалоглар төзү, парлап эшләү

Йорт хайваннары турында сыйфатлар кулланып сөйли белү, аларга мәхәббәт тәрбияләү

27- уку атнасы


80

Теләк белдерү формасын кабатлау

Диалог, монолог, ситуатив күнегүләр эшләү

килә”ярдәмче фигыле

Төркемдә һәм парлап эшләү

килә”ярдәмче фигылен кулланып, теләк белдерү

27- уку атнасы


81

-сыз/-сез сүз ясау аффикслары

Сыйфатлар ясалышы


Төркемдә һәм индивидуаль эшләү


27- уку атнасы


82

Монда, тегендә” күрсәтү алмашлыклары. Сүзлек диктанты.

Күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану

Бу, монда, тегендә” алмашлыклары

Төркемдә һәм парлап эшләү

Алмашлыкларны дөрес куллану, сүзләрне дөрес язу

28- уку атнасы


83

Хаталар өстендә эш. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Төрләнешне кабатлау, сөйләмдә куллану

Тартым исемнәргә ялганучы килеш кушымчалары

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Кушымчаларны истә калдыру

28- уку атнасы


84

БСҮ “Минем дүрт аяклы дустым”

Диалог, монолог, ситуатив күнегүләр

Тартымлы исемнәр, хәзерге заман хикәя фигыль

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Йорт хайваны турында сөйли белү

28- уку атнасы


85

Дүрт аяклы дусларыбыз” темасын кабатлау. Тест.

Җөмләдәге сүзләрне дөрес эзлеклелектә язу

Теркәгечләр, фигыль формалары

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Күнегүләрне игътибар белән эшләү

29- уку атнасы



Язгы бәйрәмнәр. (7сәг.)







86

Язгы бәйрәмнәр” БСҮ.Хаталар өстендә эш.

Диалог, монолог, ситуатив күнегүләр

чөнки” теркәгече

Төркемдә һәм парлап эшләү

Язгы бәйрәмнәрне белү, яз турында татарча сөйләү

29- уку атнасы


87

Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау

Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау, сөйләмдә куллану

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Сөйләмдә сыйфатларны куллану

29- уку атнасы


88

Билгесез үткән заман хикәя фигыльне кабатлау. Контроль күчереп язу “Әбисе белән оныгы” 70б.

Фигыльләргә сорау кую, сорауларга җавап бирү

Билгесез үткән заман хикәя фигыль, аффиксларны дөрес ялгау

индивидуаль эшләү, игътибарлы булу

Күнегүләрне игътибар белән эшләү, текстны хатасыз, пөхтә күчереп язу

30- уку атнасы


89

Хаталар өстендә эш. Парлы сүзләр

Парлы сүзләрне сөйләмдә куллану

Парлы сүзләрнең ясалышы

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Парлы сүзләрне җөмләдән таба белү

30- уку атнасы


90

Үтенеч белдерү. “Әле” кисәкчәсе, -чы/-че аффикслары

Боерык фигыльләргә “Әле” кисәкчәсе, -чы/-че аффикслары ялгау

Әле” кисәкчәсе, -чы/-че аффикслары

Парлап эшләү, диалоглар төзү

Үтенеч белдерә белү, әдәплелек сыйфатын тәрбияләү

30- уку атнасы


91

Кушма саннар. Сүзлек диктанты.

11-19 кадәр саннарның язылышы

Гади һәм кушма саннар

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Кушма саннарны дөрес язу

31- уку атнасы


92

Хаталар өстендә эш.“Язгы бәйрәмнәр” темасын кабатлау

Ситуатив күнегүләр

Яз” темасына өйрәнелгән лексика, грамматика

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Күнегүләрне игътибар белән эшләү, язгы бәйрәмнәргә ихтирам хисе тәрбияләү

31- уку атнасы



Минем туган илем. (7сәг.)







93

БСҮ “Без Татарстанда яшибез”

Диалог, монолог, ситуатив күнегүләр

Ялгызлык исемнәр

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Татарстанга мәхәббәт тәрбияләү

31- уку атнасы


94

Татарстан республикасы” темасына инша язу


Ялгызлык исемнәр, килешләр

Индивидуаль эшләү

Татарстан республикасы белән горурлану хисе тәрбияләү

32- уку атнасы


95

Хаталар өстендә эш. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау.


Татарстанның истәлекле урыннары

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Күнегүләрне игътибар белән эшләү. Татарстанның истәлекле урыннары белән кызыксыну уяту

32- уку атнасы


96

Фигыльләрне кабатлау.


Фигыльләрне кабатлау.



32- уку атнасы


97


Минем туган илем” темасын кабатлау.

Исем, сыйфат, сан, фигыль” мөстәкыйль эш.


Минем туган илем” темасында өйрәнелгән лексика, грамматика

Парлап эшләү, диалоглар төзү

Туган илгә мәхәббәт, ватан-пәрвәрлек хисләрен тәрбияләү

33- уку атнасы


98

Хаталар өстендә эш. Контроль эшкә әзерлек дәресе


Үтенеч белдерү, сыйфат дәрәҗәләре, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Күнегүләрне игътибар белән эшләү

33- уку атнасы


99

Исем, сыйфат, сан, фигыль” контроль эш


Үтенеч белдерү формасы, сыйфат дәрәҗәләре, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Индивидуаль эшләү

Биремнәрне аңлап эшләү

33- уку атнасы



Чәчәкле җәй, ямьле җәй. (6 сәг.)








100

Хаталар өстендә эш. “Җәйге табигать” темасы

Диалог, монолог, ситуатив күнегүләр

Төсләр, “ни өчен?” соравы, “чөнки” теркәгече

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Хаталарны аңлап төзәтү

34- уку атнасы


101

чөнки, шуңа күрә” теркәгечләрен кабатлау.

Ситуатив күнегүләр

чөнки, шуңа күрә” теркәгечләре

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Мөстәкыйль-лек тәрбияләү

34- уку атнасы


102

Сыйфатларны кабатлау.

Ситуатив күнегүләр

Сыйфат дәрәҗәләре

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Биремнәрне аңлап эшләү, хаталарны төзәтү

34- уку атнасы


103

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә?” сорауларын кабатлау

Ситуатив күнегүләр

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сораулары

Төркемдә һәм парлап эшләү

Вакытны сорый һәм әйтә белү

35- уку атнасы


104

БСҮ “Тиздән җәй”

Диалог, монолог, ситуатив күнегүләр

Хәзерге заман хикәя фигыль

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Җәй билгеләрен әйтә белү

35- уку атнасы


105

Чәчәкле җәй, ямьле җәй” темасын йомгаклау.

Диалог, монолог, ситуатив күнегүләр


Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү

35- уку атнасы



Мөстәкыйль эш – 1


Күчереп язу – 1


Тест – 1


Сүзлек диктанты - 2


Контроль эш -1

Сочинение – 1




Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 05.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров38
Номер материала ДБ-239377
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх