Инфоурок / Другое / Научные работы / Каюм Насыйри хезмәтләрендә хикмәтле сүзләр
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Каюм Насыйри хезмәтләрендә хикмәтле сүзләр

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Тымытык гомуми урта белем бирү мәктәбе»




Каюм Насыйри хезмәтләрендә хикмәтле сүзләр




Нургалиева Халидә Әбүзәр кызы,

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Тымытык гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең

югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы







Тымытык, 2014


Эчтәлек

  1. Кереш. Каюм Насыйри – бөтен гомерен халыкны агартуга багышлаган фидакарь галим, энциклопедист – мәгърифәтче.

II. Төп өлеш. Каюм Насыйри хезмәтләрендә хикмәтле сүзләр.

1. “Нәхү китабы” , ягъни татар теле синтаксисы – Каюм Насыйриның мәгърифәтчелек эшчәнлегендә иң беренче хезмәте.

2. “Казан халкына мөрәҗәгать” – балаларга фән нигезләреннән белем бирергә чакырып язган кулъязма.

3. “Фавакиһел – җөләсә фил әдәбият” (“Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше”) җыентыгы – зур әһәмияткә ия булган педагогик энциклопедия, тәрбияви хрестоматия.

4. “Этика турында кыскартылган китап” – әхлак тәрбиясенең төп нигезләрен чагылдыручы хезмәт.

5. “Кырык бакча” китабы – туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләүче, укытучы хезмәтендә маяк булып торучы китап.

6. “Кабуснамә” – тәртип мәсьәләсен үзәккә куйган тәрбияви мирас.

III. Йомгаклау. Киң эрудицияле мәгърифәтче галим Каюм Насыйриның күпьяклы гыйльми хезмәтләре – татар халкы мәдәниятенең кадерле, кыйммәтле хәзинәсе.

IV. Кулланылган әдәбият.
















1

  1. Кереш. Каюм Насыйри – бөтен гомерен халыкны агартуга багышлаган фидакарь галим, энциклопедист – мәгърифәтче.

Татар халкының иҗтимагый уяну тарихында К. Насыйри титаник хезмәтләре белән мактаулы урын ала. Ул бөтен гомерен халыкны агартуга, аның культурасын күтәрүгә багышлый. Әдәби, тарихи, педагогик хезмәтләре, татар халкының телен гыйльми калыпларга салуы, русча укытуга керешүе, кагылу-сүгелүләргә карамый, олы максатларга баруы К.Насыйрины фидакяр галим, энциклопедист-мәгърифәтче итеп таныта. Аның Ватанга мәхәббәт, халыклар арасында дуслык, туганлык турында гади әйтелгән зирәк сүзләре, бүген тагын да тирән мәгънә алып, яңача яңгырый.

Мин Каюм Насыйри исемендәге XII регионара фәнни-эзләнү укуларына “Каюм Насыйри хезмәтләрендә хикмәтле сүзләр” дигән эшем белән катнашырга булдым. Бөек мәгърифәтченең хезмәтләре белән күбрәк танышкан саен, алардагы афоризмнарның, хикмәтле сүзләр, фикерләрнең нинди зур мәгънәгә ия булуына төшенәсең һәм: “Их, безнең буын кешеләре дә К. Насыйри киңәшләренә колак салып яшәсә, бүгенге тәкәбберлек, гайбәт сату, комсызлык , икейөзлелек, үч тоту, ялган сөйләү, мәкерлелек, зина кылу, хәмер эчү кебек ямьсез күренешләр күпкә кимрәк булыр иде!” – дип уйлыйсың. Шуны истә тотып, мин К. Насыйри хезмәтләреннән алтыннарга тиң булырлык фикерләрне шушы хезмәтемдә тупладым һәм безнең гасыр кешесенә дә бөек мәгърифәтченең педагогик өйрәтүләре яшәү өлгесе булырга тиешлеген күрсәтүне максат итеп куйдым. Аның һәр тәрбияви җөмләсе безнең буын кешесе өчен дә зур әһәмияткә ия. Минем хезмәтемнең актуальлеге дә шунда.

II. Төп өлеш. Каюм Насыйри хезмәтләрендә хикмәтле сүзләр.

1. “Нәхү китабы” , ягъни татар теле синтаксисы – Каюм Насыйриның мәгърифәтчелек эшчәнлегендә иң беренче хезмәте.

К. Насыйриның гыйльми – мәгърифәтчелек эшчәнлеге XIX гасыр урталарында яшь буынга төрле уку китаплары һәм дәреслекләр язудан башлана. Аның иң беренче хезмәте –“Нәхү китабы”, ягъни татар теле синтаксисы.

Татар теле ул – урам теле, ломовойлар теле, әдәби – гыйльми тел булырга сәләте юк аның” дигән карашлар яшәгән заманда К. Насыйри халкыбызның туган телен кайнар яклап чыкты: “Ялган, яла бу! Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел, эшләнмәгәнлек сәбәпле генә ул шулай артта калган,” дигән ялкынлы фикерләре белән эш алып барды.

Ләһҗәи татари” сүзлегенең керешендә К.Насыйри үзен бик хаклы рәвештә “татар теленең хезмәтчесе” дип атый. Бу юлда бик күп кыенлыклар күрергә, каршылыкларны

2

җиңәргә туры килүен ачынып искә ала: “Татар телебезгә хезмәтчеләр була килмәгәнлек сәбәпле, татар телебез артта, бик еракта йоклап калган. Әмма татар телебезгә хезмәтче мин булыйм дип, утыз биш ел уздырдым... Төн-көн никадәр тырышсам, шулкадәр җәфа чиктем. Милләтебез халкын татар дип атасам яратмадылар, татар теле дисәм яратмадылар”.

2. “Казан халкына мөрәҗәгать” – балаларга фән нигезләреннән белем бирергә чакырып язган кулъязма.

Халыкның наданлыгы, аеруча яшь буынның язмышы турында ул тирәнтен борчылып, ачынып яза. “Бөтен дөнья халкы гыйлем арттырырга омтылып торганда, - ди ул, - сез киресенчә эш итәсез. Ул нигә кирәк, бу нигә кирәк? – дисез. Гыйлем кирәк булмый икән, ишәк бул, гыйлем кирәк булмаса, китабын да язмаслар иде.” Автор мәктәп-мәдрәсәләрдә, балаларга фән нигезләреннән белем биреләсе урында , дини эчтәлектәге иске китаплар гына укытылуын тәнкыйть итә. “Хисаптан, географиядән, геометриядән, табигатьтән, тарихтан, химиядән, һөнәр һәм сәнгатьтән – һәркайсыннан балаларыгызга бераз-бераз белем бирү тиеш иде,” – ди ул “Казан халкына мөрәҗәгать” исемле кулъязмасында.

3. “Фавакиһел – җөләсә фил әдәбият” (әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше”) җыентыгы – зур әһәмияткә ия булган педагогик энциклопедия, тәрбияви хрестоматия.

1879 елда язылган “Фавакиһел-җөләсә фил-әдәбият”(“Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше”) исемле хезмәтендә К. Насыйри өйрәнелергә һәм сакланырга тиешле гадәтләр турында гыйбрәтле мисаллар китерә. Бу җыентыкны үзенең рухы, төзелеше белән педагогик энциклопедия, тәрбияви хрестоматия дип тә атарга мөмкин булыр иде. Анда акыл, гыйлем, һөнәр, мәхәббәт, гаилә кору, сөйләшү, тугрылык, юмартлык, байлык, фәкыйрьлек, икейөзлелек, наданлык, ялкаулык һәм яшәеш, кеше табигате өчен хас булган бик күп сыйфатлар, эш-гамәлләр, күренешләр хакында сүз бара. Автор аларны бакчада үскән төрле җимешләр дип атый. “Тәмен белгән кеше ашар, белмәсә төкереп ташлар. Ләкин алар – галимнәр һәм хәкимнәрдән мирас булып калган җимешләрдер. Рәсүлнең хәдисләреннән барлыкка килгән җимешләрдер”. Гомумән, К. Насыйриның “Фавкиһел җөласә...” китабы мәгънәви һәм рухи хәзинәләрнең тулы бер сандыгы кебек:

- “Кеше үзен-үзе таныса, камил акылы шуннан беленер”. “Әгәр берәүгә гыйлем өйрәтергә теләсәң, әүвәл үзеңне-үзең өйрәт”.

-“Олылык акыл белән, әмма нәсел-нәсәп белән түгел”.

-”Һәр нәрсәнең чиге бар, мәгәр акылның чиге юк”.

3

- “Һәр ни кылсаң - үзең күрерсең, һәр ни кылсаң – үзеңә кайтыр, ни чәчсәң – аны урырсың.”

-“Лаек булмаган сүзне сөйләгән кеше – ишетәсе килмәгән сүзләрен ишетер”.

-“Ачканнан соң янә ябарга һәм бикләргә читен булган ишекне ачма, кайтарып алырга читен булган укны атма (ягъни хәлеңнән килмәгән һәм башкару мөмкин булмаган эшкә тотынма)”.

-“Адәмнәрнең бигрәк тә икейөзлесе шул кешедер: үзе кылмаган изге эшләрне башкаларга боерыр һәм үзе тыелмаган гөнаһлардан башкаларны тыяр”.

-“Бер кешегә изгелек кылсаң – яшер, ә берәүдән изгелек күрсәң – фаш ит”.

Болар нәкъ менә укучының аңын, культурасын күтәрүгә юнәлтелгән фикерләр.

К. Насыйри дини чикләнгәнлеккә, милли йомыклыкка каршы чыга. “...Әгәр берәү белән сөйләшсәң, аның акылына кара, диненә карама. Чөнки аның дине үзенә генәдер, акылы сиңа һәм үзенәдер”, - ди ул шушы ук китабында.

Шунда ук акыл белән тәҗрибәнең бәйләнеше, бер-берсен тулыландыруы турында борынгы философларның фикерләрен китерә: “Һәр нәрсә акылга мохтаҗ, акыл үзе тәҗрибәгә мохтаҗ... Акыл һәм тәҗрибә бер-беренә ярдәмче булуда җир белән су кебектер. Җир белән су бер-беренннән башка берни үстерә алмыйлар... Дүрт нәрсә дүрт нәрсәгә мохтаҗдыр: абруй - әдәплелеккә, якынлык – мәхәббәткә, шатлык – иминлеккә, акыл – тәҗрибәгә”.

К. Насыйри яшәгән, иҗат иткән елларда татарларда музыка сәнгатенә караш каршылыклы була. Хәтта музыканы тыңларга ярыймы - юкмы дип кызу бәхәсләр бара. Ул бу өлкәне дә читтә калдырмый. “Фәвакиһел – җөләса...”ның 30 нчы раузасы музыканың әһәмиятен аңлатуга багышланган: “Көй – рухның азыгыдыр... Акылны саф кылыр, зиһенне нечкәртер, табигатьне йомшартыр, мәрхәмәтлене мактатыр, куркакны баһадирландырыр, саранны юмартландырыр”.

Ул музыканы бик яраткан, үзе дә кубыз ясаган. Истәлекләрдән күренгәнчә, Насыйри берничә уен коралында (курай, кубыз, скрипка, балалайка һ. б.) уйный белгән.

Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше” китабының 30 нчы бүлегендә ул түбәндәге фикерне әйткән: “Кемне дә булса кайгы, борчу басса, ул яхшы җыр тыңласын. Әгәр дә берсенең йөрәге янса, яхшы җырдан аның уты сүнәр. Матур тавыш рухи азык булып тора, ул уйны яктырта, акыл эшчәнлеген үстерә, табигатьне яхшырта, мәрхәмәтлене олылый”.


4

Сәнгать кешене канатландыра, аның иҗади көчен үстерә. Борынгы греклар, ди Насыйри, авыруларга да музыка тыңларга кушканнар. Аларның фикеренчә, музыка авыруларның авырту-сызлануларын баскан.

Яхшы җыр һәм соклангыч музыка вакытында битараф калган кешенең йөрәген мүк баскан булыр, ди Насыйри.

Ул музыка белән җыр арасындагы бәйләнешне бик яхшы аңлаган. “Әгәр кәрван музыка белән барса, дөяләр дә тизрәк һәм күңеллерәк атлый. Шуның шикелле, яшьләргә дә укуда һәм хезмәттә музыка һәм җыр кирәк”, - дигән.

Әгәр дә укучылар үзләре шигырьләр язсалар, бу бик файдалы. “Шигырьләр ачык, тирән идеяле, сүзләре аңлаешлы булырга тиеш. Чөнки алар шагыйрьнең үзе өчен генә түгел, башкалар өчен, халык өчен языла”, дигән К.Насыйри.

Фәвакиһел – җөләса...”ның “Китап язу эше” бүлегендә түбәндәге әһәмиятле фикерләр әйтелгән: “Каләм - сүзнең илчеседер. Язу – кулның теледер. Язу язмак фәкыйрьләр янында малдыр, байлар янында гүзәллектер, олуглар янында җитешкәнлектер. Коралларның файдалырагы – каләм, кара савытыдыр, ягъни кара савыты – алтын акчадан да файдалырактыр. Кара савыты бер күлдер ки, аннан хикмәт чишмәсе агар. Каләм – күңелнең борыныдыр, кайчан канаса , серләрен чәчәр, әсәрләрен атар. Каләм язулары –кара сурәтләрдер, әмма күңелләрдә һәм күзләрдә сурәтләре актыр. Каләм – кәгазь өстенә җәүһәр тезә торган бер коралдыр. Китап – бер бакча, язулары – гөлләрдер. Китап -шундый нәрсәдер: зирәкләрнең зиһенен шаярта, ялгызларга юлдаш була”.

Җыйнап әйткәндә, “Фәвакиһел – җөләса...” – татар укучысының рухына, зәвыгына туры килә торган тартмалы композиция.

4. “Этика турында кыскартылган китап” – әхлак тәрбиясенең төп нигезләрен чагылдыручы хезмәт.

Каюм Насыйри балаларда яхшы холык формалаштыруга да зур әһәмият биргән. Яхшы холыклы кешене бөтенесе дә хөрмәт итә, ә начар холыклының тормышы да, кешеләр белән мөнәсәбәте дә начар булачак. Баланың ихтыяр көчен дә ныгытырга кирәк. Әгәр дә кеше үзе белән идарә итә алмаса, башкалар белән дә идарә итә алмый. Кешегә сәламәт акыл, ихтыяр көче кирәк.

Күренекле мәгърифәтче яшьләрдә туган илгә мәхәббәт, кыюлык, батырлык, тапкырлык, хезмәт сөючәнлек, дөреслек, тугрылык, күркәмлек кебек әхлак сыйфатларын тәрбияләргә киңәш иткән.


5

Этика турында кыскартылган китап”та ул: “Ашаган, эчкән, йоклаган кеше (хайван да шулай эшли) түгел, ә әдәпле итеп сөйләшә, уйлый, эш итә белгән кеше генә чын кеше була ала”, - дип яза.

Әхлак тәрбиясенең төп нигезе итеп галим хезмәт тәрбиясен алган. “Кеше хезмәттән һәм кайгыртудан аерылмаска тиеш. Әгәр дә тормышта канәгатьләнү хисе кичерәсең килсә, үз хезмәтең белән яшә, чөнки хезмәттән башка канәгатьләнү хисе тумый”, ди К. Насыйри, “Кабуснамә” китабындагы фикерен куәтләп.

Баланы хезмәт тәрбияли, ди ул. Тәрбиясез, бозык кешеләр беренче чиратта бай гаиләләреннән килеп чыга. Чөнки алар иҗтимагый файдалы хезмәт белән шөгыльләнми, һөнәрләре юк. Ә гади крестьян гаиләсендәге балалар кечкенәдән үк хезмәткә өйрәнеп үсә. Мондый гаиләләрдә тәрбиясез, бозык кешеләр сирәк очрый.

Каюм Насыйри үзе үк хезмәт сөючәнлеге белән балаларга үрнәк булып торган. Акыл хезмәте белән физик хезмәтне оста чиратлаштыра белгән. Утырып эшләүдән кан тамырлары оеша дип, көн саен ике-өч сәгать физик эш белән шөгыльләнгән: столяр, слесарь эшләрен башкарган, китаплар тышлаган, крахмал ясаган, пешерә дә белгән. Аның өендә төрле эш кораллары, столяр верстагы, приборлар һәм җиһазлар, төрле эшләнмәләр булган.

Этика турындагы китап”та К. Насыйри бала өчен иң әһәмиятле хезмәт итеп белем ауны атаган: белем алу өчен ялкауланма. Ялкаулыкны, эшлисе килмәгәнлекне җиңәргә кирәк, чөнки ул башка кимчелекләрне дә китереп чыгара.

Хезмәт – матди байлыкның нигезе. Шуңа күрә хезмәтне , хезмәт кешеләрен яратырга кирәк. Хезмәт, ди Насыйри, җәмгыятькә, халыкка файдалы булырга тиеш. Шәхси мәнфәгатьләреңне генә кайгыртып, үзеңә килерлек файда турында гына уйлап яшәргә ярамый: “Әгәр дә яхшы яшисең килсә, үз эшеңне яхшылап башкар, синең эшеңне башкалар да хөрмәт итсеннәр.”

Насыйри туган як табигатен бик яраткан һәм аның байлыклары белән горурланган. Россияне беренче нәүбәттә үзенең киң табигать байлыкларыннан файдаланырга чакырып, башка илләрдән генә көтеп торуны урынсыз саный: ” Без, Россия халкы, ни өчен башка йорттан килгән даруларга мохтаҗ булабыз? Кайчан ки, үз җиребездә дәвага яраклы үсемлекләрнең һәммәсе бардыр. Хәтта мәмләкәтебездәге дәваларның куәте башка йорттан килгән дәваларның куәтеннән артыграк, имеш, ләбаса. Үз җирләребезнең дәвалары һәммәсеннән артык икән ләбаса!”- дигән.

5. “Кырык бакча” китабы – туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләүче, укытучы хезмәтендә маяк булып торучы китап.

6

К. Насыйри яшьләргә дусларны дини һәм милли үзенчәлекләренә карап түгел, ә акылларына, эчке сыйфатларына карап сайларга киңәш биргән иң яхшы сыйфатларны хезмәт ияләрендә күргән, шуңа күрә дә туган ил төшенчәсен аның хезмәт сөйгән халкы, табигать матурлыгы, җир байлыгы белән бәйләп күрсәткән. Туган ил һәр яшүсмернең йөрәгенә якын булырга тиеш. Туган илне дошманнардан саклау өчен батыр, кыю булып үсү зарур. “Куркак булма, үзеңнең көчсезлегеңне, куркаклыгыңны башкаларга күрсәтмә”, ди ул “Кырык бакча” китабында.

Галим татар халкының гаделлек, намуслылык сыйфатларын мактый. Бу сыйфатлар яшьләрдә үстерелергә тиеш. “Дөресен сөйләшү, дөрес эш итү – кешенең иң уңай сыйфатлары. Дөреслекне яраткан кеше җәмгыятьтә зур хөрмәткә ия була”, дигән Насыйри. Үз халкыңны алдау, икейөзлелек сыйфатларыннан балаларны сакларга кирәклеген әйтә. “Үлем алдында торганда да алдама, дөреслек җиңеп чыгар, - ди ул. – Дөреслекне тану кайвакытта ачы булса да, дөресен әйтергә кирәк”. “Этика турындагы китап“та дуслык һәм иптәшлекнең белем алуда һәм хезмәттә кешеләрне берләштерүе әйтелә. Туганнарың булмауга караганда дусларың булмау начаррак. К. Насыйри бу турыда халык мәкален дә китерә: “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын”. Үзеңне башкаларга каршы куярга ярамый: җәмгыятькә зыян китерерлек эш эшләмә. Җәмгыять, халык мәнфәгатьләрен шәхси мәнфәгатьләрдән өстен куярга кирәк.

Гуманизм, киң күңеллелек – тәрбияле кешенең иң мөһим сыйфатлары. “Барлык кешеләр белән дә яхшы мөгамәләдә бул, алар белән ягымлы сөйләш, яхшылык эшлә...”, “...әгәр дә синнән яхшы әйбер сорасалар, аны кызганма, бүләк ит, ... саран булма”, дигән галим. Башка әсәрләрендә дә Насыйри шушы фикерне үткәрә.

6. “Кабуснамә” – тәртип мәсьәләсен үзәккә куйган тәрбияви мирас.

Аның педагогик хезмәтләрендә тәртип мәсьәләсе дә үзәктә тора. Өлкәннәрне хөрмәт итү, кечкенәләргә игътибарлы булу, әдәплелек, кунакчыллык – бу сыйфатлар һәркемгә дә кирәк. “Ахмак сүзләр әйтмә, әйтәсең икән, башкалардан да шуны ишетерсең”, дип кисәтә ул. Кунакчыллык – хезмәт кешесенә хас сыйфат, балалар да аны үзләштерергә тиеш.

Ул шулай ук балаларның өстәл артында утыру кагыйдәләренә дә туктала: беренче булып ашый башлама, зур кисәкләрне авызыңа алма, кеше тәлинкәсенә карама, үз тәлинкәңә кара, иң яхшысын гына сайлап алма, ашаганда ризыкның гаебен эзләмә һ.б. (“Кабуснамә”)

Каюм Насыйри мәктәп һәм мәдрәсәләрдәге таяк дисциплинасына каршы чыккан. Бала тәрбияләүдә таяк, тән җәзасы түгел,ә ышандыру көче зур роль уйный, ди Насыйри. “Этика турында”, “Тәрбия турында” һәм башка әдәби китапларында ул балаларны ышандыруга

7

зур игътибар биргән. Халыктан туплаган һәм китапларда файдаланган халык аваз иҗаты әсәрләрен дә ул балаларны ышандыру өчен кулланган. Аның әкиятләрендә гаделлек, дөреслек, халык эшенә бирелгәнлек, батырлыкка дан җырлана. Ул балаларны яхшы үрнәккә иярергә чакырган: “Яхшылык эшләргә теләсәң, көзгегә караган шикелле башка кешегә кара: әгәр дә ул яхшылык эшләсә, аңарга охшарга тырыш, әгәр дә ул әшәкелек эшләргә җыенса, шулай эшләүдән кач”.

Каюм Насыйри физик тәрбиянең әһәмиятенә, аны акыл хезмәте белән аралаштырырга кирәклегенә күп тапкырлар басым ясаган. Бу идеясен раслау йөзеннән “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, дигән әйтемгә мөрәҗәгать иткән. Баланы ашату, эчертү генә физик тәрбия була алмый. Физик тәрбия кешенең акыл һәм әхлак үсешенә нигезләнергә тиеш. Ата-аналар үзләренең физик хәлләре турында да кайгыртырга бурычлы. Ата-ана агачның нигезе булса, балалар шул агачның җимешләре булып торалар. Агач яхшы үссә, аның җимешләре дә яхшы була, дигән олуг мәгърифәтчебез.

Шуңа күрә ул кешенең анатомиясе, физиологиясе һәм гигиена кагыйдәләре турында китап язган. Бу китабында кеше сәламәтлеге өчен физкультура һәм йокының әһәмиятенә, азык, чиста су, саф һава мәсьәләләренә зур урын биргән. Барлык тереклек өчен, ди галим, саф һава кирәк. Ул кешенең үпкәсе аша гына түгел, тиресе аша да үтә. Шуңа күрә балалар чисталыкны сакларга, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә тиеш.

1890 елгы календарьда К. Насыйри мәктәпкәчә тәрбия мәсьәләсенә караган мәкалә бастыра. Бу мәкаләсендә яшь аналарга күкрәк сөтен имезү кагыйдәләрен төшендерә, күкрәк сөтенең әһәмияте һәм бала тирбәтүнең зыяны турындагы фикерләре белән уртаклаша.

Башка хезмәтләрендә дә яшьләрнең гигиенасына һәм туклану режимына әһәмият биргән. Татарларда яшелчә ризык буларак аз кулланганлыктан, яшелчә ризыкларын да тәкъдим иткән, йоклар алдыннан күп ашамаска кушкан.

К. Насыйри бала организмына тәмәке һәм аракынының зарарын күрсәткән. Кешенең эшкә сәләтен кайтаруда йокының зур урынын билгеләп, көн саен бер үк вакытта ятып, 8 сәгать йокларга киңәш иткән; һәр атнаны мунча керергә, мунчадан соң ятып ял итеп алырга, мунчага ашап бармаска һ. б. ш. киңәшләр биргән.

Насыйри , мәдрәсәләрдәге тәрбия системасын кискен тәнкыйтьләп, анда яшьләрнең физик үсешенә әһәмият бирелми, дигән. Физик тәрбиядә халыкның хәрәкәтле уеннарын, бәйрәмнәрен файдаланырга кирәклеген әйткән. Физик тәрбиянең батырлык, кыюлык, тәвәкәллек, сүзеңдә торучанлык, ихтыяр көче һ. б. сыйфатлар тәрбияләүгә йогынтысын галим яхшы аңлаган.

8

Каюм Насыйри укытучы хезмәтенә зур бәя биргән. Укытучы – яшьләрнең остазы, үсеп килүче яшь буынны киләчәк тормышка әзерләүче; балаларның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе, аларның холкын формалаштыру укытучы шәхесенә нык бәйле. Уку-укыту эше алардан фәнни әзерлек, күпьяклы эрудиция, киң күңеллелек һәм түземлелек таләп итә. “Кырык бакча” китабында галим: “Әгәр кемне дә булса нәрсәгә дә булса өйрәтергә телисең икән, иң элек син үзең бу эшне бик яхшылап өйрән, сиңа карап башкалар да бу эшкә өйрәнергә теләр,”- ди.

К. Насыйри татар балалар әдәбиятына нигез салучыларның берсе булды. Ул укуны ялның бер төре итеп караган һәм, укуга, китапка зур бәя биреп: ”Китап – ул гаҗәеп бакча, аның юллары - нәркис гөлләре,”- дигән. Дөньяви эчтәлекле матур әдәбият әсәрләрен укырга рөхсәт итмәгән ата-аналарны шелтәләгән. Китап укыганда бала үзенең буш вакытын файдалы хезмәт белән үткәрә, фән һәм тормыш өчен кирәкле белем ала, дигән фикердә торган.

Иң яхшы укытучы – китап. Китап – ул киңәшче, кешене күп кенә кыенлыклардан саклый, төрле эшләрдә ярдәм итә. Менә шуңа күрә дә, башка танылган педагоглар шикелле үк, К. Насыйри да үзенең иҗади эшчәнлегендә балалар әдәбиятын булдыруга игътибар бирә. Аның балалар китабына таләпләре, аның үрнәкләре татар балалар әдәбиятын үстерүгә нигез булып тора.

III. Йомгаклау. Киң эрудицияле мәгърифәтче галим Каюм Насыйриның күпьяклы гыйльми хезмәтләре – татар халкы мәдәниятенең кадерле, кыйммәтле хәзинәсе.

К. Насыйриның һәр язган хезмәтен чордашлары зурлап бәяләделәр, яратып укыдылар. Аның мәгърифәтчелек идеяләрен Г, Ильяси, З. Бигиев, Ф. Халиди, Г. Камал кебек язучылар күтәреп алды. К. Насыйриның мәгърифәтчелек эшен дәвам иттергән халык шагыйре Г. Тукай да аның әсәрләре белән тәрбияләнгән. М. Гафури, Ш. Камал, Х. Ямашев, Г. Коләхмәтов кебек татар халкының алдынгы кешеләре Насыйри традицияләрендә тәрбияләнеп җитешкәннәр.

Вакытлар, еллар үткән саен, Каюм Насыйриның тарихи урыны, халыкка күрсәткән хезмәте, фәнгә, мәдәнияткә керткән өлеше тагын да ачыла бара.

Киң эрудицияле мәгърифәтче галим Каюм Насыйриның фәннең төрле тармакларындагы күпьяклы гыйльми хезмәтләре татар халкы мәдәниятенең кадерле, кыйммәтле хәзинәсе булып тарихка керде. Фәнни-тикшеренү хезмәтемә нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: бөек мәгърифәтчебезнең тәрбияви фикерләре, хикмәтле сүзләре безнең өчен яшәү өлгесе, дөрес юлны күрсәтүче маяк булып тора.

9

Кулланылган әдәбият:

1. Р. Ә. Шакирҗанов, А. И. Нарбеков, Ф. Р. Шакирҗанов: ”Мәшһүр татар галимнәре”. – Казан: “Идел-Пресс полиграфия нәшрият комплексы, 2011. – 16-17, 21-22 битләр.

2. Х. Й. Миңнегулов, Ш. А. Садретдинов: “Борынгы һәм урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты”. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005. – 297-300 битләр.

3. Зөлкарнәев Ф. М.: “Татар әдәбияты тарихы”. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985. – 269- 273 битләр.

4. Хуҗиәхмәтов Ә. Н.: “Мәгърифәт йолдызлыгы”. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2002. – 173 -174, 186 -197 битләр.





















Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-234496

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"