Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / “Каюм Насыйри иҗат иткән календарьларның әһәмияте һәм андагы темаларның хәзерге заман календарьларында чагылышы”

“Каюм Насыйри иҗат иткән календарьларның әһәмияте һәм андагы темаларның хәзерге заман календарьларында чагылышы”

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы

Аерым фәнннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”


Тема

Каюм Насыйри иҗат иткән календарьларның әһәмияте һәм андагы темаларның хәзерге заман календарьларында чагылышы”


2015 нче ел

Эшнең максатлары:

  1. Каюм Насыйриның күпкырлы эшчәнлеген өйрәнү.

  2. Каюм Насыйри эшчәнлегенең әдәбиятыбыз һәм фәнебез үсешенә көчле этәргеч биреп калдыруын күрсәтү.

  3. Каюм Насыйри төзегән календарьларны хәзерге заман календарьлары белән чагыштыру.

Бурычлар:

  1. Каюм Насыйри иҗаты, эшчәнлеге белән танышу.

  2. Каюм Насыйриның әдәби мирасын өйрәнүне дәвам итү.

  3. Хәзерге заманда чыгарылган календарьлар белән танышу.









Эчтәлек

  1. Кереш өлеш......................................................................3-5

  1. Каюм Насыйри күпкырлы шәхес

  1. Төп өлеш..........................................................................5-12

  1. Каюм Насыйри календарьлары.

  2. Календарьларда күтәрелгән темалар.

  3. Каюм Насыйри календарьлары һәм хәзерге заманда иҗат ителгән календарьлар.

  1. Йомгаклау....................................................................13

  1. Каюм Насыйри эшчәнлегенең әһәмияте.





















Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт  кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән  татар  галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Утыз Имәни, Габдулла Тукай, Шиһабеддин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Гаяз Исхакый һәм башкалар. Болар арасында иң мөхтәрәм  урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора. Каюм Насыйри ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичә, милләткә хезмәт итә.

Кем ул Каюм Насыйри?

Г.Ибраһимов К.Насыйрины Шәрыктан Көнбатышка беренче сукмакны салучы “бөек рефоматор” дип атый. Мәшһүр рус тюркологы Н.Дмитриев татар галименең эшчәнлеген Леонардо да Винчи, Ломоносов гамәлләренә охшата. «Алар,— ди ул,— барысы да энциклопедистлар булганнар, алар... нинди дә булса бер фәннең яки сәнгатьнең кысасы эченә генә сыеп калмаганнар. Алар үзләре­нең кыска гомерләре дәвамында тормыш тарафыннан нык таләп ителгән барлык фәннәргә һәм сәнгатьләргә дә нигез салып калды­рырга ашыкканнар...

Каюм Насыйри кем булган дигән сорауга җавап бирү дә шактый кыен...Аны олуг мөгаллим, милләт педагогы дип атарга мөмкин булыр иде. Аның укучылары - бөтен татар халкы һәм бөтен татар дөньясы. Каюм баба гомере буе тырыша-тырыша сабак бирә, үз халкын белемле, тәрбияле итәргә омтыла.

К. Насыйриның гаять күпкырлы эшчәнлеге төп ике зур тармакка бүленә: гыйльми -мәгърифәтчелек һәм әдәби -тәрҗемәчелек юнәлешләре. Без аны зур галим генә түгел, зур әдип дип тә атыйбыз.

К.Насыйриның иң зур хезмәтләреннән берсе – тел өлкәсендәге эшчәнлек. Телче буларак ул бик катлаулы, күп яклы хезмәтләр башкарган: татар теленең әдәби һәм фән теле була алуын исбат иткән; татар телен практик һәм фәнни эшкәртү юлында гаять зур эшчәнлек күрсәткән. К.Насыйри тел гыйлеме, сүзлекләр төзү буенча аеруча күп эшләр башкарган. Бу өлкәдә ул кагылмаган, өлеш кертмәгән бер генә тармак та юк диярлек. Тел — укыту, тәрбия бирүнең, милли үзаңны үстерүнең төп предметы. Нәкь менә шуңа күрә дә ул төп игътиба­рын телгә юнәлтә.

К. Насыйри сабак бирә торган предметларның тагын берсе һәм мөһиме - тарих. Аның бу фән буенча төрле мәкаләләре, махсус китаплары бар.

Каюм бабаның татар этнографиясе буенча да хезмәтләре бар. Аларда халкыбызның тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре хакында бүгенге милли тормышыбыз өчен дә файдалы булган мәгълүматлар тупланган.

Аның математика, фәлсәфә, география, медицина (анатомия, физиология, гигиена...), юриспруденция, игенчелек, кулинария һәм башка фәннәр буенча язган китаплары да берничә буын татар халкы тарафыннан уку-укыту әсбабы рәвешендә кулла­ныла.

Үз милләте өчен янып-көйгән К. Насыйри гомере буе халык авыз иҗаты әсәрләрен туплау, гыйльми өйрәнү һәм укучыларга җиткерү белән шөгыльләнде. Бу аңлашыла да. Чөнки фольклор—халык педа­гогикасының, милли телнең һәм традицияләрнең нигезе, рухи тарихның җанлы гәүдәләнеше.

К. Насыйри, гәрчә оригиналь әдәби әсәрләр иҗат итмәсә дә, татар әдипләре рәтендә йөри. Г. Исхакый аны яңа дәвер әдәбиятының «атасы» дип атый. Ни өчен? Чөнки ул – татар укучыларын әхлакый һәм эстетик тәрбия кылырлык күп кенә күренекле әсәрләрне татарча сөйләткән кеше.

Каюм Насыйри –тәрҗемәче. Ул әдәби тәрҗемәләрен аерым китап  рәвешендә генә чыгарып калмый, төрле дәреслек-хрестоматияләрендә дә  урнаштыра. «Тәрбия китабы» нда, «Фәвакиһел җөләса» һәм «40 бакча» җыентыкларында андыйлар  аеруча күп. К. Насыйриның тәрҗемә китаплары арасында «Кабуснамә» мөһим урынны били. К. Насыйри – тәрҗемәче әдип кенә түгел, татар әдәбиятын гыйльми яктан өйрәнүче дә.

Күргәнебезчә, К. Насыйри эшчәнлеге гаять күпкырлы. Ул - мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тәрҗемәче, фольклорчы, тел белгече, әдип. Аның хезмәтләре татар халкын белемле, тәрбияле итүдә  үзенә күрә бер мәктәп, университет булды. Татарны  татар итеп  танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен  үстерүдә Каюм бабаның эшчәнлеге искиткеч зур.

Без, Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге белән таныша башлагач, аның төрле юнәлештә эшләгәнлегенә игътибар иттек. Билгеле, аның гомуми эшчәнлеге турында бер мәкаләдә генә сөйләп бетереп булмас иде. Шуңа күрә без аның календарьлар чыгару эшчәнлеге, аларда күтәрелгән темаларны өйрәнеп, аларны хәзеге заманда чыгарыла торган календарьлар белән чагыштырып карарга булдык. Башта К. Насыйри халыкны агарту максатында, гәзит чыгару хакында хыяллана. Исеме дә нинди символик: «Таң йолдызы!». Әмма патша хөкүмәте аңа бу изге  ниятен гамәлгә ашырырга рөхсәт бирми. Әйтеләсе күпме сүзләр, күпме теләкләр әйтелмичә кала.

Ләкин К. Насыйри халыкка сабак бирүнең, белем-мәгърифәт таратуның бер ысулын таба. Ул да булса – еллык өстәл календаре чыгару. Календарь ярым журнал характерында була һәм “Казан календаре” дип атала. Каюм Насыйри бу календарьларны үз исәбенә елга бер тапкыр чыгара. Аның беренче саны 1871, ә соңгысы 1897 елда дөнья күрә.Ул календарьларын 24 ел буе чыгара. Шушы еллар эчендә календарьлар 1886, 1887 һәм 1895 нче елларда гына чыкмый кала. Календарьларның уртача күләме 40-70 бит тирәсе була.

Каюм Насыйри календарьлары төрле характердагы материалларга гаять бай була. Аның календарьларында ел саен кабатлана торган гади календарь материалларыннан тыш төрле темаларга караган фәнни һәм әдәби мәкаләләр урнаштырыла. Календарьлар шул ук вакытта ул чорда белешмә бирү өчен дә кирәк булган. Каюм Насыйри да үзенең календарьларында Казанда ничә почта бүлекчәсе хезмәт күрсәткәнлеген һәм аларның эш сәгатьләрен, нинди хатлар кабул итүен һәм аларга нинди маркалар ябыштырырга кирәклеген, аларның бәясе күпме булганлыгына кадәр язып чыккан. Димәк, аның календарьлары белешмә бирү ролен дә үтәгән. Каюм Насыйри шулай ук законнар турында да язган. Аның әлеге законнар системасы белән таныштыруын без башка китаплардан, дәреслекләрдән укып беләбез. “Законны белмәү, ул әле аннан котылып калу чарасы түгел, без белергә тиеш” дигәнрәк гыйбарәне Каюм Насыйри да әйткән.

Анда төрле темалардагы белешмәләрдән тыш фәнни мәгълүматлар, әдәби әсәрләр, тарихи хәбәрләр, тормыш яңалыклары, медицина өлкәсенә караган материаллар, риваятьләр, сынамышлар, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар һәм башка материаллар бастырыла. Каюм Насыйри үзенең календарьларында системалы рәвештә төрле фәннәргә мөрәҗәгать итә. Тарих, география буенча шактый күп мәкаләләр бастыра. 1871 нче елда чыккан беренче календаренда ул рус тарихы һәм географиясе турында мәгълүматлар бирә. 1873елгы календаренда Казан һәм Казан ханлыгы турында очерклар, гомуми һәм Россия географиясе турында материаллар урнаштыра.1874 нче елда ул Хива сугышы тарихы турында язып чыга. 1876 нчы елгы календарьда ул үзенең укучыларын Россиянең географиясе белән кыскача таныштыра. 1877 елгысында Россия, Азия, Африка турында мәкаләләр, 1881 нче елда Казан тарихы турында яза. 1884 нче елгы календаренда татар теле һәм аның барлыкка килүе турында, ә 1891 нче елда Төркиянең кыскача тарихы турында мәкаләләр урнаштыра.

Ул шул ук вакытта география фәне буенча календарьларында үзе сызган карталарны да бастырып тора. 1884 нче елда Азиянең, 1878 нче ел өчен чыккан календаренда җир шарының көнчыгыш яртысының картасын, 1879 елда Россиянең Европа өлеше картасын һәм 1881 ел календаренда Казан губерниясенең бөтен авылларын күрсәткән картасын эшләп бастырган.

Ул һәрбер фән турында материал биреп кенә калмый, аларны ничек кулланырга, файдаланырга кирәклеген дә аңлата. Мәсәлән, ул технологиягә карата һәм химик үзгәртүләр юлы белән төрле әйберләр ясау мөмкинлеге турында киңәшләр биреп бара. Каюм Насыйриның чирек гасыр буена чыгарган календарьлары – билгеле бер дәрәҗәдә татар тормышының елъязмасы да ул. Үзе чыгарган календарьларда К.Насыйри халык иҗатына да зур игътибар бирә. Ул халык тәҗрибәләре, төрле сынамышлар турында яза һәм аларны күп очракта ритм һәм рифмага салып бирә. Шушы календарьлар аша Каюм Насыйри киң күпчелеккә аң-белем тарату эшләрен алып бара. К.Насыйри календарьларының халык өчен булган әһәмияте турында профессор В.Смирнов 1896 нчы елда “Мусульманские печатные издания в России” исеме белән язылган мәкаләсендә: “Каюм Насыйриның төрле, гомумән, файдалы эчтәлекле статьялар белән өстәлеп һәр елны календаре басылуын шатлыклы күренеш итеп санарга мөмкин”,- дип яза.

Каюм Насыйриның революциягә кадәр түбәндәге календарьлары басылып чыга : “Казан календаре”. 1871 нче елга. Берничә урысча календарьлардан тәрҗемә итеп Габделкаюм Габделнасыйр углы басма кыйлды. (Казан, ун-т тип.) Ибраһим Габдрәшид углы Абдуллин басмасы, (1870). 64 б.

Казан календаре”. 1877 нче елга. Кәбисә елы артындагы ел. 365 көн.

Календарь”. Горрәнамә мәгьнәсендә латин сүзедер... 1883 нче елга. Куй елы. Кәбисә елы артындагы өченче ел. 365 көн.

Календарь”. Горрәнамә мәгьнәсендә латин сүзедер... 1884 нче елга. Песи елы әбисә елыдыр. 366 көн.

Календарь”. 1885 нче елга. Тавык елы. Кәбисә елы артындагы беренче ел. 365 көн.

Календарь”. 1889 нчы елга. Сыгыр елы. Кәбисә елы артындан әүвәлге ел. 365 көн.

Календарь”. 1890 нчы елга. Барс елы. Кәбисә елы артыннан икенче ел. 365 көн.

Календарь”. 1894 нче елга. Елкы елы. Кәбисәдән соң икенче ел. 365 көн. Октябрь революциясеннән соң аның календарьлары басылмый.

Насыйри мифология һәм этнографиягә караган хезмәтләрендә ул вакытка кадәр тарихчылар тарафыннан  тиешенчә кузгатылмаган, аз тикшерелгән материалларны табып, фән дөньясына тапшыруны үзенә бурыч итеп куя: «Безнең максатыбыз – рус историясендә булмаган эшләрне, халык авызындагы риваятьләрне мәйданга чыгармактыр», – ди. Ул кабер таш язмаларны, төрле шәҗәрәләрне, кулъязмаларны ныклап өйрәнә һәм бу хезмәтләр аның календарьларында чагылыш таба. Каюм бабаның бу төр хезмәтләре турында  Г. Ибраһимов 20 нче елларда болай дип яза: «Хәзерге заманның татар укытучысы ни өчен үткән эшләрне берәм-берәм тикшерә алмасын!… Әгәр Насыйрича җентекләп чыксаң, мәшһүр Әтнәләр, Мәчкәрәләр, Сатышлар, Тымытыклар, Кышкарлар, Мәңгәрләр һәм башка иске мәдәни үзәкләр ни чаклы материал, документ, хатирә бирерләр!.. Насыйри менә шул эзләнүне гамәл белән күрсәткән». Г. Ибраһимовның бу чакыруы бүгенге көн өчен дә мөһим. Чөнки  төбәк тарихын өйрәнү халкыбызның үткән буын һәм мәдәниятен  тагын да тулырак, җентекләбрәк ачыкларга ярдәм итә.

К.Насыйри татар халык авыз иҗатын җыю, өйрәнү һәм фәнни эшкәртү буенча зур эш алып бара. Ул аларны җыя, эшкәртә, җентекләп тикшерә һәм аннан соң гына календарьларында файдалана. 1881 нче елда чыккан календаренда К.Насыйри “Халык арасында тәҗрибәләр буенча көн һәм һава үзгәрүнең галәмәтләре бәянында” дигән бер бүлек бирә. Ул бу бүлектә халык арасында телдән-телгә йөртелә торган төрле образлы сүзләрне, сынамышларны язып чыга. Менә шулардан берничә мисал: “Январь аенда 6 сында тулы ай - язгы ташу суга бай; 6 сында бик җылы – кырда икмәк бик куе; 6 сында ябалак кар – кырда икмәк бик уңар; 26 сында булса аяз – бик нәфис килер яз.Февраль әүвәл киче аяз - бик матур килер яз; 2 сендә иртә белән кар - ашлык иртә чәчкәне уңар; март: марттагы кар – бакча җимешенә бик ярар: 17 сендә көннәр елтырый - тауларда сулар чылтырый” һәм башкалар.

1881 нче елгы календаренда ул «Казан бәете», «Шаһгали бәете» кебек әсәрләрне, Казан шәһәренең салынуы, Кабан күле турында халыктан язып алган күп кенә риваятьләрне урнаштыра.

1883 ел өчен чыгарылган календаренда К. Насыйри легендалар, әкиятләр бастыра. Гомумән, Каюм Насыйриның язып алган һәм календарьларында басылган әкиятләре балаларга тәрбия бирү максатын күздә тотып сайланганнар. Ул әкиятләрендә тапкырлык, хезмәт сөючәнлек турында язган.

К.Насыйри тәрбия турында күп язган. Ул педагогика өлкәсендәге фикерләрен шулай ук үзенең календарьларында да бастырып барган.

1887 нче елда чыккан календаренда ул “Могайнетдин ”исемле мәкаләсен бастыра. Бу мәкаләсендә ул балаларну укыту-тәрбия итү эшләрендә булган җитешсезлекләрне тәнкыйть итеп чыга, укыту эшләрен тәртипкә салырга чакыра. Бу мәкаләсендә шулай ук балаларга укытылачак дәреслекләрне алдан билгеләргә, әзерләп куярга чакыра. Гомумән, К.Насыйри һәрбер календаренда тәрбия мәсьләсенә караган мәкаләләргә зур урын бирә. 1881 нче елда чыккан календаренда аның “Тәрбия”дигән махсус мәкаләсе басылган була. Ул бу мәкаләсендә укытучы булган кешенең киң белемле, төрле фәннәрдән хәзерлекле булуы өстенә, тәрбия юлларын белүен шарт итеп куя.

Без чагыштырып карау өчен төрле елларда бастырылган “Балалар календаре”на (Казанда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан иҗат ителгән, 1990), “Татар календаре”на (Казанда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан иҗат ителгән, 1996) һәм 2014, 2015 нче елларда чыккан татар мөселман балалары өчен язылган “Фатиха” календарена мөрәҗәгать иттек. Һәм аларның һәрберсе билгеле бер максатка - милләтебезне, телебезне саклап калу, милли үзаңны үстерүне күздә тотып төзелгәнлегенә инандык . К. Насыйри фикеренчә, телнең кеше, милләт тормышында әһәмияте бик зур. Телне югалтмауда, аны камилләштерүдә календарьлар элек тә, хәзер дә мөһим роль уйнаган һәм уйный.

Күзәтүләрдән күренгәнчә, хәзерге заман календарьлары дәвамчылык принцибы белән төзелгән. Алар Каюм баба калыбыннан әллә ни аерылмый кебек. Бу - Каюм Насыйри эшчәнлеге әдәбиятыбыз, фәнебез үсешенә көчле этәргеч бирүен дәлилләүче фактор .

Каюм Насыйри иҗат иткән календарьларда тәрбия мәсьәләләренә күп урын бирелгән, дидек. Аларда ул белем-тәрбия бирүнең берлеген һәм дәвамчанлыгын, әхлакый һәм гуманистик тәрбиянең мөһимлеген күрсәтә, “һәр­бер нәрсәнең,—ди ул,—чиге... бардыр. Әмма гакылның чиге вә соңы юктыр... Гакыл вә тәҗрибә бер-берсенә ярдәмче булмакта җир белән су кебектер. (Мәгълүм ки), су белән җир бер-берсеннән башка бер нәрсә (дә) үстерә алмыйдыр...” К. Насыйри фикеренчә, ата-ана, мөгаллим шәхси яктан балага тәрбиялелекнең үрнәге булып торырга тиеш.

Без өйрәнә торган календарьларда да әлеге темага караган мәкаләләр, Каюм Насыйриның “Китабы-әт-тәрбия” әсәре өлешләргә бүлеп бирелгән. Бу әсәрнең баш өлеше 1994нче, 1995 нче елларда чыккан “Татар- мөселман числалык”ларында басылган. Шулай ук “Әдәп.Гадәт.” рубрикасында ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган хезмәтләр урын алган.

Каюм Насыйри иҗат иткән календарьларда төрле темаларга караган фәнни һәм әдәби мәкаләләр урнаштырылуы турында да әйтеп үткән идек. “Татар календаре”нда да “Төгәл фәннәрдә мөселман беренчелеге” рубрикасы астында фәнни (Әбел-Вафа” һ.б) һәм әдәби мәкаләләр (“Сабантуй бизәкләре”, “Гөнаһ анасы” һ.б), әдәби әсәрләр урын алган. Шулай ук “Тарих сәхифәләре” рубрикасында тарихи хәбәрләр бирелгән( Мәсәлән, “Милли батырларга – һәйкәл”) . “Балалар календаре”нда да тарихи темаларга мәкаләләр ( “Якты учаклар”, “Язу әлифтән башлана” ) һәм Галимҗан Ибраһимов, Шәйхи Маннур, Гомәр Бәширов әсәрләреннән өзекләр бирелгән.

К. Насыйри гомере буе халык авыз иҗаты әсәрләрен туплау, гыйльми өйрәнү һәм укучыларга җиткерү белән шөгыльләнгәнен искәрткән идек. Халык авыз иҗаты әсәрләре, фольклорга мөнәсәбәтле фикер-күзәтүләрен К. Насыйри үзенең календарьларында да бастыра. Анда риваятьләр, сынамышлар, мәкаль-табышмаклар, җырлар урнаштырыла. Каюм Насыйри календарьларында кулланылган табышмакларны без өйрәнгән “Балалар календаре”нда да очратырга була. Мәсәлән: “Ялт- йолт итәр ялмап йотар”, “Ай күрде, кояш алды”, “Дүрт татар, дүртесе бер тишектән атар” һ.б.

К. Насыйри туплаган сынамышлар аеруча кызыклы. Аларда ха­лыкның күзәтүләре, тормыш тәҗрибәсе, мифологик күзаллаула­ры аеруча калку чагылган. Мәсәлән: Март берендә аяз—аяз булыр бөтен яз; Май ае салкын булса, игенгә туклык; Тычканнар, күселәр ояны тирән казыса—кыш суык булыр; Яңгыр алдыннан балык­лар су өстенә сикерер”.

Шул ук вакытта календарьларда бер гасырдан соң да К. Насыйри язган сынамышларның куллануын күрергә була. Мәсәлән,”Февраль : әүвәл киче аяз –бик матур килер яз” сынамышы “Балалар календаре”нда түбәндәгечә бирелә. ”Әүвәл киче аяз- бик соң килер яз”. Кайбер сынамышлар моннан 100 ел элек ничек кулланган булсалар, хәзер дә нәкъ шулай кулланылалар. ”Яңгыр буласы булса, томан күтәрелә. Томан җиргә төшсә, аяз булыр. Йолдызлар куе күренсә, салкын булыр, сирәк күренсә – җылы булыр.” Бу сынамышлар Каюм Насыйри тарафыннан язылган сынамышларның әле кайберләре генә. Алар бернинди үзгәртүләрсез хәзерге заман календарьларында кулланылганнар.

Күргәнебезчә, календарьлар арасында төзелешләре, яктыртылган материаллары буенча да охшашлыклар шактый күп. Каюм Насыйри иҗат иткән календарьларда табигать турындагы белешмәләр, медицина өлкәсенә караган материаллар бирелә. Бүгенге көн календарьларында да медицина өлкәсенә караган материаллар зур урын алып тора. “Татар календаре”нда, “Балалар календарьлары”нда да табигать турындагы белешмәләр һәм “Табигать даруханәсе”, “Шифалы, хуш исле” исеме астында төрле авыруларны үләннәр белән дәвалау өчен киңәшләр урын алган.

Каюм Насыйри башка өлкәдәге хезмәтләре белән беррәттән календарьлар төзүдә, аларда материаллар туплау, төрле темаларга язу буенча үзеннән соң киләчәк буыннарга зур мирас калдырган шәхес. Бүгенге көндә дә аның календарьларында бирелгән материаллар, календарьлар төзүдәге алымнары, ул яктырткан темалар актуаль булып тора. Һәм аннан үрнәк алып, аның рухында иҗат ителгән календарьларда без шушы ук материалларны очратабыз.

Аның иҗат мирасы еллар узган саен кыйммәтен арттыра бара. Бөек мәгърифәтчебез, тел белгечебез Каюм Насыйри турында яңадан-яңа материаллар басылып тору, аның хезмәтләренә багышлап фәнни конфренцияләр үткәрү шуның бер ачык мисалы булып тора. Каюм Насыйриның эшчәнлеге – милләткә фидакарьләрчә хезмәт итүнең бөек үрнәге. Аның китаплары, календарьлары – хәзерге тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә.




















Кулланылган әдәбият:

  1. Галиәхмәтов И. Каюм Насыйри һәм К.Д.Ушинский. “Совет мәктәбе”, 1990, № 3, 54 бит.

  2. Гайнуллин М.Х. Татар әдәбияты. XIX йөз. 124-217 битләр. Татарстан китап нәшрияты, 1968 ел.

  3. Балалар календаре. Татарстан китап нәшрияты, 1990 ел.

  4. Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр (икенче том). Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1975 ел.

  5. Миңнегулов Х.,  Садретдинов Ш. Әдәбият, 9 класс. Казан, “Мәгариф”. 2000 ел.

  6. Миңнегулов Х., Гыймадиева Н. Татар әдәбияты. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000 ел.

  7. Татар календаре 1996. Татарстан китап нәшрияты, 1996 ел.

  8. Татар мөселман балалары өчен календарь “ Фатиха”. Идел-Пресс” полиграфия нәшрият комплексы. 2014 ел

  9. Татар мөселман балалары өчен календарь “ Фатиха”. Идел-Пресс” полиграфия нәшрият комплексы. 2015 ел





.






Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 10.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров218
Номер материала ДВ-142195
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх