Казан федераль университетының филология
һәм мәдәнятара багъланышлар институтының Г.Тукай ис. татар филологиясе һәм
мәдәниятара багъланышлар бүлегенең V курс студенты
Фахртдинов Ильнар Ирек улына бәяләмә
Фахртдинов Ильнар 18нче ноябрьдән 24нче
декабрьга кадәр Казан шәһәренең Совет районында урнашкан МАБУ «Мәгариф үзәге
№178»дә педагогик практика үтте. 7нче B сыйныфында татар теле һәм әдәбияты
дәресләрен үткәрде.
Педпрактика вакытында ул үз эшенә җаваплы
карады. Ильнарның сөйләм теле
матур, эмоциональ. Дәрестә үзен тыныч, мөлаем тота. Укучылар белән бик тиз
уртак тел тапты, эшлекле һәм дустанә мөгамәләдә булды. Һәр дәрескә зур хәзерлек
белән керде. Матур әдәбият әсәрләреннән, вакытлы матбугаттан, халык авыз
иҗатыннан оста файдаланды. Шулай ук кулдан күрсәтмә материаллар: карточкалар,
тестлар, рәсемнәр, схемалар ясады; портретлар, слайдлар, аудио-видеоязмалар
кулланды. Дәрес темасын үзләштерерлек итеп аңлата, проблемалы сораулар
ярдәмендә укучыларның үзләреннән әйттерә белә. Балалардан төгәл җавап ала,
һәрберсенә шәхес итеп карый. Диалог, монолог формаларын кулланып, группалап һәм
үзлектән эш төрләрен кертеп, сәләтләренә карап төрле эш биремнәре бирә.
Балаларга индивидуаль якын килә белә.
Укучыларда матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли.
Әдәбият дәресләрендә сүзлек өстендә эшләүгә, тәрҗемәгә, әдәбият теориясенә
игътибар итә. Һәрбер дәресен тормыш белән бәйләргә тырыша. Техник чаралардан да
бик оста файдаланды: презентация ясап, балаларга теманы аңлатты.
Мәктәп музеенда узган «Вакыт
безне сайлаган» дип аталган әдәби
- музыкаль кичә оештыруда, укучыларны татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара
һәм Республика олимпиадаларына әзерләүдә бик атив катншты.
Фахртдинов Ильнарның белеме һәм эшләү
осталыгы югары. Киләчәктә яхшы укытучы, оста оештыручы булыр дип ышанабыз.
Мәктәп
директоры Хайретдинова В. К.
Педпрактика
җитәкчесе Валиуллина Р. Һ.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.