Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Кече Җирекле авылы
һәм аның җирле сөйләш үзенчәлекләре
Эшне башкарды: 11 нче сыйныф укучысы Гыйниятуллина А.Р.
Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Поликарпова Л.Н.
2 слайд
3 слайд
Максат:
- Кече Җирекле авылы турында күбрәк мәгълүмат туплау, туган телне җирле диалект шартларында өйрәнү.
Бурычлар:
- халкыбызның үткәне белән танышу, аны үзебездән соң килгән буынга җиткерү;
- газиз туган телебезне саклап калу.
4 слайд
5 слайд
Әй керәшен, карендәшем минем-
Халкымның бер асыл бизәге.
Синең көйне тыңлаганнарның
Гомерлеккә өзелә үзәге.
6 слайд
Кече Җирекле урамнары
Яшеллек урамы
Бәләкәй урам
Яшьләр урамы
Мәктәп урамы
7 слайд
Кушаматлар
“Абрый”
“Мәлкән”
“Пидучый”
“Сембер”
“Мекетә”
“Зәпкәй”
“Кәргәлей”
“Корбай”
“Абалак”
“Гәрәч”
исем һәм фамилияләрдән
килеп чыккан
“Броде”
“Җем-җем”
“Чёпра”
“Олы баш”
“Пистәлит”
“Чирай”
“Акбаш”
“Шыяп”
“Җылакай”
“Руслар”
бер үк сүзне дөрес әйтмәүдән
яки еш кабатлаудан, кешенең үз-үзен тотышына карап бирелгән
8 слайд
Ел фасыллары белән бәйле йолалар, бәйрәмнәр, борынгы ышанулар
Нардуган уеннары, бәрмәнчек, тройсын, Питрау, раштуа, “йөзек салу”, Олы көн (пасха), Микулы, Покрау, Симән көн, Элҗин, май чабу һ.б.
Христиан бәйрәмнәре итеп чиркәү календаре буенча уздырылса да, аларда динилек бөтенләй диярлек чагылмый, күбрәк борынгыдан килгән халык йолалары өстенлек алган. Күп кенә йолалар хәзер дә сакланып калган. Мәсәлән, симән көнне чебен күмү, элҗиндә кыяр ашау, уңышны җыеп алганнан соң җир өстенә ятып аунау (җиргә орынып аннан көч-куәт алу).
Бәйрәмнәргә бәйле сынамышлар:
Покрау үтте – кыш җитте.
Покрауга кадәр кар төшсә, көз озын булыр.
Питрау җитте – җәй бетте.
Микулы җитми – җәй җитми.
30 мартта (Әләксей божы) чыпчык эчәрлек тә су булмаса, яз озак килер.
9 слайд
Фонетик үзгәрешләр
1. Аваз тәңгәллекләре
ы – а, е – ә торгынчы - торганчы
күргенче – күргәнче
о – у гумер – гомер
суң – соң
у – ы сымала – сумала
10 слайд
2. Рус теленнән кергән сүзләрдәге аваз тәңгәллекләре
а - ә кәнсәләр – канцелярия, әптик – аптека
о – у тучны – точно, багун – вагон
о – а сабранҗа – собрание, патнус – поднос
о – (а) – ә карзина – кәрҗин – корзина
е - и нифет – нефть, силсәwит – сельсовет.
11 слайд
ф - п җапырак – яфрак, нәпес – нәфес, Пилип – Филип, Пикыла – Фекла
й – җ йарамый – җарамый, җугары – йугары, Җәкәү – Яков, Илҗә – Илья
з – җ газета – гәҗит, корзина – кәрҗин, резина – эрҗин
Фарингаль һ авазы әрбер –һәрбер, ичкем – һичкем,
аwа – һава, өнәр – һөнәр
т – к келәү итү – теләк итү, кискәре як – тискәре як
л – н үренә – үрелә, җондоз – йолдыз
12 слайд
3. Аваз өстәлү һәм аваз төшү күренешләре:
итмей – илтми, барым/барымын – барырмын, күрегә – күрергә
4. Ассимиляция һәм диссимиляция күренешләре:
шугыша – сугыша, бачкыч – баскыч, җангыз – йалгыз (ялгыз), кыччак - кыз чак
13 слайд
II. Лексик һәм этнолингвистик үзенчәлекләр.
бистәр – сөлге, плисә – соскы, гүлбәч – мич арты, күзикмәк – кыстыбый,
кенәген – кичә, сырга – алка, , бәрмәнчек, оло көн – йола атамалары,
печкәчәм – иренең сеңлесе, җанагай – иренең энесе, бийем – кайнана.
Рус теленнән кергән алынмалар
Пеләмә - племя, ышкап – шкаф,пыкырау – покров, питрау – петров,
пуминка – поминка, тугарук – творог,
14 слайд
Кеше исемнәре:
Гөрей, Гриш, Гөргөрөй – Григорий
Лизүк, Лизә – Лиза
Микуш, Микайла – Михаил
Аннук, Аннуш – Анна
Күчтә – Костя
Үгәпей – Агафья
Метрей – Дмитртий
15 слайд
Кан кардәшләрне белдерә торган сүзләр:
ак дәдәй – әти яки әнинең иң өлкән ир туганына эндәшү сүзе;
ак түти – өлкән кыз туганга олылап эндәшү;
дәү дәдәй (түтей) – өлкән ир (кыз) туганга эндәшү сүзе;
җырак бабай – әнисенең әтисе;
җырагәбей – әнисенең әнисе;
җырак дәдәй ( түтей) – әнисенең абыйсы (апасы), энесе (сеңлесе);
җанагай – иренең энесе; печкәчәм – иренең сеңлесе.
16 слайд
Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтләрен саклап калган өчен, без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлы...
М. Шәймиев
17 слайд
Беренчедән, җирле сөйләшләрне,
диалектны өйрәнеп, без татар халкының
үткәнен, рухи хәзинәсен, язма истәлекләрен
укый, алар турында күбрәк белә алабыз.
18 слайд
Икенчедән, без – бердәм халык.
Диннәребез төрле булса да, үзара дус, тату
яшибез. Безнең уртак бурычыбыз –
борынгы бабаларыбыздан безгә изге мирас
булып калган туган телебезне саклап калу.
19 слайд
Өченчедән, без бер-беребезне күпме
яхшырак белсәк, рухи байлыгыбыздан тулырак
файдалана алсак, диннәребезне хөрмәт итсәк,
уртак яшәешебез тагын да матуррак,
тынычрак, киләчәгебез яктырак булыр.
20 слайд
Китаплар
21 слайд
22 слайд
Игътибарыгыз өчен
РӘХМӘТ!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 661 727 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Поликарпова Лида Николаевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Мини-курс
10 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.