Для всех учителей из 37 347 образовательных учреждений по всей стране

Скидка до 75% на все 778 курсов

Выбрать курс
Получите деньги за публикацию своих
разработок в библиотеке «Инфоурок»
Добавить авторскую разработку
и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru
Инфоурок Другое КонспектыКылганнар йөгерә далада, Сөям шул хасиятләрен, Сөйлиләр әйтелми калган Мәңгелек васыятьләрен. (Сибгат Хәким)

Кылганнар йөгерә далада, Сөям шул хасиятләрен, Сөйлиләр әйтелми калган Мәңгелек васыятьләрен. (Сибгат Хәким)

библиотека
материалов

Ачык чара

Кичә авыл өе итеп җиһазландырылган. Идәндә сугылган паласлар. Түрдә сәке, аңа чигүле мендәрләр өелгән. Өстәлдә самовар, татар халык ашлары. Бер кырда сандык куелган.

Гөлия(үз-үзенә) Әби өйдә юк. Әти белән әни кунакка киттеләр.  Алар югында кызларны үзебезгә кунакка чакырсам, бер кызык булыр иде. (Телефонын ала, шалтырата)

  • Алсу, әти-әнием кунакка киттеләр, безгә кер әле, җырлашып, сөйләшеп утырырбыз.

  • Лилия, әти-әнием кунакка киттеләр, безгә кер әле, җырлашып, сөйләшеп утырырбыз. Айсылуга да хәбәр ит, ул да килсен.

  • Алия, әти-әнием кунакка киттеләр, безгә кер әле, җырлашып, сөйләшеп утырырбыз.

Кызлар килә.

Гөлия.Кызлар әйдәгез, керегез, керегез...(кызлар керә).

Кызлар.  Исәнме, Гөлия. Нигә чакырдың?

Гөлия. Кызлар, минем әтием белән әнием кунакка киттеләр, әбием дә өйдә юк, әйдәгез бездә сөйләшеп, җырлашып утырабыз.

Кызлар.  Әйдәгез, әйдә.

Алсу. (Сандык өстендә яткан китапны ала) Гөлия! Бу нинди китап? Син укыйсыңмы бу китапны?

Гөлия. Бу гаиләбезнең иң яратып укый торган китапларыннан берсе.

Алсу. (китапны кулына ала, аның беренче битен ача, укый башлый)

Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып, һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя. ... Рәхәт, һәй, рәхәт тә соң! Һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу шул! Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, буш, моңсу башкорт даласында!...

Әнә көмешләнеп дулкынланган кылганнар арасында ак яулык бөркәнгән, алъяпкыч бәйләгән, күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган кечкенә буйлы арык кына бер әби кизәк җыеп йөри.

Кыз күз алдына китерә

Әби белән баабй очрашуы

Акъәби. Нихәл, арумы, Миңлебай агай?

Миңлебай. Ә синмени әле бу, Акбикә килен? Шөкер! Каян кайтып киләсең болай?

Акъәби. Менә кизәк җыярга чыккан идем.

Миңлебай. Ә, ярый, ярый...Казан астында утның өзелмәве яхшы! Я, үзең ару гынамы соң?

Акъәби. Шөкер иде әле... тик менә бу көннәрдә генә әллә нишләп хәлем китеп тора.

Миңлебай. Үтәр, Алла боерса, үтәр, бик күпне үткәрдек инде. Ярый, бар юлыңда бул.

Чыгып китәләр.

Гөлия. Алсу, син хисләнеп киттең ахры, ошаса ал, укы. Күптән язылган булса да, бу әсәрнең эчтәлеге бүгенге көндә дә бик актуаль.

Айсылу. Гөлия! Бу әсәрнең эчтәлеге ничегрәк соң? Безгә дә бераз сөйләп кит әле.

Гөлия. Әмирхан Еники 1965 нче елда язылган “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә ана хакы, тәрбия, буыннар бәйләнеше проблемаларын яктырта. “Әйтелмәгән васыять” әсәренең төп герое – Акъәби. Аның чын исеме Акбикә була. Кыз чагында аны Аксылу дип, кияүгә чыккач – Аккилен дип, аннары Акҗиңгә дип, ә картайгач Акъәби дип йөртәләр. Аның бөтен гомере Юлкотлы авылы халкы күз алдында үткән. Ул гомере буе ак, пакъ күңелле булган. Шуңа күрә авыл халкы аңа җисеменә хас матур исем биргән. Акъәбинең дүрт баласы була.

Алия. Минем дә бу әсәрне укыганым бар. Әбинең иң өлкән улы – Суфиян. Ул хәрби кеше, полковник, отставкада. Хатыны урыс милләтеннән. Алар хатыны белән биш бала үстерәләр. Аның үзенең машинасы бар. Авылдан 120 чакрым гына ераклыктагы шәһәрдә яши. Ләкин туган ягына бик сирәк кайта.

Акъәбинең кызы Гөлбикә фәнни институтларның берсендә гыйльми эштә, кияве дә җаваплы вазифа башкара. “Волга” машинасында гына йөри. Бөтен мөмкинлекләре булса да, алар да туган йортка сирәк кайталар. Әниләренә акчалата ярдәм итеп торсалар да, авылга кайтып, чын күңелдән, иркенләп сөйләшеп утырмыйлар.

Гөлия. Акъәбинең тагын бер кызы Пермь өлкәсендә врач булып эшли. Ул әнисе янында зарыктырган, озак көтелгән кунак. Иң кечкенә улы, институтны тәмамлагач, Казахстанга җибәрелгән. Акъәбинең балалары - дәрәҗәле кешеләр. Ләкин алар соклану хисләре тудырмыйлар. Киресенчә, күңелдә аларга карата нәфрәт туа, чөнки шәһәр тормышы белән яшәгән балалар туган җирдән, туган йорттан бизәләр. Әниләренең хәлен белергә дә вакыт тапмыйлар. Карт ананың көннәре тилмереп балаларын көтеп үтә. Шул елларның нәтиҗәсе аның чәчләренә кырау булып яткан.

Лилия. Бу әсәрне китапханәдән алып укыймыйча булмас, бик матур әсәргә ошаган.

Гөлнур. Тагын берничә эпизодын гына сөйләгез әле, эчтәлеген күбрәк беләсем килә.

Гөлия. Мин сезгә Акъәбинең шәһәргә киткән эпизодын сөйлим.

Шәһәргә китү күренеше. Машина тавышы.

Беренче күршесе. Акъәби җаным, хуш, сау бул инде!

Икенче күршесе. Акъәби бәгырем, терелеп кайта күр!

Өченче күршесе. Акъәби җаным, хуш, безне онытма, без сине зарыгып көтәбез!

Миңлебай карт. Хуш, бәхил бул, ахирәттә күрешергә насыйп итсен!

Машина киткән тавыш.

Акъәби. Кызым, Гөлбикә, кияү, һай, кәфенлегемне онытканмын лабаса.

Гөлбикә. Куйсана, әни. Таптың искә төшерер нәрсә!

Машина кузгалып киткән тавыш.

Лилия. Тагын сөйлә –сөйлә инде.

Гөлия. Үзегезгә укырга кызыгы да калмас инде. Тыңлагыз.

Бүлмәгә Акъәби янына егет керә

Егет. Саумы, әбекәем!

Акъәби. Саумы, балам!

Егет. Юлкотлыны сагынасыңмы?

Акъәби. Сагынам, улым.

Егет. Әйе, элек халык матур уйлаган, авылына, җиренә, суына матур исемнәр бирә белгән. Юлкотлы! Юлың котлы булсын!

Акъәби. (уйлана) (“Яшь гомер” көе яңгырый) Ийе,... узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да!.. Җыр “Үтте дә китте яшьлегем”)

Егет. Син дә, әбекәем, моның белән килешә торгансыңдыр?

Акъәби. Килешмичә нихәл итәсең инде...

Егет. Юк, син дөресен әйт, син олы кеше,бәлки борынгы тормыш сиңа кадерлерәктер, син аны сагына торгансыңдыр?

Акъәби. Хәзергесе начар булса, сагыныр идем. Хәзергесе Аллага шөкер, әйбәт бит, улым.

Егет. Шулаймы, син дөньяны таный беләсең икән, әбекәй. Син сөйләгән халыкның матур йолалары- бәйрәмнәре, туйлары, уеннары-җырлары – барысы да онытылмаска тиеш, минемчә.

Акъәби. (уйлана, җыр көе көчәя)

Егет чыга, Гөлбикә керә.

Акъәби. Гөлбикә кызым, сиңа сүзем бар. Алладан вакыт җитә шикелле, шулай сизәм. Кызым, мин үлгәч, гәүдәмне...

Гөлбикә. Әнием сиңа сөйләшергә ярамый. Хәлең юк, тавышың бетә, нигә үзеңне азаплыйсың... тыныч кына ят, кирәгеңне генә сора.

Акъәби. Мин, кызым, нәкъ менә иң кирәген сорыйм да шул...

Гөлбикә. Ярый хәзергә, аннары сөйләшербез, минем барып киләсе җирем бар.

Гөлбикә чыгып китә.

Алия. Иң авыр эпизоды – Акъәбинең васыятен берсе дә тыңламый. Дөресрәге, тыңларга да теләми. Менә тыңлагыз әле...

Васыять:

- Суфиян улым, Гөлбикә кызым, балакайларым! Сез барыгыз да укыган, белемле, дәрәҗәле, зур кешеләр булдыгыз. Икегезнең дә түгәрәк кенә тормышыгыз бар, бер – бер артлы балаларыгыз үсеп килә. Хак тагәлә барыгызга да тигез гомер биреп, шул балаларыгызның игелеген күрергә насыйп итсен! Ләкин сезне менә без, Сәлимҗан белән Акбикә дигән гади кешеләр дөньяга китердек. Хәлебездән килгәнчә, укыттык. Кеше булсыннар дип тырыштык. Бу сандыкта минем яшьлегем хатирәсе итеп саклаган әйберләрем бар. Мин аларны сезгә исемләп, атап биреп калдырырга телим.

Менә бу (кулына ала) ука белән чигелгән камзулым – кызым Гөлбикәгә (читкә алып куя), вак мәрҗәннән җыеп эшләнгән калфагым – кызым Сылубикәгә, әтиегездән калган камчат бүрек улым Суфиянга, төрле тәңкәләр һәм ташлар белән бизәлгән хәситәм – киленемә. Билгеле, сез аларны киеп йөрмәссез. Ләкин сез аларны минем төсем итеп сакларга тиеш.

Сез киттегез, әмма ул чакларда әле туган авылыгызны сагына идегез. Ләкин ни өчен сез аны соңнан оныттыгыз? Ул бит Туган илнең сезгә иң якын өлеше. Ә анда яшәгән кешеләр сезгә иң якын кешеләр булырга тиешләр. Кайчандыр сезнең башыгыздан сыйпап узган агайларның, апайларның кайберләре әле хәзер дә исән. Менә кайтып, шулар белән ике куллап бер күрешсәгез, олылап бер җылы сүз әйтсәгез, сез аларны күпме сөендерер идегез. Һай, ярата безнең халык укыган кешенең кече күңелле булуын. Нинди генә зур кешеләр булсагыз да үзегезнең туган җирегезне, туган халкыгызны онытмагыз, балаларым, ишетәсезме? Бу минем сезгә иң зур, иң соңгы васыятем.

(Көй көчәя)

Лилия. Ахыры ничек бетә бу әсәрнең?

Гөлия. Гөлбикә авылга Акъәбинең үлеме турында күршесенә хат яза. Ә күршесе Гарифә, хат белән бергә, колхоз машинасына салып, әбинең яшел сандыгын җибәрә. Шуннан барлык туганнар бергә җыелып, сандыкны идән уртасына куеп, ачалар һәм андагы әйберләрне карыйлар.

Суфиян. Һай, атаемның төлке куганда тотып чапкан камчысы бит бу!

Кияү. Да, менә бу ичмасам реликвия! Тик кем саклар аны?

Суфиян. Ә аның хуҗасы бар. Мә, улым Гена, ал бабаңның камчысын. Белеп тор Шәяхмәтовлар кулында йөргән камчы булыр бу!

Геннадий. Спасибо.

Гөлбикә. Карагыз әле, әсәебезнең нинди кадерле әйберләре калган? Кызыл башлы сөлге, камчат бүрек, беләзекләр, муенсалар, сары бәрхет камзул, вак мәрҗәннән җыеп эшләнгән әдрас астарлы кашмау белән чәчкабы, төрле төстәге ташлар белән бизәлгән бөяте (хәситәсе), чиккән кулъяулыклар, чулпылар. Нишләтәбез инде без боларны?

Кияү. Менә нәрсә, без бу әйберләрне бүлешеп, әрәм итеп бетермик. Без лучше тотыйк та боларны театр гардеробына илтеп бирик. Артистлар аны нишләтергә белерләр!

Мария Васильевна. Бик дөрес әйтәсез, безгә нигә алар, артистлар кисеннәр.


Айсылу. Сез васыятьне сөйләгәндә минем күзләрем гел шушы сандык эчендәге әйберләрне уйлады. Гөлия, бу сандыкта синең әбиеңнең берәмтекләп җыйган әйберләреме?

Ишек шакыйлар. Гөлиянең әбисе керә.

Гөлия. Кызлар, әбием кайтты.

Кызлар. (барысы да әби белән күрешәләр) Исәнме, әбекәй,исәнме.

Алсу. (китапны күрсәтеп) Әбекәем, без менә бу әсәр турында сөйләштек. Акъәбинең әйтелми калган васыятен ишеттек, яшел сандыгында калган әйберләрен күзалладык. Бу сандыкта ниләр бар икән, шуны беләсебез килә. Күрсәтмәссеңме икән?

Әби. Рәхәтләнеп, балакайларым, рәхәтләнеп күрсәтәм.

Гөлнур. Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Сания. Бу сандыкның эчендә бер хәзинә бар әле.

Әби. Балалар, бу әби-бабаларыбыздан калган иң изге китап – Коръән. Әби-бабаларыбыз, Коръән укып тәсбих тартып, балаларына, барча якыннарына изге теләкләрен, догаларын юллаганнар. Бу изге китап чисталыкка, пакьлеккә, урлашмаска, кешеләргә бер-берләрен җәберләмәскә, кыерсытмаска, изге күңелле булырга өйрәткән. Китап гаиләдә буыннан буынга, кулдан кулга күчкән. Балалар, бу китап та гаиләбезнең ядкаре булып буыннан буынга күчә килгән.

Әби. Бу беләсезме, Казан сөлгесе. Үзебез тукып эшләгән идек. Кайсы гына егетнең иңенә ятмаган да, нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлге!(күрсәтә)

Сания. Минем кулымда -алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булган. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган.

Әби. Дөрес, кызым, бик дөрес сөйлисең. Балалар, алъяпкычларның төрлесе була иде: аш-су арасында, печән җыйганда, кунакка барганда кия торганы. Алъяпкыч сүзе “алга” сүзеннән алынган.

Алия. (сандыктан түбәтәй ала). Түбәтәй - төрки халыкларда ирләрдә төп баш киеме.Түбәтәй һәм кәләпүш бары тик гади тукымадан гына тегелгән, чөнки йон, ефәк электрлаша. Түбәтәй чигә һәм тегә белгән кеше алтын куллы оста саналган.

Әби. Сез бик күп беләсез икән!

Алсу. (Сандыктан яулык ала). Яулык. Дүртпочмаклап бәйләнгән яулык арканы җәй көне-эсседән, кыш көне салкыннан саклый. Өчпочмаклап бәйләү-күбесенчә, мөселман хатын-кызларына хас күренеш.Чөнки, ислам әхлагы буенча, хатын-кызның киеме тәненә сыланып тормый, бите һәм кул чуклары гына күренеп тора. Чалма кебек бәйләү-бик уңайлы, чәчне дә каплый, купшылап бизәргә дә мөмкин. Чөеп бәйләү-йорт эшләрен башкарганда бик уңайлы ысул, чөнки яулыкның очлары комачауламый, дип сөйли иде безгә мәрхүмә дәү әниебез.

Айсылу. (Сандыктан калфак ала) Калфак - татар хатын-кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын тегү-чигү эшенә осталыгын, зәвыгын чагылдыручы төрки халыкларда киң таралган баш киеме.

Ай, ак калфагым! Көмеш, ай, ука-чук,

Чын осталар чиккән-беркайда юк!

Җепкә тезгән энҗе ак инәдә,

Энҗе калфак – милли хәзинә лә…

Гөлия. Без әле “Кәләпүшем-калфагым” дигән җыр да беләбез.

Лилия. (Сандыктан камзул ала) Камзул - озын яки кыска, җиңсез яки җиңле, ябык яки озын изүле, өч, биш, җиде билле булырга мөмкин. Ә асылташлар белән бизәп эшләнгән каптырма исә камзулны тагын да баетып торган һәм сәламәтлекне саклаган. Асылташларны ювелир төгәллек белән, һәрберсенең организмга тәэсирен тирән белеп урнаштырганнар.

Әби. Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән “йөзек салыш” уйный торган идек.

Гөлнур. Әйдәгез, без дә уйнап карыйк. Йөзекне үзем салам.

Кызлар. Әйдәгез, уйныйбыз.

Йөзек салыш” уены.

Айсылу. Сандык эчендәге хәзинәләрне барладык, ә сандыкның үзе турында берни дә әйтмәдек әле. Сандык – татар хатын-кызларының тормышында зур урын алып торган һәм әле дә булса күп өйләрнең түрендә тора.

Куллары алтын булганда,

Күңеле дә нур сибәр.

Оста ясаган сандыкка

Бирнә җыяр бер чибәр.

Таралыр күрше-күләнгә

Яшь кәләш бүләкләре.

Урын алыр сандыкта

Сабые күлмәкләре.

Челтәрле сандык туй белән

Кияү өенә төшәр.

Кыз чагының төсе булып

Түрендә гомер кичәр.

Әби. И, балакайларым, бөтен үткәннәрне астын-өстен китердегез. Ходай сезгә шатлыклы көннәр, озын гомер бирсен.

Гөлнур. Кызлар , кызлар ! Нинди матур паласлар , ашъяулыклар! Татар хатын-кызының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас, ашъяулык тукыган. Алар әбиләребезнең күңел җылысын саклаган хәлендә киләчәк буыннарга да бырып ирешсен иде.

Гөлия. Әби, бирәле түбәтәйне, Бер уен уйнап алыйк әле.

Уен «Түбәтәй».

Лилия. Рәхмәт, әбием! Серле сандыгыңда бик күп әйберләр бар икән.

Әби. Әйе, балалар, сандыкның серләре күп әле. Без бүген әби-бабаларыбыздан калган хатирәләрне яңарттык. Уйнадык-көлдек, җырладык-биедек. Бергәләп күңел ачтык. Мәңге сүнмәс безнең Милли сәнгатебез, һаман шулай балкып, чәчәк атып торыр.

Алия. Тел ачылгач, әйтә алсаң “Әни” – дип,

Тел ачылгач, әйтә алсаң “Әти” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң “Әни” – дип,

Соң минутта әйтә алсаң “Әти” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең менә шул булыр.

(Җыр “ Туган тел”)

Әби:

Тиңсез көйләр ятим кала, нишләргә соң?

Эшләдек тә, җырладык та кирәк чакта.

Моңлы булдык, горур булдык туган якта.

Туган-үскән, чәчеп-урган җиребез бар,

Җир йөзендә хур булмаслык җырыбыз бар.

Саклый белдек иске көйләр хәзинәсен,

Беркем, илсез килмешәкләр бу димәсен.

Гомер үтә, картлар бетә, заман башка,

Бу көйләрне белүче юк бездән башка.

Гомер чиге якынлаша, яна йөрәк.

Әй оланнар, сезгә дә бу көйләр кирәк!

Туган телен, туган җырын онытканнар –

Туң йөрәкле, фәкыйрь, гарип, сынык җаннар.

Җырсыз-моңсыз, нәселсез һәм тарихсыз, тук,

Гамьсезләрнең беркемгә дә кызыгы юк!

Булмас аңа таянучы, булмас аның таянычы.

Килми калмас сынык җанга хәтерсезлек аянычы.

Кабатланмас көйләребез, хәзинәбез,

Җырлый белсәк, беркемгә дә баш имәбез.









Курс профессиональной переподготовки
Педагог-библиотекарь
Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Специалист в области охраны труда
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

Әдәби-музыкаль композиция

Планлаштырылган нәтиҗәләр-

Шәхескә кагылышлы:

-туган телне камил белү,татар халкыныңгореф – гадәтләрен, милли хәзинәләрен өйрәнү һәм тормышта куллана белү;

-китап укуга карата кызыксыну уяту;

-әхлакый сыйфатлар камилләшү;

-укучылар һәм укытучылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләребулдыру.

Метапредмет һәм предмет нәтиҗәләре:

-дәрестә алган белемнәрне актуальләштерү, урынлы файдалана белү;

-төркемдә эшли белү – хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнашу;

-туган телнең грамматик һәм стилистик нормаларынаһәм хәзерге заман коммуникация чараларына нигезләнеп грамоталы сөйләм күнекмәләренә ия булу.

Танып-белү УУГ

-уку материалыннан файдалана белү, тема буенча материал таба белү;

Регулятив УУГ

-кирәкле гамәлләрне укытучы һәм сыйныфташлары белән берлектә планлаштыра белү;

Коммуникатив УУГ

-төп күренешләрнең һәм эпизодларның эчтәлеген сөйли белү;

-текстны (өзекне) сәнгатьле укый һәм яттан сөйли белү;

Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Формирование компетенций межкультурной коммуникации в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Клиническая психология: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Введение в сетевые технологии»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности экономиста-аналитика производственно-хозяйственной деятельности организации»
Курс повышения квалификации «Управление финансами: как уйти от банкротства»
Курс повышения квалификации «Этика делового общения»
Курс повышения квалификации «Маркетинг в организации, как средство привлечения новых клиентов»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС медицинских направлений подготовки»
Курс повышения квалификации «Основы менеджмента в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Управление ресурсами информационных технологий»
Курс профессиональной переподготовки «Риск-менеджмент организации: организация эффективной работы системы управления рисками»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по водоотведению и очистке сточных вод»
Курс профессиональной переподготовки «Эксплуатация и обслуживание общего имущества многоквартирного дома»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

Репетиторы онлайн

✅ Подготовка к ЕГЭ/ГИА
✅ По школьным предметам

✅ На балансе занятий — 1

Подробнее